Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Зыятдинова Фирая

Шагыйрә һәм тәрҗемәче Фирая Гали кызы Зыятдинова 1945 елның 5 сентябрендә Татарстанның Әтнә районы Мамыш авылында туа. 1963 елда, колхозда эшләвеннән аерылмыйча укып, кичке урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп, Казан дәүләт университетының тарих-филология бүлегенә имтихан тота. 1968 елда университетта укуын тәмамлагач, бер ел мәктәптә укыта, аннары Татарстан китап нәшриятына эшкә урнаша. Шунда утыз елдан артык мөхәррир булып эшли.

Ф.Зыятдинованың беренче шигъри тәҗрибәләре мәктәптә укыган елларында ук көндәлек матбугат битләрендә – әүвәл район газетасында, соңга таба республиканың үзәк газета-журналларында басыла. 1968 елда бер бәйләм лирик шигырьләре яшь авторларның күмәк җыентыгы «Беренче карлыгачлар» китабына урнаштырыла (андагы шигырьләр шагыйрәнең кыз вакытындагы фамилиясе – Фирая Шиһапова исеме астында бирелгәннәр).

Ф.Зыятдинова – лирик шагыйрә. Аның төп темалары – яшьлек мәхәббәте, кеше күңеленең матурлыгын, сафлыгын, табигать белән бердәмлеген данлау, яшәүнең кадерен белү, нинди очракта да аның бәхет икәнлеген тою. Шигырьләре хискә, кичерешләргә бай. Шунлыктан аның күп кенә шигырьләренә музыка язылган.

Ф.Зыятдинованың балаларга атап язган шигырь китаплары һәм басмада дөнья күргән тәрҗемә хезмәтләре дә бар. Аның фәнни-документаль, әдәби-публицистик, шулай ук әдәби тәрҗемәләре күп кенә күмәк җыентыкларда урын ала, аерым китаплар булып та чыга.

Ул 2006 елның 22 апрелендә Казанда вафат була.

Ф.Зыятдинова – 1989 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Матур буласым килә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 64 б. – 1300 д.

Язгы ярсу: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 79 б. – 3000 д.

Ташкын: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 143 б. – 3000 д.

Айнур: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 47 б. – 6000 д.

Мин Кояшка елмаям!: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 191 б. – 2000 д.

Бака туе: мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 80 б. – 3000 д.

Утның яшисе килә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 175 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Г а б и д и Ә. Мәхәббәт яктысы // Казан утлары. – 1988. – № 4. – 184-185 б.

В ә л и е в М. Кызлар йөрәге // Мәдәни җомга. – 2000. – 2 сент.

Г а т а ш Р. Фираяның җан авазы // Заман. – 2000. – 8 сент.

И х с а н о в а Л. Кызлар йолдызлыгы нур чәчә // Заман. – 2001. – 8 март.

С а д ә Г. Шагыйрь – үзе чәчәк // Шәһри Казан. – 2005. – 16 сент.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин