Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Нигъмәтуллин Энгель

      Энгель Галимҗан улы Нигъмәтуллин 1930 елның 6 ноябрендә Казан шәһәрендә күренекле татар тәнкыйтьчесе, әдәбият галиме, профессор Галимҗан Нигъмәти гаиләсендә туа.

           1948 елда 19 нчы номерлы урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый, аннары озак еллар Алтай крае, Новосибирск, Казан мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укыта. 1972 елда «филология фәннәре кандидаты» дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклап, конкурс белән Казан дәүләт университетының рус һәм чит илләр әдәбияты кафедрасына ассистент итеп билгеләнә. 1977 елдан шул ук кафедрада доцент итеп раслана.

           Э.Нигъмәтуллинның төп иҗат жанры – әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белеме. Октябрьгә кадәрге һәм Октябрьдән соңгы татар әдәбиятында мили һәм интернациональ багланышларның конкрет чагылышларын, аерым алганда, Руссо, Гете, Шекспир кебек Көнбатыш әдәбияты даһиларының әдәби-эстетик карашлары татар язучыларына (Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан һ.б.) ни рәвешле тәэсир итүен җентекле өйрәнеп, ул татар әдәбият белемендә моңарчы кузгатылмаган кызыклы мәсьәләләрне күтәреп чыга.

           Э.Нигъмәтуллин зур эрудицияле, югары культуралы, күп телләр белүче (1978 елда ул читтән торып укып М.Торез исемендәге Мәскәү чит телләр институтын тәмамлый) әдәбият галиме булу өстенә агымдагы әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә актив эшли. Аның «Казан утлары», «Мирас» һ.б. матбугат органнарында басылып чыккан уннарча тәнкыйть мәкаләләре, тарихи күзәтүләре теоретик яктан дәлилле һәм проблематик, полемик характерда булулары белән җәлеп итәләр.

           Ул 2001 елның 16 июлендә Казанда вафат була.

           Э.Нигъмәтуллин – 1981 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Раздвигая века и границы: к вопросу о связях татарской литературы первой трети XX века с литературой Западной Европы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1977. – 136 с. – 1500 экз.

Диалог литератур. – Казань: Уни-Пресс, 2002. – 175 с. – 200 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

В ә л и – Б а р җ ы л ы М. Зурлык // Казан утлары. – 2000. – № 11. – 179–180 б.


Язучылар