Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гыймаева Илмира

Гыймаева Илмира Рәшит кызы 1970 елның 24 февралендә Саба районы Шекше авылында туган.
1985 елда Шекше сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, беренче номерлы Казан педагогия училищесына укырга керә.
1989 елда “Башлангыч сыйныфлар укытучысы” дигән белгечлек буенча диплом ала.
1989-1993 елларда Сәрдә авылында ясле-бакча мөдире булып эшли.
1993-2004 елларда Саба гимназиясендә башлангыч сыйныфлар укыта.
1999 елда Казан педагогия институтының читтән торып уку бүлегенә укырга керә.
2004 елда Саба районында “Ел укытучысы”конкурсында лауреат исеменә лаек була.
2004 елда “Сабагаз” оешмасына эшкә күчә.
2012-2015 елларда читтән торып Киров өлкәсенең Савали политехник техникумын тәмамлый.
Бүгенге көндә “Сабагаз” оешмасында эшли.

Дүрт китап, йөздән артык җырның сүз  авторы.
1) “Мин яшим” – 2011 ел,  ООО “Паритет” нәшриятында,
2) “Соңармаска иде” – 2014 ел, “Ихлас” нәшриятында,
3) “Диңгез кебек безнең күңелләр” – 2016 ел, ООО “ Ихлас” нәшриятында
4) “Гомер тавы” – 2020 ел Татарстан китап нәшриятында басыла.
Кияүдә. Бер ул һәм бер кыз әнисе.

 


Язучылар

Туган көннәр

Июн
8
Пн
Халиса Ширмән
Июн
12
Пт
Июн
17
Ср
Айрат Бик-Булатов
Июн
27
Сб
Алексей Остудин
Июл
4
Сб
Әлфирә Низамова