Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Онлайн-хәбәрләр

«Ура, авылга!»: язучылар балаларга милли уеннар өйрәтте

Татарстанның 15 районындагы 45 торак пунктында «Ура, авылга!» проекты старт алды. Шул исәптән Сәвәләй мәдәният йортында да (Зәй районы). ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр, шагыйрәләр Гүзәлия Галләмова һәм Зөлфия Сираи-Муллаяновалар кичә, 14 июльдә, шушы авылда татар балалары өчен оештырылган милли аланда (лагерьда) булып, балалар белән аралашып кайттылар.

Язучы абый-апалары укучыларга үзләренең балачаклары, шул заманнарда булган төрле кызыклы хәлләр турында сөйләделәр, «Чума үрдәк, чума каз» кебек милли уеннар оештырдылар, табышмаклар әйттеләр, телләр белү, бигрәк тә туган телеңдә камил сөйләшүнең мөһимлеге, китап укуның файдасы турында басым ясап әйттеләр. Шулай ук балалар өчен язылган китапларын бүләк иттеләр, ә мәктәп китапханәсенә «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең «Рухият» нәшрияты чыгарган Ризаэддин Фәхреддиннең «Нәсихәт», «Гаилә — кечкенә бер дәүләттер», Рәзинә Мөхиярның «Дуслык кирәк», Нәсимә Фазлыеваның «Кояшлы өй» китапларын тапшырдылар.

Сәвәләй авылы мәдәният йорты директоры Ләйлә Сабаева язучыларга киләчәк буынны тәрбияләү эшендә актив катнашулары, бүләк иткән китаплары өчен бик зур рәхмәтен белдерде. «Бүген бик күп әһәмиятле һәм кирәкле сүзләр яңгырады. Без сезнең китапларны һичшиксез лагерь барышында да, соңрак та балалар белән бергәләп укырбыз, өйрәнербез, әсәрләрнең төбенә салынган мәгънәләргә төшенербез», — диде Л.Сабаева.

Быел Татарстанда «Ура, Авылга!» проекты аланнарында 7-17 яшьлек 3000 чамасы бала һәм үсмер ял итә. Әлеге программа «Алдынгылар хәрәкәте» тарафыннан өченче ел рәттән тормышка ашырыла. Узган ел аланнар 10 муниципаль берәмлекнең 30 авылында эшләде, анда 2000 тирәсе бала катнашты. Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге әгъзалары Азнакай районы Тымытык һәм Әгерҗе авылларында балалар белән очрашулар оештырып осталык дәресләре уздырганнар иде.

«Ура, Авылга!» проекты аланнарында балалар татар, удмурт, чуаш һәм мари халыклары мәдәнияте белән танышачак, экскурсияләрдә, милли уеннарда һәм ярышларда катнашачак. Программада татар халык җырларын һәм биюләрен өйрәнү, милли бизәкле брошь ясау буенча осталык дәресләре, милли ризыклар әзерләү, асфальтта рәсем ясау бәйгеләре, Сабан туенда катнашу һ.б. бар.

Сәвәләй аланындагы балалар мәсәлән 14 июльдә керәшен йоласы — Боламык бәйрәме белән таныштылар. Икенче төрле әле аны Чүк йоласы дип та атап йөртәләр. Аны Сәвәләйдә әле һаман да уздыралар. Ә элекке заманнарда бу бәйрәмне яшьләр, якын-тирә авыллардан килгән егетләр-кызлар, Зәй елгасы буенда бәйрәм иткәннәр. Керәшен киемнәрен киеп, җырларын җырлап, яшьләр төрле уеннар уйнап күңел ачканнар, шунда танышканнар.

Чүк — яңгыр боткасы пешерә торган йола. Корылык килгән җәйләрдә авыл әбиләре җыелып су буенда берничә казанда ботка пешереп, сәгатьләр буе иман җырлап, табигать көчләреннән яңгыр яуганын, игеннәр мул үсүен сораганнар.

Йола турындагы кызыклы лекциядән соң балаларны һәм кунакка килгән язучыларны тәмле күмәч һәм тел йотарлык боламык белән сыйладылар.

Әлмәт районында язучылар балалар белән очрашты

Балалар язучылары, Татарстан язучылар берлеге әгъзалары, Р. Төхфәтуллин исемендәге әдәби премия лауреаты  Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар Габдрахман авылының мәдәният йортында 6-7 яшьлек сабыйлар белән очрашуда булып кайттылар. Очрашу бик җылы һәм кызыклы узды. Балалар язучы апаларының иҗаты белән беркадәр таныш булулары белән кунакларны сөендерде. ” Әкият илендә” исемләнгән чарала балалар   Лилия апаларының әкиятләрен, Резеда апаларының шигырьләрен укып та, сәхнәләштереп тә күрсәтте. Бергәләп Лилия апаларының әкиятләренә төшерелгән мультфильнар, Резеда апаларының җырына куелган клип та карап хозурландылар. Актив катнашкан балалар язучы апалары кулыннан бүләккә китап алгач, сөенүләре тагын да артты.

Балаларның ана телендә матур итеп сөйләшүләре йөрәккә май булып сарылды. Димәк, язучылар язган китаплар үз укучыларын алга таба да табачак, дигән өмет туды. Очрашуны оештырган Габдрахман авылының “Туган як музее”  директоры Исмәгыйлева Эльмира Ильгиз кызына,  “Туган як музее” хезмәткәре Ханнанова Ләйсәнә Насих кызына,  Габдрахман мәдәният йорты директоры   Кәримов Айдар Рафис улына,  апалы-сеңелле язучылар Лилия һәм Резеда Фәрхетдиноваларга  балалар һәм олылар чиксез рәхмәтәрен җиткерде. Чара әле озак итеп күңелдә матур хатирә булып сакланачак.

«Язучы» нәшриятында «Татар шигърияте антологиясе»нең  өченче томы басылып чыкты

Өч томлы «Татар шигърияте антологиясе»нең  өченче китабына милли поэзиянең советтан соңгы дәвердә – 1990 еллардан башлап хәзерге чорга кадәр иҗат ителгән күренекле әсәрләре тупланды.

Күренекле язучылар тарихчы-галим Нурулла Гарифның шәхси музее белән танышты

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат, Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев Балык Бистәсе районы Яңа Сала авылында  язучы, тарихчы-галим Нурулла Гарифның шәхси музее белән танышты.

Балык Бистәсе районында Ркаил Зәйдулла әсәрләре нигезендә «Абага чәчәге» нәфис фильмы төшерелә

Татарстанның Балык Бистәсе районында танылган татар шагыйре, язучы һәм драматург Ркаил Зәйдулла әсәрләре нигезендә «Абага чәчәге» нәфис фильмы төшерелә башлады. Фильмның режиссеры һәм сценарий авторы – Салават Юзеев, продюсер – Миләүшә Айтуганова.

Саба районында Илмира Гыймаеваның «Юктыр ул сүз» исемле яңа китабы тәкъдим ителде

2 нче июль көнне Саба районы Байлар Сабасының үзәк китапханәсендә “Дуслардан җылы сүз” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды. Кичәдә шагыйрә Илмира Гыймаеваның “Юктыр ул сүз” исемле яңа китабы тәкъдим ителде. Кичәдә  яңа китапка кереш сүз язган язучы Ләбиб Лерон, дүртенче “Гомер тавы” китабының редакторы булган Галимҗан Гыйльманов катнаштылар һәм шагыйрәнең иҗатын яктыртып чыгыш ясадылар.

Саба районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова үз чыгышларында Илмира Гыймаеваның шигырьләрен һәм хикәяләрен, җырларын  китап укучылар, тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителүләрен азсызыкладылар. Язучы,  күп китаплар һәм җырлар авторы Рөстәм Зарипов Илмира Гыймаева сүзләренә  үзе көй язган җырларын башкарды. Китапханәче кызлар шагыйрәнең шигырьләрен яттан укыдылар, җырларын бүләк иттеләр. Укучылар “Ана” һәм “Тәрәзәдә ана күзләре” шигырьләрен сәхнәләштерделәр. Шигърият һәм китап сөючеләр, шагыйрәнең авылдашлары да зал тутырып килгәннәр иде.

Әлмәттә башлап язучыларны укыту программасына старт бирелде

Татарча һәм русча проза әсәрләре, шулай ук кино өчен сценарийлар язарга өйрәнергә теләгән 39 кеше быелның 1 июленнән «ЛитЛаб» онлайн уку программасы буенча белем эстәргә керештеләр. Алар арасында Әлмәт, Казан, Мәскәү, Яр Чаллы һ.б. шәһәрләрдә яшәүчеләр бар. Кичә алар нефть башкаласының Автор җыры клубында әдәби лабораториянең старт алуына багышланган чарага җыелдылар.

Проектны оештыручылар: «Татнефть» хәйрия фонды һәм Әлмәтнең санлы иҗат академиясе. Татарстан Язучылар берлеге бу лабораториядә партнёр сыйфатында катнаша.

Барлыгы 120дән артык гариза кабул ителгән булган. Татарстан Язучылар берлеге экспертлары намзәтләрнең иҗаты белән танышып, алар белән сөйләшү уздырдылар. Нәтиҗәдә 21 кеше «проза» юнәлешенә, 18 кеше «киносценарий» төркеменә узды. Шуларның сигезе — татар телендә язучылар.

2026 елның ахырына кадәр, ягъни җиде ай дәвамында, башлап язучылар һөнәрмәнд кураторлар һәм белгечләр белән бергәләп үз әсәрләрен иҗат итәчәкләр. Уку программасында лекцияләр, осталык дәресләре, мөхәррирлек сессияләре, шәхси консультацияләр бар.

«Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова нефть компаниясенең 30 елдан артык китап чыгару белән шөгыльләнүен билгеләп үтте. «Киләчәктә яхшы китаплар чыксын өчен бүген яшьләрне язу эшенә укытырга кирәк. «ЛитЛаб» — шуны уйлап гамәлгә куелган проект», — диде ул.

«Без инде күптәннән яшь һәм башлап язучылар өчен махсус мәйданчык булдыру турында хыяллана идек, — диде «Рухият» программасы җитәкчесе һәм проектның авторы Алинә Мустафина.  — Бу мәйданчыкта безнең иҗатчыларыбыз үзара аралашып, тәҗрибә уртаклашып, бер-берсенә текстларын күрсәтеп, ялгышудан курыкмыйча язарга өйрәнерләр дип ышанабыз. «ЛитЛаб» — ул идея текстка, ә текст тарихка әверелә торган урын. Бу проект старт алганга мин чиксез бәхетле!».

«Мин сезгә бераз көнләшебрәк тә карыйм, — диде Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. — Чөнки әле күптән түгел генә, апрель аенда, без заманча драматургия семинар-лабораториясенең нәтиҗәләрен ясап, җиңүчеләрне бүләкләгән идек. Шул тәҗрибәдән чыгып әйтә алам, «ЛитЛаб»та катнашучылар ярты елдан артык үзләре кебек үк иҗат яраткан аркадашлары белән бер һава сулап яшиячәкләр, ниндидер үзенә күрә бертөрле якты фәлсәфә белән каймаланган атмосферада булачаклар. Барысына да уңышлар телим! Оттыручылар булмас дип ышанам!»

Күбрәк мәгълүмат проектның сайтында: https://daa.education/litlab

Резедә Шәмсуллина.

Татарстан Язучылар берлеге һәм «Татнефть» матбугат үзәге фотолары.

Илмира Гыймаева шагыйрә Миннегөл Манихова белән очрашуда булып кайтты

29 нчы июньдә Саба районы Мишәбаш авылында эшләп килүче җәйге лагерьда шагыйрә Илмира Гыймаева  райондаш каләмдәше  шагыйрә Миннегөл Манихова белән очрашуда булып кайтты. Лагерьда ызандаш авыллардан да төрле яшьтәге укучы һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар җыелган. “Уррра, авылга!” исеме астында үтүче җәйге лагерьда шәһәрдән кайтучы балалар да бар.Төп максат – татар телебезнең матурлыгын, байлыгын, моңын һәм тәмен аңлау, тою; лагерьда гел татарча гына аралашу.

Балалар шагыйрә апаларының шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырларын җырладылар, самими, мәгънәле сораулар яудырдылар, хор белән шигырь сөйләделәр, табышмакларга җавап бирделәр. Очрашу “Туган тел” җырыбыз белән тәмамланды.

 

Рәҗәп Бәдретдинның «Томан тозагында» дигән китабын тәкъдим итү кичәсе узды

Язучы, прозаик Рәҗәп БӘДРЕТДИННЕҢ Татмедиадагы Әдәби кафеда “ТОМАН ТОЗАГЫНДА” дип исемләнгән яңа китабын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү кичәсе булып узды. Кичә – Илаһи бер очрашу – Китап туе булып, күңелләрдә мәңгегә уелып, шаулап – гөрләп үтте.

“Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садиков,  махсус проект кысаларында, авторның яңа китабы дөнья күрүе белән котлады, иҗат уңышлары теләде.  Берлек рәисе Ркаил Зәйдулла исеменнән аның урынбасары, шагыйрә Алинә Хисамиева сүз алды һәм сәламнәрен,  котлауларын ирештерде.

Чарага журналистлар, китап укучылар, Рәҗәп Бәдретдин иҗатын яратучылар, Балтач якларыннан Радия Нәҗмиева җитәкчелегендәге иҗат төркеме – якташлары да килгән иде. Әдәбият галимнәре,  тәнкыйтьчеләр, филология фәннәре докторлары: Хатыйп Миңнегулов, Ләйлә Минһаҗева, Венера Макарова, КФУ ның татар әдәбияты кафедрасы доценты Гөлфия Гайнуллина әсәргә карата югары бәяләрен бирделәр. Авторның иҗади табышы,  уңышы, яңалыгы белән таныштырдылар;  Казанның мәдәният һәм сәнгать университетында Салават Фәтхетдинов классында укыган җырчы, үзе дә махсус хәрби операцияда булган һәм яраланып кайткан Саба егете Ленур Биктимеровның да кичәгә килүе очраклы хәл түгел иде. Ул махсус хәрби операцияда һәлак булган егетләргә багышланган тирән кичерешле җырларын бүләк итте.

Кичәдә Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары,  язучылар,  шагыйрьләр: Зиннур Мансуров, Нәбирә Гыйматдинова, Рафис Корбан, Вакыйф Нуриев,  “Казан утлары” журналының баш мөхәррире,  язучы Алмаз Гыймадиев һәм башкалар авторга котлауларын, җылы сүзләрен ирештерде. Казанның 39 мәктәбе укучысы, “Әллүки” курайчылар студиясенә йөрүче Луиза Аитова биредә катнашучыларны милли курай моңнары белән каршы алды һәм озатып калды. Кичәне Арча педагогия училищесында китап авторы белән бер төркемдә укыган сабакташы,  Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша алып барды.

Әлмәт язучылары июньдә мәктәп укучылары белән җиде очрашу үткәрде

Әлмәт районында балалар өчен оештырылган мәктәп яны җәйге лагерьлары үз эшләрен тәмамлый. Иртәгә, 26 июньдә, лагерь ябылу тантаналары узар дип көтелә. Нефть башкаласы язучылары җәйнең беренче ае барышында укучылар белән җиде очрашу уздырдылар.

Алар үсеп килүче буынны үз китаплары белән таныштыдылар, әсәрләреннән өзекләр укып, балачакларындагы кызыклы, мавыктыргыч очраклар турында сөйләделәр, балаларның күпсанлы сорауларына җавап бирәделәр. Мондый очрашулар үсеп килүче буында туган телгә, китапларга карата мәхәббәтен үстерергә, иҗади фикерләү сәләтен киңәйтергә ярдәм итә.

Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр дүрт очрашуда булды. Мәсәлән, 16 июньдә ул язучы, шагыйрә Зөлфия Сираиева белән 11нче мәктәптә укучылар белән әдәбият, китап уку, туган телне онытмауның әһәмияте, Әлмәт төбәгендә яшәп иҗат иткән зур язучы-шагыйрьләр, татар драмтеатры турында сөйләшү алып барды. Чара татар халкының җырлы-биюле уеннары «Чума үрдәк, чума каз», «Түбәтәй» һәм башкалар белән аралаштырып барылды. Балалар Габдулла Тукай, Александр Пушкин шигырьләрен сөйләделәр, татарчадан русчага һәм киресенчә тәрҗемә итүдә осталык-мөмкинлекләрен күрсәттеләр.

18 июньдә Зөлфия Сираиева Колшәрип урта мәктәбенә юл тотты. «Дуслык» лагеренда, Әлмәт районында оештырылган башка лагерьлардагы кебек үк, балаларның ялы бик күңелле үтә. Биредә төрле халыкларның уеннарына багышланган фестиваль, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән уеннар, музейга экскурсия, олы яшьтәгеләр ярдәм итү акцияләре оештырыла. Шулай ук «Спорт көне», «Һөнәрләр көне», «Гаилә көне», экология һәм әйләнә-тирәне саклау, иминчелек кагыйдәләренә багышланган чаралар да уздырылып тора.

 «Балалар бик актив булды! Шигырь язу серләре турында күп кызыксындылар. Шигырь кайчан туа? Сез темаларны ничек табасыз? Шундый һәм шуңа охшаш сораулар бирделәр. Минем шигырьләрне дә сәнгатьле итеп укып күрсәттеләр», — дип бүлеште шагыйрә.

19 июньдә Равил Сабыр һәм Зөлфия Сираиева Тайсуган авылы төп белем бирү мәктәбен башлангыч сыйныф укучылары белән аралашып кайттылар. Ә Р. Фәхреддин исемендәге 1 гимназиядәге очрашуда 22 июньдә Миңзифа Әхмәтшина һәм Равил Сабыр катнаштылар. Алар укучыларга балачаклары, китап, әдәбият, театр дөньясы турында сөйләделәр, үзләренең балалар өчен язылган «Яшәгән ди кәбестә», «Табылдык», «Ак әби» исемле китаплары белән таныштырдылар. 23 июньдә шушы ук язучылар «Адымнар» күптелле мәктәбенең җәйге лагеренда булдылар. Алар укучыларны үзләренең китаплары белән таныштырдылар, әдәби ребуслар чишәргә өйрәттеләр, ә балалар шигырьләрне сәнгатьле укуда һәм төрле сүзләрне татарчадан русчага тәрҗемә итүдә ярыштылар.

Апалы-сеңелле Фәрхетдиновалар Әлмәтнең 4 мәктәп һәм 10 лицей җәйге лагерена йөрүче укучылар белән очраштылар. Резеда Фәрхетдинованың «Балачак җыры» халыкара конкурсында җиңгән «Светофор» җырына «Шаян-ТВ» төшергән клип, Лилия Фәрхетдинова әкиятләренә укучы балалар төшереп «Мультфёст» конкурсында җиңү яулаган мультфильмнар караганнан соң, нәни артистлар язучы апаларының әкиятләрен сәхнәләштереп, китапларындагы табышмакларны чишеп, җырлап-биеп үзләренә бүләккә китаплар алдылар.

Һәр очрашуда Әлмәт язучылары балаларга һәм мәктәп китапханәсенә үзләренең җыентыкларын, шулай ук «Татнефть» компаниясенең «Рухият» нәшрияты тарафыннан чыгарылган матур, төсле рәсемнәр белән бизәлгән балалар өчен чыгарылган китапларны бүләк иттеләр.

Резеда Шәмсуллина

Татарстан Язучылар берлеге матбугат үзәге фотолары

Зәйдә узган фестивальдә «Күрше авыл догалары» гран-при алды

Каләмдәшебез Артур Ибраһимовның пьесасы буенча Түбән Биш авылының «Сәйлән» халык театры куйган «Күрше авыл догалары» спектакле Зәйдә уздырылган театр фестивалендә гран-прига лаек булды. Котлыйбыз!

Быел әлеге фестиваль Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Г. Тукай исм. премия лауреаты Наил Дунаев истәлегенә багышлап үткәрелде. Анда 32 иҗади коллектив үзләренең спектакльләрен күрсәттеләр. 17 июньдә чарага йомгак ясау тантанасында Зәй районы башлыгы Рәзиф Гали улы Кәримов, Г. Камал исм. академия театрыннан Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов, Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова һ.б. катнашты.

«Күрше авыл догалары» спектаклендә керәшен һәм мөселмән татарлары яшәгән авыл тормышы сүрәтләнә. Төп вакыйга Настя (Нәҗибә) образы белән бәйле. Әнисе үлгән яшь кыз өч юл чатында кала: монастырьга китү, 50 яшьлек Степанга кияүгә чыгу яки мөселман егете Газинур белән китү. Кыз соңгысын сайлый…

«Театр фестивалендә төп тема — халыклар бердәмлеге. Артур Ибраһимовның китабын кулга алып, пьесаны укый башлауга, без эзләгән, без теләгән әсәр булуын аңладык. Ике халык, ике дин, бер тормыш, бер тарих», — дип уртаклашты «Сәйлән» җитәкчесе Наталья Вәлиәхмәтова.

Каләмдәшебез Артур Ибраһимовка алга таба да зурдан-зур иҗади уңышлар телибез!

Гөлфия Исхакова белән «Туган якка сәламем» дип исемләнгән иҗади очрашу узды

19 июнь көнне Лениногорск районының Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йортында Удмуртия Республикасының Воткинск шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз, авылдашыбыз, танылган шагыйрә, чәчмә әсәрләр остасы, Татарстанның һәм Удмуртиянең Язучылар, РФ Журналистлар берлекләре әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С. Сөләйманова, Риза Шәфи исемендәге премияләр лауреаты Гөлфия Исхакова белән “Туган якка сәламем” дип исемләнгән иҗади очрашу узды.

Гөлфия Исхакова Мөэмин -Каратай авылы белән бик тыгыз бәйләнгән. Чөнки ул биредә гаиләсе белән шактый гомер иткән. Кыскасы балачагы, яшьлек еллары гүзәл табигатьле шушы авылда узган. Тәүге шигырьләрен дә нәкъ менә шунда иҗат иткән.

Бу көнне мәдәният йортына әдәбият сәнгать сөючеләр, Гөлфия Исхакованың авылдашлары, туганнары, иҗатташлары чакырылган иде. Шагыйрә авылдашларын үзенең бай иҗаты-яңа китарлары, шигырьләре, чәчмә әсәрләре белән таныштырды. Очрашу кысаларында шагыйрәнең яңа гына табадан төшкән ике яңа җыентыгы- иҗатташыбызның җырларыннан торган “Туган якка сәламем” һәм  “Җанымда яз сулышы” шигырьләр җыентыклары тамашачыга тәкъдим ителде. Әлеге җыентыклар халык күңелендә тирән кызыксыну уятты.

Гөлфия Заһит кызы язучы гына түгел, халык күңеленә үтеп керердәй җырлар авторы, моңлы тавышлы җырчы да. Ул үзе язган җырларны авылдашларына бүләк итте. Шулай ук  киләчәккә булган иҗади планнары белән уртаклашты. Авылның үзешчән композиторы Хаҗиморат Әхмәтшин, җырчыбыз Ләйсән Рахманова -Шәмсуарова Гөлфия Исхакова сүзләренә язылган җырларны башкарды. Әдәби кичә җыр-моң белән тыгыз үрелеп барды. Китапханәче, танылган шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ренат Вәлиәхмәтов, “Кояшкай” бию төркеме кызлары башкаруындагы музыкаль чыгышлар кичәне бизәде.

Гөлфия Исхакова иҗатында балаларга багышланган әсәрләр дә байтак  урын алган. Шуны дәлилләп авылдашларыбыз, Иске Иштирәк мәктәбе укучылары Мортазина Рәзинә, Рүзилә, Айзиләләр шагыйрәнең балаларга багышланган шигырьләрен тамашачыга җиткерделәр. Кыскасы, Мөэмин -Каратайлылар күңелен күтәренке рух биләп алды. Очрашу азагында Мөэмин-Каратай авыл җирлеге башлыгы Ханнанова Әнисә Атлас кызы әлеге әдәби чарага югары бәя бирде, киләчәктә.дә иҗади элемтәләрне җанландыру турында сүз алып  барды, чөнки авыл халкы да якташлар иҗаты белән даими кызыксына, әсәрләрен яратып укый. Автор очрашуга килгән һәр китап сөючегә, шулай ук авыл китапханәсенә култамга белән яңа җыентыкларын бүләк итте.

Очрашуны Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Таһир Шәмсуаров һәм Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск җирле оешмасы җитәкчесе, Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли бүлек мөдире Ләйсән Рахманова- Шәмсуарова  оештырды һәм алып барды.

Таһир Шәмсуаров

Казанда Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салдылар

6 июньдә Рус теле көне һәм бөек рус шагыйре Александр Пушкинның туган көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры янында Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм башка рәсми затлар катнашты.

Фотолар ТР Дәүләт Советы сайтыннан алынды

 

Минзәлә үзәк китапханәсендә язучы Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу булды

Минзәлә үзәк китапханәсендә язучы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу булды.

Язучы үзенең элеккеге елларда Минзәләгә килгән чакларын искә алды, һәм шул ук вакытта: «Бүген мин Минзәләне үзем өчен яңадан ачтым», — дип билгеләп үтте. Чыгышлары белән Минзәлә районыннан булган Рәшит Гәрәй, Гөлшат Зәйнашева, Салисә Гәрәева, Роман Солнцев, Габделхәй Сабитов, Марс Шабаевны зурлап искә алды. Минзәләнең татар әдәбиятына шундый уникаль язучы-шагыйрьләр бүләк иткән як икәнен искәртте.

Укучылар язучыга аның иҗатына, бүгенге көн проблемаларына караган  сораулар бирделәр. Аларга җавап итеп Ринат Мөхәммәдиев үсеп килүче буыннарда туган телгә, китапка карата мәхәббәт тәрбияләүнең, татар авылларын саклауның мөһимлеген искәртте.

Очрашуга районыбызның китапханә хезмәткәрләре иҗади яктан да нык әзерләнгән иделәр. «Кенәри — читлек кошы», «Фатыйма апа» әсәрләреннән өзекләрне сәхнәләштерделәр, музыкаль номерлар тәкъдим ителде.

Район советы аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова үз чыгышында Ринат Мөхәммәдиевның Минзәләгә килүе матур әдәбият сөючеләр өчен зур вакыйга булуын билгеләп үтте, язучыга исә алга таба да иҗади уңышлар теләде.

Язучы белән берлектә Минзәләгә Татарстан Республикасы милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, фәнни-методик бүлекнең баш китапханәчесе Зәйнәп Җамалиева да килде. Ирек Һадиев үз чыгышында Минзәлә китапханәсенең эшчәнлегенә уңай бәя бирде, яңа китаплар бүләк итте.

Минзәләнең үзәкләштерелгән китапханә директоры Резеда Ягъфәрова очрашуга килгән кунакларга әдәбият сөючеләр исеменнән зур рәхмәтләр җиткерде. Очрашу ахырында Ринат Мөхәммәдиев район китапханәсенә һәм укучыларына соңгы арада дөнья күргән китапларын бүләк итте.

Гамил Афзалга – 105 ел: елатып елмайта, елмайтып елата

23 майда күренекле татар шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзалның тууына 105 ел тула. Шул уңайдан бүген, 22 майда, Әлмәттә Татарстан Язучылар берлеге, нефтьчеләр башкаласының Үзәк китапханәсе, «Татнефть» хәйрия фонды һәм Әлмәт татар драмтеатры ярдәме белән «Үткен телле шагыйрь» исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Катнашучылар арасында Г. Афзал исемендәге әдәби премия лауреатлары Алмаз Хәмзин һәм Фәнил Гыйләҗев тә бар иде.

Гамил Афзалның әсәрләре елатып елмайта, елмайтып елата. Бу фикер чараның башыннан ахырына кадәр кызыл җеп булып сузылып барды дисәк тә хакыйкатькә хилафлык китерү булмас. Очрашуга Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге әгъзалары Илүсә Нәбиуллина, Рәмзия Габделхакова, Лилия Фәрхетдинова, Резеда Фәрхетдинова, Зөлфия Сираиева, «Кызыл каурыйлар» әдәби иҗади берләшмәсе әгъзалары, татар теле укытучылары, китапханәчеләр, Әлмәт медицина көллияте студентлары, «Туган як» тарих клубы, «Татар гаиләсе» иҗтимагый фонды вәкилләре, ветераннар һ.б. килгән иде.

Кичәне Үзәк китапханә хезмәткәре Алсу Хуҗина алып барды (сценарий авторы да үзе). Башта экранда Гамил Афзал исән чагында төшерелгән видео күрсәтелде. Анда ул ничек итеп мәктәпкә укырга барганы һәм халык дошманы баласы дип, сиңа монда урын юк, дип кире кайтарып җибәргәннәре турында сөйли. Аннары сүз шагыйрьнең оныклары Нурия һәм Наиләгә бирелде. Алар бабаларын онытмаган, аның иҗатына игътибар биреп торган өчен чараны оештыручыларга, килгән тамашачыларга зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Әлмәт татар драмтеатры артистлары Алмаз Шаһимәрдәнов, Раушания Фәйзуллина, Гөлнара Вәлиева шагыйрьнең әсәрләреннән торган композиция уйнап күрсәттеләр. Алга таба тамашачыларның игътибары янә экранга юнәлде, бу юлы архив видеоязмасында Гамил Афзал турындагы истәлекләре белән Гәрәй Рәхим һәм Рабит Батулла бүлештеләр. (Сүз уңаеннан, бүген Р. Батулла Г. Афзал исм. әдәби премия белән бүләкләнде).

Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр шагыйрь иҗаты белән кечкенәдән таныш булуы турында сөйләде.

«Без әти белән бик дус идек, ул мине үзеннән беркая да калдырмыйча йөртә торган иде. Әмма миңа биш яшь чакта ул үлеп китте. Олылар әти турында сөйли башласа, мин гел колагымны торгызып тыңлый идем. Кемдер аның Гамил Афзал иҗатын бик яратуы турында сөйләде. Әһә, минәйтәм, әти яраткач, шәп шагыйрь булырга тиеш, дип мин дә аны укый башладым. Беләсезме, шагыйрьләр генә түгел, һәр иҗат кешесе, миңа калса, үзенең тормыш юлында йә тәмугъ чигенә кадәр төшә, йә оҗмахка кадәр менә. Гамил Афзал турында сөйләгәндә, әлбәттә инде, аны мәктәптән борып кайтарулары, сәламәтлеге белән бәйле авыр хәлләре, шигырьләрен күтәреп беренче мәртәбә Казанга килгәч үпкәләтеп кайтарып җибәрүләре — болар барысы да шул тәмугъ чигендә йөрүгә тиң түгелмени? Ә инде уңышлы метафора табу, кызыклы чагыштыру куллану, китаплар басылып чыгу, укучылар белән очрашу, аларның синең шигырьләреңне кызыксынып тыңлавы, рәхәтләнеп көлүе — болары инде оҗмах бүләкләре белән чагыштырып карарлыктыр мөгаен», — диде Равил Сабыр.

Аннары сәхнә Казан кунаклары, Гамил Афзал исемендәге премия лауреатлары Алмаз Хәмзин һәм Фәнил Гыйләҗевкә бирелде. Алар шагыйрьнең иҗатларына нинди йогынты ясавы турында фикерләрен җиткерделәр, үзләренең һәм шулай ук Гамил Афзалның шигырьләрен укыдылар.

«Бер карасаң, юк кына нәрсәләр турында яза кебек тоела, — диде Алмаз Хәмзин. — Ә ул әсәрләр укучыны шундый шәп тәрбияли икән. Миңа «Чаян» журналында эшләгәндә дә аның кыюлыгы, шаян булуы, юмор-сатирага осталыгы бик нык ярдәм итте. Шул дулкында үскән кеше буларак миңа инде сәхнәдә дә байтак кына шаярырга туры килде, матбугатта да. Ләкин мин беркайчан да шәхесне мыскыл итмим. Кайвакытта язасың, нишләп болай дип яздың инде, дип киләләр. Шелтә белдермәкче булалар. Бәрәч, минәйтәм, син идеңмени ул? Үзләрен үзләре саталар шулай. Туры бәреп язарга бернинди кыюлык та, осталык та кирәкми. Шагыйрь икәнсең инде, сатирик икәнсең, берәүгә дә төртеп күрсәтмичә, рәнҗетмичә генә, тик шулай да төпкә утырта белергә дә кирәк. Гамил Афзал кебек».

«Гамил Афзалны гадәттә сатирик шагыйрь дип атыйлар. Тик бу аның бай иҗатының бер өлеше генә. Нигездә, ул үз чорының, милләтебезнең, илнең фаҗигасен, трагедиясен чагылдыручы көчле публицист та, тирән лирик та, фәлсәфәче дә. Аның үз тормыш юлы тоташ драматизм. Соңгы чор иҗатында ул поэзиядә Әлмәт төбәгенең табигатенә һәм кешеләренә дан җырлый. Гамил Афзал премиясенең иясе булу минем өчен үзе бер мәртәбә һәм горурлык», — диде Фәнил Гыйләҗев.

Кичәдә шулай ук 20нче мәктәп укучысы Камилә Хуҗина, «Иҗади процесслар фабрикасы» яшьләр үзәгенең театраль проектлары җитәкчесе һәм остазы, ТР атказанган артисты Наилә Мифтахетдинова, аның укучылары Лилия Хисамиева, Ихсан Кадыйров, язучы Илүсә Нәбиуллина Гамил Афзалның төрле елларда язылган, кайсы көлдерә, кайсы елата торган шигырьләрен укыдылар.

Язучы Рафаил Төхфәтуллинның улы Рөстәм яшь чакта үзе төшергән кинокадрлар күрсәтте. Анда аның әтисенең туган көне һәм аны котларга килгән Әдип Маликов, Гамил Афзал һәм башка язучыларны күрергә була. Шулай ук экраннан РФ һәм ТР халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Шәрәфиевнең Гамил Афзал шигырен сөйләве күрсәтелде. Чара Луиза Якупова, Алмаз Хәмзин, Алмаз Шаһимәрдәнов, Гөлнара Вәлиева башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды.

«Гамил Афзал — безнең төбәктә яшәп, иҗат итеп, гомер буе халкыбызга фидакарьләрчә хезмәт иткән, Әлмәт данын югары йөрткән шәхес ул. Аның турындагы хатирәләрне кадерләп саклау, аның талантын олылау — безнең изге бурычыбыз. Һичшиксез, без үзебезнең якның күренекле кешеләрен барларга, аларның иҗаты белән танышырга һәм халыкка таратырга тиешбез», — диде алып баручы Алсу Хуҗина кичәне тәмамлап.

Шунысын да әйтик, Равил Сабыр, Алмаз Хәмзин һәм Фәнил Гыйләҗев Әлмәтнең 6нчы мөселман зиратына барып Гамил Афзал каберенә чәчәкләр салдылар.

Резеда Шәмсуллина

Актаныш районы гамәлгә куйган 15нче Гамил Афзал премиясенә Роберт Батулла лаек булды

Бүген Актанышта якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзалның тууына 105 ел тулуга багышланган киң колачлы әдәби чаралар уза. Шулар арасында иң әһәмиятлесе һәм әдәбият дөньясында зур игътибарга лаек вакыйга — юмор-сатира өлкәсендә иң уңышлы иҗат итүче язучыга бирелә торган Гамил Афзал исемендәге премияне тапшыру тантанасы булды.

