Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Агай (Лирон Хәмидуллин: шәхес һәм иҗат)

Озын гомер юлы үткән Лирон Хәмидуллинның әдәби эшчәнлегенә бәя бирү түгел, эшләгән эшләрен санап чыгу да күп вакыт сорый, бәлки, аның үзенә хас төпле, тәфсилле мәкалә таләп итә. Ул үзе эшләгән эшләре хакында кычкырып йөрүчеләрдән түгел. Эшне болай да күрергә тиешләр!

Һәр язучының әдәбиятка юлы үзенчә. Кемнәрдер аңа бик яшьли аяк баса һәм кайчагында, кызганыч ки, атылган йолдыз кебек тиз арада гаип тә була. Әлбәттә, картлыгына кадәр казганган кешеләрне дә күпләп саный алабыз. Кемнеңдер юлы урау, төрле һөнәрләрдә үзен сынап, тәҗрибә туплап, салмак кына, ашыкмыйча, шушы газаплы да, ләззәтле дә юлга аяк баса. Лирон Хәмидуллин менә шундыйлардан.

Әдәбияттагы эшчәнлек, әлбәттә, әдипнең холык-фигыленә, яшәү рәвешенә генә түгел, тормышның төрле хасиятләренә дә бәйле. Лирон агай балачактан ук әдәби сүзгә гашыйк булып, иҗатка тартылса да, Тукай әйтмешли, “шигырь башка, дөньяны әйләндерүче чыгыр башка…” Әтисе сугыш кырларында ятып калган ярым ятим Лиронга тормышның барлык ачы-төчесен татырга туры килә. Ул замандагы ач-ялангач авылда кече яшьтән үк тамак ялына казганып, гаилә башлыгы булып җитешә булачак әдип. Бер уйласаң, әдәбият-сәнгать кайгысымы?! Ләкин тормышы нинди генә авыр булмасын, Лирон китаптан аерылмаска тырыша, белемгә омтыла. Шушы тырышлык аны Казагыстандагы тимер юл транспорты техникумына алып килә дә инде. Техникумнан соң тырыш, сәләтле егетне Ташкентка барып шул ук профильдәге институтка керергә димлиләр. Әмма әлеге дә баягы нужа бабай моңа ирек бирми, егет тимер юлда бригадир булып эшли башлый, армиягә барып кайта, Бөтенсоз политехника институтында читтән торып укуын дәвам итә.

Билгеле, язучыга мондый тормыш тәҗрибәсе дә кирәк. “Буранлы төндә” дигән искиткеч лирик, җылы буяулар белән язылган хикәясен Лирон Хәмидуллин башкача яза алыр идеме икән? Тимер юлчыларның тормышын шулай ышандырырлык итеп сурәтләү өчен үзең дә шул дөньяда кайнап, каһарманнарың белән бер булып яшәү зарурдыр. Персонажларның да һәркайсы диярлек кече күңелле, башкаларга ярдәмгә килергә атлыгып торучы кешеләр. Гомумән, ярты гасыр элек язылып та әлегә кадәр искермәгән хикәянең һәр юлыннан җылылык бөркелеп тора. Персонажлар артында мин шаян күзле, җитди йөзле авторны – Лирон агайның үзен күрәм сыман… Ул үзе дә шундый яхшы кеше.

Сембер өлкәсенең Төгәлбуга авылында туса да, без аны Ырынбур ягы татары дип күзалларга күнеккән. Шул яктагы Искеавыл (Иске Беломор) мәктәбендә белем алуы да моңа бер этәргеч булгандыр. Аннары Лирон агайның кыяфәте дә безнең әллә кайчангы борынгы тамырларны искә төшереп тора сыман. Актүбәдә исә ул үз карендәшләреннән башка казакъ яшьтәшләре белән дә даими аралаша, аларның үзенчәлекле телен өйрәнеп ала. Шул гомердән бирле казакъ әдәбияты, сәнгате аның аерылмас юлдашына әверелә. Казакъ сүз сәнгатенә тартылу булачак әдипнең күңел офыкларын тагын да киңәйтеп җибәрә. Яшерен-батырын түгел, союздаш республикага ия булу сәбәпле киңрәк мөмкинлекләрне җәлеп итә алган казакъ язучылары төрки тарихка ул заманнарда ук ешрак мөрәҗәгать итте. Безнең язучылар “производство темасы” дип, бер-берсен куышып, завод-фабрикалардагы социалистик ярыш хакында роман-повестьлар әвәләгәндә, казакъ телендә Мохтар Әүэзовның “Абай”, Ильяс Исәлбирдинның “Алтын Урда” романы, Әнүәр Әлимҗановның бәяннәре һәм башка әсәрләр дөнья күрә. Әлбәттә, Лирон Хәмидуллинның татар укучысын милли аңга тәэсир итүче шундыйрак әсәрләр белән таныштырасы килә. Моңа аны Казанга күчеп кайткач дуслашкан Әмирхан Еники, Хәсән Сарьян кебек милли рухлы каләмдәшләре дә дәртләндереп тора. Озак та үтми, ул Ә. Әлиҗановның әсәрләрен тәрҗемә итеп “Отрар хатирәсе” (1974) дигән китапны дөньяга чыгара. Берничә елдан ул Абайның “Хикмәтле сүз”ен татарчага тәрҗемә итә һәм атаклы акынның бер томлыгын нәшер итүдә катнаша (1981). Бераздан аның тәрҗемәсендә Сайын Моратбәковның хикәя һәм бәяннәрен туплаган “Әрем исе” (1986) китабы дөнья күрә. Казакъ язучыларының 1979 елда “Ак дөя” исеме белән дөньяга чыккан хикәяләр җыентыгын чыгаруда да аның өлеше зур. Боларга “Җәйләүдә” (1993), “Сыбызгы сере”(1996) җыентыклары өстәлә. Лирон Хәмидуллин тырышлыгы белән казакъ кардәшләр дә “Татар повестери” (1979) дигән тупламны чыгарды. Ул гына да түгел, агаебыз татар язучыларының әсәрләрен урысчага, үзбәкчәгә, каракалпакчага тәрҗемә итеп китаплар чыгаруда да башлап йөрде.

