Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Котб

(якынча 1237 – XIV йөзнең уртасы)

Котб (Котби) – төрки-татар шагыйре. Тумышы белән урта Идел төбәгеннән дип уйланыла. ХIV йөздә Алтын Урданың баш шәһәре Сарайда яши. Ул «Хөсрәү вә Ширин» поэмасының төрки вариантын язуы белән билгеле. «Хөсрәү вә Ширин», нигездә, фарсы телле әзәрбайҗан шагыйре Низами Ганҗәви (1141–1209) әсәре. Котб ул әсәрне турыдан-туры, хәрефкә-хәреф тәрҗемә итми, бәлки, үзеннән дә өсти һәм Низами әсәреннән файдаланып язганлыгын кабат-кабат телгә ала. 1342 елны зур күләмле «Хөсрәү вә Ширин» исемле поэмасын язып бетереп, аны Ак Урда ханы Тәнибәккә багышлый. Поэманың борынгы күчерелмә кулъязмасы Париж милли китапханәсендә саклана. Аны сарайлы Бәркә Фәкыйһ дигән шагыйрь 1383 елны Искәндәриядә күчерә. Бәркә Фәкыйһ исә бирегә тәре походлары һөҗүменнән коткару өчен Идел буеннан ярдәмгә барган Алтынбога Сабкый («Котлы Куҗа» дип тә йөрткәннәр) исемле бәк (бик) белән килгән була. Бәркә Фәкыйһ Котбның «Хөсрәү вә Ширин» поэмасын күчергәндә, поэманың азагына үзенең йөз юлдан артык бер шигырен дә урнаштыра. Анда ул үзенең бәге Алтынбога исеменә мактау сүзләре яза.

«Хөсрәү вә Ширин»нең төрки варианты Котб тарафыннан Сарай шәһәрендә языла.

Әсәрнең хәзерге әдәби татар теленә күчерелмәсе дә бар.

Поэманың кыскартылган варианты «Борынгы төрки һәм татар әдәбиятының чыганаклары» дигән җыентыкта урнаштырыла


Язучылар