2011 елдан башлап Актаныш муниципаль районы башлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан Гамил Афзал исемендәге әдәби премия гамәлгә куелды. Ел саен әлеге дәрәҗәле бүләккә бер күренекле язучы лаек була. Быел ул инде унбишенче тапкыр тапшырылды. Гамил Афзал премиясенә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Роберт Батулла лаек булды. Бүләкне Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов тапшырды.

Тантанада чыгыш ясап, Ленар Рафак улы Гамил Афзал иҗатының татар халкы өчен гаять зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте:

— Гамил Афзал — татар әдәбиятының зур бер бизәге. Аның әсәрләрендә халыкның күңеле, хисләре, язмышы чагыла. Анда безнең үткән дә, бүгенге дә, киләчәгебез дә бар. Әлеге бай иҗат мирасын яшь буынга җиткерү, аны дәвам итү — безнең иң мөһим бурычларның берсе.

Район башлыгы ассызыклаганча, нәкъ менә әдәбият аша яшьләрдә Ватанга мәхәббәт, туган телгә хөрмәт, милли үзаң тәрбияләнә:

— Әгәр без яшь буынны шушы бөек язучыларыбыз әсәрләре аша тәрбияләсәк, алар Ватанны да, халкын да, телен дә яратачак. Милләтләргә хөрмәт белән караячак, үз тарихын беләчәк.

https://aktanysh-rt.ru

Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиянең 25 еллык юбилее

Казанның Абдулла Алиш исемен йөрткән 20 нче гимназиясе укучыларга белем бирүдә, милли үзаңын үстерүдә әйтеп бетергесез әһәмиятле эшләр башкара, зур уңышларга да ирешә. Быел уку йортының беренче дәресләрне башлап җибәрүенә 25 ел тулган.

Шушы бәйрәмдә катнашырга миңа да насыйп булды. Гимназиягә килеп керүгә үк, коллективның сәгать уклары кебек бер берсен тулыландырып эшләве күзгә чалынып тора. Милли киемнәрдән балаларның татар халык җырларын җырлап каршы алуы да бәйрәмгә ямь өстәде.

Гимназия 25 ел элек җитәкченең яхшы мәгънәдәге үҗәтлеге, милләтпәрвәр шәхесләр, күренекле җәмәгать эшлеклеләре Гали Даутов, Гөлфәния һәм Габдуллаҗан Җәләловлар, Марат Лотфуллин, депутат язучылар Туфан Миңнуллин һәм Роберт Миңнуллин, Энҗе Вахитова кебек шәхесләрнең тырышлыгы, шулай ук әти-әниләрнең ярдәме белән үз ишекләрен ача. Бүгенге көндә дә татар гимназияләре милләтебезнең йөзек кашы. Аларда туган телебезне камил белүче һәм киләчәктә халкыбызның төрле өлкәләрендә хезмәт куеп, татар телебезне алга сөрүче киләчәк буыннарыбыз белем ала.

Гимназия директоры, Рәхимә ханым Арсланова, иҗат кешесе, шагыйрә булуы да әллә каян күренеп тора. Иҗади тынгысызлык монда һәр укучыда, һәр укытучыда… Гимназиянең күпсанлы конкурсларда җиңүләре дә моның ачык дәлиле. Кичә  шигырьләргә төренеп, әдәбият матурлыгын һәр авазда, һәрбер сүздә чагылдырып үткәрелде. Бер-бер артлы истәлекләр, җылы котлаулар, мактаулар яңгырады. Гимназия директоры, Татарстанның атказанган укытучысы, шагыйрә, К.Насыйри һәм А.Алиш премияләре лауреаты Рәхимә Минневәли кызы Арсланованың монда эшләвенә дә 15 ел икән инде. Һәр укучыда сәләт ачарга,шәхес буларак формалашуда ярдәм итәргә тырыша ул.          Шушы гимназияне тәмамлам, югары уку йортларында белем алып, инде бүгенге көндә укытучы буларак биредә хезмәт куючылар да бихисап икән. Экраннан гимназияләрен юбилее белән төрле елларда монда белем алган табиблар, радио һәм тв хезмәткәрләре, белгечләр, җитәкчеләр дә котлады. Кичәне шулай ук татар радиосы хезмәткәре, гимназия укучысы Илнар Хөсәенов алып барды.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Рафаил улы Зәйдулла исеменнән  Рәхимә Минневәли кызы Арслановага Габдулла Тукайның 140 еллык күкрәк билгесе тапшырылды һәм җитәкчелек хезмәтендә уңышлар теләп рәхмәт сүзләре әйтелде.

 

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Алинә Хисамиева

 

Мамадышта Мансур Сафинның 5 томда чыккан әсәрләр җыентыгы тәкъдим ителде

Мамадыш муниципаль районы  Мәдәният сараенда шагыйрь, прозаик һәм тәрҗемәче Мансур Сафинның 5 томда чыккан әсәрләр җыентыгын тәкъдир итү кичәсе узды.

Бирегә язучының иҗатташ дуслары, классташлары, укучылар,  “Агымсу” әдәби берләшмәсе әгъзалары, аның иҗатын яратучылар  җыелган иде.

Кичәдә М.Сафин үзенең иҗаты белән таныштырды, яңа чыккан китаплары турында сөйләде; китаплардан өзекләр, шигырьләр укыды; Мамадышта яшәгән еллары һәм  якташ дуслары белән бәйле истәлекләрен яңартты.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары – Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты  Факил Сафин исеменнән,  Мансур Сафинны төрле елларда иҗат ителгән әсәрләр, тәрҗемәләр тупланган китаплары белән котлап, иҗаты һәм тәрҗемә өлкәсендәге хезмәтләре өчен Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Рафаил улы  Зәйдуллинның Рәхмәт Хаты тапшырылды.

Шулай ук, язучы Вәрис Гали, Мансур Сафинга “ТАТМЕДИА” ААЖнең «Нократ» («Вятка») мәгълүмат-матбугат филиалының баш редакторы   Ханова Светлана Наил кызының Рәхмәт Хатын тапшырды. язучының тәрҗемә әсәрләрен бәяләп үтте.

Шагыйрь-бард, КФУның Алабуга институты укытучысы,  Россия язучылар берлеге әгъзасы Рәхим Гайсин кичәгә килүчеләргә мөрәҗәгать итеп, якташ язучыларның иҗатын өйрәнергә, китап  укырга чакырды, җырларын бүләк итте.

Мансур Сафин сүзләренә иҗат ителгән Людмила Ткачук башкаруындагы җырлар белән тәмамланган кичә,  туган якка мәдхия булып яңгырады.

Әлмәттә әдәби лабораториягә гаризалар кабул ителә

Хикәя, әкият, сценарий уйлап таптыгызмы? Тик текстыгыз папкада тузан җыеп ятамы? 👇

ЛитЛаб — идеяне әзер текстка әйләндерергә, һөнәри язучылардан киңәш алырга һәм «өстәлгә» язудан туктарга теләгән 16 яшьтән өлкәнрәк авторлар өчен бушлай онлайн-программа.

Әгәрдә сез:

🔹 татар яки рус телендә язасыз икән;

🔹 сюжетның уртасында туктап калгансыз икән;
🔹 үз стилегезне булдырасыгыз килә икән;
🔹 авторлар, мөхәррирләр һәм остазлар белән эшләргә телисез икән;

димәк ЛитЛаб сезгә кирәкле программа!

Сезне

🔸 редакторлар белән эшләү;
🔸 лекцияләр, воркшоплар һәм редакторлык сессияләре;
🔸 кечкенә төркемнәрдә куратор ярдәме;
🔸 финалда экспертлар алдында презентация ясау көтә.

Иң яхшы авторларның язмалары җыентыкта басылачак, җиңүчеләрне шулай ук бүләкләр, китап бастыру яки кыска метражлы фильм төшерү мөмкинлеге көтә.🎬📖

🔥 Хәзер үк катнашуга гариза бирегез: https://clck.ru/3TeiRd

Катнашу — бушлай, тик башта сайлап алу турын узарга кирәк.

Гаризалар 15 июньгә кадәр кабул ителә.

 

 

Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды

18 майда Казанда Марсель Сәлимҗанов исемендәге  Актерлар йортында  Республика театр марафонына багышланган матбугат конференциясе узды. Әлеге чара кысаларында Татарстан Театр эшлеклеләре берлеге һәм Татарстан Язучылар берлеге арасында иҗади хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды.

Туймазы театрында Равил Сабырның «Соңгы Маһиҗан» комедиясе премьерасы узды

15 майда Туймазы татар дәүләт драма театрында Равил Сабырның пьесасы буенча куелган «Соңгы Маһиҗан» комедиясенең премьерасы узды. Билетлар бер атна алдан сатылып беткән иде.

Театр сөючеләрнең зур кызыксынуы очраклы түгел, чөнки март аенда Туймазыда Заманча драматургия семинар-лабораториясендә катнашып финалга узган сигез пьесаның берсе, ягъни «Соңгы Маһиҗан» нигезендә эскиз әзерләнеп тамашачыларга күрсәтелгән иде. Туймазылыларга ул бик ошады, залдагы һәркем диярлек эскизны спектакль итеп эшләп бетерергә кирәк дип тавыш бирделәр.

Кәрим — Маһиҗановлар нәселенең соңгы вәкиле. Иркәгә өйләнгәндә ул биш малай үстерү турында хыяллана. Тик беренче балалары кыз була, икенче юлы да Иркә кыз алып кайта, ә Кәрим: «Өченчесе малай була», — дигәч, хатыны бүтән бала тапмыйм, монысыннан да көчкә исән калдым, дип кырт кисә. Бәлки бу тарих шуның белән бетәр дә иде, тик күршедә Галимәрдән бабай яши. Ул малай алып кайтуның әллә ничә төрле ырымын белә: хатын белән йоклаганда башка колакчынлы бүрек кияргә кирәк, аякта чүчинке (галош кигертелгән киез итек) булырга тиеш, мендәр астына балта салып куясы һ.б. Ә хатыныңны урманга алып барып кырмыска оясы өстендә төн кунсаң, әбәзәтелни игезәк малайлар туа, ди.

Спектакльне сәхнәгә Туймазы театры режиссеры Айдар Зарипов куйган. Рәссам — Рима Госманова. Рольләрне Башкортостанның халык артистлары Данил Нурыйханов, Гөлназ Латыйпова, Айрат Солтановлар белән беррәттән яшь, сәләтле артистлар Илсур Миңнегалин, Ләйлә Ишбулатова, Гөлнур Җиһангирова, Фирдүс Гәрәев, Тимур Хаҗиевлар башкаралар.

Шулай итеп Татарстан Язучылар берлеге, Әлмәт драмтеатры, БР Заманча драматургия һәм режиссура үзәге, «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан оештырылган семинар-лабораториянең төп максаты, ягъни язылган пьесалар буенча спектакльләр чыгару, тормышка ашырыла башлады. Финалга узган башка пьесалар буенча да сәхнә әсәрләре туар дигән ышанычта калабыз, диләр семинарны оештыручылар.

Азнакайда язучы Марсель Гариповның 80 яшьлек юбилеена багышланган кичә узды

15 май көнне  Азнакай шәһәренең Мәдәни үзәгендә язучы, тарихчы Марсель Гариповның (Мирсәй Гариф)  80 яшьлек юбилеена багышланган «Галиҗәнап китап сүзе» дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә  (конференция форматында)  гөрләп узды. Юбилярны Азнакай районы башлыгы Марсель Шайдуллин тәбрик итте.  Ул аның  иҗаты Азнакай районы өчен зур горурлык булуын, язучының 34 китапка җан өрүен һәм бу китапларның Азнакай халкы өчен генә түгел, ил күләмендә дә танылуын ассызыклады.

Илне ир-егетләребез тота. Ә туган якның горурлыгы – аның талантларында, абруе – олы шәхесләрендә. Азнакай да үзендә туып-үскән, канат ярган һәм үзенең эшләре белән туган җирне олылаучы шәхесләре белән хаклы горурлана. Шуларның берсе – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, язучылар берлеге әгъзасы, тарихчы, Петр I фән һәм сәнгать академиясенең мөхбир әгъзасы, язучы-публицист, Бөтендөнья татар конгрессының “Татар халкына күрсәткән хезмәтләре өчен” медале иясе, Саҗидә Сөләйманова һәм Мәхмүт Хәсәнов премияләре лауреаты, Халыкара социаль-экологик берлек әгъзасы Марсель Мөхәммәтша улы Гариповның Азнакай шәһәренең Мәдәни үзәгендә “Галиҗәнап китап сүзе”дип аталган 80 яшьлек юбилей кичәсе үтте. Юбилярны Татарстан Язучылар берлеге, район җитәкчеләре, ветераннар, хезмәттәшләре, каләмдәшләре, китапханәчнеләр һәм иҗат сөючеләр тәбрик итте. Кичә барышында язучының районыбыз үсешенә керткән алыштыргысыз хезмәтләрен хөрмәтләп, бик күп котлау сүзләре яңгырады.

Кичәдә Марсель Гариповка “Әдәбияттагы казанышлары өчен” медале, “Габдулла Тукайга 140 ел истелекле күкрәк билгесе”, “Татнефть” хәйрия фонды директоры Эльмира Газизованың Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләге тапшырылды.

Марсель абый Гариповны якташым буларак бик күптәннән беләм. Аның яшьләргә карата игътибарын, иҗат берләшмәсе әгъзаләрен, яшь каләм тибрәтүчеләрне машинасына утыртып төрле әдәби чараларга йөртүе, иҗатыбыз белән һәрвакыт кызыксынып торуы, киңәшләре өчен чиксез рәхмәтлемен.

Азнакай шәһәрендә Марсель Гарипов төсле шәхес яшәү – зур сөенеч. Аның тырышлыгы белән күп кенә авылларыбыз үзләренең тарихын, бүгенгесен чагылдырган китапларны күрә алды. Бу китаплар киләчәк буыннарыбызга да мөһим тарихи мәгълүматларны җиткерер, Азнакай районын республика һәм ил күләмендә дә танытыр.

Марсель Гарипов кунакларын табадан гына төшкән китабы белән дә таныштырды. Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның Зәйтүнә Мәүлүдовага карата булган яшерен мәхәббәтен тасвирлап Мирсәй Гариф 2006 елда “Мәңгелек мәхәббәт” китабын нәшер иткән иде. Габдулла Тукай иҗатының моңа кадәр игътибардан читтә калып килгән, укучыларга чагыштырмача аз мәгълүм булган яңа ягын – эчке дөньясын ачып биргән ул. 2016 елда ул төрекчәгә тәрҗемә ителеп, Анкара шәһәрендә басыла. Шулай ук әлеге китап начар күрүчеләр өчен махсус тавышлы итеп тә яздырыла. Күптән түгел тагын да шатлыклы хәбәр килеп ирешә – “Мәңгелек мәхәббәт” китабы өченче басмада мең ярым тираж белән Татарстан китап нәшриятында басылды.

Кичәне алып барган, Марсель абыйның тормыш юлын, иҗат юлын яктырта алырлык сценарий язган китапханәчеләребез, радиодан ягымлы тавышы белән күңелләрне инде күптән яулаган    Ләйсән Габдуллина һәм шагыйрә Гөлчәчәк Садретдинова да  чараның бизәге булдылар.

Ир кешенең бәхете, аның уңышлары һичшиксез хәләл җефетеннән дә тора. Марсель абыйның һәр сүзен дәвам итеп, хуплап, ул язган спектакльләрдә төп рольләрне уйнап, үзенең җылы карашы, йомшаклыгы белән аның иҗатына канатлар куючы, тормышына яктылык өрүче Лүзә ханымның да  кичәне оештыруда тырышлыгы бар яклап та күренеп торды.

Марсель абый Гариповның иҗаты күпкырлы һәм үзенчәлекле. Иҗат кешесе өчен 80 яшь әле күп түгел. Якташымның киләчәге иҗат яктысыннан илаһи нурларга төренсен, мактаулы исемнәре, халык күңелен яуларлык китаплары киләчәктә дә күп булсын. Күңелендә иҗат тынгысызлыгы аны һәрвакыт кәламгә тартып яшәсен иде.

Алинә Хисамиева

«Адымнар» мәктәбендә Ркаил Зәйдулланың «Бүре җиләге» пьесасы буенча спектакль куйдылар

«Адымнар-Казан» күптелле мәктәбенең 6нчы сыйныф укучылары Ркаил Зәйдулланың «Бүре җиләге» пьесасы буенча спектакль куйдылар. Спектакльне сәхнәләштерүче остазлар – Рамил Ханнанов һәм Тамчыгөл Камаева.

Түбән Камада Шигърият бәйрәме узды

Түбән Камадагы Шигърият бәйрәме үзенең колачы һәм рухи җылылыгы белән аерылып торды. 26 нчы апрель безнең өчен аеруча истәлекле көн булды, олысы да, кечесе дә һәйкәл янына җыйналды. Тукай исемендәге уку һәм ял паркында бәйрәм кунаклары өчен бай мәдәни программа әзерләнгән иде. Түбән Кама муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Радмир Беляев үз чыгышында бәйрәмнең әһәмиятен ассызыклап: “Телне саклау – безнең уртак бурычыбыз!” – диде.

Милләтебез даһие Габдулла Тукайның 140 еллык юбилее уңаеннан, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге туган телебезне үстерү, киләчәк буынга таныту, милли гореф-гадәтләребезне саклау, яңа аһәң биреп кулланышка кертү, милли бәйрәмнәребезне популярлаштыру юнәлешендә хезмәт куючы шәхесләрне барлау һәм үсендерү максатыннан махсус премияләр булдырды. Ел дәвамында әлеге өлкәдә уңышлы эш күрсәткәннәргә әлеге олы бүләк бөек Тукаебыз туган көнендә – Туган тел бәйрәмендә тапшырылды.

Мәртәбәле бүләккә быел биш шәхес ия булды. Шуларның берсе каләмдәшебез, “Без – Тукай варислары” бәйгесенең идея авторы, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге каршында эшләп килүче “Татар гаиләсе” фонды җитәкчесе, 64 нче санлы “Сөембикә” балалар бакчасының мөдире Мирхазова Нурзия Рәшит кызы. Чын күңелдән тәбрик итеп, сәламәтлек, иҗат унышлары телибез. Киләчәктә дә халкыбыз ихтирамы яңа үрләргә, күркәм гамәлләргә рухландырсын!

Сүз уңаеннан 2011 елны нигез салынган “Без – Тукай варислары” дип исемләнгән бәйгенең оешуына 15 ел тулу уңаеннан, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга – “Тукай варислары”на Азат Зыятдинов исемендәге премия тапшырылуы да зур вакыйга булды. Әлеге изге гамәлне милләтпәрвәр шәхес Азат абыйның улы Нәриман Таузари башкарды. Истәлекле бүләккә иң тырыш, алдынгы, туган телебез татар телендә саф, иркен аралашучы, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган, Тукай варисы титулына ия булган, 64, 8, 76 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназия, Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия, “Адымнар”, 14 нче лицей, 8 нче мәктәп укучылары ия булган.

 

Буада Ренат Харис исемендәге XIII республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды

28 апрельдә Буа районының академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбендә «Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без» дип аталган Ренат Харис исемендәге XIII Республикакүләм фәнни-гамәли конференция булып узды.

Конференциянең мәртәбәле кунаклары арасында Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, Казандагы Буа якташлык җәмгыяте Президенты урынбасары Наил Шәмиев, әдәбият галиме Фоат Галимуллин, шагыйрьләр Гөлнур Айзат, Рәмис Аймәт, Галия Гайнетдинова, «Әдәби марафон» проекты җитәкчесе Раил Гатауллин, Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова бар иде.

Фәнни-гамәли конференция 6 секциядә эшләде: «Ренат Харис әсәрләрен сәхнәләштерү бәйгесе», «Ренат Харис һәм музыка сәнгате», «Кул эшләрендә – күңел җылысы», «Ренат Харис иҗатында халыклар бердәмлеге», «Ренат Харис иҗаты буенча иншалар бәйгесе».

Елдагыча Ренат Харис Буа районының иң сәләтле укучыларына үз исемендәге премиясен тапшырды. Быел әлеге премиягә «Әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен» номинациясендә  Буа шәһәре лицей-интернатының  11 нче сыйныф укучысы Хәсәнов Раил, «Сынлы сәнгать өлкәсендә казанышлары өчен» номинациясендә Буа шәһәре  2 нче номерлы лицееның 9 нчы сыйныф укучысы Перова Валерия, «Музыкаль сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен» номинациясендә Буа районының академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Шагалиева Вилада лаек булды.

Ренат Хариска 85 яшь тулуга багышлап, район мәктәпләрендә әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, татар теленә, тарихына кызыксыну уяту, күренекле шәхесләрнең иҗатын барлау,  өйрәнү, пропагандалау максатында үткәрелгән фәнни-гамәли конференция мәктәпнең актлар залында җиңүчеләрне бүләкләүләр тантанасы белән тамамланды.

Кунаклар әлеге мәктәптә эшләп килүче Ренат Харис исемендәге «Сәнгатьне күрү» музее белән дә таныштылар. Әлеге музейның оешуына да быел 25 ел тулды. «Әлеге музей Ренат Харис бүләк иткән бер каләмнән башланган иде», – дип сөйләде аңа нигез салучы Гөлнур Айзат музейдагы әдәби очрашу вакытында. Бүгенге көндә музейның диварын Ренат Харис иҗат иткән 33 графика әсәрләре бизи, шулай ук шагыйрьнең киң кырлы эшчәнлеген чагылдырган фотолар, китаплары, нәсел шәҗәрәсе урын алган. Очрашу вакытында Ренат Харис музейга яңа экспонатларын бүләк итте.

Конференцияне йомгаклау тантанасында шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәмис Аймәт киләчәктә Буа шәһәренең үзәгендә Ренат Харисның шәхси музеен оештыру кирәклеге турында да сөйләде һәм әлеге сәфәргә юллаганы өчен Татарстан Язучылар берлегенә рәхмәтләрен җиткерде.

«Язучы» нәшриятында Дибаш Каинчинның «Йолдызлар көле» повесте басылып чыкты

«Язучы» нәшриятында Алтай Республикасының халык язучысы Дибаш Каинчинның «Йолдызлар көле» повесте татар телендә басылып чыкты.

Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның 140-еллыгына багышланган шигърият бәйрәме узды

26 апрельдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәле янында Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның 140-еллыгына багышланган Шигърият бәйрәме  узды. Чарада Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, республиканың иҗат берлекләре вәкилләре, танылган мәдәният эшлеклеләре, киң җәмәгатьчелек катнашты.

Яр Чаллыда Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган шигърият бәйрәме узды

26 апрель Яр Чаллыда шаулап, гөрләп Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган шигърият бәйрәме узды.

Тантаналы чара «2023-2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында үткәрелде.

Укучылар, укытучылар, язучылар, мәдәният әһелләре, әдәбият – шигърият сөючеләр, җәмагатьчелекне җыйды бүген Тукай үзенең һәйкәле янына.

Бәйрәмне, котлау сүзләре белән, Яр Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Хәмит улы Харисов ачып җибәрде. Быел Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреты шагыйрь, шәһәрдәшебез Лилия Гыйбадуллина лаек булуын горурлык белән билгеләп үтте.

Әдәбият, сәнгать өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт өчен лаеклылар бүләкләнде. Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Гамбәр улы Мәһдиев премиясе Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы Зимфира Исламовага да бирелде.

Бәйрәмне Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, күренекле әдип Факил Сафин, Тукай иҗатының әһәмияте турында чыгыш ясап дәвам итте, һәм Чаллы бүлеге язучыларына сүз бирде.

Чаллы язучыларының Тукайга багышланган шигырьләре шагыйрь рухына ядкарь булып яңгырады.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артистларының чыгышлары һәр бәйрәмдә көтеп алына. Бүген алар башкарган шигъри тәлгәшләр бәйрәм мөхитен тулыландырып, бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәделәр.

“И Туган тел, И матур тел…” – телебезнең матурлыгын бары тик Тукай гына шулай яза алгандыр! Быел Тукаебызны искә алып, иҗатына да аеруча игътибарлы булды Чаллы. Күпсанлы кичәләр, шигырь бәйгеләре, уеннар үткәрелде, язучылар очрашуларда хөрмәтле кунаклар иде.

Бүгенге бәйрәмдә дә, Тукайның шигырьләре, җырлары яңгырады. Бер генә мәктәп тә читтә калмаган, чыгыш әзерләгән. Балаларның яратып, чын күңелләрен биреп шагыйрьнең шигъри юлларын башкарулары тамашачыга рухи бүләк булгандыр. Балалар Тукайны белә, туган телдә сөйли!

Туган телебезнең байлыгы, матурлыгы бәйрәмнәрдә аеруча нык тоела икән шул!

Гасырлар күчәрендә әйләнәчәк әле ТУКАЙ дигән БӨЕК ШИГЪРИЯТ!

Тукай һәйкәленә салынган чәчәкләр Тукай иҗаты алдында баш ию,хөрмәт хисе белдерүдер.

Валентина Ибраһимова

 

Әлмәттә Тукайның 140 еллыгына һәм Туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль чара булды

26 апрельдә, Әлмәтнең Габдулла Тукай исемендәге проспектында бөек татар шагыйренә куелган һәйкәл каршындагы мәйданда шагыйрьнең тууына 140 ел тулуга һәм Туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль тантана булды.

Чарада Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр чыгыш ясады, каләмдәшләребез Зинаида ЗахароваЗөлфия СираеваГүзәлия ГалләмоваЛюдмила АланлыРәмзия Габделхакова шигырьләрен укыды. Бәйрәмдә шулай ук балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар да катнашты.

Аңа кадәр чараның башында Әлмәт районы башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова, Равил Сабыр, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сиринә Җиһаншина, мәдәният идарәсе җитәкчесе Роза Галиева һ.б. китапханәләр оештырган күргәзмәне, балалар бакчалары һәм мәктәпләр Тукай әкиятләре буенча әзерләгән театральләштерелгән тамашаларны карады.

Һәйкәл каршындагы тантананы Риза Фахретдин исемендәге 1нче гимназиянең «Сәләт» хореографик коллективы ачып җибәрде. Әлмәт татар драма театры артистлары «Тукайның уйланулары һәм кичерешләре» дип исемләнгән композиция тәкъдим итте. Аның ахырында мәйдандагы халык бергәләп «Туган тел» җырын башкарды.

Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе урынбасары, Риза Фәхретдин исемендәге үзәк мәчетнең имамы Рузил хәзрәт Ихсанов Тукайның «Таян Аллаһка» шигырен сәнгатьле итеп укыды. Моңа әллә ни гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки ул – Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, «Татар сүзе» III халыкара нәфис сүз телевизион конкурсы һәм «Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгеләренең җиңүчесе.

Габдулла Тукайның кем икәнен, аның безнең өчен ни дәрәҗәдә кадерле шагыйрь булуын белмәгән, аңламаган кеше юктыр, дип саный Роза Әфләтунова.

«Кыска гомерле булуына да карамастан, әтисез-әнисез үскән бала татар халкына бәяләп бетергесез, тиңсез мирас калдырды. Аның әсәрләрен дөньяның төрле телләрендә укыйлар. Бүген дә балаларыбыз һәрберсе үз туган телендә — татарча, русча, чувашча, башка телләрдә — Габдулла Тукай шигырьләрен укып күрсәтте. Бу – бик мөһим, чөнки әлеге балалар, һичшиксез, үз халыкларының традицияләрен, гореф-гадәтләрен беркайчан да онытмас, аларны саклар һәм киләчәк буыннарга тапшырыр дип ышанасы килә. Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова исеменнән, үз исемемнән бу матур бәйрәмне оештырган, анда катнашкан һәркемгә бик зур рәхмәтемне җиткерәм!» — диде Роза Әфләтунова.

Равил Сабыр фикеренчә, һәр чор бөек әдипләрнең яңа сыйфатларын ача, алар иҗатында үзләренә якын яңгыраш таба.

«Тукайның әсәрләре басылып чыкканнан соң узган йөз елдан күбрәк вакыт эчендә, аның шигърияте татар әдәбиятының гына түгел, бөтендөнья мәдәнияте байлыгына әйләнде. Чын шигърият өчен бернинди чикләр дә юк. Ул нурларын һәркемгә, һәр тарафка юмарт сипкән кояш кебек. Чыннан да, Габдулла Тукай — татар шигъриятенең илебез-җиребез күгендә калыккан һәм һичкайчан батмас кояшы ул. Тукай шигъриятендә халкыбызның җаны-рухы чагыла, ә милләт рухы, мәгълүм булганча, беркайчан да үлми һәм бизмәннәрдә үлчәнми. Димәк, Габдулла Тукайның да иҗаты үлемсез һәм иксез-чиксез, ул татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән аерылгысыз», — диде Равил Сабыр.

Ул чыгышын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сүзләре белән тәмамлады:

«Туган телебезне саклау һәм үстерү, аны өйрәнү һәм популярлаштыру өчен шартлар тудыру — республика җитәкчелегенең, гомумән дәүләтнең, җәмгыятьнең, иҗади интеллигенция вәкилләренең, җыеп әйткәндә һәркемнең изге бурычы. Без алга таба да Тукай салган юлдан читкә тайпылмыйча имин, тыныч, хөр тормышка омтылган эшчәнлегебезне дәвам итәчәкбез! Бәйрәм белән сезне, дуслар!»

Аннары мәйданга җыелган халык бөек шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды. Бәйрәмдә җырчы, композитор, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Роберт Андреев татар халкының рәсми булмаган гимнына әверелгән «Мин яратам сине, Татарстан!» җырын башкарды.

Тантана мәктәп укучылары, шагыйрьләр, «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе әгъзаларының шигырь укулары белән дәвам итте.

 

tatar-inform.tatar/news

Заманча драматургия семинар-лабораториясенең җиңүчеләрен котладылар

Артур Ибраһимов нефть башкаласында уздырылган Заманча драматургия семинар-лабораториясенең «Дәвам» номинациясендә беренче урынны яулады («Төнге кояш балалары» пьесасы өчен). Бу турыда 24 апрельдә Әлмәт татар дәүләт драма театрында җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында билгеле булды.

Исегезгә төшерәбез, әлеге проектны «Татнефть» хәйрия фонды, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге, Башкортстанның заманча драматургия һәм режиссура үзәге, Әлмәт татар драмтеатры бергәләп оештырдылар. Лауреатларны «Татнефть» ХФ директоры Эльмира Газизова һәм театр директоры Фәридә Исмәгыйлева тәбрикләделәр.

Шул ук «Дәвам» номинациясендә «Соңгы Маһиҗан» пьесасы өчен II дәрәҗәле лауреат дипломы Равил Сабырга, «Юшкын» пьесасы өчен III дәрәҗәле лауреат дипломы Резеда Хәертдиновага тапшырылды. Яр Чаллыдан шагыйрә Лилия Гыйбадуллина «Бәгърем» пьесасы өчен кызыксындыру премиясенә лаек булды.

«Дебют» номинациясендә үз гомерендә беренче мәртәбә пьеса язып караган авторларны бүләкләделәр. 1 урын — Бөгелмәдән Юлия Исмәгыйлева («Зеленая шапка» пьесасы) 2 урын — Айдар Ризванов («Подключение к жизни» пьесасы), 3 урын — Лилия Шакирова («Кадерлем» пьесасы). Түбән Камадан Айдар Нуриевкә «Балам» пьесасы өчен кызыксындыру премиясе бирелде.

Лауреатларны ихлас күңелдән котлыйбыз! Аларның пьесалары киләчәктә театр сәхнәләрен бизәр, тамашачыларга яңа хис-тойгылар бүләк итәр дип ышанабыз.

Язучылар Балтачта Тукай көннәрендә катнашты

Татарстан, ил, дөнья күләмендә зурлап билгеләп үтелүче Габдулла Тукайның 140 еллыгы һәм дә Туган тел бәйрәме уңаеннан үткәрелүче «Тукай көннәре» ел да Балтачыбыздан – шагыйрьнең әнисе Бибимәмдүдә абыстай каберен зыярәт кылудан башлана.

Казаннан килгән бертөркем язучылар иң элек район мәктәпләрендә булып, укучылар белән очрашты. Аннан соң Сосна Пүчинкәсе авылы зиратында шагыйрьнең әнисе каберендә дога укылды.

Тукай көннәре район мәдәният үзәгендә урнашкан бай күргәзмәне тамаша кылу белән дәвам итте.

Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбендә шагыйрәләр белән очрашу булды

Шагыйрә, әдәби  – тәнкыйтьче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, Мөхлисә Бубый исемендәге медаль иясе, “Тылсымлы хәрефләр” китабының әдәби мөхәррире  Фәүзия Солтан – Галиуллина, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, журналист Рәсимә Гарифуллина Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбендә кунакта булып киттеләр. Әлеге чарада якын-тирә авыл мәктәпләре укучылары һәм мәктәп директорлары, укытучылар катнашты. Рәсимә Гарифуллинаның Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Тылсымлы хәрефләр” һәм  “Сакаллы сабый” китапларын тәкъдим итү шигърияткә, җыр-моңга  уралып барды.

26 апрельдә Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узачак

26 апрельдә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. Шул уңайдан 9.00 сәгатьтә язучылар, шагыйрьләр тарафыннан Казанның меңьеллыгы паркында урнашкан Кол Гали һәйкәленә чәчәкләр салыначак. Шуннан соң, 9.30 сәгатьтә, республика җитәкчелеге катнашында Г.Тукай исемендәге скверда шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы башлана.

 

26 апрель көнне Казанда Шигърият бәйрәме була

Быел Шигърият бәйрәме Казанда 26 апрель көнне 14:00 сәгатьтә бөек татар шагыйре Г.Тукай һәйкәле янында М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасы янында үтәчәк. Ул  Туган тел көненә һәм Г.Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана.

 

 

Шагыйрә, язучы Илсөяр Иксанованың 60 яшьлек юбилей кичәсеннән фоторепортаж

© Salavat Kamaletdinov

© Salavat Kamaletdinov

© Salavat Kamaletdinov

© Salavat Kamaletdinov

© Salavat Kamaletdinov

© Salavat Kamaletdinov

© Salavat Kamaletdinov

© Salavat Kamaletdinov

© Salavat Kamaletdinov

© Salavat Kamaletdinov

© Salavat Kamaletdinov

© Salavat Kamaletdinov

© Salavat Kamaletdinov

Фото: Салават Камалетдинов

 

«Тукай йолдызлыгы» әдәби әсәрләр бәйгесендә җиңүчеләр исемлеге

16 апрельдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Тукай йолдызлыгы» әдәби әсәрләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Җиңүчеләргә бүләкләрне Марат Әхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм филология докторы һәм КФУ профессоры Дания Заһидуллина тапшырдылар.

Татар телендә әдәби әсәрләр конкурсы Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлап үткәрелде. Чараны оештыручылар: ТР Язучылар берлеге һәм республикада яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча ТР Рәисе каршындагы комиссия.

 

                                                                   «Хикәя»

  1. Марат Кәбиров. «Мәңгелеккә сәфәр алдыннан»
  2. Рәҗәп Бәдретдинов. «Тукый тавы»
  3. Галимҗан Гыйльманов. «Зәйтүнә»

 

                                               Кызыксындыру бүләге

Рифә Рахман.  «Тамчы сере»

Гүзәл Әдһәм.  «Сәгадәт. Мизгелләр»

Лилия Закирова.  «Уян!»

 

                                          «Бәян»

  1. Факил Сафин. «Әлислах»
  2. Нурания Гыйльметдинова. «Сихәтле сәяхәт сәхифәләре»
  3. Шамил Ханов. «Якты юллар, яки Йөрәктә яктырган китап»

 

                            Кызыксындыру бүләге

Хәбир Ибраһим.  «Әмирхан – рок-йолдыз»

 

                                 «Шигырьләр шәлкеме»

  1. Ләйсән Гатина (Сәйлән). «Күңелем Тукай белән сөйләшә»
  2. Айрат Суфиянов. «Тукай дибез…»
  3. Рәмис Аймәт. «Ачы хакыйкать кыясы»

 

                                 Кызыксындыру бүләге

Гөлназ Гаффарова. «Балалар өчен шигырьләр»

Лилия Фәттахова. «Шагыйрь эзләреннән атлап барам…»

Зинаида Захарова. «Тукай моңы халкым йөрәгендә»

 

                                                  «Поэма»

  1. Лилия Гыйбадуллина. «Түр»
  2. Лениза Вәлиева. «Буран»
  3. Хәбир Ибраһим. «Тукай каласы»

 

                                     Кызыксындыру бүләге

Илсөяр Иксанова. «Кош»

Гөлназ Нуриева. «Шагыйрь сүзе»

Флера Низамова. «Тукай, без әле кая барабыз?»

 

                                               «Пьеса»

  1. Гөлүсә Батталова. «Лампа эчендә май кими»
  2. Рафис Корбан. «Өчиледә өч ай»
  3. Раил Сафин. «Моңга төренгән Тукай»

 

                             Кызыксындыру бүләге

Нурия Сәйяр. «Серле сандык»

Зөләйха Минһаҗева. «Кәҗә белән сарык әкияте»

Айдар Зәкиев. «Әкият»

 

«Эссе»

  1. Лилия Фәттахова. «Тукай милләтчеме?»
  2. Роза Мулланурова. «Якутым-ятимем…»
  3. Гөлфәния Нәҗмиева. «Тукайга хат язам»

 

                                Кызыксындыру бүләге

Рабит Батулла.  «Кубыз»

Мөхәммәт Мирза. «Талантлар тамыры тирәндә»

 

                                      «Тукай дәресе»

  1. Рәхимә Хайрова. «Тере музей»
  2. Гөлия Вагыйзова. «Тукай дәресе: Милли рухның яңарышы»
  3. Миләүшә Зарипова. «Г.Тукай һәм ясалма фәһем»

 

                             Кызыксындыру бүләге

Фәнҗия Комиссарова.  «Габдулла Тукай «Сабыйга» шигыре».

Алия Шәфыйкова.  «Г.Тукай «Су анасы»

Рабит Батулла.  «Пәһлеван»

 

                                «Тукай тәрбиясе»

  1. Камәрия Вафина. «Күбәләк гомере»
  2. Нурзия Мирхазова. «Тукай иҗаты – киләчәккә юл яра»
  3. Рәмзия Гарифуллина. «Тылсымлы «Туган тел» китабы»

 

                         Кызыксындыру бүләге

Эльвина Мөхәммәдиева. «Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкияте»

Әлфинур Йосыпова. «Без – Тукай оныклары!»

Фатыйма Гыйльметдинова. «Бүген Апуш туган көн!»

 

 

 

Татар шигърияте антологиясенең I томын тәкъдим иттеләр

15 апрельдә Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда Татар шигърияте антологиясенең беренче томын тәкъдим иттеләр. Китап өч томда татар телендә һәм бер томда рус телендә дөнья күрәчәк. Проект Татарстан Язучылар берлеге һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан тормышка ашырылган. Проектның җитәкчесе – Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла, антологияне төзүче – филология фәннәре докторы Ләйсән Надыршина.

Антологиянең беренче бүлеге гомумтөрки дәвердән алып, XX гасыр башы – 1917 елгы кадәрге вакытны үз эченә алган. Биредә 50 шагыйрьнең иҗаты тәкъдим ителгән. Әсәрләр шагыйрьләрнең туу вакыты белән бәйле тәкъдим ителә.

«Антологиядә татар поэзиясенә кагылышлы булган, татар поэзиясен тудырган иң олы шагыйрьләр, иң олы лирикларның әсәрләре урын алган. Монда соңгы елларда гына халкыбыз мәдәниятенә кайткан аерым авторлар да бар. Мәсәлән, Дауд Саксининың китабы табылып, басылып чыкканнан соң, китапта аның шигырьләре дә урын алды. Тәрҗемә рәвешендә булса да Шиһабетдин Мәрҗаниның шигырьләрен урнаштыруны дөрес дип таптык, Гали Рәхимнең гаять матур XX йөз башына караган шигырьләре кертелде», – дип таныштырды китап белән әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина.

Аның сүзләренчә, китапның Габдулла Тукай белән бәйле көннәрдә тәкъдим ителүе дә үзенчәлекле, символик мәгънәгә ия.

«Антологиядә Габдулла Тукай иҗаты бик бай рәвештә һәм яратып тәкъдим ителә. Моңа кадәр дөнья күргән ике антологиядә дә Тукай иҗаты иң югары урынны алып тора иде. Биредә дә Тукайның лирик иҗаты да, романтик шигырьләре дә, аның сатирасы да урын алган. Гомумән, бу томнарда татар шигърияте, андагы традицияләр, мотивлар, стильләр кабатлануы бик ачык күренеп тора. Өч томны янәшә куеп укыган кешеләр татар шигъриятенә бөтенләй үзгә караш булдырырлар», – дип искәртте галимә.

Дания Заһидуллина әлеге антология татар шигърияте тарихында өченче басма булуын искәртеп узды. Моңа кадәр төрле елларда бер томлык һәм ике томлык антологияләр дөнья күргән булган.

«Антология ул иң күренекле, гүзәл шигырьләрне җыеп тәкъдим итүне таләп итә. Бездә беренче антология 1956 елда төзелә, аны Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре төзи. 1992 елда ике томлык татар шигърияте антологиясе тәкъдим ителә, аның төзүчесе Гәрәй Рәхим була», – дип таныштырды ул.

Татар шигърияте антологиясенең икенче томы инде басылган, өченче томы да якын арада тәкъдим ителәчәк. Рус телендәге басма ел дәвамында дөнья күрәчәк, дип хәбәр итте оештыручылар.

Фоторепортаж: Михаил Захаров

tatar-inform.tatar/Зөлфия Шәвәлиева

Равил Сабыр «Чишмә» иҗатчыларын бүләкләде

14 апрельдә Лениногорскиның Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә Ш. Бикчурин исм. «Чишмә» иҗади берләшмәсе әгъзалары катнашында «Илһам бүләк итә гүзәл яз» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Анда Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр да катнашты.

«Яз — илһам ияләре өчен аеруча тансык мизгел, чөнки табигатьнең нәкъ менә шушы фасылында күңел үзеннән-үзе каләмгә, ак кәгазьгә тартыла. Яңа әсәрләр, яңа җырлар туа, иҗатка юл ачыла. Менә без дә бүген җанда туган гүзәллекне әйтер, сөйләр өчен шушы кичәгә җыелдык», — дип башладылар кичәне алып баручылар Ләйсән Шәмсуарова-Рахманова һәм Гүзәл Падюкова.

Лениногорск башлыгы урынбасары Галия Урманова үзенең сәламләү сүзендә апрель аеның шигърият, Габдулла Тукайның 140 еллык юбилее әләме астында узуын, хакимиятнең бу зур бәйрәмне бөек шагыйрьнең шәхесенә лаеклы югары дәрәҗәдә уздырырга әзерләнгәнен әйтте.

Равил Сабыр әдәби иҗат берләшмәләренең эшчәнлеге гаять мөһим дип саный.

«Без үзебезчә мактанырга яратабыз инде, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Европа илләрендә, Төркиядә, хәтта Австралиядә дә бар, дибез. Тик миңа калса, әдәби процесска керткән өлешләре ягыннан әдәби иҗат берләшмәләре бәяләп бетергесез зур роль уйный. Безнең Әлмәт бүлегенә караган районнар арасында иң актив, башкаларга үрнәк итеп куярлык берләшмәләрнең берсе — ул, әлбәттә инде 1962 елдан эшләп килүче «Чишмә». Булганыгыз өчен рәхмәт сезгә, иҗатыгыз өчен, тынгысыз җаннарыгыз өчен! Бергә булыйк алга таба да!» — диде Равил Сабыр.

Чара ахырында ул «Чишмә» иҗатчыларына былтыр «Татнефтьнең» «Рухият» нәшрияты тарафыннан чыгарылган китапларны бүләк итте.

Кичәдә шулай ук танылган шагыйрь, Ш.Бикчурин, С.Сөләйманова исм. премияләр лауреаты, «Чишмә» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров, күптәнге «чишмә»челәр Гөләндәм Кәбирова, Илсөяр Салахова, Әлфия Сөләйманова, Фәридә Әхмәтшина, Гүзәл Талипова, Зөлфия Мөхәммәтҗановалар белән бер рәттән күптән түгел генә берләшмәгә кушылган Саҗидә Мансурова, Әлфия Сенжапова, Гөлназ Фәйзуллиналар язга, табигатьнең уянуына, яңаруына багышланган шигырьләрен укыдылар.

Лениногорскиның 11нче гимназиясендә Венера Сәмигуллина җитәкчелегендә эшләп килүче «Чишмәкәй» иҗат түгәрәгенә йөрүче укучылар үзләренең «Илһам» бәйгесенең беренче турында җиңү яулаган шигырьләрен яңгыраттылар. Кичә Лениногорск районында туып иҗат иткән авторларның җырлары белән үрелеп барды.

Шагыйрә Сәрия Бикмөхәммәтова вафат

Татарстан Язучылар берлеге Сәрия Галиәхмәт кызы Бикмөхәммәтова вафат булуы сәбәпле аның туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша. Урыны җәннәттә булсын.

Милли китапханәдә «Тукай йолдызлыгы» әдәби әсәрләр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак

16 апрель 14:00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан уздырылган «Тукай йолдызлыгы» әдәби әсәрләр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы  була.

Бәйге Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

Йолдыз Миңнуллина: «Минем көтүче буласым килгән иде»

«Ясалма фәһем, заманча технологияләр әйтик шул дәрәҗәгә үсеп җитте ди ки, кешелек үлемсезлеккә иреште ди. Ә нәрсәгә кирәк үлемсез кешегә шигырь? Нәрсәгә кирәк аңа музыка? Сәнгать бит ул үлем белән көрәш түгелме соң инде?» — дип уй-фикерләре белән бүлеште Йолдыз Миңнуллина 9 апрельдә Әлмәттә узган әдәбият сөючеләр белән очрашуда. «Нефтьче» мәдәният сараеның «БиблиоНефть» мәйданчыгында бераз тәнәфестән соң «Әдәби атнакич» мәдәни проектының чираттагы чарасы узды.

 

ДӘВАМЫ БАР

Яңа очрашуның кунаклары — шагыйрә, «Татьнефть»нең С.Сөләйманова исм. премиясе стипендиаты, «Тантана», Һ.Такташ исм. премияләр лауреаты Йолдыз Миңнуллина һәм шагыйрь, композитор, музыкант-мультинструменталист, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Ильяс Фәрхуллин. Искәртеп үтәбез, проектны оештыручылар — «Татнефть» хәйрия фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге. Ул 2024 елның ноябрь аенда яшь талантларны барлау, аларны актив иҗатка җәлеп итү максатыннан башланып китте.

Традиция буенча, әдәби кичә башланыр алдыннан, Казан кунаклары өчен «Әлмәт» иҗтимагый үзәге буенча экскурсия оештырылды. Алар төрки халыкларының музыкаль уен кораллары күргәзмәсе һәм «Альметрика» үзәгенең эшчәнлеге (ул төгәл фәннәрне балалар арасында популярлаштыру белән шөгыльләнә) белән таныштылар.

«БиблиоНефть» мәйданчыгында мөхтәрәм кунаклар белән очрашуга укучылар, студентлар, укытучылар, язучылар, китапханәчеләр, «Кызыл каурый» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары, җәмәгать эшлеклеләре һ.б. җыелды. Чараны Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр алып барды.

«Нинди генә кыенлыклар килеп чыкмасын, иң якын дустыбыз, булышчыбыз «Татнефть» хәйрия фонды, язучыларның проектларына ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзер. Менә бераз паузадан соң «Әдәби атнакич» мәдәни проектын тормышка ашырып без язучылар, шагыйрьләр белән очрашуларны дәвам итәбез, халык яратып өлгергән бу чараны уздыру традициясен, кайбер финанс мәсьәләләре булуга карамастан, саклап калырга кирәк дигән карарга киленде. Аллаһу боерса, ай саен шулай ук дәвам итәчәкбез», — диде кичәне ачканда Равил Сабыр.

Әлмәт районының мәдәният идарәсе башлыгы Роза Галиева нефтьчеләргә, «Татнефть» компаниясенең генераль директоры Наил Мәгановка «БиблиоНефть» мәйданчыгын булдырганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде: «Бу искиткеч урында атна саен төрле форматтагы чаралар үткәрелә. Бу безнең нефтьчеләрнең шәһәребезгә бүләге. Моннан тыш, ел саен алар «БиблиоНефть» китапханәсен тулыландырып торалар, төрле нәшриятларда чыккан китаплар бүләк ителә», — диде Р. Галиева.

 

ИҖАТТА ГАЗАП ТА, ЛӘЗЗӘТ ТӘ ЮК

Казаннан килгән кунаклар үзләренең иҗатка килү юллары турында сөйләделәр, ипровизацион рәвештә борынгы уен кораллары көенә шигырьләр башкардылар.

«Беренче класста укыганда бездә ничектер берсендә әтинең дуслары җыелдылар. Тәлгать абый Галиуллин, Мөхәммәт Мәһдиев һәм башкалар. Сөйләшеп утырдылар да: «Менә хәзер укып бетерәсең дә, безгә татар факультетына укырга киләсең. Әтиеңнең иҗаты буенча диплом эше, аннары диссертация язарсың», — ди Тәлгать абый. Шулай итеп 10-15 елга миңа тормыш планын төзеп куйды», — дип сөйләде Йолдыз Миңнуллина.

Яшүсмер максимализмы, кирелеге булды микән, кыз Казан университетының татфагына түгел, механика-математика факультетына укырга керә. Әмма шагыйрьлек үзенекен ала һәм ул татар телендә шигырьләр иҗат итә башлый. Ә баксаң, балачакта Йолдыз көтүче булырга хыялланган икән. «Рәхәт бит, ирек, иркенлек, малларны сусыл, үләнле җиргә алып барасың да…», — дигән ул бер интервьюда. «Карале, Йолдыз, көтүче бит инде ул дан-шөһрәт китерә торган, абруйлы һөнәр түгел. Нүжәли көтүче булырга хыялландың?» — дип кызыксынды Равил Сабыр.

«Һәр эшнең остасы була, аның өчен һөнәреңне бик нык яратырга кирәк. Менә миннән, бәлки, дөньядагы иң шәп көтүче чыккан булыр иде, ләкин без шәһәрдә яшәдек, — дип җавап бирде Йолдыз.

Очрашуның тагын бер талантлы кунагы шагыйрь, композитор Ильяс Фәрхуллин югалып бетү дәрәҗәсенә җиткән музыка уен коралларын яңгыратып чарага милли ямь өрде. «Сезнең өчен иҗат нәрсә: ләззәтме, газапмы?» дигән сорауга ул: «Ике вариант та урынлыдыр, чөнки иҗатчы нинди генә хәләттә язмый! Йә бик зур газап, кайгы кичергәннән соң, йә шатлыклы хисләре артык зур булу нәтиҗәсендә», — диде.

Йолдыз исә бераз башкачарак уйлый. «Миңа калса, икесе дә иҗатка этәрергә мөмкин. Ә иҗат иткән мизгелдә син алардан өстен бер халәттә буласың. Газап та, ләззәт тә — алар бит ниндидер эгоистик халәтләр, син үзең турында уйлыйсың булып чыга. Үзеңне кызганасың, йә булмаса сиңа бик рәхәт. Ә иҗат иткәндә син шушы эгоңнан тышка чыгасың. Анда газап та, ләззәт тә юк, ул ниндидер башка бик рәхәт бер халәт», — дип бүлеште шагыйрә.

 

ЭКСПЕРИМЕНТСЫЗ АЛГАРЫШ БУЛА АЛМЫЙ

Казан кунаклары күпсанлы сорауларга җавап бирделәр. Бер интервьюда Йолдыз Миңнуллина: «Без алга карап эшләмәсәк, сәнгатьне үстермәсәк, безнең мәдәниятебез дә аста калачак», — дигән булган. Шул фикерне үстереп ул болай диде:

«Мәдәният бар, сәнгать бар. Сәнгатьтә экспериментларга урын бирелә: кемдер нәрсәнедер дөньяда беренче мәртәбә уйлап чыгара. Әйтик, Һади Такташ татар әдәбиятында ирекле вәземне — шигырь структурасын дип әйтик — уйлап чыгара. Әкренләп башкалар Тукай чорындагы вәзем белән түгел, Такташча яза башлыйлар, ул мәдәнияткә үтеп керә. Уйлап чыгарылган нәрсә — ул әле сәнгать кенә, ә инде гомуми әйләнешкә кергәч, мәдәнияткә әверелә. Безгә әйтмәкчеләр иде инде, имеш тә, без экспериментлар белән мавыгып мәдәниятне читкә алып китәбез. Ә без әйтәбез, юк, без мәдәният мәйданында түгел, сәнгать мәйданында эшлибез, анда ялгышлар да, хаталар да булырга мөмкин. Тегеләй итеп карыйбыз, болай итеп. Кайсыларыдыр кереп китә мәдәнияткә, кайсыдыр — юк. Әмма ләкин эшләп карамыйча сәнгатьне дә, мәдәниятне дә алга җибәреп булмый», — дип саный Йолдыз Миңнуллина.

Мөгаен иң көтелмәгән җавап «Ясалма фәһем берәр кайчан шагыйрьләрне, композиторларны алыштыра алачакмы?» дигән сорауга яңгырагандыр.

«Ясалма фәһем — ул бит үлемсезлеккә омтылу. Без фаразлаган көн җитте ди, технологияләр шул дәрәҗәдә үсте ди ки, кешелек үлемсезлеккә иреште ди. Шулвакыт без үзебезгә сорау куярбыз: ә гомумән нәрсәгә кирәк безгә шигырь, үлемсез кешегә? Нәрсәгә кирәк үлемсез кешегә музыка? Сәнгать бит ул шул үлем белән көрәш түгелме соң инде?» — диде Йолдыз.

 

«ЯҢА ПРОЕКТКА СТАРТ БИРӘБЕЗ»

Әлмәт язучылары арасында Йолдыз Миңнуллинаның әнисе Асыя Минһаҗеваны якыннан белүчеләр дә бар.

«Мин бишенче класста укый идем. Безнең мәктәпкә япь-яшь, матур кыз килде, ул безгә татар телен укытты, әдәбияткә, иҗатка бөтереп алып кереп китте. Үзе җырлар да башкара, матур итеп бии дә Асыя апа, тавышы йомшак иде. Без балалар, тавык артыннан йөргән чебиләр кебек, Асыя апа артыннан йөрибез. «Шигъри тәлгәшләр» дигән түгәрәк ачып җибәрде. Ай саен безнең шигырьләрне «Авыл утлары» дигән район газетасына бит тутырып чыгарта иде», — дип җылы истәлекләре белән уртаклашты Илүсә Нәбиуллина.

Асыя Миңнуллина оештырган әдәби түгәрәккә язучы Зөлфия Сираиева да йөргән: «Асыя апа уяткан шигъри орлыклар миндә сакланып калган. Училищеда укыганда да, институтта укыганда да шигырьләр яздым һәм һаман да дәвам итәм. Дөрес, яшьләрчә, Йолдызча әле язып булмый…»

Билгеле булганча, былтыр көзен Әлмәттә «Аваздаш» фестивале барышында Йолдыз Миңнуллинаның Клара Булатова һәм Хәсән Туфанга багышланган «Мин түгел» спектакле (шигъри романы) күрсәтелгән иде. Клара Булатованың иптәше Нәфис Рәфигуллин сүзләренчә, спектакльгә әзерлек барган көннәрдә Йолдыз аларның йортына килеп көне буе Клара апа белән аралашкан, сәхнә әсәре өчен материал җыйган. «Урын өстендә яткан авыру Клараның Йолдыз килгәч икенче катка ничек күз ачып йомганчы менеп киткәнен күреп шаккатым», — дип шаяртты Н. Рәфигуллин.

Әлмәт язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар Казан кунакларын туган көннәре белән котлап (Йолдыз 6 апрельдә, Ильяс 15 апрельдә туган) бүләкләр — милли баш киемнәре тапшырдылар.

Очрашу һәрвакыттагыча җылы һәм дустанә мохиттә узды. «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы җитәкчесе Алинә Мостафина кичәне төгәлләп, барлык катнашучыларга да рәхмәт сүзләре яңгыратты. Шулай ук чираттагы чараларга чакырды һәм яңа проектка старт бирелүе турында хәбәр итте.

«Без «Яшь авторлар өчен әдәби мәктәп» проектына старт бирәбез. 1 майдан әлеге мәктәпне эшләтеп җибәрәбез, — диде А. Мустафина. — Иҗат, әдәбият белән шөгыльләнергә теләүчеләрнең, язарга хыялланучыларның барысын да көтәбез. Җәй көне лаборатория оештырырга ниятлибез. Сайлап алу турларын узучылар Татарстанның, Россиянең танылган язучылары, мөхәррирләре белән остаханәләрдә аралашачак».

 

Резедә Шәмсуллина

ТР Язучылар берлеге матбугат үзәге һәм «Татнефть» матбугат үзәге фотолары

Чаллыда Илдар Юзеев премиясен тапшырдылар

 8 апрельдә Яр Чаллының 2нче гимназиясенең актлар залында «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Мәйдан» әдәби-нәфис, иҗтимагый журналы гамәлгә куйган Илдар Юзеев исемендәге әдәби премияләр (2025 елда басылган әсәрләр өчен) тапшыру тантанасы узды.

Премияне башлап оештырган, «Мәйдан» журналында баш мөхәррир булып озак еллар хезмәт куйган, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, күренекле әдип Факил Сафин премия булдырган елларны искә алып кичәне ачып җибәрде.

9нчы санда басылып чыккан «Сынау яки Үлгәннән соң яздым» повесте өчен бу дәрәҗәле бүләккә прозаик, шагыйрь, әдәбият галиме Рәфкать Шаһиев лаек булды. Аңа премияне Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов һәм хәйрияче, «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов тапшырдылар.

Винер Харисов үзе дә премиягә лаек булды. Хикмәт шунда ки, ел саен дүрт премия тапшырыла. Аның беренчесе — ел дәвамында «Мәйдан» журналында әсәре басылып чыккан иң яхшы Татарстан язучысына, икенчесе — Башкортостан язучысына (Илдар Юзеев тумышы белән Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылыннан) бирелә. Быел аны Мөнир Вафинга тапшырдылар. Өченче премия — озак еллар журналда хезмәт куйган хезмәткәргә. Бүген премия иясе Гөлнар Караева икәне билгеле булды. Ә инде дүртенче премия (акчалата өлеше тапшырылмый) — күп еллар буена журнал чыгаруда булышлык күрсәтеп килгән җитәкчегә. Быел Илдар Юзеев премиясе медаленә һәм дипломына Винер Харисов лаек дип табылды.

Моңардан тыш, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Яр Чаллы мәгариф идарәсе хезмәткәре Наилә Миначеваны «Әдәбияттагы хезмәттәшлек өчен» мактау билгесе белән бүләкләү турында карар кабул иткән. Медальне иясенә Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Алинә Хисамиева тапшырды.

Казан шәһәреннән килгән мәртәбәле кунаклар, Татарстанның халык язучылары – Марсель Галиев, Газинур Морат, Нәбирә Гыйматдинова Илдар Юзеев иҗатына кагылышлы истәлекләре белән бүлештеләр.

«Глаголица» XIII халыкара бәйсез әдәби премиясенә эшләр кабул ителә

«Счастливые истории» хәйрия фонды «Глаголица» XIII халыкара бәйсез әдәби премиясен башлап җибәрде. 13–17 яшьлек егет-кызларны бәйгебездә татар телендә проза һәм поэзия номинацияләрендә катнашырга чакырабыз.

Финалистлар 2026 нчы елның  30 сентябреннән 5 нче октябренә кадәр  Казан шәһәрендә узачак әдәби сменага чакырылачак. Әдәби сменада жюри әгъзалары тарафыннан мастер-класслар, танылган язучылар, тәрҗемәчеләр, журналистлар белән очрашулар һәм башка күп төрле мәдәни чаралар узачак. Нәтиҗәдә, 8 номинациядә 11 җиңүче билгеләнәчәк.

Төп приз – «Бәллүр ябалак» һәм планшет оту мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.  Бүләкләү тантанасы С. Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында узачак, сәхнәдә Казанның La Primavera камера оркестры чыгыш ясаячак. Тантананың алып баручысы Россиянең атказанган артисты Сергей Чонишвили.

2025 елның ноябрендә «Глаголица» премиясе Россия «Белем» җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасының иң яхшы мәгариф проекты дип танылды.

РФ Мәгариф министрлыгының 2025 елның 31 августындагы карары нигезендә «Глаголица» бәйгесе югары уку йортларына кергәндә исәпкә алына, шул исәптән җиңүчеләргә БДИгә өстәмә балл бирелә торган олимпиадалар һәм конкурслар исәбенә кертелгән.

Премия илчесе-Россия Федерациясенең атказанган артисты, театр, кино һәм телевидение актрисасы Нонна Гришаева.

Глаголицаның аерылгысыз бер өлеше булып өлгергән дөньяның 54 илендә яшәгән 15000 нән артык яшь авторлар төркеменә кушыл. Нина Дашевская, Сергей Махотин, Виктор Лунин, Надежда Ажгихина, Ольга Варшавер, Евгений Пастернак, Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәлах һәм башка язучылардан торган жюри иҗатыңа гадел бәя бирер һәм талантыңны ачарга тырышыр.

Конкурста катнашу өчен 2026 елның 15 июненә кадәр http://www.glagolitsa-rt.ru сайтында теркәл һәм әсәреңне калдыр. Катнашу бушлай. Сезгә уңышлар теләп, әсәрләрегезне көтеп калабыз!

 

 Оргкомитет «Глаголицы»: Телефон: +7 (843) 561-06-12 Email: info@glagolitsa-rt.ru

Сайт: https://www.glagolitsa-rt.ru/

Камал театрында Илсөяр Иксанованың 60 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак

17 апрель көнне Камал театрының Көнчыгыш залында шагыйрь, язучы Илсөяр Иксанованың 60 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак.

Катнашалар: Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге “Мирас” оркестры;  Г. Камал исемендәге Татар  дәүләт Академия театры, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары; Гөлназ Гафур җитәкчелегендәге Казан балалар филармониясе.

Җырчылар: Гүзәл Җәләлова, Рөстәм Насыйбуллин, Айгөл Хәйри, Алмас Хөсәенов, Артём Пискунов.

Пластика – Камилә Галиева.  Режиссер – Лилия Әхмәтова.

Билетларны театр кассасыннан алырга мөмкин.

Татар китабы йортында Гариф Ахуновның «Йолдызлар калка» китабы тәкъдим ителде

Татар китабы йортында Татарстанның халык язучысы, Тукай бүләге иясе Гариф Ахуновның «Йолдызлар калка» китабы тәкъдим ителде. Кичәдә Гариф Ахунов, аның җәмәгате, язучы Гөлшаһидә Ахунова-Максудова һәм тәрҗемәче, язучы Рәшит Ахуновны искә алдылар, дип яза Гариф Ахуновның кызы Наилә Ахунова.

Чарада язучылар, музей хезмәткәрләре, Гариф Ахунов исемендәге әдәби берләшмә авторлары һәм дуслары, музыкантлар һ.б. катнашты.

Кичәне ТР Милли музее генераль директоры Айрат Фәйзрахманов, Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин ачты һәм язучылар, Тукай премиясе лауреатлары Лирон ХәмидуллинРәдиф Гаташ дәвам итте, соңыннан Хәбир ИбраһимСания ӘхмәтҗановаӘлфия ГалимуллинаИльмира ГобәйдуллинаВенера ПавловаИнесса Фәхретдинова һәм Ирина Владимирова хатирәләре белән уртаклашты. Татар һәм рус телләрендә шигырьләр, җырлар яңгырады, шулай ук Гөлшаһидә Ахунова-Максудова һәм Наилә Ахунова шигырьләренә Борис Вайнер язган җырларның видеоклиплары һәм «Ахун чишмәсе» видеоролигы тәкъдим ителде.

Моннан тыш, тамашачылар игътибарына Гариф Ахуновның әле күптән түгел генә Татарстан китап нәшриятында 2 мең данә тираж белән дөнья күргән «Йолдызлар» китабы җыентыгы тәкъдим ителде. Проектның авторы – Наилә Ахунова, төзүчесе – Ленар Шәех. Китапка дүрт повесть кергән.

Кичәне В.Тушнова фестиваленең 2024 елгы лауреаты Влада Заика, Казан консерваториясенең скрипка кафедрасы доценты Лидия Зиадуллина-Галләмова башкаруында татар көйләре бизәде. Чара составында Лариса БусИрина Романова һәм Людмила Волченко булган музыкаль трио чыгышы белән төгәлләнде.

https://tatar-inform.tatar/Зилә Мөбәрәкшина

Татар китабы йортында Гариф Ахуновның «Йолдызлар калка» китабы тәкъдим ителә

4 апрельдә 16:00 сәгатьтә Татар китабы йортында Татарстанның халык язучысы, Тукай бүләге иясе Гариф Ахуновның «Йолдызлар калка» китабы тәкъдим ителә. Кичә искә алу чарасы рәвешендә үткәреләчәк, аның барышында Гариф Ахунов, аның җәмәгате, язучы Гөлшаһидә  (Ш.Максудова) һәм тәрҗемәче, язучы Рәшит Ахунов искә алыначак.

Кичәдә Гариф Ахунов прозасыннан тупланган «Йолдызлар калка» җыентыгы һәм рус телендә чыккан шулай ук «Проза татарских писателей. Гариф Ахунов. Гульшахида» китабы (төзүчесе Наилә Ахунова, әдәби редактор Борис Вайнер) турында сөйләячәкләр.

Чарада Гариф Ахунов исемендәге әдәби берләшмә авторлары чыгыш ясый, Лариса Бус һәм Ирина Романова, балалар музыка мәктәбе укытучылары Гүзәл Сафина (вокал) һәм Казан дәүләт консерваториясе доценты Лилия Зиадуллина-Галяева (скрипка) татар композиторларының музыка пьесаларын башкарачак.

Керү ирекле.

«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы башланды

Арча шәһәренең 5 нче номерлы гимназиясендә Балтач, Саба, Теләче, Әтнә, Кукмара һәм Арча районнарыннан килгән яшь язучылар поэзия, проза, журналистика, драматургия һәм тәрҗемә жанрында иҗади осталыкларын күрсәттеләр.

Быел әлеге бәйгегә барлыгы 600 дән артык эш кабул ителде, зона этабына 300 баланың иҗади эшләре сайлап алынды, шуларнын 99ы шушы районнарда яши.

Һәр номинациядә җиңүчеләр 22 апрельдә Казанга бүләкләү тантанасына киләчәк. Укучыларның эшләрен мәртәбәле жюри: күренекле сәнгать әһелләре, язучылар, шагыйрьләр бәяли.

Драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы-2026» премиясенә конкурс игълан ителә

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы-2026» премиясенә конкурс игълан итәләр. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авторлар конкурска сәхнәдә куелмаган, матбугатта бастырылмаган пьесалар тәкъдим итә алалар. Конкурс ябык; псевдоним белән имзаланган әсәрләр 2 экземплярда кабул ителә; автор турында белешмәләр ябыштырылган аерым конвертта тапшырыла.

Җиңүче авторлар акчалата беренче, икенче һәм өченче премияләр белән бүләкләнә. Моннан тыш Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус премия билгеләнә.

Пьесалар конкурска 2026 елның 1 апреленнән 15 сентябренә кадәр кабул ителә. Җиңүче әсәрләр 2026 елның ноябрендә игълан ителәчәк.

 

Буа районында Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу булды

23 март көнне Буа районы Иске Суыксу авылы  китапханәсендә күренекле  татар язучысы, әдәбият галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу булды.

“Юлда булу хәерле…”дип исемләнгән бу кичәдә Татарстан  Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе Зәйнәп Җамалиева, Иске Суыксу авылы башлыгы Марс Давлетшин, район китапханәчеләре, укытучылар һәм матур әдәбият сөючеләр катнашты. Берочтан бу очрашу белән без  «Россия халыклары бердәмлеге елын»  ачып җибәрдек.

Ихлас аралашуга корылган очрашу кысаларында әдипнең “Кенәри – читлек кошы”, “Сират күпере”, “Утлы таба өстендә”, “Кош булып очар идем” дип исемләнгән романнары, “Беренче умырзая”, “Ак кыялар өстендә хыял”, “Истәлек өчен Гыйлемханга” кебек төрле телләргә тәрҗемә ителгән повестьлары, күпсанлы хикәяләре хакында фикер алыштык. Яңа Чәчкап авылы китапханәчесе Фәридә Саттарова язучының  “Канатлы кояш” әсәренә анализ ясады.

Ринат абыйның балаларга атап язылган “Яңа елга күчтәнәч”хикәясен 3 сыйныф укучылары Измайлов Кәрим һәм Мөхәмәтҗанов Камил сыйныф җитәкчеләре Гайнетдинова Илсөяр белән бергәләп тамаша кылдылар.

Черкен авылы китапханәчесе Әзинә Хаҗиәхмәт кызы, Иске Суыксу авылы сәнгать җитәкчесе Захидуллина Рәзинәләр  үзләренең моңлы җырларын  башкардылар.

Кичәне Иске Суыксу авылы китапханәчесе Гыймадиева Гөлнара  алып барды.

Һәркем Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев сөйләгән кызыклы һәм тарихи истәлекләрне йотлыгып тыңлады.   Язучы «Партизан Зәки Нури» дигән яңа романын район китапханәләренә һәм  укучыларына бүләк итте.

Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев белән аралашу, ул сөйләгән истәлекләр безнең күңелләрдә бик кадерле ядкарь булып озак елларга сакланып калыр.

 

Дилбәр Ситдикова, Буа районы Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре җитәкчесе урынбасары

 

Чистайда «Тормыш үзе пьеса – Гаяз Исхакый» исемле театр фестивале уза

27–29 мартта Чистай районында «Тормыш үзе пьеса – Гаяз Исхакый» исемле театр фестивале уза.

Проектның төп максаты – татар әдәбияты классигының иҗади мирасына игътибарны җәлеп итү, Гаяз Исхакыйны драматург буларак тамашачыга яңадан ачу. Оештыручылар аның бер гасыр элек язылган әсәрләренең бүгенге көндә дә актуаль калуын күрсәтергә ниятли.

Фәнни-гамәли укулар язучының туган авылы Яуширмәдә башланды. Монда Гаяз Исхакыйның тарихи-мемориаль һәм этнографик комплексы урнашкан.

Фестиваль ачылышында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, әдәбият галиме Фоат Галимуллин, Татарстанның халык язучысы Вахит Имамов, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Ләбиб Лерон, галимә, Гаяз Исхакый премиясе лауреаты Лена Гайнанова, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова һ.б. чыгыш ясады.

Ләбиб Лерон фотолары.

Язучылар берлегендә Зөлфия Ханнанованың яңа китабы тәкъдим ителде

Татарстан Язучылар берлегендә күренекле башкорт шагыйрәсе Зөлфия Ханнанованың Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән  «Җиһан хаклары» китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Әлеге китапка авторның татар теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре тупланган.

 

Әлмәттә Һади Атласиның 150 еллыгына багышланган конференция узды

26 мартта Әлмәтнең Габдулла Тукай исм. балалар китапханәсендә имам-хатыйб, язучы һәм тарихчы, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәдһади Мифтахетдин улы Атласовның тууына 150 ел тулу уңаеннан фәнни-гамәли конференция узды. Аның эшендә ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр, шулай ук каләмдәшләребез Резеда һәм Лилия Фәрхетдиновалар катнашты.

«Һади Атласи: тарихларда калган горур исем һәм якты мирас» дип исемләнгән бу конференциядә шулай ук Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе урынбасары Рүзил хәзрәт Ихсанов, Р. Фәхреддин мемориаль музее директоры Диләрә Гыймранова, «Туган як» клубы җитәкчесе Зәрия Хәбипова, төбәкчеләр Әлфия Ямаева, Дамир Таҗиев, Шәһит Таипов, Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Гөлия Замалеева, Бөтендөнья татар конгрессының Бөгелмә районы бүлеге җитәкчесе Руслан Җәләев, Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова һ.б. чыгыш ясадылар.

Һади Атласи XX гасыр башында иң күренекле мөселман зыялыларының берсе буларак, татарларның сәяси үсешенә зур өлеш керткән һәм халык абруен казанган шәхес. Ул милли тарих, ялкынлы публицистика, алдынгы мәгърифәтнең башында тора. Мәдрәсә белеме алган дин әһеле булуына карамастан, яңача фәнни мәктәпләр ачкан мөгаллим.  «Гыйльме һәйәт» («Астрономия»), «Тарихе табигый» («Табигать гыйльме тарихы») һ.б. дәреслекләр язган.

Туган теленнән тыш, рус, гарәп, фарсы, төрек һәм алман телләрен яхшы белгән, дип яза «Мәгариф» журналы. Әлмәттә яшәсә дә, Атласи үзенең үткен һәм төпле язмалары белән бөтен татар дөньясын «дер» селкетеп тота. Аның мәкаләләре «Йолдыз» (Казан), «Вакыт» (Оренбург) газеталарында, «Аң» (Казан), «Шура» (Оренбург), «Мәктәп» (Казан) журналларында һәм башка басмаларда дөнья күрә.

Аны дүрт мәртәбә төрмәгә утырталар. Соңгысында иреккә чыкмый. «Милләтчеләр», «Укытучылар», «Атласовчылар-Атласовщина» эше буларак җәмгыятькә таралган бу канлы вакыйгалар вакытында Әлмәт-Бөгелмә-Шөгер төбәгеннән 107 татар кешесе кулга алынган, алар арасында 54 интеллигент-зыялы, 35 мулла, 18 «кулак-сәүдәгәр» булган. Башлыча остазлардан торган бу төркемнең башлыгы итеп Һади Атласи күрсәтелә. 1937 елның көзендә Казанда 24 кешегә суд карары чыгарыла: тугызы атып үтерелә, калганнары зинданнарга ябылып, күпләре шунда җан бирә…

«Мондый чаралар уздыруның кирәклеге, бигрәк тә хәзерге заманда, әйтеп бетергесез мөһим, — дип саный Равил Сабыр. — Дөресен әйтик, безнең күбебез байрак итеп күтәреп йөрткән, бөтен дөнья белгән татар шагыйрьләре Габдулла Тукай белән Муса Җәлилнең дә тормыш һәм иҗат юлын әле өстән-өстән генә белә, тирәнтен аңламый. Һади Атласи кебек нахакка репрессияләнгән, озак еллар буена халыктан «яшерелгән» шәхесләр турында әйтеп тә тормыйм инде. Шушындый чаралар уздырып без аларны халык хәтеренә кире кайтарабыз. Һади Атласи үзенең «Борынгы эш вә борынгы сүзләр» мәкаләсендә: «Бер милләтнең яшьләренә бабаларының борынгы хәлләре, аларның кылган эшләре белән сөйләгән сүзләре билгеле булса, ул милләт шиксез бар булып килә вә киләчәктә дә бар булачак!» – дип яза. Бүгенге чараның мәгънәсе, девизы Атласи үзе язып калдырган шушы сүзләрдәдер мөгаен», — диде ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе.

Конференциянең бертавыштан кабул ителгән резолюциясендә Һади Атласиның юбилеен район күләмендә билгеләп үтәргә, мәктәпләрдә мәгърифәтчегә багышланган дәресләр уздырырга, китапханәләрдә әдәби-музыкаль кичәләр үткәрергә, китап күргәзмәләре оештырырга, Әлмәтнең беренче мәхәллә мәчете диварына Һ.Атласи истәлегенә мәрмәр таш куярга һәм башка тәкъдимнәр бар.

 

Казахстанда татар язучыларының аерым китапларын бастырырга җыеналар

ТР Язучылар берлегендә «Татар-казах әдәби казанышлары – Кардәшлеккә чикләр юк» исемле түгәрәк өстәл узды. Очрашуда Татарстан һәм Казахстан арасындагы әдәби элемтәләрнең бүгенге торышы һәм киләчәк проектлары турында фикер алыштылар.

Чарада Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Исхаков һәм Казахстанның «Таң-Шолпан» журналы баш мөхәррире, «Мәрәкә басмалары» нәшрияты директоры Дидар Кулкенов катнашты.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла ике ил әдипләре арасындагы хезмәттәшлекнең соңгы елларда аеруча активлашуын билгеләп үтте. «Безнең 2 басма булып казах телендә хәзерге татар хикәяләре антологиясе чыкты. Ул бөтен китапханәләргә дә таралды. Хәзерге вакытта балалар әдәбияты җыентыгы тәрҗемә ителде, ул инде әзер һәм алар аны нәшер итәргә җыена», – диде ул.

Ркаил Зәйдулла аеруча мөһим проект буларак, «Таң-Шолпан» журналында 2025 елның «Татар әдәбияты елы» дип игълан ителүен телгә алды. Ел дәвамында журнал битләрендә 40ка якын татар авторының әсәрләре дөнья күргән. Киләчәктә бу эш тагын да киң колач алырга тиеш.

«Хәзер Дидар Кулкенов шундый идея, проект белән килгән: хәзерге заман татар язучыларының китапларын аерым-аерым чыгару. Мәсәлән, 13 авторның аерым романын, хикәя һәм шигырь китапларын чыгару. Бу бик зур хезмәт булачак», – дип белдерде Ркаил Зәйдулла.

Казахстан кунагы Дидар Кулкенов исә Татарстан башкаласының аның өчен бик якын булуын ассызыклады. «Татарстанда, Казанда үз җиремдә, өемдә йөргәндәй. Без татарлар белән туганнары кебек», – дип уртаклашты ул хис-төйгылары белән.

Очрашу ахырында күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен Ркаил Зәйдулла Дидар Кулкеновка һәм консуллык вәкиленә Татарстан Мәдәният министрлыгының дәүләт бүләкләрен – махсус медальләр тапшырды.

https://tatar-inform.tatar/

Кайгы уртаклашу

Татарстан Язучылар берлеге, әнисе Алия Алимҗан кызының вафат булуы сәбәпле, язучы Фирүзә Җамалетдинованың авыр кайгысын уртаклаша.

Урыны җәннәттә булсын.

Илдус Диндаров ТР Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

5 март көнне “Татмедиа” агентлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында бер төркем мәдәният һәм матбугат хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булып үтте. Алар арасында безнең каләмдәшебезнең булуы аеруча куанычлы. Нурлат шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы Илдус Гали улы Диндаров күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәтенә лаек булды. Ул зур бүләкне аңа ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров тапшырды. Чын күңелдән котлыйбыз!

Шагыйрь Марс Хафизов вафат

Кайгылы хәбәр…

Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат иткән шагыйрь Марс Хаматюныс улы Хафизов вафат.

Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Каләмдәшебезнең урыны җәннәттә булсын.

 

Татарстан халкын «Бөек Җиңү Геройлары» әдәби бәйгесендә катнашырга чакыралар

РФ Хөкүмәте ярдәмендә ел саен үткәрелә торган «Бөек Җиңү Геройлары» XII Бөтенроссия әдәби конкурсы башланды. Анда Татарстан халкы да катнаша ала.

Бәйге «тарихның төрле чорларында Ватанны саклаган совет солдатларының батырлыгы һәм Россия хәрбиләренең батырлыгы турындагы истәлекне саклау һәм мәңгеләштерүгә, шулай ук үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек рухы тәрбияләүгә» юнәлдерелгән, дип билгеләп үтә чараны оештыручылар.

Авторлар «Иң яхшы әдәби хикәя», «Очерк», «Шигырь», «Рәсем», «Фотография» һәм «Җыр тексты» номинацияләрендә үз эшләрен тәкъдим итә ала.

«Эшләр эпик, тарихи яки хәрби-патриотик эчтәлеккә ия булырга тиеш», – дип ачыклык кертә оештыручылар.

2026 елда проектның географиясен федерациянең барлык субъектларында бәйгенең төбәк вәкиллекләрен ачу юлы белән киңәйтү күздә тотыла.

Конкурсны Россия Язучылар берлеге, РФ Саклану һәм Мәгариф, Мәдәният министрлыклары, Россия Дәүләт китапханәсе һәм «Не секретно» нәшрият йорты оештыра.

Бәйгедә катнашу, вакыты һәм эшләргә таләпләр турында тулырак мәгълүмат героивеликопобеды.рф рәсми ресурсында урнаштырылган.

Татарстанда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән 2026 ел Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде.

 

tatar-inform.tatar

Түбән Камада Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу булды

2026 елның 20 февралендә Түбән Кама Үзәк китапханәсендә «Шанлы шәхесләребезгә таяныйк» дип исемләнгән әдәби очрашу белән китапханәләр даирәсендә игълан ителгән ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЕЛЫ ачык дип белдерелде. Беренче очрашуга кунак итеп күренекле язучы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиев чакырылган иде.

Алдан ук зур әзерлек белән оештырылган һәм ихлас аралашуга корылган очрашу кысаларында әдипнең «Партизан Зәки Нури» дигән яңа романы катнашучыларга тәкъдим ителде.

Һәркем Ринат Мөхәммәдиев сөйләгән кызыклы һәм тарихи истәлекләрне йотлыгып тыңлады, күтәренке хис-тойгылар белән тәэсирләнеп, үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат та алып китте. Мондый чаралар күбрәк булсын иде, чөнки алар телебез һәм мәдәниятебез үсеше өчен бик мөһим!

Факил Сафинның «Алар безне эзлиләр» әсәре турында фикер алыштылар

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт лрама театрының кече залында күренекле әдип Факил Сафинның “Мәйдан” журналының 2026 ел январь ае санында басылып чыккан “Алар безне эзлиләр” исемле әсәре турында фикер алышу узды.

Факил Сафинның “Әдәби эстафета” иҗат студиясенә килгән язучылар, укытучылар, 41 нче мәктәп укучылары әсәрне укып чыккач туган уй-фикерләре белән бүлештеләр, әсәргә бәя бирделәр.

Повесть халык язучысы Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган иң яхшы әдәби әсәр конкурсында проза номинациясендә 1 урынга лаек булган.

Язучы Факил Сафин бу әсәрендә 1941-1945 елларда барган Бөек Ватан сугышы кырларында хәбәрсез югалган сугышчыларны эзләү хәрәкәтенең мөһим темасына мөрәҗәгать итә.

Бу темага байтак кына документаль язмалар булса да, әдәби әсәр язылганы юк. Яңалык булып, хәбәрсез югалган солдат һәм командирларны эзләү хәрәкәтенә багышланган, ил күләмендә әдәби әсәр буларак беренче булып дөнья күргән повесть игътибарга лаек.

Мондый изге хәрәкәттә Чаллының 82 нче Кадет мәктәбендә оешкан “Кадет” отрядының эше горурланырлык. Мәктәп укучылары җәлеп ителгән бердәнбер иҗтимагый оешм ул шәһәрдә.

“Кадет” отрядының җитәкчесе – эзләү хәрәкәтендә аерымлык өчен Россия Федерациясе Оборона министрлыгының “ II һәм III аерымлык дәрәҗәләре” билгеләренә лаек булган, Татарстан республикасы “2024 ел укытучысы” Ольга Владимир кызы Шестерова отрядның эше белән таныштырды.

Сүз әсәрнең геройлары, эзтабар хәрәкәтенең әһәмияте, үсеп килүче буында патриотик хис тәрбияләү, буыннар дәвамы турында да барды. Филология фәннәре кандидаты Лилия Хөснетдинова, язучы Зимфира Исламова әсәргә тирән анализ ясадылар

Яшүсмерләр өчен якты, ихлас китап дөнья күргән, дигән фикер белән үрелеп барган чара кызыклы да, үзенчәлекле дә булды.

Сугыш барган урыннарга солдатларның каберлекләрен эзләп бару, сәфәр генә түгел, ә чын батырлык, Ватанның героик үткәненә Хәтер һәм хөрмәт дәресе ул. Әдәби эстафета дәвам итә.

Актанышта Роберт Сәлахиевны искә алдылар

18 февраль көнне Актаныш районында Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Роберт Фәссах улы Сәлахиевның 75 еллык юбилее уңаеннан искә алу чаралары узды. Әлеге чарада күренекле әдип Факил Сафин; шагыйрә Лилия Гыйбадуллина; язучы Әлфия Ситдыйкова, шагыйрь Фәнәвис Дәүләтбаев катнаштылар.

Туган авылы Татар Суыксуында, Роберт Сәлахиевның яшәгән йорт диварында истәлеген мәңгеләштерү нисбәтеннән мемориаль такта эленде.

Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе Факил Сафин үзенең чыгышында Роберт Сәлахиевның соңлап кына иҗатка килсә дә, язучылык эшен миссия итеп кабул итүен, тиз арада иҗатта уңышларга ирешүе хакында дулкынланып сөйләде. «Безнең Роберт дим, чөнки Язучылар берлегенә керү очен рекомендация бирдем. Үзем җитәкче булганда язучылар берлегенә тәкъдим иттем. Ул тыйнак, талантлы, киң күңелле кеше иде. Балалары яңа китабын чыгарган. Аның бик күрәсе килгән иде. Барлык язучыларыбыз, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин исеменнән мин шушы чараны оештырган балаларына, якташларына рәхмәт әйтәм. Робертның исеме, иҗаты безнең күңелләрдә яши һәм яшәячәк.» – дип сүзен төгәлләде.

Авылдашы, каләмдәше, Татарстан язучылар берлеге әгъзалары: шагыйрь Фәнәвис Дәүләтбаев, Лилия Гыйбадуллина, Әлфия Ситдыйкова да якташ шагыйрьне җылы яктан гына искә алдылар. Киләчәктә дә исеме дә, иҗаты да яшәячәк, дип гамьле чараны оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.

Мемориаль тактаны Актаныш районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, Чаллы Язучылар бүлеге җитәкчесе һәм шагыйрьнең балалары ачты.

Соңрак, Актаныш район мәдәният йортында аның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Тамаша залына Роберт Сәлахиевның иҗатын хөрмәт итеп, Казаннан, Чаллыдан, райондашлар, әдәбият сөючеләр, балалар җыелган. Актаныш район башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов үзенең чыгышында: «Без чыннан да бүген татар теленә, татар дөньясына, Республикага гына түгел, бөтен Рәсәйгә үзебезнең телебезне, аның ничек бай икәнен таныткан шагыйребез Роберт абыебызны искә алу кичәсенә җыйналдык. Ул бит инде бодай бөртегеннән яңа тормыш барлыкка килеп, юк әйбернең үскәнен күреп, яңгырның, җирнең, дөняның мәгнәсен күреп, басуда, кырда эшләгән гади агроном кеше. Ә нинди шигырләр язган. Аның һәрбер шигырендә тирән мәгнә бар. Илгә, дөньяга, җиргә мәхәббәт, Ул – җир кешесе иде! Монда балалар да күп. Без балалардан патроиот ясарга кирәк дибез. Менә шундый кичәләр, шигырьләр, җырлар белән ил яратучы шәхесләр үстерсәк без зур бурычыбыз үтәлгән була». Район башлыгы туган авылында яшәп иҗат иткән, инде мәңгелек иленә күчкән шагыйрьнең зур әдәби мирас, бик күп җырлар калдырып китүен әйтеп үтте. Аның исеме дә, иҗаты да халык күңелендә яшәячәк диде. Әтиләренең иҗатын барлап, әлеге чараны оештыруда башлап йөргән кызына һәм улларына рәхмәтен белдерде.

Кичә Актаныш мәдәният йортының сәнгать осталарының чыгышы белән үрелеп барды. Сәхнәдә Роберт Сәлахиевның шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Зәңгәр экранда күренгән фотосурәтләр, видеоязмалар, бигрәк тә шагыйрьнең үзе сөйләвендә яңгыраган шигырьләре, фикерләре истәлек кичәсенә килгән тамашачыларның күңелен тетрәндерде.

Яшь буын вәкилләренең чыгышларын да тамашачы алкышларга күмде. Шагыйрьнең Актанышын, авылын данлап иҗат иткән шигырьләре җырга күчкән. Алар халык күңелендә урын алганлыгын, алкышлар дәлилләде.

Ә инде шагыйрьгә үзенең хөрмәтен, рәхмәтен белдереп Казаннан ук килгән атаклы җырчыбыз Филүс Кагиров башкаруындагы җырлар Роберт Сәлахиевның иҗатын тулаем ачты сыман. Без чын сәнгати дәрәҗәдәге гамьле, тирән эчтәлекле кичәне оештыручыларга, бигрәк тә әдәбиятка, сәнгатькә хәерхаһлы булган район җиткчелегенә рәхмәтләребезне әйтеп, кайтыр юлга кузгалдык. Рәхмәт гүзәл туган ягым, рәхмәт Актанышым!

ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге

Язучы Локман Закирга 98 яшь

Танылган язучыбыз, Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты Локман Закирга бүген 98 яшь!

Ул әле дә сафта, кыска хикәяләрен яза бирә, китапларын чыгара тора. Аның әсәрләре беркемне дә битараф калдырмый. Чөнки үз өслүбе, үз фикере бар.

Локман ага! Туган көнең котлы булсын! 100гә дә җит, аны да узып кит. Син безгә кирәк!

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла

Питрәчтә язучы Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу узды

17 февральдә Ленино-Кокушкино авылында  Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фәнни-методик бүлеге,  Питрәч үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре белән берлектә  язучы Ринат Мөхәммәдиев белән  очрашу кичәсе булып узды. Очрашуда Милли китапханәнең фәнни – методик бүлеге баш китапханәчесе Зәйнәп Әбүгалим кызы Җамалиева катнашты.

Язучы белән әңгәмә формасында оештырылган “Юлда булу хәерле…”  дип исемләнгән  иҗади кичәне үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Земфира Әхмәтшина алып барды, залда утыручы китап сөюче  авыл халкы, китапханәчеләр, укытучылар белән күзгә күренмәс җылы элемтә урнаштырды.

Ринат Мөхәммәдиев  үзенең тормыш кыйбласы нидән гыйбарәт булуын иҗат ителгән күпсанлы әсәрләре аша халкыбызга җиткерүе турында сөйләде. Кичәдә катнашучылар язучының романнары, повесть һәм хикәяләре буенча үзләренең уй-фикерләрен авторга җиткерделәр, очрашу алар күңелендә якты хатирә булып, озак сакланачагын белдерделәр.

Ике сәгатьтән артык барган очрашу кичәсе  хәзерге чор  татар әдәбияты, татар милләте һәм татар телебез турында фәлсәфи уйланулар белән үрелеп барды. Ринат Сафа улы Ленино-Кокушкино авылы халкына бүгенге катлаулы заманда да татар китабын укып, әсәрләрдә күтәрелгән проблемалар белән рухланып яшәүләре өчен рәхмәт белдерде.

Очрашуга ямь өстәп, Ленино-Кокушкино Яшьләр үзәгендә эшләп килүче  “Гармония” вокаль ансамбле һәм балалар кичәдә катнашучыларга үзләренең җырларын бүләк итте.

 

 

Әлмәттә герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар

16 февральдә Әлмәттә татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган шигъри чара үтте.

Искә алу митингына Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов, язучылар, укытучылар, китапханәчеләр, драма театры артистлары, ветераннар, мәктәп укучылары һәм шагыйрьнең иҗатын яратучылар килгән иде.

Бәйрәмнең тантаналы өлешен Айдар Каюмов ачты. «Муса Җәлилнең иҗаты Ватанга чиксез мәхәббәт белән сугарылган, бу аның һәр сүзендә, һәр шигырендә күренә. Аның тормышы — безнең барыбыз өчен дә үрнәк, туган җиргә карата тугрылык үрнәге. Мин, үсеп килүче буын ярдәмендә, Муса Җәлилнең исеме гасырлар аша, киләсе буыннарга да тапшырыласына ышанам», — диде ул.

Тантананың әһәмиятен Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова да билгеләп үтте: «Бу тантана халкыбызның герой-шагыйренә булган хөрмәтен, тирән ихтирам хисләрен һәм рәхмәтен тагын бер тапкыр раслый…Муса Җәлил һәм аның кебек батырларыбыз рухында тәрбияләнгән ир-егетләребез бүгенге көндә илебез тынычлыгы, азатлыгы өчен көрәшәләр, хезмәт итәләр», — диде ул.

Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр үз чыгышында яшь буында Җәлилчә ватанпәрвәрлек, ирек-хөррият сөю хисе тәрбияләү — мөһим бурыч икәнен турында басым ясап сөйләде.

Аннары бөек шагыйрьнең һәм аның көрәштәшләренең якты истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде һәм һәйкәленә чәчәкләр салынды.

Чара дәвамында Әлмәт татар драма театры артистлары Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, аның тормыш юлын һәм иҗатын искә төшерделәр. Моннан тыш «Ачык микрофон» оештырылды — шәһәр мәктәпләре укучылары Җәлил шигырьләрен укыдылар.

Йомгаклау өлешендә нефть башкаласы язучылары Зинаида Захарова, Миңзифа Әхмәтшина, Гүзәлия Галләмова, Резеда Хәертдинова, Людмила Аланлы, Шамил Ханов каһарманлык, туган якка мәхәббәт турында шигырьләр укыдылар.

Тантаналы чара «Ассоль» кафесында чәй табыны артында дәвам итте. Язучылар мәктәп укучыларын иҗатлары белән таныштырдылар. Балалар, үз чиратында, аларны шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән сөендерделәр.

 

Бөек шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Бүген, 15 февральдә, бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар уза.

Бүген иртән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның 1 Май мәйданындагы Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.

Тантанада Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова катнашты.

Чарада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, бер төркем шагыйрьләр, язучылар катнашты.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Алабугада Мөхәммәт Мәһдиев иҗатына багышланган искә алу кичәсе узды

Алабуга шәһәре “Адымнар-Алабуга” гимназиясендә  Татарстанның халык язучысы, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият галиме,  мөгаллим Мөхәммәт Мәһдиев иҗатына багышланган “Кеше китә, җыры кала”  исемле искә алу кичәсе узды.

Гимназия укытучылары, укучылары актив катнашкан чара, язучы тормышының төрле чорын күзалларга ярдәм итте. Гимназиянең сәләтле укучылары сокландырды: татар халык җырларын да җырлыйлар, шигырьләрне дә сәнгатьле итеп сөйлиләр, өздереп гармунда да уйныйлар! “Без 41 ел балалары” әсәреннән  укучылар сәхнәләштергән күренеш тә ышандырды, сугыш чоры яшүсмер малайларын күз алдына китереп бастырды да куйды.

Мөхәммәт Мәһдиевның укучысы булган, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, күренекле әдип Факил Сафин,  утыз биш ел дәвамында иң затлы уку йорты укытучысы,  дистәгә якын романнар, повестьлар, күпсанлы хикәяләр, фәнни хезмәтләр авторы булган язучының иҗаты белән тирәннән таныштырды. Шулай ук, университетта Мөхәммәт Мәһдиев укыткан студент еллары истәлекләре белән уртаклашты. Мәктәп китапханәсенә татар язучыларының яңа дөнья күргән китапларын бүләк итте.

80 нче елларда  М.Мәһдиев укучысы булган Гөлфия Ибраһимова да,  ул еллар хәтирәләре белән бүлеште. Бөтендөнья татар конгрессының Алабуга җирле оешмасы җитәкчесе Рәзилә Әхмәтова, барлык катнашучылар исеменнән кичәне оештыручыларга, мәктәп китапханәсенә иҗади уңышлар теләп.  рәхмәтләрен белдерде.

Олпат сүз остасының тормыш һәм иҗат юлы белән бәйләнеп барган кичә күпме хәтирәләр уятты.  Чарага килгән әдәбият сөючеләр рухи яктан баеп, яңа мәгълүматлар  туплап, кыйммәтле әдәби мирас калдырган язучы өчен горурлык хисләре белән таралды.

Әлмәттә Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган түгәрәк өстәл узды

12 февральдә «Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технологик университетында каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл булып узды.

«Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына бүгенге караш» дип аталган бу сөйләшүдә Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр, язучы Марат Морев, ЮНМ китапханәсе мөдире Галина Горланова, студентлар офисы җитәкчесе, шигырь китаплары авторы Лилия Заһитова, педагог-психолог Ләйсән Исмәгыйлева, «Беренчеләр хәрәкәтенең» Әлмәт бүлекчәсе кураторы Зөһрә Кормакаева, университет студентлары, мәктәп укучылары катнашты. Чараны шагыйрә, прозаик, Югары нефть мәктәбендәге Студентларның ял һәм сәламәтләндерү үзәгендә оештырылган Әдәби студия җитәкчесе Миңзифа Әхмәтшина алып барды.

Чыгыш ясаучыларның һәрберсе үз Җәлиле турында сөйләде. Ул кечкенә чакта нинди булган, яшүсмер чорларында, укыган заманнарда нәрсә белән башкалардан аерылып торган? Казанда яшәгән дәвере, Минзәләдә хәрби курсларда укыган вакыты турында мәгълүмат яңгырады. Шагыйрьнең шигырьләрен тәүлекнең кайсы вакытында ничек итеп язуы турында да әйтелде. Аның бөеклеге нидә икәнлеге турында сүз барды. Студентлар һәм мәктәп укучылары Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Түгәрәк өстәл «Җырларым» җырын күмәк җырлап тәмамланды.

Язучылар берлегендә Халисә Мөдәррисованың яңа китабы тәкъдим ителде

9 февральдә Татарстан Язучылар берлегендә Башкортстанда яшәп иҗат итүче танылган шагыйрә, прозаик, драматург Халисә Мөдәррисованың «Сүзләр, йөзләр, эзләр»  китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Нурихан Фәттахның бәяннары рус теленә тәрҗемәдә китап булып басылып чыкты

«Язучы» нәшриятында Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның  «Кырык дүртнең май аенда», «Мөдир Саҗидә» бәяннары һәм «Әттә»  хикәясе рус теленә тәрҗемәдә китап булып басылып чыкты.

 

Иске Минзәләбаш мәктәбендә Адлер Тимергалинны искә алдылар

Сарман районы үзенең язучылары, шагыйрьләре белән дан тота. Шуларның берсе – чыгышы белән Иске Минзәләбаш авылыннан булган фантаст-язучы, татар телендә фәнни-фантастик әдәбиятка нигез салучыларның берсе Адлер Камил улы Тимергалин.

Быел аның тууына 95 ел тула. Шул уңайдан бүген язучы исемен йөртүче Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Татар язучысының фантастик дөньясы» дип исемләнгән районара фәнни-тикшеренү укулары кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе утырышы оештырылды.

Утырыштан соң кунакларны шулай ук Адлер Тимергалин исемен йөртүче музейга чакырдылар. Чараны мәктәп директоры урынбасарлары Эльвира Илһамова белән Таңсылу Сәхәбиева алып бардылар. Директор Гөлия Гыйльфанова чарада катнашучыларны кыскача гына мәктәп тормышы, укуларның нәтиҗәләре белән таныштырып китте. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова язучының кызы – рәссам, нәкышчы, декоратив-гамәли сәнгатьче, РФ рәссамнар берлеге һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алсу Тимергалинага районның 95 еллыгы уңаеннан район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән символик бүләк тапшырды. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлева белән Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахмановның да чыгышлары тыңланды. Авыл имам-хатыйбы – Адлер Тимергалинның туганы Илдар Әшрафуллин аның белән бәйле истәлекләре белән уртаклашты. Алсу Тимергалина белән язучының улы – эшмәкәр Рөстәм Тимергалин кунакларга китаплар, бүләкләр тапшырдылар, үзләре дә бүләксез калмадылар. Чарага якташыбызның оныгы Камил дә кайткан иде.

Кунаклар укучылар чыгышлары, җыр-биюләре, музей экспонатлары, махсус хәрби операция геройларына багышланган почмак, мәктәп һәм музей тарихына багышланган презентацияләр белән таныштылар. Мөхтәрәм кунаклар – татар шагыйре, журналист һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт, Муса Җәлил премияләре, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат, татар шагыйре, язучы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марсель Галиев Адлер Тимергалинга багышланган шигырьләрен укып үттеләр. Ахырдан барысы да «Туган тел»не башкардылар, Алсу Тимергалинаның мастер-классы кысаларында рәсем ясап карадылар. Чара бәйрәм табыны артында дәвам итте.

https://sarman-rt.ru/

 

Талантлы яшь шагыйрә Гөлүсә Батталова Олы Әтнә урта мәктәбендә кунакта булды

Һәр төбәкнең, һәр районның горурланырлык шәхесләре, сокланырлык кешеләре була. Берсеннән-берсе матур шигырьләр, мавыктыргыч хикәяләр иҗат итүче Гөлүсә Батталова нәкъ тә менә шундыйлардан. Яшь һәм талантлы шагыйрә Гөлүсә Батталова Олы Әтнә урта мәктәбендә кунакта булды. “Сабыйлыкта калган бу күңелләр…” дип исемләнгән кичә матур аралашулар, күңелле истәлекләр, сәнгатьле шигырь укулар белән үрелеп барды.

Гөлүсәнең шигырьләрендә туган якка мәхәббәт, туган телгә ихтирам, кешелеклелек сыйфатлары аеруча ачык күренә. Аның һәрбер әсәрендә тормышның мәгънәсе, яшәешнең асылы турында тирән фәлсәфи уйланулар ята. Шагыйрә үзенең иҗаты аша яшь буынны рухи кыйммәтләргә өндәп, аларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли.

Очрашу барышында Гөлүсә Батталова укучыларның сорауларына җавап бирде, үзенең иҗат юлы белән уртаклашты. Ул яшь каләм тибрәтүчеләргә иҗади уңышлар теләп, беркайчан да туган телне онытмаска, әдәбиятка мәхәббәтне күңелләрдә сакларга кирәклеген ассызыклады.

Чыганак: https://atnya-rt.ru

Танылган композитор Азат Хөсәенов вафат

Кайгылы хәбәр. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган композитор Азат Хөсәенов вафат.

Азат Гаян улы 1959 елның 8 маенда Актаныш районы Әтәс авылында туган. Аңа нибары 66 яшь иде.

Туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Язучылар берлегендә Халисә Мөдәррисованың «Сүзләр, йөзләр, эзләр» китабын тәкъдим итү кичәсе була

9 февральдә 16.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегендә шагыйрә, язучы, драматург, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Һ. Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты Халисә Мөдәррисованың «Сүзләр, йөзләр, эзләр» китабын тәкъдим итү кичәсе узачак.

Керү ирекле. Рәхим итегез!

Татарстан Язучылар берлегендә Нурихан Фәттах истәлегенә багышланган «Фәттах фест» узачак

7 февраль көнне Татарстан Язучылар берлегендә язучы Нурихан Фәттах истәлегенә багышланган «Фәттах фест» фестивале узачак.

Чара әдәбият, кино, музыка, тарих һәм заманча татар мәдәнияте белән кызыксынучы яшьләр өчен оештырыла. Аның максаты – яшьләрне татар әдәбияты, Нурихан Фәттах иҗаты, татар тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыру.

📌 Кайчан: 7 февраль, 10:00–21:00

📌 Кайда: Татарстан Язучылар берлеге, Казан, Мөштәри ур., 14

📎 Керү ирекле

ТЕРКӘЛҮ ӨЧЕН СЫЛТАМА forms.yandex.ru/u/697b1db7…

 

Казанда халык язучысы Гомәр Бәшировның 125 еллыгы уңаеннан әдәби кичә оештырылды

30 гыйнвар көнне Р. Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә Татарстанның халык язучысы, шагыйрь, мөхәррир, фольклорчы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәшировның 125 еллыгы уңаеннан «Туган ягым – яшел бишек» исемле әдәби кичә оештырылды.

Чараны Милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Нуридә Насыйбуллина тантаналы ачып, XX гасыр татар әдәбияты классигы Гомәр Бәшировның тормыш юлы һәм иҗаты турында таныштырырга дип аның оныгы – филология фәннәре кандидаты, тәрҗемәче, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Гәүһәрия Хәсәновага сүз бирде. Ул язучылар мохитендә тәрбияләнүче бала буларак, алар турында ихлас җылы хисләр белән истәлекләр уртаклашты.

Чарада Казан шәһәре Совет районы 180 нче гимназиясе татар теле укытучылары Илсөяр Вәлиева, Нурания Ибраһимова, 9 «А» сыйныф укучылары катнашты. Укучылар әсәрләрдән өзекләр укыды, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Соңыннан истәлеккә фотога төшелде.

Әлмәттәге драматургия лабораториясенең финал өлеше башланды

31 гыйнварда Татарстанның нефть башкаласында уздырыла торган заманча драматургия семинар-лабораториясенең финал өлеше башланды. Алексей Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театрында дәрәҗәле жюри беренче ике эскизны карады.

Исегезгә төшерәбез, финалга сигез авторның пьесалары чыккан иде. Алар Татарстан һәм Башкортостан театрларына эскизлар әзерләү тәкъдиме белән таратылды. Бөгелмә театры Юлия Исмәгыйлеваның (Бөгелмә) «Яшел башлык» («Зелёная шапка») һәм Айдар Ризвановның (Әлмәт) «Тормышка кайтару» («Подключение к жизни») әсәрләрен сайлап алганнар. Беренче эскизның режиссёры — Роман Никитин, икенчесен Бөгелмә драмтеатрының баш режиссёры Александр Лебедев әзерләгән.

