Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Кәримова Нәзифә

       Язучы һәм журналист Нәзифә Харис кызы Кәримова (Кашапова) 1947 елның 22 маенда Татарстанның Мамадыш районы Арташ авылында туа. Урта мәктәпне Урта Кирмән авылында тәмамлагач, Алабуга шәһәрендә мәдәни-агарту училищесында (1990 елдан мәдәният училищесы) укый. Училищедан мәдәни-агарту эше белгече дигән диплом алып чыга һәм рәсми юллама белән Минзәлә районы Мәдәният йортына методист итеп җибәрелә, соңрак бу Мәдәният йортының директоры булып эшли.

     1969 елдан Мәскәүдә Бөтенсоюз иҗади эстрада сәнгате остаханәсендә (ВТМЭИ) укый, 1972–1978 елларда Уфада Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала.

     Н.Кәримованың исеме көндәлек матбугатта кече күләмле хикәяләре, әдәби парчалары белән узган гасырның җитмешенче елларыннан күренә башлый. 1986 елда балалар өчен хикәяләре, әкиятләре тупланган «Җәнлекләр кайта» дигән беренче китабы дөнья күрә, 1991 елда «Казан утлары» журналында күләмле проза әсәре – «Карурманнан чыккан юлчылар» исемле повесте басыла. Повесть 1992 елда берничә язучының проза әсәрен эченә алган «Өермә» исемле җыентыкка кертелә, ә 2003 һәм 2004 елларда повесть язучының башка әсәрләре белән берлектә Мәскәүдә һәм Казанда чыккан үз җыентыкларында урын ала. Кечкенә хикәяләренең берничәсе, русчага тәрҗемә ителеп, «Запах мяты» исемле җыентыкка да (Казан, 1976) урнаштырыла.

     Нәзифә Кәримова драматургия жанрында һәм тәрҗемә өлкәсендә дә үзенең каләм көчен сынап карый. Аның «Үп мине, Зәйтүнә!» дигән пьесасы Чаллы драма театры сәхнәсендә куела һәм тамашачы тарафыннан яратып кабул ителә. Тәрҗемәләре арасында төрек язучысы Азиз Несинның Татарстан китап нәшриятында 1991 елда басылып чыккан «Эт койрыгы» исемле хикәяләр җыентыгы аерым бер игътибарга лаек.

     Н.Кәримова 1993 елдан бирле «Азатлык» радиосының татар-башкорт редакциясе белән хезмәттәшлек итә, бу редакциянең Мәскәүдәге махсус хәбәрчесе булып исәпләнә. Ул шулай ук 1998 елдан «Татар-информ» агентлыгының да Мәскәүдәге үзхәбәрчесе вазифаларын башкара. Җәмәгать эшлеклесе буларак Н.Кәримова, Мәскәүдә яшәүче татар интеллектуалларын бергә туплап, 1993 елда аларның «Зыялылар» дигән клубын оештыра һәм хәзергәчә аны җитәкли.

     Ул – Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге әдәби премия (1993) һәм Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» бүләге (1993) иясе; 2000 елдан «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә.

     Н.Кәримова – 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар