Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рәмиев Исмәгыйль

Описание

      (1895–1969)

          Ерак ата-бабаларының нәсел шәҗәрәсе буенча татарның мәшһүр шагыйрьләре Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) һәм Сәгыйть Рәмиевләр белән бер үк токымнан булганИсмәгыйль Габдулла улы Рәмиев 1895 елның 1 гыйнварында элекке Уфа губернасының Эстәрлетамак шәһәрендә дөньяга килә. Туган шәһәренең җәдит мәдрәсәсендә һәм мөгаллимнәр әзерләү мәктәбендә белем алганнан соң, әдәбият-сәнгатькә мәхәббәт аны татар мәдәнияте мәркәзе Казанга алып килә. Казандагы «Амур» кунакханәсендә конторчы (хисапчы) булып хезмәт иткәндә, анда яшәүче яки анда еш килеп йөрүче күп кенә татар язучылары һәм сәнгать кешеләре (Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Кариев, Г.Ибраһимов һ.б.) белән якыннан таныша, аларның рухани тәэсирендә үзе дә беренче әдәби тәҗрибәләре белән көндәлек матбугатта катнаша башлый, ә 1912–1914 елларда «Сәйяр» театр труппасының суфлеры сыйфатында гастрольләргә йөри.

           1915–1917 елларда И.Рәмиев патша армиясендә хезмәт итә. Аннары, Февраль, Октябрь инкыйлаблары һәм Гражданнар сугышы чорында, гаскәри мөхбир сыйфатында Уфа, Бөгелмә, Самара, Оренбург шәһәрләрендә чыккан «Безнең юл» (татар эсерлары органы), «Кызыл яу», «Кызыл йолдыз», «Шәрекъ ярлылары», «Кызыл дөнья» кебек фронт газеталары редакцияләрендә эшли һәм языша. Бер үк вакытта татар-башкорт милли хәрәкәтенең бер активисты буларак инкыйлап көннәрендә һәм аннан соңгы милли кузгалыш айларында Уфа вилаяте мөселманнары съездында (12.14 июль, 1917), Бөтенрусия мөселманнарының II корылтаенда (Казан, 20 июль, 1917), Гомумбашкортстан корылтайларында (Оренбург, 8 декабрь, 1917) һәм 1917 елның 4 декабрендә ачылып, 1918 елның 24 гыйнварына кадәр Уфа шәһәрендә эшләгән Милләт Мәҗлесе утырышларында Татар-башкорт гаскәриләре Шурасы исеменнән мандатлы вәкил булып катнаша. Бу вакытларда ул сәяси карашлары белән татар эсерларының сул канаты тарафдары була.

           Тугыз елга якын сузылган гаскәри хезмәттән соң, И.Рәмиев Уфа шәһәренең матбугат һәм мәдәният-мәгариф оешмаларында әдәби хезмәткәр, тәрҗемәче, инструктор булып эшли. 1922 елда үз наширлеге һәм мөхәррирлегендә «Бабич» исемле юмор-сатира журналы чыгара башлый. Ләкин журналның беренче һәм икенче саннары гына укучылар кулына барып ирешә, өченче һәм дүртенче саннары басылып беткәч тә, Уфа совет хакимияте карары белән җыеп алынып, журнал бөтенләй чыгудан туктый.

           1925 елда И.Рәмиев Казанга күчеп килә һәм 1937 елга кадәр «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр, Г.Ибраһимов җитәкләгән Гыйльми үзәктә әдәби мирасны бастырып чыгару комиссиясе сәркәтибе, яңа татар әлифбасы «Яңалиф» җәмгыятенең һәм ул җәмгыять чыгарган шул ук исемдәге журналда җаваплы һәм техник секретарь, китап нәшриятында хуҗалык мөдире урынбасары булып эшли. Шушы елларда аның күп кенә юмор-сатира әсәрләре, тәрҗемәләре, татар теленең яңалиф имлясына караган методик мәкаләләре, терминология сүзлекләре һәм библиографик хезмәтләре басылып чыга. Соңгылары арасында 1926 елны нәшер ителгән «Вакытлы татар матбугаты. 1905–1925» исемле китап-альбом аеруча зур әһәмияткә ия. Күләме кырык табак чамасындагы, зур форматлы, газета-журналларның клише рәсемнәре, мөхәррирләре, нашир һәм язышкан авторларының сурәтләре белән бизәлеп чыккан бу уникаль хезмәттә 1905–1925 еллар арасында Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телендә басып таратылган ике йөз иллегә якын исемдәге газета-журналга тәфсилле күзәтү ясала, аларның наширләре, мөхәррирләре, тоткан сәяси кыйблалары һ.б. турында күптөрле бай мәгълүмат бирелә.

           Утызынчы еллар ахырында Татарстанда репрессияләр шаукымы көчәеп, җәза оешмалары татар зыялыларын берәм-берәм таш капчыкка җыя башлагач, табигате белән тыйнак холыклы, хезмәте урынында тәртипле, әмма әдәби-мөхәррирлек иҗатында милли мәдәният, китапчылык тарихына турыдан-туры мөнәсәбәте булган И.Рәмиев кулга алыну ихтималын үзе сизепме, әллә дуслары, якын танышлары мәслихәте беләнме 1937 елның башларында Казаннан Урта Азия якларына китеп бара. Сугыш башлангач, 1942 елның декабрендә ул хезмәт армиясенә алына һәм 1944 елның июненә кадәр Свердловск өлкәсенең Алапаевск шәһәре хәрби заводында укыту бүлеге инструкторы, аннары тылдагы гаскәри частьларда писарь-каптенармус булып хезмәт итә. Сугыш беткәч Казанга кайтса да, пропискасы булмау сәбәпле шәһәрдә төпләнә алмыйча, гаиләсе яшәгән Кайбыч районына китә һәм 1949 елга кадәр «Колхоз бригадасы» исемле район газетасында җаваплы секретарь, аннары, 1956 елда пенсиягә чыкканчы, шул ук район үзәгенең Мәдәният йортында инструктор булып эшли.

           Монда шуны искәртеп китәргә кирәк, тормышның нинди генә шартларында булса да, кайда гына яшәсә дә, Исмәгыйль Рәмиев үзенең яраткан шөгылен – әдәбият, мәдәният тарихыбызны җентекләп өйрәнүен, язылачак библиографик хезмәтләре өчен, замандашлары турындагы язмалары, истәлекләре өчен материаллар җыюын дәвам иттерә, мөмкинлек чыккан саен, Казанга вакытлыча эш белән килгән чакларында да, көчен-вакытын кызганмыйча, көннәр, атналар буе китапханәләрдә, файдалану рөхсәт ителгән архивларда казынып утыра. Аның иҗаттагы төп принципы – тарихи дөреслек, объективлык (ул заманнардагы рәсми фән карашынча – зарарлы «буржуаз объективлык»). Ә объектив фикер йөртү өчен фактлар күп кирәк. Һәм ул аларны эзли, таба. Әйтик, рәсми матбугат, хәтта фәннилеккә дәгъва кылган тарих китаплары, советча яшәү рәвешенең өстенлеген раслау өчен, бернинди дәлилсез-нисез, янәсе, Октябрьгә кадәр югары уку йортларын татарлардан нибары биш-алты кеше генә тәмамлап чыккан дигән ялган тезисны җәмәгатьчелек аңына сеңдерергә көчәнеп маташкан заманнарда И.Рәмиев, архивларда актарынып, революциягә кадәр Россия һәм чит ил югары уку йортларында укыган һәм белем алган ике йөз иллегә якын татар кешесенең кайда, кайчан укуларын, укып бетергәч кайда эшләүләрен дә күрсәтеп, махсус исемлек-картотека төзи. Бер үк вакытта бу исемлекнең әле тулы түгеллеген, эзләүне дәвам итәргә кирәклеген дә искәртеп куя.