Залда жюри әгъзаларыннан тыш тамашачылар да бар иде. Алар ике эскизны да җылы кабул иттеләр. Сәхнә әсәрләрен караганнан соң тавыш бирү оештырылган иде. Өч вариантның берсен сайларга тәкъдим ителде: «Ничек бар, шулай калдырырга», «Тамашачылар фикереннән чыгып әсәрне эшләп бетерергә» һәм «Куркыныч төшне оныткан сыман хәтердән сызып ташларга». Залда утыручыларның абсолют күпчелеге ике эскиз буенча да беренче вариант өчен тавыш бирделәр. Жюри әгъзалары исә пьесаларга да, эскизларга да югары бәя куеп, шул ук вакытта җитешсез урыннарга игътибар иттеләр, кайда нинди үзгәрешләр керткән очракта яхшырак булачагы турындагы фикерләре белән бүлештеләр.

Якын араларда семинар-лабораториядә катнашучылар язган пьесалар буенча куелган эскизларны шулай ук Туймазы татар драмтеатры, Түбән Кама яшь тамашачылар театры, Әтнә татар драмтеатры, Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры, Актаныш драма һәм комедия театры коллективлары тәкъдим итәчәк.

Шунысын да искәртик, әлеге семинар-лабораторияне заманча темаларга пьесалар язучы драматурглар тәрбияләү максаты белән Әлмәт татар дәүләт драма театры, Башкортостанның заманча режиссура һәм драматургия үзәге, Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге һәм «Татнефть» хәйрия фонды оештырды.

Резеда Шамсуллина

Лениногорскиның 11нче гимназиясендә иҗат дәресләре узды

Лениногорскиның 11нче гимназиясенең төрле сыйныфларында 22 гыйнварда Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Таһир Шәмсуаров җитәкләгән «Чишмә» әдәби иҗат берләшмәсе активистлары укучылар өчен иҗат дәресләре уздырдылар.

Әдәбиятка, гомумән иҗатка тартылучы, каләм тибрәтеп караган балаларның язмалары укылды, аларга уңай бәя бирелде, алга таба үсү өчен кыйммәтле киңәшләр яңгырады. 11нче гимназиядә Венера Сәмигуллина тырышлыгы белән эшләп килүче «Чишмәкәй» иҗат түгәрәгенә йөрүчеләр саны артыр, аларның сафлары яшь талантлар белән тулыланыр дигән өметтә калдылар чараны оештыручылар.

Шул ук көнне Шамил Бикчурин исемендәге «Чишмә» әдәби иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы узды. Сүз яңа язылган әсәрләрне туплау, аларны республика газета-журналларында бастыру турында барды. Шулай ук берләшмә әгъзалары үзләренең яңа иҗат иткән шигырьләре белән таныштырдылар.

«Чишмә»гә яңа иҗат көчләре өстәлеп тора. Аерым алганда бу юлы Әлфия Сенжапова берләшмә әгъзасы итеп кабул ителде. «Аның иҗат иткән шигырьләре күңелләрдә өмет хисләре уята», — дип бәя бирде Таһир Шәмсуаров.

Көн тәртибендә шулай ук Лениногорск районы мәктәпләренең ана теле укытучылары һәм аларның иҗатка тартылган укучылар белән актив эшләве хакында сорау да бар иде. Иҗат белән шөгыльләнүче балаларның Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган бәйгедә теләп катнашулары турында да фикер алыштылар.

 

Чаллы язучылары 2025 елга йомгак ясады

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының кече залында Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге язучыларының әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышы узды.

Җыелыш Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе Факил Сафинның кереш сүзе һәм Президиум әгъзаларын сайлау белән башланды. Президиумга Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Хәмитов, Яр Чаллы шәһәр хакиме ярдәмчесе Рамил Хәлимов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла сайланды.

Факил Сафин бүлекнең 2025 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады, эшләнгән эшләр турында сөйләп, елның шактый уңышлы булуын билгеләп үтте.
2025 елда чыккан яңа китаплар; шәһәр Башкарма комитеты, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры, Чаллы төбәге Үзәк китапханәләре, уку йортлары, мәктәпләр белән берлектә үткәрелгән чараларны барлады, язучыларның бәйгеләрдә катнашуларын, бәйгеләрдә җиңүчеләрне билгеләп үтте. Гражданлык позициясе юнәлешендә төрле чараларда катнашкан язучыларның эше белән таныштырды, 2026 елга бүлек алдында торган бурычларны билгеләде, кызыксынган сорауларга җавап бирде.Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, яшь шагыйрь Гөлназ Нуриевага һәм язучылар бүлеге уздырган чараларда актив катнашучы шәһәрдәшебез Зәбир Хәлимовка Чаллы язучылар бүлегенең Рәхмәт Хатлары тапшырылды.

Винер Хәмитов әдәбиятнең җәмгыятьтә тоткан урыны турында сөйләсә, Рамил Хәлимов язучыларны конкурсларда катнашырга әйдәде.
Шулай ук, чараның мәртәбәле кунаклары – Татарстанның халык язучысы Зиннур Мансуров, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәркиз Кашапов, Мәдәният идарәсе җитәкчесе Румил Кәрамиев Чаллы язучылар бүлегенең эшенә уңай нәтиҗәләрен белдерделәр.

Җыелышның икенче өлешендә республикакүләм премияләргә кандидатлар күрсәтелде, Татарстан Язучылар берлегенә яңа әгъзалар тәкъдим ителде.
Яшь каләм тибрәтүчеләрне, яшь талантларны барлау турында да сүз барды җыелышта. Чаллы язучылар бүлеге каршында эшләп килүче әдәби берләшмәләргә яшь иҗатчыларны тарту мөһимлеген ассызыклады Факил Сафин.

Бүгенге көндә язучылар бүлегенең төп максатларыннан берсе – яшь алмаш әзерләү. Җыелышта Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Мамадыш, Әгерҗе язучылары, Чаллы язучылар бүлеге каршында эшләп килүче әдәби берләшмә җитәкчеләре, яшь иҗатчылар катнашты. Соңыннан әдәби ел йомгакларының резолюциясе кабул ителде.

Татарстанда «Илһам» бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесе узачак

Татарстанда 2025/2026 уку елында «Илһам» бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсын уздыру планлаштырыла. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы проекты коррупциягә каршы экспертиза уза. Бәйге 2026 елның 9 февраленнән 30 апреленә кадәр оештырылырга тиеш.

Конкурс ике этапта узачак:

  • читтән торып катнашу – 24 февральдән 5 мартка кадәр;
  • килеп катнашу – 16-25 мартта.

Анда Россия гомуми белем бирү оешмаларының 5-11 сыйныф укучылары катнаша алачак. Катнашучылар өч яшь категориясенә бүленәчәк: 5-7, 8-9 һәм 10-11 сыйныфлар.

Ярыш татар телендә «Яшь шагыйрь», «Яшь прозачы» һәм «Яшь журналист» номинацияләрендә барлык яшь төркемнәрендә үткәрелә. Шулай ук «Яшь драматург» (8-11 сыйныфлар өчен) һәм «Яшь тәрҗемәче» (10-11 сыйныфлар өчен) номинацияләре дә каралган. Укучыларга барлыгы ике номинациядә катнашырга рөхсәт ителә. Һәр номинациягә аерым гариза җибәрү сорала.

Конкурс республикада дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

tatar-inform.tatar

Тәрҗемәче һәм шагыйрь Фаяз Фәиз вафат

Озак авырудан соң, танылган тәрҗемәче һәм шагыйрь Фаяз Фәиз вафат булды һәм Юдино зиратына җирләнде. Туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Урының оҗмахта булсын, каләмдәшебез.

Без аны онытырга тиеш түгел: Казанда Һади Такташның 125 еллыгын билгеләп уздылар

Бүген, 1 гыйнварда татар әдәбияты классигы, шагыйрь, драматург Һади Такташның тууына 125 ел тулды. Әлеге уңайдан татар җәмәгатьчелеге шагыйрьнең Казанда урнашкан һәйкәле янында җыелды. Чарада Татарстан Язучылар берлеге, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин быел Һади Такташка багышланган бик күп чаралар узачагын белдерде.

«2026 елның беренче көнен бөек шәхесебезнең юбилее белән башлап җибәрәбез. Әлеге чара киләсе елга зур өметләр баглый. Бу елны безнең Муса Җәлил, Һади Такташ, Сара Садыйкова, Нәҗип Җиһанов, Габдулла Кариев һәм башка бик күп лаеклы шәхесләребезнең юбилейлары узачак. Бу безнең өчен зур горурлык һәм бик зур җаваплылык. Һади Такташ әдәбияты безнең тарихка алтын хәрефләр белән язылган. Бүген беренче гыйнвар иртәсе булса да, аны искә алырга күпме халык җыелды. Без аның исемен, шигырьләрен онытырга тиеш түгел. Быел аның исеменә багышлап бик күп чаралар узачак», – дип искәртте ул.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Һади Такташның иҗаты күпкырлы, үзенчәлекле булуын сөйләде.

«Һади Такташ бик күп шагыйрьләребез кебек катлаулы тормыш юлын уза. Кызганыч, ул әлеге якты дөньядан яшь килеш, вакытсыз китеп бара. Исән булса, ул татар әдәбиятына, халкыбызга тагын да күбрәк гүзәл әсәрләр биреп калдырган булыр иде. Шигырьләре турында әйтсәк, ул революциягә кадәр танылып, әдәбият мәйданын яуларга өлгерә. Гыйсъянчы, ирекле шагыйрь була. Ул татар әдәбияты төрле яклап камил булырга тиеш, ди. Шигърият белән генә түгел, проза белән дә, аның прозасы да бик үзенчәлекле. Аның балалар өчен язылган әсәрләре дә, публицистикасы да бар – киңкырлы әдип, иҗади шәхес булган», – дип ассызыклап узды ул.

Ркаил Зәйдулла шагыйрьнең иҗаты бүгенге көндә дә актуаль булып калуын искәртте.

«Аның иҗаты әле дә искерми, чөнки андый шагыйрьләрнең иҗаты искерә алмый. Ул иҗатка яңа өслүп алып килә, үзенең мәктәбен булдыра. Һади Такташ мәктәбе дигәндә без бик күп шагыйрьләрне саный алабыз. Аның әсәрләре бик тиз истә кала, гади генә кебек булып тоела, ләкин аларның төбендә зур фәлсәфә, мәгънә ята, шуңа күрә ул искерми», – дип сөйләде ул.

Тантана ахырында чарага җыелучылар бөек шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр куйды.

https://tatar-inform.tatar/Зөлфия Шәвәлиева

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

 

Татар җәмәгатьчелеге Фатих Әмирхан каберенә чәчәкләр салды һәм рухына дога кылды

Бүген, 1 гыйнварда татар җәмәгатьчелеге Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулу уңаеннан аның каберен зиярәт кылды, чәчәкләр салды. Язучының рухына багышлап Коръән укылды.

Искә алу мәрасимен Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин ачып җибәрде һәм алып барды. Чарада Татарстан Язучылар берлеге, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты вәкилләре катнашты.

«Яңа елны дога кылып, изге гамәл белән башлыйбыз. Рәсми булмаса да киләсе ел әдәбият елы дип әйтерлек ел. Бик күп юбилейлар көтелә. Әлеге елны язучыларыбызны, әдипләребезне искә алып, аларны кайгыртып уздырырга насыйп булсын», – дип искәртте Айдар Шәйхин.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Фатих Әмирханның татар әдәбияты тарихында урыны түрдә булуын белдерде.

«Фатих Әмирхан татар әдәбиятында аерым бер урын били, һәм ул урын түрдә, бик мәртәбәле. Без бит инде барлык язучыларны аерым бер әсәр белән ассоциациялибез. Фатих Әмирхан очрагында әлеге әсәр – әдәбият дәреслекләренә кергән «Фәтхулла хәзрәт» сатирик повесте. Ул анда бүгенге көндә булган нейрочелтәрләргә кадәр тасвирлый. Ләкин мин аның кеше психологиясен тасвирлау үзенчәлеген аерып күрсәтер идем, бу бөек язучыларга гына хас. «Хәят» повесте – аерым тема, анда ул татар халкының шул чорына гына түгел, киләчәгенә дә күз сала. Татар нинди булачак? Язучы, әсәрне мәхәббәт хисләре белән сугарып, фикерләрен укучыга җиткерә алган», – дип сөйләде ул.

Ркаил Зәйдулла Фатих Әмирханның язучы гына түгел, җәмәгать эшлеклесе булуын да искәртте.

«Фатих Әмирхан прозаик кына түгел, драматург та, җәмәгать эшлеклесе дә, Казанда әдәби процессны башлап җибәргән кеше. Ул үз тирәсенә әдәбиятка гашыйк, язарга теләгән яшьләрне җыя, «Әл-ислах» кулъязма газетасын чыгара башлый, аннары аны нәшер итүгә ирешә. Җитәкчелек, әдәби процесс белән идарә итү Фатих Әмирхан кулында була», – диде ул.

Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ Фатих Әмирханның татар әдәбиятында уникаль шәхес булуын әйтте. Ул язучының язмышы бик авыр булуын, аның яшь килеш аяклары зәгыйфьләнүен искә алды.

«Фатих Әмирхан дөньяда 40 ел гына яши, 40 елының да 19ы аяклары параличланган хәлдә, гомере коляскада утырып уза. Ләкин ул үзеннән соң искиткеч зур әдәби мирас калдырды. Ул үлгәч, аның турында язылган хатирәдә Гали Рәхим аны Генрих Гейне белән чагыштыра. Чөнки аның да шактый гомере урын өстендә уза. Аның да үлемсез әсәрләре шактый. Фатих Әмирханның аяклары бәйле булса да, ул милләткә ут, яшәү көче биргән шәхес», – диде Рәдиф Гаташ.

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин язучы рухына Коръәннән аятьләр укыды. Соңыннан әдип каберенә чәчәкләр салдылар, рухына дога кылдылар.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

 

«Язучы» нәшриятында Адлер Тимергалинның публицистик мәкаләләре басылып чыкты

Күренекле язучы Адлер Тимергалинның фәнни-популяр һәм публицистик мәкаләләре «В петле времени»  исеме белән  «Язучы»  нәшриятында китап буларак нәшер ителде.

 

Нәби Дәүлинең «Язмышка юл» автобиографик бәяны рус телендә нәшер ителде

Татарстан Язучылар берлегенең  «Язучы»  нәшриятында  күренекле язучы Нәби Дәүлинең  «Язмышка юл» автобиографик бәяны  «Путь к судьбе» исемендә рус телендә нәшер ителде.

Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби бәйге лауреатлары бүләкләнде

22 декабрь көнне Р.Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә 2025 елда Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәр бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү узды.

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу килгән кунакларны сәламләде.

Җиңүчеләргә дипломнарны Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла тапшырды.

Чаллы үзәк китапханәсендә Фатиһ Кутлуның «Кардәшлек кадере» китабын тәкъдим итү кичәсе үтте

Чаллы үзәк китапханәсендә танылган төрек-татар әдибе, тәрҗемәче, публицист Фатиһ Кутлуның Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Кардәшлек кадере» исемле беренче китабын тәкъдир итү кичәсе үтте.

Кичәгә Казан каласыннан мәртәбәле язучылар Ркаил Зәйдулла, Зиннур Мансуров, Нәбирә Гыйматдиновалар килде. Шулай ук Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче Факил Сафин, Рәкит Аллабирде, Рәзинә Мөхияр, Зөләйха Минһаҗева, Марс Яһудин, Лилия Гыйбадуллина, Айрат Суфиянов, Рәфис Сәлимҗанов, Айгөл Әхмәтгалиева, Айрат Шәйхетдинов, Сирень Якупова, Әлфия Ситдыйкова һ.б. язучылар катнашты.

Ркаил Зәйдулла язучы Фатиһ Кутлуның оста тәрҗемәче генә түгел, ә оста менеджер да булуын билгеләп үтте. «Безгә әле аннан өйрәнәсе дә, өйрәнәсе», – диде. Факил Сафин, бу китапка кереш сүз язучы буларак, авторның ике милләт – татарлар белән төрекләрнең элемтәләрен ныгытып яшәүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Зиннур Мансуров аның чып-чын төрек баласы булса да, үз гомерен безнең татар әдәбиятына хезмәт итүгә багышлавын билгеләп үтте. Нәбирә Гыйматдинова Фатиһ Кутлуның алты яшеннән Коръән укыган уникаль шәхес булуын, һәм моның китапта да сизелүен, күңеленең китап тышлыгы кебек ак булуын ассызыклап үтте, киләчәктә язасы әсәрләре күп булуын теләде. Рәзинә Мөхияр, язучының беренче татар теле укытучысы буларак, аның студент чагыннан ук таләпчан, максатчан булуын билгеләп узды. «Ул бездән динилеге белән аерылып тора иде. Аның кечкенәдән дини тәрбия алып үсүе китабында да чыгылыш тапкан», – дип өстәде. Лилия Гыйбадуллина; « Фатиһ абый китабын укыганда, дөнья киңәеп иркенәеп китә кебек, үзгә бер җылы хис кичерәсен. Аның ихласлыгы, яшәешкә, вакытка, милләткә хикмәти бер күз белән каравы сокландыра, үзең дә шул карашка көйләнәсең һәм яшәү, кардәшлек, кешелек кадеренә ныграк төшенә башлыйсың шикелле», – дип соклануын белдерде.

Кичәдә «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы Рушания Гыйләҗева Фатиһ Кутлуга үзенең яңа «Мәрҗән төймә» исемле китабын бүләк итте һәм татар халык җыры «Карлыган»ны җырлап кичәне тагын да ямьләндерде.

Бу кичәне китап авторы үзе татар телендә алып барды. Кичәдә Фатиһ Кутлу, төрек музыкаль уен коралында уйнап, татар халкының «Ай былбылым» җырын, шулай ук төрек телендә җырлар һәм милли киемнән биюләр дә башкарды.

Кичәне тәмамлап, Фатиһ Кутлу китап чыгаруда ярдәм күрсәткән Татарстан Язучылар берлегенә, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлегенә, Татарстан китап нәшриятына һәм кичәгә килгән тамашачыларга зур рәхмәтләрен җиткерде.

Чыганак: Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Яр Чаллы шәһәре

 

«Кичәге, бүгенге турында гына түгел, иртәгә ни буласын да язарга кирәк»

18 декабрьдә Әлмәтнең «Нефтьче» мәдәният сараеның «БиблиоНефть» мәйданчыгында традициягә әверелгән «Әдәби атнакич» проектының чираттагы чарасы узды. Ул Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге әгъзаларының Ачык утырышы форматында үтте.

Очрашуда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты, «Татнефть» хәйрия фонды, Бөтендөнья татар конгрессының шәһәр бүлеге, «Кызыл каурыйлар», «Гөлстан», «Чишмә» әдәби иҗат берләшмәләре вәкилләре, Әлмәт татар дәүләт драма театры, «Ак калфак», «Туган як», «Татар гаиләсе» иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, журналистлар да катнашты. Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр 2025 елда башкарылган эшләргә хисап тотты, иҗади елга нәтиҗәләр ясады һәм 2026 елга бурычларга тукталды.

Аның сүзләре буенча, 2024 елның 15 ноябреннән 2025 елның 15 декабренә кадәр, ягъни 13 ай эчендә 140тан артык төрледән-төрле чаралар уздырылган (уртача бер айга 11дән артык). Шуларның чама белән 60 тирәсе язучыларның үз көчләре белән, 80нән артыгы «Татнефть» хәйрия фонды, Әлмәт районы администрациясе, Әлмәт татар драмтеатры, мәгариф, мәдәният идарәләре, китапханәләр, иҗтимагый оешмалар һ.б. белән берлектә оештырылган. Бу нефть төбәгенең күренекле язучыларын искә алуга багышланган әдәби кичәләр, язучыларның мәктәп укучылары, студентлар белән очрашулары, үзләренең юбилей кичәләре, китап укучылар конференцияләре, семинарлар, фестивальләр, бәйгеләр, остазлык дәресләре, социаль учреждениеләрдәге хәйрия акцияләре һ.б.

«2025 елда Нәфисә Сабирҗанова, Зинаида Захарова, Миңзифа Әхмәтшина, Мөҗәһит Әхмәтҗановлар шаулатып матур юбилей кичәләрен үткәрделәр», — диде Равил Сабыр. Шулай ук узып баручы ел эчендә Татарстан Язучылар берлегенә Әлмәттән өч кеше әгъза булып кергән: Резеда Хәертдинова, Зөлфия Сираиева һәм Артур Ибраһимов.

Дүрт язучының иҗаты шактый югары бәяләнеп алар төрле әдәби премияләргә лаек булганнар. Рухия Ахунҗанова белән Зинаида Захаровага — балалар әдәбияте өлкәсендәге А. Алиш премиясе, Рәмзия Габделхаковага — проза өлкәсендәге Ф. Хөсни премиясе һәм Әлмәт районы хакимиятенең Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби премиясе, Равил Сабырга — «Татнефть»нең Саҗидә Сөләйманова премиясе тапшырылган. 22 майда нефть башкаласына килеп Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның  белән бергә «Татнефть»нең генераль директоры Наил Мәганов, район башлыклары, башка җитәкчеләр әлеге сәхнә әсәрен карадылар.

Әлмәт бүлегенә караган язучыларның 11 китабы дөнья күргән. Болар «Клара Булатова: сөю кыйссасы» (төзүчесе Р. Шаһиев), А. Ибраһимовның «Галәмне гизгән татар» пьесалар җыентыгы, шулай ук Г. Садертдинованың «Салма мине сары сагышларга», М. Әхмәтшинаның «Шәүлегән», Р.Сабырның «Абага алмачы ачы була» пьесалар җыентыгы, Л. Фәттахова, Л.Фәрхетдинова, Р. Фәрхетдинова, Е. Аничкина, З. Захароваларның балалар һәм зурлар өчен китаплары.

2025 елның 12 февралендә ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге» дип исемләнгән сәхифә ачылды. 15 декабрьгә биредә нефть регионында яшәп иҗат итүче язучыларның эшчәнлеге турында 334 пост урнаштырылды (айга уртача 33-34 пост). Аларның һәрберсе кимендә өч-дүрт (ә гадәттә җиде-сигез) фото һәм видеоязмалар белән бирелә. Иң мөһим яңалыкларны Татарстан Язучылар берлеге сайты, «Татар-информ» хәбәрләр агентлыгы, башка матбугат чаралары үзләрендә бастырып чыгара.

«Әлмәт язучылар оешмасы төбәкнең мәдәни тормышында актив роль уйный, — диде үз чыгышында Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәнис Мортазин. — Язучылар берлеге белән уздырылган чаралар мәдәният һәм мәгариф системасы эшчәнлегенең төп юнәлешләрен тәшкил итә. «Татнефть» компаниясе белән берлектә тормышка ашырылган яңа проектлар укучыларга, студентларга һәм педагогларга әдәби мөхит тудыруга, киләчәк буыннарны тәрбияләүгә ярдәм итә, Әлмәтнең мәдәни ландшафты тагын да баетыла һәм тартымлы итә».

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Таһир Шәмсуаров үзе җитәкләгән «Чишмә» әдәби иҗат берләшмәсе эшчәнлеге һәм җирле хакимият белән берлектә уздырылган мероприятиеләр, киләсе елга планнар турында сөйләде.

Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры гыйнвар аенда старт алган драматургия семинарына басым ясап сөйләде.

«Без бу эшкә ни өчен тотындык? Чөнки драматургиянең театрдан артта кала башлаганын сизендек, — диде Фәридә Исмәгыйлева. — Драматургия бит әле ул көзге генә түгел, зурайтучы пыяла да. Ул кичә, бүген ниләр булып ятканын гына түгел, иртәгә ни буласын да күрсәтергә, җәмгыятьтән бер адым алда барырга тиеш. Драматурглар гына түгел, гомумән бөтен язучылар да шундый булырга тиеш. Башыңнан үткәннәрне генә сөйләп әллә кая ерак китеп булмый».

«Өч көндә ничек пьеса язарга?» дип аталган семинар-интенсивның беренче турында 14 кеше катнашкан. Аннары «Татнефть» хәйрия фондының финанс ярдәме белән белән Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа шәһәрләреннән чакырылган театр белгечләре катнашында икенче туры узган һәм февраль-март айларында бу лабораториянең өченче туры, ягъни финалы булачак дип көтелә. Ул сигез авторның пьесалары буенча куелган эскизларны карау һәм җиңүчеләрне билгеләүдән гыйбарәт булачак.

«Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы җитәкчесе Алинә Мостафина Әлмәт язучылар оешмасы белән бергәләп тормышка ашырыла торган «Әдәби атнакич» мәдәни проектына тукталды. Иҗат, әдәбият белән кызыксынган мәктәп укучылары, студентлар белән очрашуларга яшь, тик шул ук вакытта бүген инде исемнәре билгеле шагыйрьләр чакырыла. Аларны кайчандыр, әле иҗат юлына аяк баскан гына мәлдә, «Татнефть» компаниясе С. Сөләймәнова премиясе биреп, яки кызыксындыру премиясе тапшырып, йә булмаса шул премиянең стипендиясен түләгән. Яшь шагыйрьләр өчен бу бердән зур мәртәбә булса, икенче яктан студентлар өчен бик шәп матди булышлык иткән. «Әдәби атнакич»кә кунак булып килгән Рүзәл Мөхәммәтшин, Дания Нәгыйм, Рифат Сәлах, Лилия Гыйбадуллина, Дарина Мороз, Булат Ибраһимов, Гөлүсә Батталова һ.б. — барысы да «Татнефть»кә зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Май һәм июнь айларында «Әдәби атнакич» Әлмәт шәһәренең Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында уздырылган. 29 майда чараның төп геройлары Әлмәт шагыйрьләре булган. Тамашачылар алдында Людмила Аланлы, Рәмзия Габделхакова, Рәфкатъ Шаһиев, Гүзәлия Галләмова, Зинаида Захарова, Нәфисә Сабирҗанова, Резеда Хәертдинова, Екатерина Аничкина һәм шулай ук прозаик, публицист Илүсә Нәбиуллина, «Кызыл каурыйлар» әдәби иҗат берләшмәсе вәкилләре чыгыш ясаган. Июнь аенда шул ук сәхнәдә Нәфисә Сабирҗанованың бенефисы узды. Алинә Мостафина ышандырып әйтте, әлеге проект 2026 елда да дәвам итәчәк.

2026 елга планнарга килгәндә Г. Тукайның, М. Җәлилнең, С.Сөләйманованың, Әлмәт язучылар бүлеген оештыручы Ә. Маликовның, башка күренекле язучыларның юбилейларын матур һәм мәртәбәле итеп уздыру, Аксубай, Нурлат, Чирмешән, башка районнарда әдәби процессны активлаштыру, яшь каләм ияләрен барлау, аларның иҗатларын үстерүдә булышу өчен яңа формалар куллану турында сүз барды.

«Без язучыларның да, хезмәттәшләребезнең дә яңа идея-тәкъдимнәрен тыңларга, көчтән килгәнчә аларны тормышка ашырырга һәрвакыт әзер! Әйдәгез, бергәләп эшлик!» — дип тәмамлады Ачык утырышның рәсми өлешен Равил Сабыр.

Аннары «Ачык микрофон» форматында чыгышлар булды. Чарада катнашкан һәркем үз идеяләрен, тәкъдимнәрен әйтә ала иде, шулай ук яңа шигырьләр дә укылды.

Резеда Шәмсуллина

Тимур Биктимеров фотолары

Ренат Мамин: «Халыкның көче – сүздә, телдә, мәдәнияттә, тарихи хәтерне саклауда»

13 декабрь көнне «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә 2025 елда «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы әзерләгән китапларны тәкъдир итү кичәсе булды.

«Рухият» – фондның төп мәдәни инициативаларының берсе, ул инде ике дистә елдан артык авторларга ярдәм итә, классиклар хезмәтләрен, фәнни-популяр һәм агарту китапларын, шулай ук төбәкнең мәдәни мирасы турында басмалар чыгара. Программа китаплар чыгару белән генә чикләнми, аның ярдәме белән уку – тормышыбызның бер өлешенә әверелүче мохит тудыра – лекцияләр, авторлар белән очрашулар, театр куелышлары, һ.б. үткәрелә.

Тантана авторлар, редакторлар, рәссамнар, ТР Язучылар берлеге әгъзалары, уку йортлары студентлары һәм Татарстанның нефть төбәгенең иҗади интеллигенциясе вәкилләре катнашында узды.

Каләмдәшләребез Рәфкать Шаһиев һәм Артур Ибраһимов игътибар үзәгендә булды. Аларның иҗат җимешләре дә «Рухият» программасы ярдәмендә дөнья күрде. Р.Шаһиев «Клара Булатова: сөю кыйссасы: мәкаләләр, истәлекләр, хатлар» китабының төзүчесе һәм кереш мәкалә авторы. А.Ибраһимов «Галәмне гизгән татар» пьесалар җыентыгының авторы. Мөхәррире – Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Садриев.

Быел 9 яңа китап тәкъдим ителде.  Бу шигърият, проза, тикшеренүләр һәм балалар әдәбияты, алар мөһим нигезләрне саклау миссиясен дәвам итәләр һәм әдәбиятны аңлаешлырак итәләр.

Тамашачылар һәр китап белән Әлмәт драма театры актерларының иҗади тамашасы барышында таныша алдылар. Яшь шагыйрәбез Резеда Хәертдинова Ризаэддин Фәхреддиннең «Гаилә – кечкенә бер дәүләттер» китабын тәкъдим итүдә катнашты. Китап күренекле тарихчы-галим, педагог, журналист, дин әһеле Ризаэддин Фәхреддиннең «Гыйльме әхлак» сериясенә кергән «Гаилә», «Әһле гыял», «Тәрбияле хатын», «Тәрбияле ана», «Тәрбияле бала» хезмәтләрен үз эченә алды.

«Әлмәт ягы – затлы төбәк». Мондый сүзләр белән үз чыгышын китапның кереш сүзе авторы, әдәбият галиме, профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин башлады. «Аның затлылыгы бүген генә түгел, борынгыдан килгән. Ризаэддин Фәхреддин кебек Бөек шәхесне тудырып, тәрбияләп үстергән төбәк бит бу. «Гаилә – кечкенә бер дәүләттер»  – безнең яшәешебез өчен иң мәгънәле, ачкыч булырдай фикерләр тупланган китап», – дип билгеләп үтте ул.

«Компания өчен нәшрият эшчәнлеге – ул дәвамлы проект. Бу чын инвестицияләр, киләчәккә инвестицияләр, чөнки халыкның көче – сүздә, телдә, мәдәнияттә, тарихи хәтерне саклауда. Программа күп еллар дәвамында гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә ярты миллионнан артык тираж белән 270тән артык китап басылып чыкты. Бу безнең хөрмәтле ветераныбыз Рөстәм Мөхәммәдиевнең катнашуы нәтиҗәсендә мөмкин булды. Бу традицияне дәвам итү безнең өчен зур мәртәбәле эш», – диде «Татнефть» акционерлык җәмгыяте генераль директороның социаль үсеш буенча урынбасары Ренат Мамин.

Татар драматургиясе соңгы елларда эзләнүдә. Татар сәхнәсен яңа сулыш, яңа фикерләр көтә. Артур Ибраһимов – бүгенге тамашачының теләген, фикерен тоеп иҗат итүче яшь, өметле драматург. Моны Татарстан Республикасының халык язучысы, драматург, прозаик Фоат Садриев та билгеләп үтте: «Һәр китап – бер дөнья, иҗат, яңа әйбер дигән сүз. Яшь драматургның пьесасы кабатланган әйбер түгел. Аның әсәрләрен редакцияләү миңа шатлык китерде. Бик сирәк кеше драматург булып туа. Мин Артурның татар дөньясында матур-матур әсәрләр яза алыр, безнең театрларыбызны үзенең әсәрләре белән сөендерер дигән өметтә калам. Артур, синнән әйбәт драматург чыгар дип уйлыйм. Татар халкына озак еллар үзеңнең әсәрләрең белән хезмәт итәргә язсын».

Артур Ибраһимов сүзләренчә, үзенең  пьесаларын болай да бай булган татар драматургия дөньясын, тагын да баетасы килә дигән теләкләр белән язган.  «Китапның тышлыгында бер генә автор исеме, әмма белгәнегезчә, китап дөнья күрсен өчен күп кеше көч куярга тиеш икән. Татнефть оешмасы бик зур эш эшли. Ләкин аеруча зур  рәхмәтләремне минем язучылыктагы җитәкчеләремә, өлкән дусларыма – Равил Сабырга, Рәфкать Шаһиевка. Алар беренче булып мине күрделәр, беренче булып миңа ышындылар һәм ышыналар да. Минем идеаль дип уйлаган, ун тапкыр тикшерелгән битләремне кызыл төсле пасталы каләм белән сызгалап аткан Фоат абый Садриевка бик зур рәхмәт. Һәм Рамил Миңнуллин коллективыннан башка китап дөнья күрмәс иде. Яшәсен Татнефть, яшәсен әдәбият, яшәсен театр», – дип үз чыгышын төгәлләде ул.

Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Әлмәт шәһәренең Мактаулы гражданины, күренекле җәмәгать эшлеклесе Клара Булатованың тормыш һәм иҗат юлына багышланган «Сөю кыйссасы» җыентыгында замандашларының, укучыларының, якыннарының истәлек-хатирәләре, иҗади үсеш юлын тасвирлаган мәкаләләр, якты сагыш, ак өметләр белән язылган автобиографик язмалар, төрле чорларны чагылдырган фоторәсемнәр урын алган.

«Шушы 9 китап авторларының иң якыны, иң танышы – Клара Булатова дип бер дә шикләнмичә әйтәм. Әлеге «Сөю кыйссасы» дигән китап аның якты истәлегенә багышланган. Бу, Клара апаның иҗаты турындагы китап – Бисмиланың башы гына», – диде китапның төзүчесе һәм кереш мәкалә авторы, тел галиме, язучы Рәфкать Шаһиев.

Язучы, шагыйрь,  әдәбият белгече Галимҗан Гыйлманов китапның мөхәррире буларак, аны язмыш китабы ди: «Бу китапның кыйммәте шунда ки, күбегез Клара апаны беләм дип уйласагыз да, сез белмәгән, сез белеп бетермәгән Клара апа анда. Анда Клара апаның зурлагы, аның иҗатының, күңеленең, язмышының тирәнлеге бик ачык күренәчәк».

Гадәттә, фонд тарафыннан нәшер ителгән китаплар уку йортларына, музейларга, картлар йортларына, Бөтендөнья татар конгрессына, «Татнефть» компаниясенең шифаханәләренә, ял йортларына һәм шулай ук читтә татарлар тупланып яши торган урыннарга бүләк итеп тапшырыла.

2026 елда җиде китап басылыр дип көтелә, шул исәптән шагыйрә Саҗидә Сөләманова прозасы да.

Резеда Шәмсуллина

Резеда Шәмсуллина фотолары

Мөҗәһит Әхмәтҗановка «Әдәбияттагы казанышлары өчен» мактау билгесе тапшырылды

12 декабрьдә Мөслим мәдәният йортында балалар язучысы, шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗановның 75 еллык юбилеена багышланган тантаналы кичә узды. Кичәдә юбилярга «Әдәбияттагы казанышлары өчен» мактау билгесе тапшырылды. Юбилярны котларга килгән күпсанлы кунаклар арасында Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр һәм язучы Миңзифа Әхмәтшина да бар иде, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге матбугат хезмәте.