Озын гомер юлы үткән Лирон Хәмидуллинның әдәби эшчәнлегенә бәя бирү түгел, эшләгән эшләрен санап чыгу да күп вакыт сорый, бәлки, аның үзенә хас төпле, тәфсилле мәкалә таләп итә. Ул үзе эшләгән эшләре хакында кычкырып йөрүчеләрдән түгел. Эшне болай да күрергә тиешләр! Анысы шулай… Ләкин һәркем терсәк тырпайтып алга йөгергәндә күрми калу ихтималы да бар. Күрмәмешкә салышу да булырга мөмкин. Ләкин соңгы ун-егерме елда Лирон Хәмидуллинның иҗатына, әдәби эшчәнлегенә игътибар булмады дип әйтү дөрес түгелдер. Бөек Исхакый бүләгенә лаек булу – шуның бер дәлиле. Аннары каләмдәшләре арасында аксакал абруе казану да – олы мәртәбә!

Менә быел Татарстан язучылар идарәсе аның соңгы елларда нәшер ителгән берничә китабын (“Буранлы төндә”, “Зарницы в горизонте”, “Дәрдемәнд”) Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим итте. Әдәбиятыбызда Лирон агайның дәрәҗәсе зур. Ул үзе дә һәркемне сокландырып, яшьләргә хас дәрт белән әдәби иҗат эшен дәвам итә, китаплары даими дөнья күрә. Әле нинди китаплар бит. Әдәбиятыбыз тарихында ул кагылмаган берәр әдип, ул ниндидер яңалык тапмаган берәр күренеш аз калгандыр. Мондый эзләнүләргә бары тик газиз әдәбиятыбызга карата эчкерсез мәхәббәт кенә өнди ала.

Лирон агайның тагын бер игелекле эшенә игътибар итмәү мөмкин түгел. Ул инде ничәмә дистә еллар Дәрдемәнднең (гомумән алганда, Рәмиевләр нәселенең) тормыш юлын өйрәнә, бөек шагыйрь хакындагы тәфсилле хезмәте документаль булуы белән бергә, әдәби әсәр кебек мавыктыргыч та. Аны укыганда шул замандагы татар тормышын, әдәбият-сәнгать хәлләрен тулысы белән күз алдына китерәсең. Автор документаль чыганакларга гына таянып калмый, үзе тасвирлаган вакыйгаларга шул заманда яшәгән кеше күзе белән дә карый. Чөнки яшь чагында бөек шагыйрьнең замандашлары, нәсел-нәсәбе белән очрашкан ул, аларның истәлекләрен тәфсилләп язып алган. Зиннур Мансуров юкка гына язмый: “…татар халкының затлы улы Дәрдемәнднең биографиясен гыйльми торгызуда Лирон Хәмидуллиннан да зуррак өлеш кертүче тагын бармы? Бу сөаль уңаеннан могтәбәр әдәбият галиме Мөхәммәт Гайнуллинны искә алып үтмәү, аның шагыйрь иҗатын барлауда башлангыч адым ясавын олыламау гөнаһ саналыр иде. Ә Лирон Хәмидуллинның нәтиҗәле эзләнүләрен икенче югарылык рәвешендә күрәм мин.”

Мәгълүм ки, узган гасыр башында Оренбург татар дөньясының мәдәни бер үзәге була. Бу җәһәттән ул хәтта Казан, Уфалар белән ярыша алган. Билгеле, аның шундый мәркәзгә әверелүендә Рәмиевләрнең, Хөсәеневләрнең, Кәримиләрнең, Фәхретдиннәрнең өлеше зур. Ә бит алар тирәсендә әле тагын йөзләрчә милләтпәрвәр шәхесләр казганган. Оренбург, Орски шәһәрләрендә һәм әтрафларындагы шушы милли яшәешне хәзер Лирон Хәмидуллин кебек белгән, шул хакта даими язып торган бүтән кеше юк. Әлеге төбәк белән бәйле шәхесләребез аның хезмәтләрендә үзләренә лаек югарылыкка күтәрелә, бүгенге укучының да күңел түренә кереп урнаша. Аһ, нинди чаклар булган безнең! – дип Дәрдемәнд сыман сызланырсың да. Без Лирон агайның әсәрләре аша егерменче гасырда нинди югалтуларга дучар булуыбызны аерата ачык аңлыйбыз. Ләкин сабак алырга тырышабызмы икән? Аның һәр әсәрендә хикмәт бар. Ул безне уйланырга чакыра, битараф калдырмый. Әдипнең төп миссиясе шул бит…

(“Шәһри Казан”. Ркаил Зәйдулла)


Язучылар

Туган көннәр