           1954 елда шәхес культы фаш ителеп, ил тормышында беркадәр иркенлек, демократик тәртипләргә таба авышу сизелә башлагач, рәсми рәвештә гражданлык хокукларыннан мәхрүм ителмәсә дә, асылда, иҗтимагый, мәдәни тормыштан читкә тибәрелгән, иҗади шәхес буларак «потенциаль ышанычсызлар» рәтендә йөртелгән И.Рәмиевкә дә матбугат мәйданы киңрәк ачылып китә. Моңарчы район газетасы битләрендә генә вак-төяк язмаларын бастыра алган әдип-журналистның исеме, төгәл егерме ел зур матбугаттан аерылып торганнан соң, 1956 елда яңадан «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында күренә (№ 9, «Сәйяр» труппасында» дигән истәлек-мәкалә). Тора-бара ул бу журналның даими авторларыннан берсенә әверелә. 1958–1966 еллар арасында журнал битләрендә аның ике дистәгә якын исемдә истәлек язмалары, татар мәдәнияте, матбагачылык тарихына караган мәкаләләре, тикшеренүләре басылып чыга. Бер үк вакытта «Чаян» журналы укучылары әдипнең юмор-сатира әсәрләре белән дә танышалар. 1956 елның декабрендә Татарстан Язучылар берлегенең драма секциясе утырышында авторның «Тәфтиләү» исемле тарихи пьесасы укып тикшерелә һәм уңай бәя ала. 1958 елда исә әдип күпьеллык хезмәт нәтиҗәсе булган һәм «Идел буе татарлары арасында китапчылык эше» дип аталган монографик хезмәтен бастырып чыгару өчен Татарстан китап нәшриятына тәкъдим итә. Кулъязма укыла-тикшерелә, рецензияләнә, «озак эзләнеп, җыеп килгән хезмәт нәтиҗәсе» буларак игътибарга лаек дип табыла. Шул ук вакытта «җитди кимчелекләре» дә күрсәтелә.

           1965 елда китап «Истәлекләр. Татарча басма сүз» исеме белән укучылар кулына тапшырыла. Китапның чыгуын матбугат һәм әдәби җәмәгатьчелек шатланып каршы ала. Татар мәдәниятен, татар матбагачылык тарихын өйрәнүчеләр өчен ул шактый еллар буена ышанычлы бердәнбер җитди чыганак булып хезмәт итә.

           1961 елда Исмәгыйль Рәмиев, Татарстан Язучылар берлеге ярдәмендә торак мәсьәләсен хәл итеп, Кайбыч «сөргененнән» гаиләсе белән Казанга күчеп кайта. Ул язучылар, фән, сәнгать әһелләре белән ешрак аралаша, яңа иҗат планнары белән янып яши башлый. Нәкъ шул елларда өлкән әдипләрдән бер төркем дуслары (Н.Исәнбәт, А.Шамов, Ә.Еники һ.б.) аңа, үзендә булган материаллардан һ.б. чыганаклардан файдаланып, Октябрьгәкадәрге татар әдәбияты һәм мәдәни тормышы буенча кыскача белешмәлек төзергә киңәш итә. И.Рәмиев илһамланып янә эшкә тотына һәм узган гасырның алтмышынчы еллары ахырына таба нигездә 1917 елгы большевиклар инкыйлабына кадәрге татар иҗтимагый-мәдәни тормышына, әдәбият, көндәлек матбугат, нәшрият, милли театр, музыка, нәкыш сәнгате тарихына бәйле аерым мөһим фактлар, вакыйгалар, шәхесләр, милли уку йортлары, мәдрәсәләр һ.б. турында кыскача мәгълүматларны үз эченә алган (биш йөздән артык мәкалә-парча) «Әдәби сүзлек» дигән энциклопедик характердагы белешмәлеген язып тәмамлый.

           Язучылар берлеге идарәсе кулъязманы үз исәбенә машинкада ишәйттерә, аннары, язучылардан, галим-голәмадан укыттырып, фикер алышу сымаграк киңәшмә дә уздыра. Анда кулъязмага уңай бәя бирәләр һәм татар мәдәниятенең үткәне турында зур фактик материал, мәгълүмат тупланган хезмәт буларак бастырып чыгару кирәклеген әйтәләр. Шул ук вакытларда кулъязма белән партия өлкә комитетындагы иптәшләр дә укып танышканнар булса кирәк, чөнки җитмешенче еллар башында нәшриятта йөргән нөсхәләрнең берсе, бит аралаш дигәндәй, теге яки бу шәхес яисә тарихи факт турында язылган мәкалә турысына ул заманның рәсми телендә, ягъни русчалатып, «Ни к чему это!», «Не нужно!», «Зачем пропагандировать?» кебек, фәкать җитәкче оешма кешеләренә генә хас катгый боерык рухындагы искәрмәләр белән чуарланып бетә. Ихтимал, «төп йорт»тан иңгән шул кисәтү-боерыклар кулъязманың язмышын хәл итүдә төп рольне уйнагандыр. Һәрхәлдә, кулъязма нәшриятка тапшырылган булса да, авторы әйтмешли, ул «йөреш» ала алмады. 1969 елның 28 декабрендә Исмәгыйль аганың кинәт вафатыннан соң, аның хезмәте турында ул елларда артык кайгыртучы да булмый. Фәкать СССР таркалып, Россиядә демократик тәртипләр, сүз иреге урнаша башлагач кына, бу хезмәтнең язмышы турында ныклап уйлау мөмкинлеге туа.

           1992–1994 еллар дәвамында «Татарстан» журналы аша хезмәтнең Р.Даутов тарафыннан редакцияләнеп һәм эшкәртелеп, өстәмә материаллар, мәгълүматлар белән баетылып эшләнгән журнал варианты киң җәмәгатьчелеккә барып ирешә. 2001 елда исә, эчтәлеге тагын да баетылып, өр-яңа мәгълүматлар, мәкаләләр өстәлеп, аерым китап булып басылып чыга («Әдәби сүзлек»).

           И.Рәмиевнең иҗат мирасында юмор-сатира һәм сәхнә әсәрләре («Тәфтиләү», «Кайда, кемнәр бу?» исемле пьесалар), хикәяләр, борынгы дини-дидактик әдәби ядкарьләргә пародияләр («Кызыл Бәдәвам», 1919), тәрҗемәләр дә байтак.

           Исмәгыйль Рәмиев 1969 елның 28 декабрендә Казанда вафат була.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Спекулянт бәете. – Уфа: «Кызыл яу» газ. нәшр., 1919. – 14 б. – 5000 д.

Вакытлы татар матбугаты: альбом (1905–1925) / кереш сүз авт. С.Атнагулов. – Казан: Гажур, 1926. – 232 б. – 5000 д.

Имля сүзлеге. – Казан, 1928. – 248 б. – 5000 д.

Татар теленең орфография сүзлеге / И.Кули белән бергә төзелгән. – Казан: Яңалиф, 1931. – 355 б.

Татар әдәби телендәге интернациональ сүзләрнең орфография сүзлеге. – Казан: Татгосиздат, 1934. – 165 б.

Истәлекләр. Татарча басма сүз. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 130 б. – 4000 д.

Әдәби сүзлек / соавт. Р.Даутов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 399 б. – 5000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

С а д р е т д и н о в Ш. Үткәннәр белән очрашу // Казан утлары. – 1966. – № 6. – 139–143 б.

Г а л и е в Ш. Язмышында гасыр таныла // Шәһри Казан. – 1995. – 5 гыйнв.

Д а у т о в Р. Мәдәниятебез фидакяре // Татарстан хәбәрләре. – 1995. – 22 март.


Язучылар