Тантаналы кичәне Мөслим районы хакимияте башлыгы Альберт Хуҗин ачып җибәрде. «Мөҗәһит Әхмәтҗанов дөньяга балаларча карый белү сәләтен саклап калган, күңеле белән ул әле һаман да сабый. Ул гомер буе мәктәптә эшләгән, аның укучылары инде бүген зур кешеләр, шәхесләр булып үсеп, өлгереп җиткәннәр. Бу – үзе бер зур хезмәт. Мәдәният өлкәсендә казанышларын барыбыз да белә. Балалары, оныклары аның юлын дәвам итә. Җыеп әйткәндә, Мөҗәһит абыйның тормышы — туган халкына хезмәт итүнең матур бер үрнәге, — диде Альберт Хуҗин.

Татарстан Язучылар берлеге рәисенең урынбасары, Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин юбилярга Ркаил Зәйдулланың Рәхмәт хатын тапшырды. «Сез төбәк тарихын яктыртуга да, балалар әдәбиятына да бәяләп бетергесез өлеш кертәсез. Сезнең китапларыгыз ярдәмендә нәни йөрәкләрдә укуга мәхәббәт кенә түгел, ә тылсым һәм маҗаралар белән тулы бер дөнья туа. Сезнең зәвыклы иҗатыгыз гаять зур ихтирам-хөрмәткә лаек», — диелгән әлеге хатта.

Казаннан Мөҗәһит Әхмәтҗановны котларга Г. Тукай премиясе лауреаты Газинур Морат, Һ. Такташ премиясе лауреаты Шәмсия Җиһангирова, Ә. Атнабаев премиясе лауреаты Галия Гайнетдинова килгән иде.

Равил Сабыр «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизованың Рәхмәт хатын тапшырды.

«Ул язучы да, тарихчы да, педагог та, әллә ничә уен коралында уйнаучы музыкант та, фотограф та, кино-, видео-оператор да, умартачы да, бер дигән әти дә, менә дигән бабай да! Һәм шуның өстенә ул әле бик тыйнак кеше», — диде Равил Сабыр.

  • Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов 1950 елның 15 декабрендә Мөслим районы Түреш авылында туган. 1973 елда Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. 1973-75 елларда Ерак Көнчыгышта взвод командиры булып хезмәт итә. Аннары Үрәзмәт урта мәктәбендә директор урынбасары булып эшли, алга таба 1982 елга кадәр комсомол һәм партия комитетларында җаваплы вазифалар башкара. 1982-1995 елларда ул Мөслим урта мәктәбе директоры хезмәтендә, аннан соң шул ук мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. «Халык мәгарифе отличнигы», «Татарстанның атказанган укытучысы» дигән исемнәргә лаек була.
  • М. Әхмәтҗанов балалар өчен язылган күпсанлы китаплар авторы. Моңардан тыш ул гарәп хәрефләрен өйрәнүчеләр өчен «Күңел нуры», «Гарәп графикасы нигезендә элекке татар язуы» исемле уку әсбаплары, туган авылы Түреш турында тарихи очерк һәм Мөслим төбәгеннән чыккан каләм ияләре турында биографик белешмә, Мөслим районындагы фольклор ансамбльләре турында, мәчетләр, мәдрәсә, мәктәпләр тарихына багышланган китаплар авторы буларак та билгеле. Барлыгы аның 40тан артык китабы дөнья күрде.
  • Юбиляр А. Алиш, С. Сөләйманова, Ш. Галиев исемендәге әдәби премияләр лауреаты, «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Хәзер дә әле ул «Мөслим тугайлары» исемле халык фольклор ансамбленең актив солисты. Соңгы елларда гына Казан, Чебоксар, Түбән Новгородта фестивальләрдә катнашты. Республикабызның төрле районнары һәм авылларында әдәби очрашуларда була, остазлык дәресләре үткәрә.

 

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/moahit-axmatanovka-adabiyattagy-kazanyslary-ocen-maktau-bilgese-tapsyryldy-5915698

Чаллының Кадет мәктәбендә Факил Сафинның «Они ищут нас…»  китабы тәкъдим ителде

Яр Чаллы шәһәренең Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбендә, язучы Факил Сафинның  «кадет» эзләү отрядының героик эшенә багышланган «Алар безне эзлиләр…» китабының рус теленә тәрҗемә ителгән «Они ищут нас…»  китабын тәкъдир итү булды.

Китап-табылдыклардан, архив мәгълүматларыннан һәм отрядта катнашучыларның шәхси тарихларыннан җентекләп җыелган хәтер елъязмасы, алар һәлак булган Ватанны саклаучыларга исемнәрен кайтаралар.

Чарада Чаллы шәһәренең мәгариф оешмаларынын тәрбияләү буенча директорлар киңәшчеләре, шулай ук тәрбия буенча киңәшчеләрнең муниципаль координаторы Газизова Л.Г. катнашты, алар проектның әһәмиятен югары бәяләделәр.

«Татарстан Республикасы Ватан «берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы советы Сафин Факил Миннемөхәммәт улына яшь буынны патриотик тәрбияләүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде.

Язучылар Кояш Тимбикова исемендәге VIII төбәкара фәнни-гамәли укулары эшендә катнашты

Чистай районының 2нче гимназиясендә яшүсмерләр арасында Кояш Тимбикова исемендәге VIII төбәкара фәнни-гамәли укулары узды.  Әдәби иҗат бәйгесенә йомгакны хөкемдарлар, Татарстан язучылар берлегеннән Илсөяр Иксанова, Фирүзә Җамалетдинова һәм Миңзифа Әхмәтшина бирде. Алар бәйгедә катнашучыларның әзерлекле һәм эчтәлекле чыгышларын билгеләп үттеләр.

 

Татар җәмәгатьчелеге Хәсән Туфанны искә алды

Татарстан Язучылар берлеге чираттагы кичәсен шагыйрь Хәсән Туфанның тууына 125 тулуга багышлап үткәрде. Искә алу кичәсе Камал театрының Көнчыгыш залында әдәби-музыкаль композиция рәвешендә үтте.

«Безнең бөтенебезнең – Язучылар берлегенең, Мәдәният министрлыгының, ул туган район хакимиятенең бурычы – Хәсән Туфан истәлеген саклау», – диде Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әлеге кичәдәге үз чыгышында.

Ул Хәсән Туфанның туган авылында – Аксубай районының Иске Кармәт авылында шагыйрьнең музее эшләвен искәртеп, Хәсән Туфан музее мөдире Тәгъзимә Низамованы Татарстан Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе белән бүләкләде. Шул ук вакытта Аксубай районында Хәсән Туфан бюсты да булачагын хәбәр итте.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла кичәнең кереш өлешендә, үзенең Хәсән Туфанны күреп белгән аз санлы кешеләрнең берсе булуын искәртеп, аның белән очрашуларын искә төшерде.

«Минемчә, Хәсән Туфан – ул, иң беренче чиратта, мәхәббәт лирикасы белән билгеле. Әлбәттә, аның тормышында төрле этаплар булган. Төрмәләрдә аның лирик шигырьләре туган, Хәсән Туфанны сөргеннәр татар халкының бәгыреннән өзелеп төшкән бөек шагыйрьгә әверелдерде», – дип сөйләде ул.

Хәсән Туфан һәрвакыт азат рухлы, туган теле, туган халкы өчен фидакарьләрчә язучы бер шәхес иде. Шулай үзе булып калган, үз җанына хыянәт итмәгән кеше генә шагыйрь була ала. Рухы шат булсын! Татар яшәгәндә, Хәсән Туфан шигърияте яшәячәк», – дип тәмамлады Язучылар берлеге рәисе чыгышын.

Аксубай районы башлыгы Алмаз Миңгулов үз чыгышында әлеге музей һәм районда шагыйрьгә багышланган кичәләр турында сөйләде. «17 декабрьдә Хәсән Туфанны искә алган зур чара үтәчәк – һәрберегезне чакырып калам. Шагыйрьгә матур һәйкәл кую мөмкинлеге тудырган өчен республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка, мәдәният министрлыгына зур рәхмәт!» – диде район башлыгы.

Рәссам, шамаиллар остасы Нәҗип Нәккаш Хәсән Туфанның музеена шагыйрьнең туграсы ясалган һәм шигыре язылган картина тапшырды. Бүләкне музей мөдире Тәгъзимә Низамова кабул итеп алды. Ул тамашачыны шагыйрьнең музеена чакырды.

Кичә алдыннан Хәсән Туфан иҗаты һәм тормышы белән экран аша филология фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев таныштырды.

«Казык йолдыз» дип аталган әдәби-музыкаль кичәнең сценарий авторы – Лилия Гыйбадуллина, режиссер – Нәфисә Исмәгыйлева, пластика буенча режиссер – Артур Шәйдуллин, музыкаль бизәлеш – Динә Закирова. Артистлар Илдус Әхмәтҗанов, Мәдинә Гайнуллина, Айрат Шамс, Ринат Низамов, Ирхан Габдуллин, Самат Хәбиров катнашты.

tatar-inform.tatar/Рузилә Мөхәммәтова

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Тинчурин театрында шагыйрь Роберт Әхмәтҗанны искә алу кичәсе узачак

22 декабрьдә 18.00 сәгатьтә элеккеге Камал театры бинасының Кече залында  (Татарстан ур., 1) Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Роберт Әхмәтҗанның тууына 90 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе узачак. Чакыру билетларын Язучылар берлегеннән алырга мөмкин. Рәхим итегез!

Татарстан язучылары Мәскәүдә Россия Язучылар союзының чираттан тыш съездында катнашты

8 декабрьдә Мәскәүдә Россия Язучылар союзының чираттан тыш съезды узды. Аның эшендә Татарстан Язучылар берлегенең Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендәге делегациясе дә катнашты. Алар арасында Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр, Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, ТР Язучылар берлегенең рәисе урынбасары Дания Нәгыйм, идарә әгъзасы Татьяна Сушенцова бар. Съездның көн тәртибендәге төп мәсьәлә — уставка үзгәрешләр кертү.

– Озак еллык паузадан соң съезд эшендә Татарстан Язучылар берлеге делегациясе дә катнаша. Мин Татарстанда акыллы, зирәк кешеләр яшәгәнен һәрвакыт белә идем, – диде үз чыгышында Россия Язучылар берлегенең Беренче сәркәтибе, РФ Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский.

Исегезгә төшереп узабыз, 3 октябрьдә булып узган чираттан тыш корылтайда Татарстан Язучылар берлеге Россия язучылар союзы белән берләшү турында карар кабул иткән иде. Ркаил Зәйдулла Татарстан язучылар оешмасының уставы башка республика һәм өлкәләрдәге берлекләрнең типик документларыннан аерыла дип белдерде.

«Безгә башта тәкъдим ителгән устав проектында Татарстан Язучылар берлеге рәис булырга дәгъва иткән кандидатларны Россия Язучылар союзы белән килештерергә тиеш дип язылган иде. Әмма безнең яңартылган уставта без рәисне үзебез сайлыйбыз диелә һәм инде аннары гына аны Мәскәү килештерә», — дип сөйләде Ркаил Зайдулла «БИЗНЕС Online» интернет-порталына.

Шул ук вакытта ул кайбер пунктларны Мәскәү таләпләренә яраклаштырырга туры килүен таныды. «Ике як та компромисска барды. Әмма бездә күп нәрсә элеккечә кала: атрибутлар, без шулай ук башка төбәк һәм чит ил берлекләре белән әдәби хезмәттәшлек итә алабыз, үзебезнең чараларны үткәрәчәкбез. Финанс мәсьәләләрен хәл итү дә безнең кулда калды», — диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе.

 

Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге

Чаллыда Марс Яһудинның «Еллара аша» исемле иҗат кичәсе үтте

27 ноябрь көнне, Чаллы шәһәр Үзәк китапханәсендә, Россия  һәм Татарстан Язучылар, Россия Журналистлар берлекләре әгъзасы, язучы  Марс Яһудинның «Еллара аша» исемле иҗат кичәсе үтте.

М.Яһудинның каләмдәшләре Рәзинә Мөхияр, Айрат Шәйхетдинов язучының үзенә атап язган шигырьләрен бүләк иттеләр.

Тормыш иптәше Резеда ханым Марс Яһудинның август аенда узган 75 яшьлек юбилеена атап чыгарган, юбиляр турында кызыклы мәгълүматлар туплаган, гаилә белән берлектә нәшер ителгән  “Марс” журналы белән сөендерде. Китапларын яратып укучы Зәбир Хәлимов

.Язучының истәлекләре белән үрелеп барган кичәне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар драма театры артистлары күрсәткән, М.Яһудинның әтисе, язучы Нәфыйк Яһудин әсәре буенча куелган “Алтын алка” пьесасының өзеге, «Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы»  студентларының “Гайшә әби” хикәясен сәхнәләштерүләре кичәгә үзенчәлекле атмосфера сулышы өрде.

Язучылар белән очрашулар  һәрвакытта да укучының күңелендә үз эзен калдыра. Тере мавыктыргыч аралашу яшь буын әдәбият сөючеләр хәтерендә  озак  сакланыр әле.

Тукай клубында Тамара Искәндәриянең  «Иң озын төннең иртәсе» китабы тәкъдим ителәчәк

15 декабрьдә 17.00  сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында  күренекле башкорт шагыйрәсе  Тамара Искәндәриянең  «Язучы» нәшриятында дөнья күргән  китабын тәкъдим итү кичәсе була.

Кичәдә автор үзе һәм Уфа шагыйрәсе Светлана Шәрипова катнаша.

Керү ирекле.

Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәдгариф хәзрәтнең кабер ташы яңартылды

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәдгариф хәзрәт җирләнгән Кушлавыч зиратындагы кабер өстендә Арча хакимияте истәлек ташын яңартты.

 

Камал театрында Хәсән Туфанның тууына 125 ел тулуга багышланган кичә узачак

10 декабрьдә 19.00 сәгатьтә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында күренекле шагыйрь Хәсән Туфанның тууына 125 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була.Чакыру билетларын Язучылар берлегеннән алырга мөмкин. Кичәгә рәхим итегез!

Арча районының Сикертән мәктәбендә Х районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары булып узды

Арча районының Г.Камал исемендәге Сикертән мәктәбендә Х районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары булып узды.

Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев исеме белән бәйле бу бәйгегә Арча, Саба, Әтнә, Кукмара районнарыннан 85 эш килде. Алар дүрт юнәлештә каралды. Болар – «Авылым тарихы» (I-IV сыйныфлар), «М.Мәһдиев иҗатында җырлар» (V-VIII сыйныфлар), М.Мәһдиев иҗатында татар халык уеннары яки юмор» (IX-XI сыйныфлар), «М.Мәһдиев иҗатында Бөек Җиңүне якынайткан геройлар язмышы» (укытучылар өчен түгәрәк өстәл).

М.Мәһдиев укуларында җиңүчеләрне Казаннан кайткан кунаклар – Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат, язучы, «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев, М.Мәһдиевнең кызы, язучы-тәрҗемәче Гәүһәр Хәсәнова, М.Мәһдиевнең бертуган апасының кызы Җәүһәр Галимова, Арча муниципаль районы Мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, методист Гөлназ Гыйндуллина, Гөберчәктәге М.Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллина һ.б. котлады. Мәктәп директоры Гөлназ Шәмсемөхәммәтова М.Мәһдиев укуларында катнашучыларга һәм кунакларга рәхмәт әйтеп чыгыш ясады. Сикертән мәктәбе укучылары әдипнең «Кеше китә – җыры кала» әсәреннән өзекләр уйнап күрсәтте, җыр-биюләрен ирештерде.

«Явыз» драмасы: автор һәм тамашачылар фикере

27 ноябрьдә Әлмәт татар дәүләт драма театрында «Явыз» спектакле уйналганнан соң тамашачылар белән фикер алышу булып узды. Анда пьесаның авторы, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, драматург Равил Сабыр, язучы Миңзифа Әхмәтшина, театр директоры Фәридә Исмәгыйлева, артистлар һ.б. катнашты.

«Спектакльне куярга җыенганда миңа чылтыратып текстка үзгәрешләр кертергә ярыймы, дип сорадылар һәм мин ярый дип җавап бирдем, әлбәттә. Тик режиссер Алибәк Омирбекулы текстны бу кадәр радикаль үзгәртер дип уйламаган идем», — диде Ркаил Зәйдулла.

Ул шулай ук тулаем алганда спектакльнең аңа ошавын билгеләп үтте, «Явыз»ны Казанга алып килеп күрсәтергә кирәк дип тәкъдим ясады.

Равил Сабыр күптән түгел матбугатта булып алган бүгенге татар шигърияте турындагы бәхәсне исенә төшерде.

«Төрле фикерләр яңгырады, Лилия Гыйбадуллина мәсәлән болай дип саный. «Шагыйрьнең баш өстендә укучы мине аңлармы, дигән кылыч торганда, чын шигырь язылмыйдыр да, шигырь аналитик фикерләү белән языла һәм укыла торган әйбер түгел. Шигырьне йөрәк белән укырга кирәк», — дигән ул. Минемчә, «Явыз» спектаклен дә йөрәк белән карарга кирәк», — дип үз фикерен белдерде Равил Сабыр.

Татар теле әдәбияты укытучысы Кадрия Рәхимованың чыгышыннан соң кайбер актрисаларның күзләренә яшьләр килде хәтта.

«Без еш кабатлыйбыз инде, тел бетә милләт бетә, дибез. Ә менә бу спектакльне карагач шул аңлашыла, татарның иң зур дошманы татар үзе икән бит, без үз-үзебезне бетерәбез», — диде Кадрия ханым һәм үзенең эмоциональ чыгышын «Татарлар яшиячәк!» дип тәмамлады.

Аңа актриса Энҗе Сәйфетдинова җавап бирде.

«Без бу спектакльне әзерләгәндә режиссёр Алибәк Омирбекулы улы әйткән иде, әгәр һичьюгы бер генә тамашачы спектакльне карагач «Татарлар яшиячәк!» дип әйтсә, димәк без юкка эшләмәгәнбез, дигән иде. Менә бүген бу сүзләр яңгырады. Без режиссёрга һичшиксез бу турыда хәбәр итәрбез, ул моңа бик нык сөенәчәк», — диде Энҗе Сәйфетдинова.

Заманча драматургия лабораториясе финалына сигез автор узды

Нефтьчеләр башкаласында уза торган заманча драматургия лабораториясенең өченче этабында, ягъни финалында катнашучылар билгеле булды. Жюри әгъзалары сигез автор арасыннан бишне сайлап алырга тиешләр иде.

«Без бит бу эшне драматургиядә яңа исемнәр ачу максатыннан чыгып башлаган идек. Тик семинаристларның тәҗрибәләре төрле дәрәҗәдә булып чыкты, — дип аңлатты Фәридә Исмәгыйлева, жюри әгъзасы, Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры. — Спектакльләре чыккан авторлар да бар, бәйгеләрдә җиңгәннәре дә, шул ук вакытта беренче мәртәбә пьеса язып караган кешеләр бар. Шуңа күрә мондый карарга килдек: әлбәттә, алдан планлаштырганча биш пьесаны һәм аларның авторларын аерып күрсәтәбез, исемлектә алар йолдызчык белән булачак, ягъни без режиссёрларга беренче чиратта шуларга игътибар итәргә киңәш итәбез, тик театрларга эскизлар әзерләү өчен сигез авторның да әсәрләрен тәкъдим итәчәкбез».

Шулай итеп, финалга түбәндәге авторлар узды:

Ибраһимов Артур. Төнге кояш яктысында*

Исмагилова Юлия. Зелёная шапка*

Ризванов Айдар. Подключение к жизни*

Сабыр Равил. Соңгы Маһиҗан*

Хәертдинова Резеда. Юшкын*

Гыйбадуллина Лилия. Бәгырем

Нуриев Айдар. Балам

Шакирова Лилия. Драгоценная

Кем җиңүче булачагы 2026 елның февралендә, жюри әгъзалары театрлар әзерләгән эскизларны карагач билгеле булачак.

Исегезгә төшерәбез, укуларны Әлмәт татар драмтеатры, Татарстан Язучылар берлеге, Башкортстанның заманча драматургия һәм режиссура үзәге, «Татнефть» хәйрия фонды оештырды. Ел башында, 31 гыйнвардан 2 февральгә кадәр беренче тур узды. Ул  «Өч көн эчендә пьесаны ничек язарга» дип исемләнгән семинар-интенсив форматында үтте һәм Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге һәм «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Әдәби атнакич» мәдәни проекты программасына кертелде.

Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләреннән 19 яшьтән 56 яшькә кадәрге 14 кеше катнашырга теләк белдерде. Алар арасында «Югары нефть мәктәбе» университеты студентлары, журналистлар, нефть сәнәгате предприятиеләре инженерлары, Әлмәт татар драмтеатры һәм «Аулак» театр мәйданчыгы актрисалары бар иде.

Беренче турда Зиннур Сөләймановның авторлык методикасы буенча семинарда катнашучылар өч көн дәвамында булачак пьесаның идеясе, темасы, сюжеты, геройлары, жанры һәм тулаем конструкциясен булдыру белән мәшгуль булдылар. Аннары аларга шул конструкция буенча диалоглар язып сәхнә әсәре тудырырга вакыт бирелде.

Семинаристларның текстлары белән танышкач, оештыручылар 10 авторның икенче турга узарга һәм пьеса язу эшен дәвам итәргә лаеклы булуы турында карар кабул иттеләр. 16-17 августта театр сәнгате өлкәсендә танылган экспертлар Әлмәттә осталык дәресләре үткәрде. Араларында — театр белгече Павел Руднев (Мәскәү), шулай ук Родион Белецкий (язучы һәм сценарист, Россия һәм чит ил театрларында 100дән артык куелыш авторы, Мәскәү) һәм Искәндәр Сакаев (режиссер, драматург, сценограф, биомеханика укытучысы, Санкт-Петербург).

10 ноябрьгә кадәр семинаристлар яңадан үз пьесаларын төзәтеп, яхшыртып яздылар. Өченче турга тугыз пьеса тапшырылды. Һәм ниһаять абруйлы жюри финалга үтәргә лаеклы авторларны билгеләде.

 

Зиннур Сөләйманов — жюри рәисе, проект авторы, режиссер:

— Әле финалга барып җитмәсәк тә, мин инде бүген үк шуны әйтә алам, бу чарадан көтелгән төп өметләрем акланды. Безнең иң мөһим бурычыбыз — драматургиядә яңа исемнәр ачу, моңа кадәр театр сәнгатенә катнашы булмаган кешеләрне иҗатка, пьесалар язуга җәлеп итү иде. Аларга төп кагыйдәләрне өйрәтергә тырыштык. Ягъни башта үз-үзеңә «Ни өчен мин бу әйберне язам?» дигән сорау бирергә, әсәрнең төп идеясен билгеләргә кирәк. Шуннан соң гына жанры да, сюжеты да, башкасы да билгеләнә, ә диалоглар язу — ул чират буенча иң ахырда башкарыла торган эш. Семинаристларның моны аңлавы куандыра.

Беренче мәртәбә пьеса язып караган авторларның да әсәрләре шактый югары кимәлдә, аларда барлык гамәлләр дә алдан уйланылган. Бу инде зур җиңү, дип саныйм. Киләчәктә аларның иҗатлары камилләшер генә дип өметләнәм. Әгәр дә инде без 3нче этаптан соң сәхнәдә спектакльләр чыгуга ирешсәк, бу гомумән искиткеч булачак!

Кабатлап әйтәм, безнең төп бурыч — яңа заманча авторлар табу иде. Аларга театр сәнгате аша тамашачыларга бүгенге көннең актуаль проблемаларын, агымдагы чорга хас булган төп тенденцияләрне җиткерергә булышлык итү иде. Югыйсә театрлар бары тик классик текстларга гына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булачак. Бу начар түгел, әмма милли театрны саклап калу өчен безгә заманча профессиональ драматурглар кирәк. Һәм миңа калса, без бу максатка ирешәчәкбез.

Әлбәттә, барлык проблемаларны бер семинар гына хәл итәр дип өметләнеп булмый. Драматургларны укытуны системага салырга кирәк. Һәм төрле дәрәҗәләрдә: башлап язучылар өчен, аннары инде театрларда бер-ике пьесасы куелган авторлар өчен, тәҗрибәлеләргә дә квалификацияләрен күтәрергә комачауламас иде, чөнки белем беркайчан да артык булмый.

 

Фәридә Исмәгыйлева — жюри әгъзасы, Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры:

— Дөресен генә әйткәндә, бу эшне башлаганда өметләрем әллә ни зурдан түгел иде минем. Эшли-эшли, беренче турны уздыргач, икенчесен, менә хәзер жюри финалга узган авторларны билгеләгәч, минем өметләрем гел үсә торды һәм бүгенгә мин: «Без бик әйбәт эш эшләгәнбез икән бит, кирәк икән бит бу!» — дигән фикергә килдем һәм бу уй миндә көннән-көн ныгый бара. Без мөгаен татар драматургиясендә яңа исемнәр ачу алдында торабыздыр. Мәсәлән, Айдар Нуриевны да, Айдар Ризвановны мин моңа кадәр бөтенләй белми идем, исемнәрен ишеткәнем дә юк иде, ә әсәрләрен жюри әгъзалары шаккатып укыды. Кыскасы, баштагы өметсезлек бүген зур өметләргә кадәр үсеп җитте дияргә була.

 

Гөлүсә Батталова — жюри әгъзасы, Татарстан Язучылар берлегенең драматургия секциясе җитәкчесе, Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры директоры урынбасары:

— Семинарда катнашучылар арасында беренче мәртәбә пьеса язып караучылар да булганга күрәме, мин баштарак әсәрләрнең сыйфаты күпкә йомшаграк булыр дип уйлаган идем. Ә укый башлагач шуны аңладым, семинаристлар язган пьесаларның берсен дә «бу бит хикәя» яки «бу бит публицистика» дип читкә этәреп куярдай түгел. Барысының да пьеса дип аталырга хакы бар. Авторларның семинар барышында остазлар тарафыннан әйтелгән сүзләрне үзләренә сеңдерүе, кабул итүе, язганда куллануы күренеп тора. Мин үзем өчен яңа авторлар, моңа кадәр ишетмәгән исемнәр ачып сөендем. Шуңа күрә көткәнгә караганда нәтиҗә яхшырак булды диясем килә.

Сигез пьесаны да финалга уздыруга килгәндә, бишлеккә кермәгән пьесаларда да ниндидер яңалык, өмет уятырдай өзекләр бар. Сюжет корылышы үзенчәлекле яки әсәрнең идеясе көчле. Игътибардан читтә калмасын иде бу әсәрләр, дигән пьесалар алар. Бәлки режиссёр күзаллавында, сәхнәдә артистлар уены ярдәмендә алар яңа яклары белән ачылырлар, кәгазь вариантка караганда уңышлырак килеп чыгар дигән теләктә без аларга шанс биреп карарга булдык. Чөнки һәрберсендә ниндидер кызыклы әйбер, ниндидер үзенчәлеге, күркәм ягы бар.

Тагын шуңа сөендем, бик матур тел белән язылган пьесалар бар. Әлбәттә экспертлар диалоглар беренчел түгел, диләр, тик татар театрында диалоглар да бик мөһим. Чөнки без Туфан Миңнуллинны җор теле, персонажларны үзара оста итеп сөйләштерә белүе, диалоглар аркылы милли үзенчәлекләрне күрсәтә белгәне өчен яратабыз. Семинар пьесалары арасында бик оста итеп язылган диалоглар булуы минем өчен бик кадерле. Чөнки тел югала бара дип уфтанабыз, ә менә шундый сәхнә әсәрендәге җор теллелек — минем өчен иң мөһим әйберләрнең берсе.

Заманча проблемаларны күтәргән әсәрләр булуы да шатландырды. Мәсәлән, яшь тамашачылар театрларына биреп уйнатырлык пьесалар бар, ягъни бүгенге яшьләр өчен кызыклы булырдай заманча әсәрләр. Ярылып яткан проблемаларга башка яктан якын килү, аларга ирония белән карау миңа шулай ук бик ошады. Маңгайга бәреп әйткәнгә без инде күптәннән ияләшкән һәм ул әйбердән күпмедер дәрәҗәдә туя да башладык, ә менә шуны читләтеп, хәтта үз-үзеңнән көлү рәвешендә әйтелгән урыннар яки ничектер аллегория белән әйтелүе бик шатландыра. Авторлар арасында киң карашлы, укымышлы кешеләр булуы күңелгә рәхәтлек бирә. Юктан гына бар булган кеше түгел икән, әзерлеге бар икән, дип уйлыйсың автор турында әсәрне укыганда. Бу пьесалар буенча зур сәхнәләрдә спектакльләр күрербез әле, дигән өмет калды минем үземдә.

Тагын шунысын да әйтми булмый, бу семинарны оештыручылар бик зур эш башкарган. Никадәр зур икәнен алар хәзер әле аңлап та бетерми торгандыр бәлки. Мөгаен киләчәктә генә төшенерләр. Чөнки менә бу яңа авторлар әле юл башында гына, алар язарга өйрәнә генә әле, семинарда пьеса язып алар чирканчык кына алды. Киләчәктә аларны зур иҗат юлы көтә дип ышанасы килә.

Резеда Шәмсуллина

«Сабыема» I Төбәкара онлайн иҗади бәйгесенә гаризалар кабул итү башлана

«Күңелем сәйләннәре» исемен һәм җисемен бераз үзгәртте. Һәм!.. Бүгеннән «Сабыема» I Төбәкара онлайн иҗади бәйгегә старт бирелә!

Бәйгенең оештыру комитеты:

Бәйгенең мәгълүмати партнерлары:

  • Татарстан Язучылар берлеге;
  • «Шаян ТВ» телеканалы;
  • «Белем.ру» мәгариф-мәгърифәт челтәр басмасы;
  • «Белем радиосы» балалар һәм яшүсмерләр интернет-радиосы.

Бәйгенең максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның, аларны тәрбияләүче педагогларның һәм балаларның ата-аналарының иҗади мөмкинлекләрен ачуга ярдәм итү, татар теленә, әдәбиятка, шигърияткә кызыксыну уяту.

Бәйгедә катнашу өчен 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балаларны, аларның ата-аналарын һәм тәрбиячеләрне көтеп калабыз!

Тулырак мәгълүмат – беркетелгән НИГЕЗЛӘМӘдә.

Кушымта:

«Сабыема» I Төбәкара онлайн иҗади бәйге нигезләмәсе

 

Яр Чаллы шәһәрендә Әдәбият көне узды

21 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә Әдәбият көне узды. Бу масштаблы чарага Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендәге 60лап язучы килгән иде. Шулай ук форумда дистәдән артык Яр Чаллы бүлеге каләм әһелләре катнашты, Әлмәт бүлегеннән Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Фоат Садриев, Лилия Яссир, Лилия Фәттахова, Резеда Хәертдинова һәм бүлек җитәкчесе Равил Сабыр чакырулы иде.

Җыелган кунакларны татар драмтеатры бинасында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов сәламләде. Ул кыскача гына Яр Чаллының социаль-икътисадый үсеше, мәдәни проектларны тормышка ашыру турында сөйләде һәм Әдәбият көненең Яр Чаллы бүлеге оешуга 45 ел тулуга багышланганын билгеләп үтте. Бүлек җитәкчесе Факил Сафин ярты гасырлык диярлек тарих белән кыскача таныштырды.

Аннары язучылар 20 шәһәр мәктәбендә балалар белән очрашулар уздырдылар. Анда укучылар аларның шигырьләрен, проза әсәрләреннән өзекләр укыдылар, концерт номерлары күрсәттеләр. Язучыларның чыгышларыннан соң балалар үзләрен кызыксындарган сорауларны бирделәр.

Көннең икенче яртысында татар драмтеатры бинасында И.Юзеев һәм Г.Исхакый исемендәге әдәби премияләр лауреаты Данис Хәйруллинның 80 еллык юбилеена багышланган «Шигърият — йөрәк тибешем» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Шагыйрьне ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, шәһәр башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, «Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов, туганнары, якыннары котлады.

Тукай клубында Нәзифә Кәримованың яңа китабы тәкъдим ителәчәк

26 ноябрьдә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри  ур., 14) язучы Нәзифә Кәримованың  «Язучы» нәшриятында дөнья күргән яңа китабын тәкъдим итү кичәсе була. Башлана 17.00  сәгатьтә. Керү ирекле.

Казанда Гариф Ахуновны искә алу кичәсе узачак

8 декабрьдә  элеккеге Тинчурин театры бинасында (Горький ур., 13)  Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновның тууына 100 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе узачак. Чакыру билетларын Язучылар берлегеннән алырга мөмкин. Башлана 18.30 сәгатьтә.  Рәхим итегез!

«Язучы» нәшриятында Нәзифә Кәримованың «Озын-озак язмышлар» исемле китабы басылып чыкты

Татарстан Язучылар берлегенең «Язучы» нәшриятында Нәзифә Кәримованың «Озын-озак язмышлар» исемле китабы басылып чыкты.

Танылган язучы Нәзифә Кәримованың әлеге әсәрендә классик әдибебез, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең автор үзе озак еллар дәвамында якыннан күреп белгән тормыш һәм иҗат юлы тасвирлана.

Язучылар берлегендә шигърият остаханәсе утырышы узды

19 ноябрьдә Татарстан Язучылар берлегенең  шигърият остаханәсе утырышы узды. Биредә Эльвира Сафина, Ләйлә Дәүләтова, Марсель Шәрәпов иҗатлары турында фикер алыштылыр. Остаханә шагыйрьләрне бертавыштан Язучылар берлегенә тәкъдим итте.

Шагыйрь, фронтовик һәм легендар партизан Зәки Нури истәлегенә

Чүпрәледә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләүгә багышланган чираттагы чара буларак, язучы Ринат Мөхәммәдиевның “Партизан Зәки Нури” исемендәге яңа романын тәкъдир итү кичәсе үткәрелде.

Анда Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның Халык шагыйре Ркаил Зәйдулла, Татарстанның Халык язучысы Марсель Галиев, күренекле әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗановлар катнашты һәм чыгыш ясадылар.

Язучылар делегациясе иң элек, Чүпрәле районы хакимияте башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендә, легендар партизан, күренекле шагыйрь Зәки Нури бюстына чәчәкләр салды, районның бай тарихы турында сөйләүче музей белән таныштылар. Ә аннан район үзәгенең мәдәният йортында Зәки Нури истәлегенә багышланган тантаналы кичәдә катнаштылар.

Район хакимияте башлыгы М.Р. Гафаров роман авторына Рәхмәт хаты тапшырды, Ринат Мөхәммәдиев район китапханәләренә, мәктәпләргә һәм укучыларына үзенең остазы Зәки Нури каһарманлыгына багышланган китапларын бүләк итте.

 

«Язучы» нәшриятында шагыйрь Данис Хәйруллинның яңа китабы чыкты

Татарстан Язучылар берлегенең  «Язучы»  нәшриятында танылган шагыйрь Данис Хәйруллинның «Җил сурәте»  дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.

