Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Укмасый Миргазиз

Описание

     (1884–1948)

          Беренче рус революциясе чорында әдәбият мәйданына чыгып, шигъри әсәрләре белән татар поэзиясендә үзенчәлекле эз калдырган татар язучыларыннан берсе Миргазиз Габделкаюм улы Укмасый (Зәбиров) 1884 елың 14 июнендә Казан губернасының Лаеш өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы) Кече Укмас авылында мулла гаиләсендә туа. Башта үз авылларындагы мәхәллә мәктәбендә һәм Мамадыш өязенең Сатыш авылы мәдрәсәсендә белем ала, аннары Казанның мәшһүр мәдрәсәләреннән берсе «Мөхәммәдия»дә укый.

          1908 елда укуын тәмамлагач, төрле төбәкләрдә мөгаллим булып эшли.

          Беренче бөтендөнья сугышы чорында М.Укмасый патша армиясенә алынып, Кострома шәһәрендә гаскәри мулла булып хезмәт итә, 1917 елгы Февраль революциясен дә шунда каршылый, ә Октябрь вакыйгаларыннан соң Казанга кайтып, 1918–1920 елларда шәһәрнең мәгариф оешмаларында эшли, «Эшче» газетасына языша, аннары, авылда әти-әнисе вафат булу сәбәпле, хуҗасыз калган йорт-җирне карау өчен Кече Укмаска кайтырга мәҗбүр булып, анда ике еллап авыл мулласы вазифаларын башкара, бер үк вакытта крәстиян хезмәте белән шөгыльләнә. Егерменче елларның ахырларында исә хосусый хуҗалыкларны көчләп күмәкләштерү һәм шуңа бәйле рәвештә таза тормышлы крәстияннәрне («кулаклар»ны), дин әһелләрен эзәрлекләү башлангач, моның кәсафәте М.Укмасыйны да читләтеп үтми.

          1931 елның 7 июнендә аны «авылда контрреволюцион чыгышлар оештыручы» сыйфатында кулга алалар һәм шул елның 29 августында ГПУ өчлеге әдипне сигез елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән хөкем карары чыгара. Дөрес, бераздан, шул ук елның сентябрендә, бу карар шартлы хөкем белән алыштырыла.

          Шушы хәлләрдән соң М.Укмасый, ике кызын ияртеп (хатыны инде вафат булган була), туган авылын ташлап, Яшел Үзән шәһәренә барып урнаша. Анда әүвәл ФЗӨ мәктәбендә, аннары Норлаттагы урта мәктәптә укыта. Утызынчы елларның ахырларында ул Казанга күченә һәм Казан медицина институтында балта остасы булып эшләп йөри. Гомеренең соңгы елларын М.Укмасый Югары Осландагы картлар йортында яшәп уздыра һәм 1948 елның көзендә шунда вафат була.

          М.Укмасый 1903 елларда ук шигырьләр язарга керешә, әмма матбугатта аның шигырьләре фәкать 1905 елдан соң, ягъни татар телендә көндәлек матбугат туганнан соң гына күренә башлый. 1906 елда шагыйрьнең халыкны белем алырга, һөнәрләр үзләштерергә өндәп язган үгет-нәсихәт рухындагы шигырьләре «Хатирә, яки дусларыма сүзләрем» исеме белән аерым китап булып басылып чыга. Соңга таба ул, шигырь язудагы дидактизм алымнарыннан арына барып, милләтнең тормыш-көнкүрешен, туган җир табигатен халык җырларына хас гадел, җиңел аңлаешлы образлар һәм сурәтләр аша лирик-эмоциональ тәэсир көченә ия булган шигырьләр иҗат итүгә игътибарын юнәлтә. Аның «Алданма кызыл алмага» (1907), «Миргазиз Укмасый шигырьләре» (1909), «Укмасый шигырьләре» (1912), «Өмид йолдызым» (1912) кебек шигъри җыентыклары заманында халык арасында яратып укыла һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан да уңай бәяләнә.

          Автобиографик язмаларыннан күренгәнчә, М.Укмасый «Хәлифәлек өчен көрәш» исемле пьеса (1917 елда «Сәйяр» сәхнәгә куя), «Саҗидә хәяты» дигән проза әсәре, «Гасырлар эзеннән» дигән поэма да яза, ләкин аларның кулъязмалары югалуга дучар ителә.

          М.Укмасый халык иҗаты әсәрләрен җыйнау һәм бастырып чыгару эше белән дә шөгыльләнә. 1912 елда аның «Көйләр тарихы вә җырлар» исемендә аерым-аерым биш кисәктән торган китаплары басылып чыга.

          М.Укмасый – 1946 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Алданма кызыл алмага. – Казан (?), 1907.

Миргазиз Укмасый шигырьләре. – Казан (?), 1909.

Укмасый шигырьләре. – Казан (?), 1912.

Өмид йолдызым. – Казан (?), 1912.

Сайланма әсәрләр / кереш сүз авт. М.Гайнуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 120 б. – 2700 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Р ә м и е в З. Авыр язмышлы шагыйрь // Татарстан. – 1994. – № 5–6. – 105–106 б.

М ә һ д и е в М. Кара тарихтан бер ләүхә // Казан утлары. – 1994. – № 12. – 169–171 б.

Р ә м и е в З. Белерләрме: җиһанда мин дә улган… // Мәдәни җомга. – 1996. – 22 нояб.

С а ф и н Ф. Кече Укмаска сәяхәт // Казан утлары. – 1999. – № 11. – 140–148 б.

Р ә м и е в З. Кече Укмастан чыккан олы шагыйрь // Ватаным Татарстан. – 2004. – 3 сент.


Язучылар