Әдип, тәрҗемәче, сүзлекләр авторы, журналист Солтан Рахманколый (Солтан Габделмәннан улы Рахманкулов) 1888 елда хәзерге Татарстан Республикасының Теләче районы Олы Шәңгәр авылында туа. Бераздан әтисе Габделмәннан Рахманколый (үз чорының алдынгы карашлы кешесе, әдип һәм педагог) гаиләсе белән Казанга күчеп килә. Беренче реаль училищега укырга керә, әмма 1905 елгы революцион хәрәкәткә катнашкан өчен бер төркем студентлар белән училищедан куыла. Әтисе үлгәч, гаилә тәрбиясе аның җилкәсенә төшә. 1907 елларда язу-тәрҗемә эшенә керешә. Пушкиннан «Дубровский», «Алеко, яки Чегәннәр», «Борис Годунов», Тургеневтан «Яһүди», «Төтен», Гюгодан «Вөҗдан газабы» һ.б. авторлардан тәрҗемә китаплары басыла. «Телләр тарихы», «Хәйванат» кебек фәнни-популяр жанрдагы әсәрләрне дә тәрҗемә итеп бастыра. Аның Габдрахман Кәрам белән бергә төзегән «Русча-татарча мөкәммәл лөгате» аеруча зур әһәмияткә ия. Болардан башка тагын «Татарча-русча лөгать», «Балалар өчен татарча өйрәткеч» дигән китаплары һәм «Гасыр» наширендә «Солтан Рахманколый хикәяләре» басыла. Бу соңгысына аның «Аң» журналында чыккан хикәяләре туплап бирелә.
С.Рахманколый иҗатының чәчәк атып килгән чагында үпкә авыруыннан 1916 елның 8 апрелендә Казанда вафат була.
ТӨП БАСМА КИТАБЫ
Мәликә куаклыгы: хикәяләр / төз., кереш сүз авт. М.Мәһдиев. – Казан: Татар.кит. нәшр., 1979. – 80 б. – 2000 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
М ә һ д и е в М. Солтан Рахманколыйның иҗат эшчәнлеге // Казан утлары. – 1966. – № 11. – 128–138 б.
Татар энциклопедия сүзлеге. – Казан: Татар энцикл. ин-ты, 2002. – 515 б.