Данис Хәйруллинның әлеге китабына нигездә соңгы ун елда иҗат ителгән шигырьләре тупланган. Мәҗмугада аның хәзерге катлаулы заманны үзенчәлекле тасвирлавы, туган халкы язмышын күзалларга омтылуы, ана теле язмышына борчылулары белән беррәттән, сатира-юмор белән өртелгән шигъри тәлгәшләре дә урын алган. Шулай ук автор кешелек дөньясы, дин, илаһият темалары белән генә чикләнмичә, галәм, вакыт төшенчәләрен фәлсәфи яссылыкта шәрехләргә омтыла.

 

Зәйдә язучы Гурий Тавлинны искә алачаклар

24 ноябрьдә 13:00 сәгатьтә Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда язучы Гурий Тавлинның тууына 100 ел тулуга багышланган «Таулар моңы» дип исемләнгән искә алу кичәсе узачак. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.

Чараны Казанның Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге оештыра.

Кичә барышында Гурий Тавлинның әсәрләреннән өзекләр укылачак, театральләштерелгән чыгышлар күрсәтеләчәк, язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган җылы хатирәләр яңгыраячак, диелә хәбәрдә.

  • Гурий Иванович Тавлин 1925 елның 25 декабрендә Зәй районы Урта Баграж авылында туган. Ул — Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Тулырак: https://tatar-inform.tatar

Яңа китап: «Асия Харисова. Якты юллар»

«Якты юллар» дип исемләнгән яңа татарча китап дөнья күрде. Ул Татарстанның атказанган артисты, Дамира Кузаева исемендәге премия лауреаты Асия Харисованың тормыш һәм иҗат юлы турында сөйли. Бу театр артистына багышлап чыгарылган беренче шундый басма, моңа кадәр гомумән Әлмәт театры турында яисә артистлар үзләре язган мәҗмугалар бастырылган иде. Китапның авторы — ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Ситдыйкова, мөхәррире — Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Факил Сафин.

Асия Харисованың хезмәт кенәгәсендә бер генә язма бар: 1985 елда Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлаганнан соң Әлмәт татар дәүләт драма театрына артистка итеп кабул ителә һәм менә инде 40 ел ул тамашачыларга тугъры хезмәт итә, шуларның соңгы 15 елында труппа мөдире вазифаларын да башкара.

Халык мәхәббәтен яулаган популяр артистканы 15 ноябрьдә Әлмәт театрында юбилее белән котладылар. Бу кичтә ул сәхнәдә Илгиз Зәйниевнең «Җиләкле җәй» комедиясендә Гөлнур ролен башкарды. Спектакль тәмамланганнан соң Асия Харисованы театр директоры Фәридә Исмәгыйлева, «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, китап авторы Әлфия Ситдыйкова, ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр, Әлмәт театры баш режиссёры Сардар Таһировски, иҗатташ дуслары котладылар.

Шунысын да искәртик, Асия Харисованың туган көнендә, ягъни 19 августта, юбилей кичәсе шулай ук Актанышта да узган иде, анда аны якташлары тәбрик иттеләр.

«Тарих аша киләчәккә…»

Арча үзәк  китапханәсендә 13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне уңаеннан, Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, журналист Фирдүс Гыймалтдинов әсәрләре буенча китап укучылар конференциясе узды. Очрашуга “Шом”, “Үлемнән бер адым алда” ,“Буа”, “Урда ханы Үзбәк” повесть-романнары һәм башка күп төрле җанрларда каләме үткен хөрмәтле кунагыбыз Фирдүс Салих улы Гыймалтдинов, Казан шәһәренең «Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Шәриф Еникеев исемендәге  республика махсус китапханәсе» директоры Хәертдинов Идрис Әдип улы, шушы ук китапханәнең төбәкара хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әхмәтҗанова Миләүшә Радик кызы кайткан иде. Якташларыбыз Арча районы сукырлар җәмгыяте җитәкчесе Зарипов Зөфәр Шамил улы, Балтач районыннан күрмәүче һәм начар күрүче инвалидлары, киң җәмәгатьчелек китап укучылар, күрү сәләтен югалткан һәм авыр тормыш хәлендә калган райондашларыбыз, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте укучылары һәм укытучылары,  китапханәбезнең китап сөюче, әдәбият һәм тел мәсьәләләрендә битараф булмаган, үзләре дә иҗат белән янып яшәгән кадерле дуслары катнашуы кичәбезне тулыландырды. Уздырылган чара “Тарих  аша киләчәккә…” дип аталды.  Конференция башында бу көннең килеп чыгу тарихы турында танылган педагог һәм оештыручы Валентин Гаюи дөньяда беренче сукыр балалар мәктәбен ачу тарихына бәйле мәгълүмати видеоролик күрсәтелде, килгән кунакларның чыгышлары тыңланды.

Китапханәбездә узган китап укучылар конференциясендә язучы Фирдүс Гыймалтдиновның   катнашуы  очраклы түгел. Безне Фирдүс Салих улының   иҗат җимешләренең начар күрүчеләр өчен чыккан вариантлары булу берләштерде. Чөнки Фирдүс әфәнденең иҗатын безнең инвалидларыбыз да укый ала. Әсәрләр начар күрүче, бөтенләй күрмәүчеләрне дә исәпкә алып, Брайль шрифты белән бастырылган. “Буа” “Урда ханы Үзбәк романнары, ”Шом”, ”Үлемнән бер адым алда” повестьлары Брайль шрифты белән бастырылып, китапханәбез киштәләрендә үз укучысын көтә. Чара язучы әсәрләре буенча анализ ясау, фикер алышу тәртибендә барды. Язучының “Урда ханы Үзбәк” романы буенча  районыбызның хөрмәтле ветеран укытучысы Фәрит Вәдүт улы Вафин тулы һәм тирән фикерле анализ ясады.Шулай ук начар күрүчеләрдән Илгизәр Хөсәенов, Балтачтан Рамил әфәнде, “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгьзасы, үзе дә кыю каләм остасы Марсель Шарапов  әсәрләргә карата үз фикерләрен җиткерделәр. Шулай ук китап укучылар тарафыннан язучыга сораулар бирелеп, тулы җаваплар алынды.

Гомумән, очрашу файдалы һәм кирәкле мәгълүматларга бик бай булды. Без үз чиратыбызда Фирдүс Салих улы Гыймалтдиновка, кичәдә катнашучыларга тән саулыгы, рух ныклыгы, иҗат үңышлары, тарихка тирәнрәк үтүдә каләм үткенлеге теләдек.

https://kitap.tatar.ru

Фатиһ Кутлуның «Кардәшлек кадере» дип аталган беренче китабы басылып чыкты

Танылган төрек-татар әдибе, тәрҗемәче, публицист Фатиһ Кутлуның Татарстан китап нәшриятында шушы көннәрдә  “Кардәшлек кадере” дип аталган беренче китабы дөнья күрде. Бу татар әдәбиятында уникаль күренеш; чит илдә туып үскән, татар телен соңыннан өйрәнгән башка милләт вәкиленең татар телендә иҗат иткән әлеге әсәре татар укучысына кызык булыр дип уйлыйбыз.

Ф. Кутлуның  “Кардәшлек кадере” китабына иҗат эволюциясенә багышланган публицстик язмалар, истәлек-хатирәләр һәм Төркиядәге мөһаҗир татарларның рухи мирасы тупланды.

Китапның басма һәм электрон вариантын  нәшриятның “tatkniga.ru” сайтыннан алырга була.

Алматыда «Хәзерге заман татар хикәяләре антологиясе»нең икенче басмасы дөнья күрде

Алматыда 2024 елда казакъ телендә нәшер ителгән  «Хәзерге заман татар хикәяләре антологиясе»нең икенче басмасы Казакъстанның «Китап» нәшриятында дөнья күрде. Ул бу юлы илнең мәктәп китапханәләренә таратылачак. Хикәяләрне Саят Камшыгер, Җибәк Зинелова, Гөлнур Кыранбай, Иңкәр Избай тәрҗемә иткән. Редакторлары – Әбделдабек Салыкбай, Гөлзат Шайбекова, Дәүләтбәк Байторсынлы. Проект җитәкчеләре –  Ркаил Зәйдулла, Саят Камшыгер.

Кариев театрында Камил Кәримовның иҗат кичәсе узачак

24 ноябрьдә Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасында Татарстанның халык язучысы Камил Кәримовка 75 яшь тулу уңаеннан «Хатларда… язмышым» дип исемләнгән иҗат кичәсе узачак. Чакыру билетларын Язучылар берлегеннән алырга мөмкин. Башлана 18.30 сәгатьтә. Рәхим итегез!

Бер төркем язучылар Әлмәттә «Аваздаш» фестивалендә күрсәтелгән ике тамашаны карадылар

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендәге бер төркем язучылар 2 ноябрьдә Әлмәттә «Аваздаш» фестивалендә күрсәтелгән ике тамашаны карадылар.

Б. Урманче — татар Яңарышы символы, дип саныйлар «Бакый» спектакле авторлары. Режиссёры — Туфан Имаметдинов, композитор — Эльмир Низамов, хор җитәкчесе — Миләүшә Тәминдарова. «Без аның шәхесен сынчы буларак кына түгел, ә бер дигән оештыручы, җырчы, музыкант һәм шагыйрь буларак та ачарга телибез», — диелгән спектакльнең программкасында.

«Мин түгел» — Клара Булатованың Хәсән Туфанга мәхәббәте турында «Искәндәр кыйссасы» китабы, шагыйрьләрнең шигырьләре нигезендә куелган композиция. Рольләрне Илтөзәр Мөхәммәтгалиев һәм Ләйсән Фәйзуллина башкара. Режиссёры Йолдыз Миңнуллина (ул үзен интерпретатор дип атаган), рәссам — Василина Харламова, композитор — Зөлфия Рәүпова.

Хәсән Туфан Клара Булатованы — Тәнәкә, ә шагыйрә үзе Хәсән Туфанны — Искәндәр дип атаган. Аларның мәхәббәт тарихы әдәбият дөньясында сер булмаган. Шагыйрә әйтүенчә, язучылар арасында яшерен генә сүзләр күп булган. Шагыйрә ике арадагы мөнәсәбәтләрен «Әфләтүн мәхәббәте» — ягъни, «Платоник мәхәббәт» дип атый. Ул кияүгә чыкканда бу яратуы хакында иренә дә сөйли.

«Зур, якты, яхшы сәхнә әсәренең башлангычы була алыр иде бу әйбер дигән уй белән карап утырдым, — дип хис-тойгылары белән бүлеште каләмдәшебез, шагыйрә, актриса Резеда Хәертдинова. — Илгиз Зәйниевнең «Әрем исе» спектаклендә мин Нурзилә персонажын уйныйм. Аның шундый сүзләре бар: «Йөз еллардан соң безнең мәхәббәтләрне дә тарих итеп сөйләрләр микән?» — ди ул. Клара апа — бәхетле шагыйрь. Аның бу мәхәббәте турында белүчеләр бар, эләктереп алып сәхнә әсәре чыгаручы табылган. Бөтен әйбер аңлашыла, барысы да бик ачык күрсәтелгән, «бу нәрсәне аңлата икән?» дигән сораулар тумады. Мин үзем шәхсән кешеләрнең шәхси тормышында булган хәлләр түгел, ә иҗади мәхәббәт күрергә тырыштым».

Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге

Камал театрында Лена Шагыйрьҗанны искә алу кичәсе узды

Г. Камал  исемендәге Татар дәүләт академия театрында  Татарстанның халык шагыйре Лена Шагыйрьҗанның тууына 80 ел тулуга багышланган «Мин шигырьдә калам!..»  дип исемләнгән шигъри-музыкаль кичә узды.

Камал театрында Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе узачак

17 ноябрьдә Камал театрының Зур залында Татарстанның халык  язучысы, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була. Башлана 19.00 сәгатьтә.

Кичәдә Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров, Татарстанның атказанган артисты Сәидә Мөхәммәтҗанова, «Риваять» төркеме, Г. Камал театры артистлары һ.б. катнаша.

Сценарий авторы –  Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе – Айгөл Әхмәтгалиева. Режиссеры – Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин.

Чакыру билетларын Язучылар берлегеннән алырга мөмкин. Кичәгә рәхим итегез!

Лениногорскида Касыйм Тәхауның 100 еллыгына багышланган искә алу кичәсе узды

Лениногорскиның Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә күптән түгел фронтовик шагыйрь, язучы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Хөсәен Ямашев исемендәге премия лауреаты Касыйм Тәхауның тууына 100 тулуга багышланган искә алу кичәсе узды.

Мәртәбәле чарага язучының авылдашлары, якташлары, танылган иҗат әһелләре, Ш. Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе әгъзалары, К.Тәхауның иҗатын яратучы әдәбият һәм сәнгать сөючеләр җыелды.

Искә алу кичәсен Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Галия Урманова ачып җибәрде. Танылган шагыйрь, публицист, Ш.Бикчурин, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, «Чишмә» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаровның сәнгатьле чыгышын тамашачылар җылы кабул итте.

Тукмак авылында туып-үскән талантлы шагыйрь К. Тәхауның барлыгы 19 китабы дөнья күргән. Ул күп кенә җыр текстлары авторы да. Язучының нинди генә әсәрен алып укысаң да күңелгә үтеп керә, дулкынландыра, әсәрдәге вакыйгаларга алып кайта. Шуны дәлилләп Лениногорск китапханәләр челтәре директоры Гөлнара Хәсәнова, яшь шагыйрә Гүзәл Талипова, китапханәче Лилия Вәлиева тарафыннан язучының әсәрләреннән өзекләр укылды, шигырьләре яңгырады.

Музыкант, композитор Фәйзи Хөснуллин, гомере буе җитәкче булып эшләгән Әнәс Вәлиев һәм шулай ук Касыйм Тәхауның авылдашлары әдип турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Лениногорск шәһәре һәм районы ветераннар советы җитәкчесе Галия Хәлимова да язучының иҗаты буенча фикерләре белән бүлеште.

11 гимназия укучылары һәм укытучылары язучының «Тимеркүк» әсәрен сәхнәләштерделәр. Җитәкчеләре — шагыйрә, 11 гиназиянең өстәмә белем бирү педагогы Фәридә Әхмәтшина һәм «Айсылу» балалар театры җитәкчесе, режиссер Зөмәрә Шәрәпова. Әлеге чыгыш килгән тамашачыга тирән тәэсир итте.

Искә алу кичәсе Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе, Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге мөдире Ләйсән Шәмсуарова, шагыйрә, музыкант, җырчы, композитор Гөләндәм Кәбирова башкаруындагы моңлы җырлар белән үрелеп барды.

«Язучы» нәшриятында азәрбайҗан язучысы Элчин Хөсәенбәйлинең хикәяләре татар телендә басылып чыкты

Татарстан Язучылар берлегенең «Язучы» нәшриятында Элчин Хөсәенбәйлинең  «Уеннан уймак» исемле хикәяләр җыентыгы дөнья күрде. Тәрҗемәчесе –  Гүзәл Гыйззәтуллина.

Күренекле азәрбайҗан язучысы һәм драматургы, милли һәм халыкара әдәби премияләр лауреаты Элчин Хөсәенбәйлинең әлеге китабына дөньяның күп телләренә тәрҗемә ителеп, киң танылу алган хикәяләре туплап бирелде.

Марсель Гарипов Санкт-Петербургта Тукайның соңгы иҗади сәяхәте турында чыгыш ясады

Каләмдәшебез язучы-тарихчы Марсель Гарипов (Мирсәй Гариф) 22-24 октябрьдә төньяк башкалада Бөтенроссия фәнни-гамәли, тарихи-төбәк тарихын өйрәнү көнференциясендә катнаша. Ул «Санкт-Петербург һәм РФ төньяк-көнбатыш регионнары татарлары һәм аларның Евразиядәге татар-мөселман җәмгыятьләре белән үзара хезмәттәшлеге һәм элемтәләре: тарих һәм хәзерге заман. Татар төбәк тарихын өйрәнү мәсьәләләре» дип исемләнәгән иде.

Санкт-Петербургта төбәкчеләрне (алар арасында Ризаэддин Фәхреддин музее директоры Диләрә Гимранова да бар иде) Татарстанның даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов кабул итте. Чарада шулай ук Санкт-Петербург һәм РФ төньяк-көнбатыш регионнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Панчеев, Бөтендөнья татар конгрессының төбәкчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов һ.б. катнашты.

Конференциядә Марсель Гарипов «Полководец Булатов: из Забайкалья в Чикозеро — на защиту Ленинграда» һәм «Тукай Петербургта. Соңгы иҗади сәяхәт» докладлары белән чыгыш ясады. Мәдәни башкалада Тукай иҗаты белән кызыксынып, мәкалә язучы яшьләрдән Таһир Вәлиуллин да бар иде.

Ркаил Зәйдулла 12нче гимназиядә укучы кызлар белән очрашты

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла «Туфан мәктәбе» милли-мәдәни проекты кысаларында, Казан шәһәренең Фатыйха Аитова исемендәге 12 нче гимназиясендә кунакта булды, шушы мәктәпне салуда башлап йөргән язучы Туфан Миннуллин турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

«12 нче гимназиядән – 12 сорау» сәхифәсендә гимназиядә укучы кызлар Ркаил абыйлары белән әңгәмә корды, үзләрен кызыксындырган тагын бик күп сорауларга кызыклы җаваплар алды.

Камал театрында Лена Шагыйрьҗанның тууына 80 ел тулуга багышланган шигъри-музыкаль кичә була

31 октябрьдә 19.00 сәгатьтә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында (Һ.Такташ ур., 74, Көнчыгыш зал) Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Лена Шагыйрьҗанның тууына 80 ел тулуга багышланган «Мин шигырьдә калам!..»  дип исемләнгән шигъри-музыкаль кичә була.

Чакыру билетларын Язучылар берлегеннән алырга мөмкин.

Кичәгә рәхим итегез!

Казанда Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримне искә алдылар

Казанда Мостай Кәрим скверында шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Чарада Татарстан һәм Башкортстан язучылары һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Кукмарада язучы Мәгъсүм Насыйбуллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан искә алу чаралары узды

17 октябрь көнне Кукмара районы Байлангар авылында язучы, юрист, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, авылдашыбыз Мәгъсүм Насыйбуллинның тууына 100 еллык юбилее уңаеннан искә алу чаралары узды.

Мөхтәрәм кунакларыбызны Байлангар мәдәният йорты фойесында Мәгъсүм аганың тормыш һәм иҗат юлына багышланган күргәзмә белән авылдашыбыз, хезмәт ветераны Рафаэль Ярмиев таныштырды. Истәлекләре белән уртаклашты.

Мәдәният йортында  урнашкан китапханәдә  мәктәп укучылары, укытучылар белән очрашу булды. Төп чара район мәдәният йорты сәхнәсендә  бик зурлап үткәрелде. Авылдашыбызны искә алу  чараларында, филология фәннәре докторы, танылган әдәбият белгече, диктор, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимуллин; Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе иясе Зиннур Мансуров; хокук белгече, юридик фәннәр докторы, профессор, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган юристы Флүр Баһаутдинов катнашты һәм чыгыш ясады.

Мәгъсүм Нәҗип улы 1925 елның 15 октябрендә Татарстанның Кукмара районы Байлангар авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, башта МТСта эшли, аннары башлангыч мәктәптә укыта. 1943 елның сентябрендә ул Кызыл Армия сафларына алына, хәрби аэродромда хезмәт итә. Аннары, алты айлык хәзерлектән соң, фронтка җибәрелә, Көнчыгыш Пруссиядә барган сугышларда катнаша.

Сугыштан соң Мәгъсүм Насыйбуллин, юрист һөнәрен алып, башта Свердловск өлкәсендә, аннары Казакстан һәм Башкортстанда, ә 1970—1981 елларда Татарстан Республика прокуратурасында хезмәт итә.

Үз иҗатын ул очерклар язудан башлап җибәрә, соңга таба әдәбиятның проза жанрына килә. Аның 1968 елда русча “Конец опасной тропы” дигән беренче китабы, ә 1970 елда Башкортстан китап нәшриятында “Юрист язмалары” исемле икенче китабы дөнья күрә. Аннан соң язучының бер-бер артлы “Без капчыкта ятмый”, “Телсез шаһитлар”, “Төнге ату”, “Алтын алка”, “Яшерен касса”, “Йөрәк таш түгел”, “Кайтаваз”, “Капкын”, “Тукран тәүбәсе” һ.б. исемле китаплары басылып чыкты.

Язучының әсәрләрендә хокук һәм тикшерү оешмаларында эшләүче кешеләрнең авыр да, хәтәр дә хезмәт атмосферасы тасвирлана, тормышта очрый торган күптөрле җинаять, хокук бозу күренешләренең һәм социаль тамырлары һәм сәбәпләре эзләнелә, җәмгыятьтә тәртип һәм законнарны саклауда һәр кешенең җаваплы икәнлеге искәртелә.

Чара тирән эчтәлекле, үткәнне һәм бүгенгене тоташтырган бер мизгел булып күпләрнең хәтерендә калыр дип ышанып калабыз.

 

Кукмара районы Байлангар авылы мәдәният йорты директоры Әһлиуллина Минзәлия Габдрафыйк кызы

Татар язучылары Саха (Якутия) Республикасында Халыкара шигърият фестивалендә катнашты

Саха (Якутия) Республикасында Vlll Халыкара шигърият фестивале булып узды. Әлеге чараның авторы, оештыручысы һәм аны халыкара дәрәҗәгә күтәрүче – Якутиянең Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Наталья Ивановна Харлампьева. Фестиваль якут халкының халык шагыйре Семен Петрович Даниловның якты истәлегенә багышланды. Девизы булып, аның кар турындагы “Благодать большого снега” дигән шигырь юллары алынган.

Быел әлеге фестивальгә Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары прозаик, әдәбият галиме Рәҗәп Бәдретдин һәм  шагыйрь Фәнил Гыйләҗев чакырулы иде. Фестиваль кунаклары дөньяның төрле илләреннән, кыйтгаларыннан, Рәсәй регионнарыннан җыелган. Төрле-төрле телләрдә сөйләшсәләр дә аларның барысын да әдәбиятка, үз телләрендәге халыкка иҗади хезмәт итү, рух ныклыгын күтәрү берләштерде. Мәсәлән, Ван Цзяньчжао һәм Цао Шуй Кытайдан, Али Аль Шалах Ирактан, Улыкбек Есдауләт Казахстаннан, Астьер Базилио Бразилиядән, Ану Костя Монголиядән, Вадим Терехин Калугадан, Иван Ерпылев Оренбургтан һәм башкалар бар иде.

Иң башта фестиваль кунакларын Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Сергеевич Николаев кабул итте. Татарстан вәкилләре аңа чәк-чәк белән бергә үзләренең китапларын, Татарстан флагын һәм сувенирларын бүләк иттеләр. Шулай ук Төньяк- Көнчыгыш Федераль университеты президенты Евгения Михайловна да татарлар кулыннан истәлек бүләкләрен, китапларын җылы кабул итеп алды.

Тантаналы ачылыш вакытында Рәҗәп Бәдретдин һәм Фәнил Гыйләҗев кереш сүз алып, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулланың сәламнәрен тапшырдылар һәм күптәннән нигез салынган иҗади дуслык, хезмәттәшлек хакында сөйләделәр. Татар әсәрләрен якут теленә тәрҗемә иткән язучыларга медальләр тапшырдылар. Традициягә тугрылык саклап, барлык шагыйрьләр дә үз телләрендә кар турындагы шигырьләрен укыды.

Ә инде әлеге чарада катнашучы бердәнбер прозаик Рәҗәп Бәдретдин кар турындагы хикәясен якут һәм рус телләрендә ирештерде. Фәнил Гыйләҗев исә, алга таба аерым язучыларның әсәрләрен якут теленә тәрҗемә итү хакында да үз фикерләре белән уртаклашты. Моңарчы басылып чыккан татар-якут һәм якут-татар антологиясе, якут язучыларын татарчага тәрҗемә кылу – зур хезмәттәшлекне, үзара дуслыкны күрсәтте. Чиратта аерым язучыларның әсәрләрен тәрҗемә кылу кирәклеге искә алынды.

Фестиваль көннәрендә Таулы өлкәләргә дә сәяхәт кылынды һәм якут халкының олуг шәхесләре, халык шагыйрьләре Семен һәм Сафрон Даниловлар яшәгән һәм иҗат иткән өлкәләрдә булып, җирле халык белән очрашулар узды.

Фестивальнең кульминациясе булып, казах халкының милли эпосы ”    Кобланды батыр” ның якут теленә тәрҗемә кылынып, аны тәкъдир итү кичәсе булгандыр. Билгеле, әлеге чара Милли китапханәнең тарихи залында узды. Якутның һәм башка илләрнең галим- голәмәләре, язучылары шактый җыелган иде биредә. Татарстан вәкилләре дә үз чиратларында Якутиянең милли китапханәсенә ” Идегәй” нең русча-татарча басмасын һәм “Дастаннар” китабын бүләк итте.

Шунысы куанычлы: татарларны биредә дус күрәләр якын итәләр, яраталар. “Дустым” дип кенә дәшәләр! Монысы инде ике халыкның да Язучылар берлеге җитәкчеләренең бер-берләренә булган хөрмәте, ихтирамы, үзгә игътибарыдыр. Беренчеләрдән булып, ике халык арасында өч антология (проза, поэзия, балалар әдәбияты) алмашкан өчен генә түгел, ә бәлки уртак матур хезмәттәшлек, эшне җиренә җиткереп, югары кимәлдә башкару, проектларны вакытында үтәү өчен дә хөрмәт үзгә татар язучыларына.

Фестиваль язучыларны бергә туплап бәйрәм итүне генә оештырмады, дан-дәрәҗә артыннан да кумады, мактанышулар да булмады, ә бәлки, бөтендөнья күләмендә әдәбиятның үсеш-үзгәреш үзенчәлекләре, рухи киңлеге, тәэсирле көче каралды, үзара мөнәсәбәтләр җанландырылды, дуслык җепләре ныгытылды, әдәби көчнең алыштыргысыз мөһимлеге, кирәклеге, әһәмияте яңгырады.

«Хәзинәләр тапкан әдип»

«Хәзинәләр тапкан әдип». Шундый исем астында 16 октябрь көнне Әлмәт шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновның 100 еллыгына багышланган искә алу кичәсе узды. Драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе (1963-1965 һәм 1967-1968 еллар) турындагы истәлекләр белән бүлешү җылы, дустанә атмосферада чәй табыны артында үтте.

Язучының иҗатын якын итеп очрашуга каләмдәшләребез Миңзифа Әхмәтшина, Илүсә Нәбиуллина, Зөлфия Сираиева, Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар килде. Шулай ук Гариф Ахуновның кызы Наилә Ахунова, җәмәгать эшлеклеләре, китапханәчеләр һ.б. бар иде.

Гариф Ахунов нефть башкаласының иҗади дөньясына зур өлеш керткән шәхес. 1956 елның көзендә ул Әлмәт шәһәренә бер еллык иҗат командировкасына юллана. Командировка вакыты үтүгә, ул бирегә күченеп килә һәм монда 1968 елга кадәр яши. Аның иң әһәмиятле әсәрләре дә шушы чорда иҗат ителгән. Нефть төбәгендә яшәүче язучыларны иҗади коллективка җәлеп итә, яңа яшь әдәби көчләрне эзләп таба һәм аларга үсәргә булыша.

Кичәдә катнашучылар әдип турында истәлек-хәтирәләре белән уртаклаштылар, шигырьләр укыдылар.

Соңыннан,  1975 елда Свердловск киностудиясендә Гариф Ахуновның танылган романы буенча “Хәзинә” нәфис фильмын төшерүгә багышланган, “Клад с запахом нефти” исемле яңа документаль фильм күрсәтелде.

Сугышлыда Җәүдәт Дәрзаманны искә алу кичәсе узды

16 октябрьдә Лениногорски районы Сугышлы авылы мәдәният йортында Җәүдәт Дәрзаманның тууына 80 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе үтте. Чарада Татарстан язучылар берлегенең идарә әгъзалары Газинур Морат, Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр һәм шулай ук «Чишмә» әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаровлар катнашты.

Күренекле татар шагыйре, язучы, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш. Бикчурин, С. Сөләйманова, А. Алиш исемендәге премияләр лауреаты Җәүдәт Дәрзаманга багышланган чараны Лениногорски шәһәр һәм районы башлыгы урынбасары Галия Урманова ачып җибәрде.

Татарстан халык шагыйре Газинур Морат бу чарада катнашуына бик шат булуын белдерде һәм оештыручыларга чакырган өчен рәхмәт әйтте.

«Мин Җәүдәт Дәрзаманны бик яхшы белә идем, чөнки без баҗайлар идек, — дип башлады ул. — Аңарда шундый гаҗәеп дәрәҗәдәге талант бар иде: ул мәктәп балаларын сәгатьләр буе авызына каратып тора алган чын мөгаллим иде. Аның үзенә бертөрле ягымлы харизмасы, сөйкемле сөяге бар иде. Үзенең иҗади гомере эчендә ул күпләргә тирән эстетик, әдәби, әхлакый тәрбия биргән остазыбыз. Ул балалар өчен классик дәрәҗәдәге шигырьләр иҗат итте, аларны балалар бик җиңел отып алалар иде. Ул киңкырлы талант иясе иде. Менә дигән гармунчы, кубызчы, курайчы иде. Ә иң мөһиме — Җәүдәт абый инде олыгайгач та күңелендә үзенең чиста сабыйлыгын, сафлыгын саклап калган кеше. Ул балалар шикелле беркатлы да иде, кешегә тиз ышанучан иде, гомумән ул бик чиста, пакъ кеше иде. Ә намуслылыкны, садәлекне иң югары кыйммәт дип саныйм мин».

Җ. Дәрзаман 1945 елның 13 октябрендә Лениногорски (элеккеге Шөгер) районы Сугышлы авылында колхозчы-крестьян гаиләсендә туган. 1964 елда Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлап, 1967-1972 елларда Казан университетының татар теле һәм әдәбият бүлегендә белем алган. Хезмәт юлы — Татарстан радиокомитетында балалар тапшырулары редакторы, аннары «Ялкын» журналында әдәби хезмәткәр, ә 1988-1999 елларда журналның баш редакторы булып эшли. 1995 елдан кабат радиокомитетта: әдәбият-сәнгать тапшырулары бүлегенең баш мөхәррире, аннан соң «Татарстан» ДТРК әдәбият-сәнгать һәм музыкаль тапшырулар директоры.

Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Факил Сафин фикеренчә, Җ.Дәрзаман әсәрләрен укып, бүген дә бик күп ачышлар ясарга мөмкин.

«Җәүдәт абый — минем өчен беренче чиратта педагог. Мин дә, ул да, гомеребез буе балалар белән әвәрә килгән кешеләр, — диде Г.Тукай премиясе лауреаты Факил Сафин. — Яр Чаллыда «Көмеш кыңгырау» газетасын оештырганда да иң беренче аның янына килеп киңәшләр сорадым. Ул миңа гына түгел, һәркемгә хәерхаһлы кеше иде. Эш булсын, тәртип, тәрбия булсын дип яши торган, күңеле белән бик тотнаклы, мин әйтер идем, аксөяк кеше иде. Иҗаты да бик кызыклы. Бер карасаң балалар өчен яза, шул ук вакытта мистикага да кереп китә. «Ник керәсез төшләремә?» повестен искә төшерик. Аның кешеләрне тою, алдан сиземләү таланты да бик көчле иде. Бүген ул язып калдырган әйберләрне алып укысаң, әллә никадәр ачышлар табарга була. Шәхес турында да, яшәеш, бүгенге көн турында да».

Җ. Дәрзаман әдәби иҗат белән 5нче сыйныфта укыганда ук кызыксына башлый. Тиздән ул «Чишмә» әдәби берләшмәсенең иң актив әгъзаларның берсе булып китә, район газетасы битләрендә бер-бер артлы шигырьләре дөнья күрә. 1961 елда беренче әсәрләре «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») балалар газетасында басыла. «Ир-батыр» исемле беренче китабы 1975 елда Татарстан китап нәшриятендә басылып чыга. Җ.Дәрзаман барлыгы егермедән артык китап авторы.

Равил Сабыр фикеренчә, күңелендә балалыгын саклый алган язучы гына иң авыр эшне — балалар өчен язуны булдыра ала.

«Җәүдәт абый белән аралашу бәхете миңа да тәтеде бераз, — диде ул. — 90нчы еллар башында, әле студент чакта, мин «Татарстан яшьләре» газетасында эшли башладым. Безнең редакция 8нче катта урнашкан иде, ә 9нчы катта — «Ялкын» журналы, аның мөхәррире булып Дәрзаман эшли иде. Без бик күп аралаштык дип әйтә алмыйм, тик шулай да бер тирәдә эшләгәч, шактый еш күрешә, сөйләшә идек. Җәүдәт абый бик якты, һәрвакыт елмаючан, чиста, самим күңелле кеше дип хәтеремдә калган һәм шулай саклана. Шундый булмасаң, балалар әдәбияты өлкәсендә эшләп тә булмыйдыр. Ә балалар өчен язу — ул иң авыры. Чөнки бала күңеле ул бик сизгер, фальшны, икейөзлелекне, хәрәмләшүне шундук сизеп ала һәм беркайчан да гафу итми. Балалар өчен язу өчен үзеңнең күңелеңдә, йөрәгеңдә бала-чагалыкны, самимилекне саклый белергә, балалыктан чыгып бетмәскә кирәк. Бу бик зур талант!»

Әлмәт бүлеге җитәкчесе шулай ук соңгы араларда узган чараларны санап үтте. 10 октябрьдә Азнакайда Данис Хәйруллинның 80 еллыгы, 15 октябрьдә Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр тапшыру тантанасы, 16 октябрьдә нефть башкаласында Гариф Ахуновның 100 еллыгы уңаеннан әдәби кичә һәм Сугышлыдагы Җәүдәт Дәрзаманны 80 еллыгы. Равил Сабыр әйтүенчә, бары тик үз язучыларын кадерләгән, аларның иҗади мираслары белән үсеп килүче буынны таныштырып барган милләтнең генә мәдәни киләчәге бар, ә мәдәни киләчәк булмаса, берниндие дә булмый.

Кичәдә шулай ук Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Россия мәктәпләренең мәгариф отличнигы, «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе, Ш.Бикчурин, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты Таһир Шәмсуаров, Җ. Дәрзаманның бертуган сеңелесе Халидә Дәрзаманова, Лениногорски китапханәләр челтәре директоры Гөлнара Хәсәновалар чыгыш ясады.

Моңардан тыш Лениногорскиның 11нче гимназиясе, Тимәш мәктәбе укучылары, Сугышлы авылы мәдәният йортының «Дуслык» ансамбле, Г.Тукай исемендәге китапханәнең милли әдәбият бүлеге мөдире Ләйсән Шәмсуарова-Рахманова, «Чишмә» берләшмәсе әгъзасы, үзешчән композитор Гөләндәм Кәбировалар Җәүдәт Дәрзаман шигырьләрен укыдылар һәм аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар.

