Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Зөлкарнәй Фәез

Фәез Зөлкарнәй (Фәез Мәүлит улы Зөлкарнәев) 1951 елның 4 декабрендә Башкортстан Республикасының Бакалы районы Сөендек авылында электрик гаиләсендә туа. Балачагы Ык буена урнашкан Сөендек авылында һәм әтисенең туган авылы Саскүлдә уза. 1964 елда Куштирәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, берничә ел клуб мөдире, мәктәптә лаборант һәм рәсем укытучысы булып эшли. 1970–1972 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, башта колхозда механизатор, аннары Татарстанның Азнакай эшчеләр бистәсендә янгын сүндерүче хезмәтләрен башкара. 1974–1979 елларда ул – Казан дәүләт университеты студенты. Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, берни-кадәр вакыт Татарстан АССР Культура министрлыгының Фәнни-методик үзәгендә кече фәнни хезмәткәр – социолог, аннары, 1980–1983 елларда, республика балалар журналы «Ялкын» редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1983–1987 елларда ул Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә мөхәррир хезмәтендә. 1987–1989 елларда Фәиз Зөлкарнәй Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый. 1989 елдан 1997 елга кадәр «Идел» журналында бүлек мөдире, ә 1990 елдан баш мөхәррир булып эшли.

Ф.Зөлкарнәй – җитмешенче еллар ахырында әдәбиятка килгән яшь тәнкыйтьчеләрнең берсе. Аның беренче әдәби тәнкыйть әсәре 1977 елда «Идел» альманахында дөнья күрә. Шуннан бирле Ф.Зөлкарнәйнең яшь һәм урта буын шагыйрьләр иҗаты, хәзерге прозаның торышына багышланган мәкалә, эссе һәм рецензияләре республика газета-журналларында даими рәвештә басылып тора.

Ул – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1994). Фәиз Зөлкарнәй 1997 елның 18 июлендә фаҗигале төстә һәлак була.

Казан шәһәренең Яңа бистә зиратына җирләнә.

Ф.Зөлкарнәй – 1985 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

1997 елда вафат булды.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кешем, асылың кем?: әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм парчалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 128 б. – 1000 д.

Әверелеш: шигырь парадокслары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 119 б. – 1000 д.

Чакма чакмый ут чыкмый: әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм парчалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 184 б. – 3000 д.

Күләгә күбәләге: шигырьләр, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, публицистика / төз. И.Зөлкарнәева; кереш сүз авт. Р.Корбан. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 160 б. – 2000 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Бәшәр Р. Кайтабыз гомер буе… // Аргамак. – 1997. – № 9. – 77–87 б.


Язучылар