 

Төркиядә нәшер ителә торган журналда Ркаил Зәйдулланың хикәяләре дөнья күргән

Күренекле татар язучысы Ркаил Зәйдулланың “Кыска хикәяләр”е КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәркият институтының 3 курс студенты Камилә Кәлимуллина тәрҗемәсендә “Кардәш каләмләр” журналында дөнья күргән  https://kardeskalemler.com/

 

Азнакайда Данис Хәйруллинның 80 яшьлек юбилеена багышланган кичә узды

Күңелендә шигырь булган кеше, бервакытта да начар бәндә булмый. Бу сүзләрне 10 октябрьдә Азнакай Үзәк китапханәсендә язучы, И.Юзеев һәм Г.Исхакый исемендәге әдәби премияләр лауреаты Данис Хәйруллин әйтте. Биредә аның 80 еллык юбилеена багышланган «Чишмәләрдә күңел сафлыгы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Шагыйрьне ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр да котлады.

«Идарә утырышында Гаяз Исхакый премиясе мәсьәләсе каралганда Данис Хәйруллин тәкъдим ителгәч, барысы да бертавыштан хупладылар. Тирән кичерешләргә шундый бай, төрле хис-тойгыларга, уйларга этәрүче шигырьләр тудыра ала торган, үткен, зирәк акыл белән язылган кыю публицистик мәкаләләр авторын ничек хупламыйсың инде?!» — диде Равил Сабыр һәм юбилярның бер шигырен укып күрсәтте.

Шагыйрьдә дә шул ук гомер ләса,

Башкачарак кына гамәле:

Авызлыгын чәйни-чәйни яши,

Яза-яза яна каләме.

 

Утыз яшьтә чәченә чал иңә,

Кырык яшьтә кала чарасыз.

Илле яшьтә килеп керә кышка,

Йөгәннәрсез, атсыз, чанасыз.

 

Илле яшьтә сабый бала кебек

Кердә йөзгән, керсез калалган.

Гавам көзгесенең һәр ярчыгы

Йөрәгенә килеп кадалган.

 

Яраларын ялап яши шагыйрь,

Тере суын татый, үлесен.

Белмәгәннәр белми, белүчеләр

Бик теләми шагыйрь өлешен.

 

Ике килми гомер. Ә берсенә

Сыеп бетми шагыйрь гомере.

Язганнарын ятлап карагыз сез!

Уты кабар, көйрәр күмере.

 

Юбилярны шулай ук Азнакай районы мәдәният идарәсе җитәкчесе, Бөтендөнья Татар конгрессының Азнакай бүлеге рәисе Гөлсинә Хафизова, «Маяк» гәҗитенең баш мөхәррире Фәрхәд Шайхулов, Азнакай районы китапханәләре берлеге җитәкчесе Зөлфия Исламова, «Гөлстан» әдәби берләшмә җитәкчесе Гөлчәчәк Садретдинова һәм туган авылы Татшуганнан килгән кунаклар котладылар.

Данис Хәйруллин беренче шигырьләрен мәктәп елларында яза башлый.  Матбугат битләрендә исә яшь автор 1979 елда басыла башлый. 1988 һәм 1991 елларда Татарстан китап нәшриятында шигъри җыентыклары дөнья күрә. Аның «Хәтер», «Йөрәк тибеше», «Казлар ник көлә?», «Сагыну», «Кар исе» исемле китаплары халыкта киң таныла. 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Аның күп кенә шигырьләренә Илгиз Закиров, Зөфәр Хәйретдинов, Альфред Якшембетов, Булат Җиһаншин кебек талантлы композиторлар көй язды.

«Бүген минем вакыт-вакыт күземнән яшьләр тамды, — диде юбиляр кичә ахырында. — Кайвакыт бу шигырьне яки хикәяне чынлап та мин яздым микән дип тә уйлап утырдым. Алар чынлап та чын күңелдән язылган. Минем бер уйлап чыгарган шигырем дә юк, алар барысы да минем күңелгә килгән әйберләр. Мин шигырьләремнең бер юлыннан да ваз кичмим, чөнки алар язасы килүдән генә түгел, язарга кирәк булганга язылган әйберләр».

Данис Хәйруллин милләт язмышы турындагы фикерләре белән дә бүлеште.

«Дин, рух, тел — безне саклый торган әйберләр. Әгәр дине булса, теле, милли рухы булса, безнең милләт яшиячәк. Безнең пәйгамбәребез әйткән, ата-ананың баласына биргән иң зур байлыгы — ул тәрбия, дигән. Без балаларыбызга күпме генә байлык калдырсак та алар аны бер-ике елда сарыф итеп бетеререгә мөмкин, ә менә тәрбия бер вакытта да юкка чыкмый. Ә тәрбия төшенчәсенә бик күп әйберләр керә. Иң беренче чиратта аңа тел керә. Үз халкыңның телен, мәдәниятен, тарихын белсә балаң, киләчәген бераз гына булса да күзалдына китерсә, иң зур тәрбия шул була инде. Тиккә генә әйтмиләр бит: күңелендә шигырь булган кеше, бервакытта да начар бәндә булмый. Шуңа күрә һәрбер балага шундый тәрбия бирергә тырышырга кирәк», — дип саный Дания Хәйруллин.

Аның юбилеена багышланган кичәдәге чыгышлар авторның шигырьләрен уку, аның сүзләренә язылган җырларны башкару белән үрелеп барды.

Мамадыш районы Катмыш авылы урта мәктәбендә Фәрит Имамов белән очрашу булды

Мамадыш районы Катмыш авылы урта мәктәбендә якташыбыз, Татарстан Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, 9 китап авторы Фәрит Имамов белән очрашу булды.

Фәрит Фәйзетдин улы  авылыбыз мәктәбен моннан 50 ел элек тәмамлаган. Хәзерге вакытта Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итә, “Туган як” газетасы редакторы.

Без – укытучылар һәм укучылар язучыны туган мәктәбебездә сәламләвебезгә бик шатландык. Фәрит Имамов тормышы һәм иҗатындагы кызыклы сәхифәләр белән  уртаклашты, киләчәккә планнары турында сөйләде, укучыларны кызыксындырган күпсанлы сорауларга җаваплар бирде. Соңыннан язучы очрашуда катнашкан укучыларның һәрберсенә  балалар өчен язылган “Бакыр касә” дигән китабын бүләк итте.

Очрашу һәркемнең күңеленә ятышлы булды, катнашучыларның барысында да җылы тәэсирләр калдырды.

Зөлфия Гыйззәтуллина,

Катмыш авылы мәктәбе укытучысы

 

Апас районы Карамасар авылында шигырь бәйрәме узды

Гали Хуҗиның туган төбәге булган Карамасар авылы күп үзенчәлекләргә бай – аны «Чишмәләр авылы, игезәкләр авылы» дип тә йөртәләр. Һәм шушы атамалар исемлегенә тагын «Шагыйрьләр авылы» дип тә өстәп куярга кирәктер, чөнки күңелләрендә шигырь уты янып торган үзешчән шагыйрьләр дә бихисап Карамасарда!

8 октябрь көнне узган мәдәни чара сәнгатьнең таҗы  шигърияткә багышланган иде. Бу көнне Карамасар авылы мәртәбәле кунакларны  Татарстан язучылар берлеге әгъзаларын  яшь, үзенчәлекле, талантлы шагыйрьләрне кабул итте. Күпсанлы әдәби премияләр лауреатлары, иҗатлары белән татар әдәбиятына яңа сулыш өргән шагыйрьләр Рузәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Фәнил Гыйләҗев белән очрашу карамасарлылар күңелендә бик зур вакыйга булып озак сакланачак!

Барлык тамашачыларга авылның мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән үзенчәлекле шигъри-музыкаль тамаша тәкъдим ителде. Бу тамаша бары тик Карамасар шагыйрьләренең иҗат җимешләреннән төзелгән иде. Аннан соң сүз кунак шагыйрьләргә бирелде. Алар үзләренең шигырьләрен укыды, үзләре белән таныштырды, тыңлаучыларны чын шигъри сәнгать дөньясының иң үзәгенә кертә алды!

Тамашачылар арасында тирә-як мәктәпләрнең югары сыйныф укучылары да бар иде. Яшь, талантлы, искиткеч харизмалы татар шагыйрьләре белән очрашу алар өчен дә бик истәлекле һәм файдалы булгандыр. Гомумән, шушы шигырь бәйрәме барлык тамашачылар өчен озак вакытларга җитәрлек рухи нигъмәт, якты хатирә булып калды. Ә каләм тибрәтүче авылдашларыбызга бу әдәби чара яңадан-яңа, матур әсәрләр иҗат итү өчен илһам чыганагы булыр дип ышана чараны оештыручылар!

https://tatcultresurs.ru

Әлмәт язучылары Баулыда «Иҗатка илткән юллар» исемле кичәдә катнашты

8 октябрьдә ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге язучылары Илүсә Нәбиуллина, Миңзифа Әхмәтшина һәм Равил Сабыр Баулы үзәк китапханәсендә «Иҗатка илткән юллар» дип исемләнгән кичәдә катнашып укучылар белән очрашу уздырдылар.

Алар әдәбиятка ни рәвешле килүләре, беренче әсәрләренең ничек язылуы, хәзер иҗатка нәрсәләр этәрүе, булышуы турында сөйләделәр. Чыгышлар Әлмәт шагыйрьләре сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды. Марат Галимов, Хәния Фәрхи башкаруындагы җырларга төшерелгән видеоклиплар зур экранда күрсәтелде. Шулай ук баулылар Равил Сабыр пьесалары буенча Әлмәт театрында куелган «Фәхрине үтереп ташладылар» киноспектакле һәм «Йорт» иммерсив-променадыннан өзекләр карадылар.

Кичәдә Баулыда эшләп килә торган «Илһам» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары Алсу Васикова-Сафина, Кәшифә Әхмәдиева һәм Сәгыйть Әхмәтҗановлар үз шигырьләрен укыдылар. «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Баулы бүлеге җитәкчесе Римма Яруллина Равил Сабырның «Фәхрине үтереп ташладылар» китабын анализлап чыгыш ясады һәм чарада катнашучыларны һичшиксез бу романны укып чыгарга өндәде.

Кичә ахырында автограф-сессия узды: Илүсә Нәбиуллинаның «Буй-буй тормыш», Миңзифа Әхмәтшинаның «Шәүлегән» китапларын авторларның багышлау-теләкләре һәм имзалары белән сатып алырга була иде. Шулай ук Равил Сабыр Баулы Үзәк китапханәсенә үзенең балалар өчен язылган «Ак әби» һәм рус телендә басылган «Нельзя отключать солнце» китапларын, «Татнефть»нең «Рухият» нәшрияты тарафыннан чыгарылган сирәк һәм кыйммәтле басмаларын бүләк итте.

Моңардан тыш Әлмәт язучылары Баулыда Фәнис Яруллин һәм аның хәләл җефете Нурсөя ханымга куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар һәм Кызылъяр авылындагы шагыйрьнең музеенда булып андагы экспонатлар һәм күргәзмә белән таныштылар.

Казанда шагыйрә Александра Кашинаны соңгы юлга озаттылар

Бүген шагыйрә Александра Кашинаны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрасиме Татарстан Язучылар берлеге бакчасында узды.

А. Кашина өч китап авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гавриил Державин исемендәге Бөтенроссия әдәби премиясе лауреаты, “Филантроп” халыкара премиясе җиңүчесе.

 

Зинаида Захарова – Абдулла Алиш премиясе лауреаты

Каләмдәшебез Зинаида Захарова — Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге премиясе лауреаты. Ул балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлар өчен тапшырыла. Чын күңелдән котлыйбыз!

Әлеге бүләкне аңа 3 октябрьдә Казанда узган Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш съездында оешма рәисе Ркаил Зәйдулла тантаналы шартларда тапшырды.

Исегезгә төшереп узабыз, Зинаида ханым быел 70 еллык юбилеен уздырды. Түгәрәк датага бәйләнешле бәйрәм 16 майда Казанда Я.Е. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә булды.

Ул актив иҗатын дәвам итә. Быел гына да авторның ике китабы чыкты. «Елмай» дип исемләнгән җыентыкта шагыйрәнең балалар өчен иҗат ителгән иң яхшы әсәрләре ике телдә тәкъдим ителә. «Хыял канатында» китабында соңгы елларда иҗат ителгән лирик шигырьләре урын алган. Автор яшәүнең матурлыгын, мәхәббәтнең зурлыгын әти-әнисенә, туган халкына, татар теленә, сөйгән ярына булган сөю-ярату хисләре аша ачып бирә. Авторның барлыгы 17 китабы дөнья күрде, шуларның тугызы балалар өчен язылган.

Моннан тыш Зинаида Захарова укучылар белән даими очрашып тора. Күптән түгел генә, 22 августта, ул «Кәләем» фольклор төркеме һәм Әфган сугышы ветераннары белән Актүбә интернатында булып кайтты. Күчтәнәчләрдән тыш, алар концерт куйдылар, китаплар бүләк иттеләр. Ә 2 октябрьдә Кәләй урта мәктәбендә Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә катнашып авылдашларына, туган мәктәбенә багышланган шигырьләрен укыды, «Кәләем» фольклор ансамбеле аның шигырьләренә язылган җырларны башкарды.

Шунысын да искәртик, Абдулла Алиш премиясе язучының беренче генә бүләге түгел. Ул С. Сөләйманова һәм Р. Төхфәтуллин исемендәге әдәби премияләр лауреаты.

Зинаида ханымга алга таба да иҗади уңышлар, ныклы сәламәтләк, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге телибез.

«Әдәби марафон» проектына гаризалар кабул ителә башлады

#ӘдәбиМарафон проекты татар халкын камилләштерү, үстерү, белемле итү, үзара дуслыкны ныгыту юнәлешендә үз эшен дәвам итә. 1 октябрьдә 2025 елны тәмамлый торган XXXIII Әдәби марафон башланып китәчәк. Марафонның әлегесе бу елның иң күләмлесе, иң колачлысы булыр дип көтелә!

Финалистларны бүләкләү тантанасы ел ахырында Казанда үткәреләчәк. Тантанада иң актив әдәби әйдаманнар белән бергә иң актив китапханәләр һәм иң актив мәктәпләр дә бүләкләнәчәк: https://tat-i.net/tt/adabi-marafon-2025 (НИГЕЗЛӘМӘ).

Гаризалар 1 октябрь 23:30 сәг. кадәр ВКонтакте’дагы рәсми төркемдә кабул ителә: https://vk.com/wall-143856908_32859.

Әлмәттә «Әдәби атнакич» мәдәни проектының икенче сезоны старт алды

18 сентябрьдә «Нефтьче» мәдәният сараеның «БиблиоНефть» мәйданчыгында «Әдәби атнакич» проектының икенче сезоны старт алды. Яңа очрашуның кунаклары – заманча татар поэзиясенең күренекле вәкилләре, ТР Язучылар берлеге әгъзалары – Бөтендөнья татар конгрессының Россия төбәкләрендә татар массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге башлыгы, шагыйрь Булат Ибраһимов һәм  «Казан утлары» журналы редакциясенең смм-белгече, шагыйрә Алинә Хәбибуллина. Алар икесе дә «Татнефть» компаниясенең Саҗидә Сөләймәнова исемендәге премиянең стипендиатлары.

Исегезгә төшерик, проектның оештыручылары – «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге. Ул 2024 елның ноябрь аенда яшь талантларны барлау максатыннан башланып китте. Соңрак нефть башкаласында яшәүче шагыйрь һәм язучыларның иҗат кичәләре дә оештырыла башлады.

«БиблиоНефть» креатив киңлегенә Казан кунаклары белән очрашуга Әлмәт укучылары, студентлары, укытучылар, язучылар, китапханәчеләр, «Кызыл каурыйлар» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары һ.б. җыелды. Чараны «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы җитәкчесе Алинә Мостафина алып барды. Кичә шигырьләргә, җырларга бай иде. Шулай ук  спикерлар үзләренең иҗатка килү юллары турында сөйләделәр, С.Сөләймәнова стипендиясенең зур әһәмиятен билгеләп үттеләр, тамашачыларның кызыклы сорауларына җавап бирделәр.

Булат Ибраһимовның иҗат юлы мәктәп елларында район газетасында чыккан  шигыреннән башлана. “Гәҗиттә шигырең чыккач, сине авылда шагыйрь дип йөртә башлыйлар. Бөтен туган көннәргә дә син шигырь язарга тиеш буласың. Әтиеңнең абыйсының 50 яшенә дә, 55 яшенә дә. Менә шулай әкрен генә китте инде. Шагыйрь булырга теләмәсәң дә, авыл сине үзе шагыйрь итә”, – дип хәтирәләрен барлады Булат. Студент чагында С.Сөләймәнова исемендәге премиянең стипендиясенә ия булуы, матди ярдәмнән тыш,  күп кенә ишекләрне дә ачкан. «Син бу әдәби премия стипендиаты булгач, олпат шагыйрь, язучылардан да сиңа карата хөрмәт арта. Ул киләчәккә, әдәбият юлына тагын бер бара торган сукмакны кушып, юлны зуррак итеп җибәрә. Һәр чорда да яшьләрне күрә белә торган шәхесләр булса, бу иң бәхетле мизгелләр, рәхәт чаклар», – диде ул. Ул балаларны курыкмыйча иҗат итәргә өндәде: «Иҗат итәргә теләге булган кеше өчен мөмкинлекләр бик күп. Иң мөһиме – иҗат уты сүнмәсен. Яза торган кешенең күңеле ниндидер дошманнар, тәнкыйть сүзләре аркасында сынмасын. Үткен каләмле кешеләрнең дә, күңелләрен бер сүз белән сындырып, яралыйлар. Һәр иҗатка да җиңел, киләчәккә өмет белән карарга кирәк».

Шагыйрә Алинә Хәбибуллина укытучылар гаиләсеннән. Мәктәп эскәмиясеннән үк иҗат итә башласа да, югары уку йортында гына үз фикердәшләрен табып, иҗади бәйгеләр, төрле остазларның киңәшләре аша, әдәбиятның күңеленә якын өлкә икәнен аңлый. Залда утыручы яшьләргә дә ул бәйгеләрдә катнашырга киңәш итте: «Мөмкин булган барлык конкурсларда да катнашырга киңәш итәр идем. Унысында катнашып, берсендә уңыш елмаерга мөмкин, һәм нәкъ менә әлеге конкурс сезнең язмышыгызда ниндидер хәлиткеч роль уйный ала. Мин моны үземнең тормышымнан чыгып әйтәм. Миңа бу проектта катнашырга тәкъдим иткәч, мин бик сөендем, чөнки Әлмәткә һәрвакыт өйгә кайткан кебек киләм».

«Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы җитәкчесе Алинә Мостафина очрашуны төгәлләп, «Әдәби атнакич» проекты дәвамлы булачагын билгеләп үтте.

Арчада Гариф Ахуновның тууына 100 ел тулуны билгеләп үттеләр

Казаннан Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин җитәкчелегендә бер төркем язучылар, татар конгресының бүлекләр белән эшләү комитеты начальнигы Ирек Шәрипов һәм фән эшлеклеләре, китапханә, музей хезмәткәрләре һ. б. кайтты.

Мәдәният хезмәткәрләре Казан кунакларын Арча чигендә гармуннар уйнап, чәк-чәк, якты йөз белән каршы алдылар. Истәлеккә фотога төшеп, Арча станциясе зиратына юл тоттылар. Гариф Ахуновның һәм аның хатыны Шаһидә каберендә булып, догалар укып, чәчәкләр салдылар. Гариф Ахуновның улы Рәшит тә шушы станция зиратына җирләнгән.

Г.Ахунов ис. Казанбаш мәктәбендә шулай ук матур очрашу булды. Ш.Ахунов укулары булып, җиңүче балаларны котлап үттеләр. Мәктәптә Г.Ахунов музее тантаналы шартларда ачылды. Ишеккә аркылы сузылган тасманы язучы кызы Наилә ханым кисте.

Арчада язучылар аллеясында кунакларны район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов каршы алды. Гариф Ахунов һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Арча сәнгать мәктәбендә Гариф Ахунов премиясен алучыларны котладылар.

https://arskmedia.ru/

 

Чаллыда «Чылбырдагы безнең урын» исемле кичә узды

17 сентябрь көнне, “Казан Утлары” журналының “Әдәби берләшмәләрдә” проекты кысаларында, Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсендә “Чылбырдагы безнең урын” исемле кичә узды.

Кичәнең мөхтәрәм кунаклары “Казан утлары” журналы редакциясе хезмәткәрләре – Рафис Корбан, Вакыйф Нуриев, Алинә Хәбибуллина, «Чаян» журналы мөхәррире Алмаз Хәмзин Чаллы язучылар бүлеге каршында эшләп килүче, күңелләрендә шигырь рухы яшәгән иҗатчыларны бергә туплаган “Ләйсән” әдәби – иҗат берләшмәсе әгъзалары белән очраштылар.

Язучы Рафис Корбан журналның эшчәнлеге белән таныштырганнан соң, сентябрь ае санында шигыре басылып чыккан һәр авторга “Казан Утлары” журналын бүләк итте.

Әдәби очрашуда Чаллыда яшәп иҗат итүче язучылар – Факил Сафин, Әнвәр Шәрипов, Рәкит Әбделманов, Мансур Сафин, Айрат Суфиянов, Зимфира Исламова, Хәмит Латыйпов, Айрат Шәйхетдинов, Галиәхмәт Шаһи катнаштылар.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары – Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе, Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины, язучы Факил Сафинның кайчандыр берләшмәне җитәкләгән каләм әһелләре Хәниф Хөснуллин, Равил Лотфуллин һ.б. турында сөйләгән истәлекләрен, чарага килгән укытучылар, китапханәчеләр кызыксынып тыңладылар.

Кичәне алып баручы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Ләйсән” әдәби – иҗат берләшмәсе җитәкчесе, әдәбият музее китапханәчесе Роза Хәмидуллина әдәби берләшмәнең бүгенге иҗат мөхите белән таныштырды.

Тукай районы “Якты юл” газетасының ветеран журналисты Заһидә Нәбиуллина әдәби берләшмәнең беренче оешкан көннәрен искә алды.

Шулай ук Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева, язучы Рәкит Әбделмәнов шәһәрнең төзелеш елларындагы күтәрелеш чорының әдәбиятка күчүен билгеләп үттеләр .

Чара Автор – башкаручы Зөлфия Җиһанның әдәби берләшмә гимнын җырлавы белән тәмамланды.

Әдәби берләшмәгә йөреп каләм тибрәтүчеләр өчен киләчәктә илһамланып иҗат итәргә этәргеч биргәндер бу очрашу.

 

Казанда Абдулла Алишны искә алдылар

16 сентябрьдә, каһарман шагыйрь Абдулла Алишның туган көне уңаеннан, Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия ишегалдында урнашкан Алиш бюсты янында тантаналы митинг узды.

Чарада Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, А. Алиш премиясе лауреатлары Вакыйф Нуриев, Йолдыз Шәрәпова, Нурия Сәйяр, Рәхимә Арсланова, Равилә Шәйдуллина һәм Ә. Атнабаев премиясе лауреаты Галия Гайнетдинова катнашты.

Быел гимназия буенча А. Алиш премиясенә мәктәпнең иң яхшы 10 нчы сыйныф укучысы Сираҗиев Рөстәм лаек булды.

Язучылар берлегенә яңа әгъзалар кабул ителде

Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы идарә утырышында Берлеккә яңа әгъзалар кабул ителде. Алар – Ландыш Әбүдарова, Нәсим Акмал, Дилбәр Булатова, Раил Гатауллин, Гүзәл Гыйззәтуллина, Рита Имаметдинова, Нияз Игъламов, Артур Ибраһимов, Илһам Ногман, Гөлназ Нуриева, Асия Рәхимова, Зөлфия Сираева, Ильяс Фәрхуллин, Наилә Харисова. Котлыйбыз!

Тинчурин театрында Мәдинә Маликованың иҗат кичәсе узачак

22 сентябрьдә 18.30 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәдинә Маликовага  90 яшь тулу уңаеннан «Басып сайрар талы бар» дип исемләнгән иҗат кичәсе була.

Чакыру билетларын Язучылар берлегеннән һәм театр кассасыннан алырга мөмкин.  Кичәгә рәхим итегез!

Резеда Фәрхетдинованың «Табышмаклар. Загадки» исемле яңа китабы дөнья күрде

Каләмдәшебез Резеда Фәрхетдинованың “Табышмаклар. Загадки” исемле өр-яңа китабы дөнья күрде. Шагыйрә бу китапчыгында нәниләрнең тапкырлыгын, зирәклеген сынар өчен, аларга табышмаклар тәкъдим итә.

Резеда Нәсыйх кызы Фәрхетдинова  Әлмәт шәһәрендә педагог булып эшли. Аның балалар психологиясен яхшы белеп иҗат иткән шигырьләре  укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен бик яхшы кулланма булып тора.

Татар китабы йортында язучы Гариф Ахуновның 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла

Быел татар халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Гариф Ахуновның тууына 100 ел. Шул уңайдан 11 сентябрьдән Татарстан Милли музее филиалы – Татар китабы йортында аңа багышланган күргәзмә эшли башлый.

«Гариф Ахунов. Гаилә хәзинәсе» күргәзмәсендә язучыга якын булган Ахуновлар гаиләсенең шәхси архивыннан әйберләр тәкъдим ителәчәк. Бу – гаилә предметлары һәм фотосурәтләр, шәхси китаплар, шулай ук рәсем ясау өчен пумалалар һәм рәсем. Фотосурәтләрдә Гариф Ахунов күпкырлы шәхес, язучы һәм әдәби тәнкыйтьче, рәссам һәм гаиләне яратучы буларак тәкъдим ителәчәк», – дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Күргәзмә 12 октябрьгә кадәр эшләячәк, аның программасы кысаларында экскурсияләр һәм «Хәзинә» фильмы күрсәтеләчәк.

  • Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов (Гариф Ахунов) – 1925 елның 18 сентябрендә Арча районы Өчиле авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Белем нигезләрен Казанбаш авылы мәктәбендә, аннары Арча педагогия училищесында ала. 1947 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый.
  • Гариф Ахунов әдәби даирәләргә университетның соңгы курсларында ук катнаша. Әсәрләре 1951 елда басыла башлый. Аның студент яшьләре тормышы турында «Яшьлек яме» дигән беренче зур әсәре 1950 елларда басыла. Шулай итеп, Ахунов үзенең иҗат эшчәнлеген башлап җибәрү белән, үз чорын чагылдырган әдәби әсәрләр яза башлый.
  • Әдәби әсәрләрендә ул үзенең замандаш дуслары, нефтьчеләр, авыл хезмәтчәннәре, сәнәгать җитәкчеләре турында яза. Татарстан нефтьчеләре турында язылган «Хәзинә» романы һәм «Чикләвек төш» повесте өчен ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнгән. Гариф Ахунов, язучы буларак кына түгел, драматург, тәрҗемәче, мөхәррир, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе буларак та билгеле.

 

https://tatar-inform.tatar/

Язучылар берлегендә Ринат Мөхәммәдиевнең яңа китабы тәкъдим ителәчәк

4 сентябрьдә Татарстан Язучылар берлеге бинасында (Мөштәри урамы, 14) күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиевнең “Идел-пресс” нәшриятында чыккан “Партизан Зәки Нури” исемле китабын тәкъдим итү кичәсе була.  Кичә 13.30 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

 

Йолдыз Миңнуллинаның яңа китабы «Юлбасма» нәшриятында басылып чыкты

Шагыйрә Йолдыз Миңнуллинаның яңа китабы «Юлбасма» нәшриятында басылып чыкты. Китап шагыйрәнең шигыреннән алынган юллар белән «Җирдә була шундый көннәр» дип атала.

«Йолдыз заманча татар шигъриятендә әһәмиятле урын алып тора. Әмма аның шигырьләрен табып булмый. Мин үз алдыма Йолдызны укучыга ачу һәм әлеге китапның сәнгати чишелешен табу максатын куйдым», – ди китапның нәшире Гүзәл Хәсәнова.

Ул Йолдызны нәкъ менә китап аша ачкан кешеләрнең барлыкка килүен нәшриятның уңышы дип саный.

Китап рәссам Радик Мусинның проект өчен махсус ясалган «наив» стилендәге рәсемнәре белән бизәлгән.

https://tatar-inform.tatar

Казахстанда нәшер ителә торган журналда татар язучыларының әсәрләре дөнья күрде

Казахстанның Алматы шәһәрендә айга ике тапкыр нәшер ителә торган «Таң-Шолпан» (Таңчулпан)  журналының 4нче санында бер төркем татар язучыларының әсәрләре дөнья күрде. Мәгълүм булганча, әлеге журнал 2025 елны «Татар әдәбияты елы» дип игълан иткән иде. Анда ел дәвамында дүрт дистәгә якын замандаш әдипләребезнең төрле жанрдагы әсәрләре казакъ телендә дөнья күрәчәк.

Рөстәм Галиуллин Татарстан китап нәшрияты генераль директоры итеп билгеләнде

Татарстан китап нәшрияты генераль директоры вазифасын «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин башкарачак. Ул август уртасында бу вазифадан киткән Илдар Сәгъдәтшин урынына билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан китап нәшриятының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Рөстәм Госман улы Галиуллин 1987 елның 26 ноябрендә туган. Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетын тәмамлаган. Филология фәннәре кандидаты. ТР Язучылар берлеге, ТР Журналистлар берлеге һәм Халыкара Пен-клуб әгъзасы. Әдәбият өлкәсендә Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты.

Татар телендәге «Гипнозчы малай» (2008), «Юлларда җил ак иде» (2012), «Васыять» (2017), «Биш «икеле» (2020) китаплары, рус телендәге «Одиночество» (Мәскәү, 2013) китабы һәм «Творчество Тауфика Айди: система образов и жанровая типология» (2016, ТР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) монографиясе, башкорт телендәге «Гипнозсы малай» (Уфа, 2021), азәрбайҗан телендәге «Ата вә угыл» (Баку, 2020) китаплары авторы. «Ата һәм ул» һәм «Дивана» хикәяләре Россия халыкларының заманча прозасы антологиясенә кертелгән. Галиуллин шулай ук «Т.Әйдинең сайланма әсәрләре» (2016) дүрт томлык китабының төзүчесе.

https://tatar-inform.tatar

Казанда Туфан Миңнуллинга истәлек тактасы ачылды

30 августта, Татарстан Республикасы көнендә, Казанда танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, күренекле драматург, прозаик, публицист Туфан Миңнуллинга мемориаль такта ачу тантанасы булды. Тантаналы чарада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, республика парламенты депутатлары, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, җәмәгатьчелек вәкилләре, мәдәният эшлеклеләре, шулай ук Туфан Миңнуллинның туганнары һәм якыннары катнашты.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Туфан Миңнуллинның иҗади мирасы, Россиянең һәм элеккеге СССР илләренең күп кенә театрларында саклануын әйтте. “Туфан Миңнуллинны без әлбәттә зур әдип, остаз буларак кына искә алмыйбыз, ул һәрвакыт милләт, әдәбият язмышы белән янып яшәде. Әдәбиятның киләчәге турында һәрвакыт борчылды. Туфан абый рухың шат булсын. Без синең юлдан барырга, синең хыялларыңны томышка ашырырга тырышабыз”, – диде ул.

Мемориаль тактаны Толстой урамындагы язучы яшәгән 16А номерлы йортның фасадына урнаштырганнар.

Чаллыда Муса Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алдылар

25 август – Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен  искә алу көне.

Илебез тынычлыгы өчен башларын салган батыр җәлилчеләрне Яр Чаллы шәһәрендә зурлап искә алдылар.

Һәр елны, августның егерме бише көне,  шәһәрнең Муса Җәлил һәйкәле янында, шәһәрнең Комсомол районы җитәкчелеге,  Үзәк китапханә һәм Язучылар бүлеге белән берлектә,  җәлилчеләрне искә алу чарасы үтә.

Тантаналы митингны Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Комсомол районы администрациясе башлыгы Ленар Әхмәтҗанов ачып җибәрде.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары – Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе, язучы Факил Сафин үлем аша үлемсезлеккә илтүче 114 адымны (камерадан гильотинога кадәр) җырлап үткән, башлары киселгәндә дә елмаеп үлгән татар егетләренең исемнәрен горурлык белән телгә алды,  әсирлектә вакытта фашистлар оештырган легионда яшерен оешма эшчәнлегендә катнашып, легиондагы сугышчыларны коралларын фашистларга каршы бору, баш күтәрү оештыру юнәлешендә эш алып баруларын сөйләп үтте.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Әлфия Ситдыйкова, язучы Мансур Сафин, шагыйрь Рәкит Әбделмановларның  җәлилчеләргә   багышлап сөйләгән  шигырьләре, халыкның батыр улларына мәдхия булып яңгырады.

Мәктәп  укучылары, “Ләйсән” әдәби берләшмә әгъзалары  укыган Муса Җәлил шигырьләре, герой – шагыйрьгә дан җырлаган шигъри юллар да, һәркем күңелендә уелып калды.

Җәлилчеләрнең якты рухы бер минут тынлык белән искә алынды. Герой    – шагыйрь истәлегенә куелган һәйкәлгә  чәчәкләр салынды.

Түбән Кама театры Туфан Миңнуллинның туган авылында аның спектаклен күрсәтте

Кама Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылында Туфан Миңнуллинның 90 еллыгы уңаеннан Түбән Кама татар дәүләт театры «Əниләр һәм бәбиләр» спектаклен күрсәтте.

Спектакльне тамашачылар белән бергә Туфан Миңнуллин исемендәге драматурглар семинарына катнашучылар да карады.

Спектакль алдыннан драматурглар Туфан Миңнуллинны искә алдылар. «Минем укытучым һәм иң зур драматург — Туфан Миңнуллин. Чөнки ул минем мохитемә иң якын кеше. Ул мине беркайчан да укытмаса да, мин аның әсәрләрен укып барган кеше. Безнең буын барыбыз да аның балалары», – дип сөйләде Мансур Гыйләҗев.

«Без Туфан абый әсәрләре буенча куелган спектакльләрне карап үстек, хәзер дә карап яшибез. Чөнки аның Татарстанда куелган спектакльләре Башкортстанда да куелды. Ике халык арасындагы дуслык күпере театр аша ныгый. Сездәге яхшы әсәрләр бездә куела, бездәге яхшы әсәрләр Казанда куела. Алар безне тәрбияли, акыл бирә», – диде Уфадан семинарга килгән шагыйрә, драматург Халисә Мөдәррисова.

Спектакль алдыннан шулай ук Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Дания Нәгыйм, шагыйрә, драматург Илсөяр Иксанова, драматург Рәдиф Сәгъди чыгыш ясады.

Дания Нәгыйм Олы Мәрәтхуҗа авылы клубы мөдире Айрат Кадыйровка ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатын тапшырды.

Туфан Миңнуллинның «Əниләр һәм бәбиләр» спектаклен Түбән Кама театрында режиссер Рамил Фазлыев куйган.

https://tatar-inform.tatar/Рузилә Мөхәммәтова

 

Язучы Ринат Мөхәммәдиевның «Партизан Зәки Нури» исемле романы дөнья күрде

Казанның “Идел-пресс” нәшриятында язучы Ринат Мөхәммәдиевның “Партизан Зәки Нури” исемле романы дөнья күрде. Әдәбият сөючеләргә тәкъдим ителгән бу әдәби-документаль роман күренекле шагыйрь, үз вакытында озак еллар дәвамына “Казан утлары” журналын һәм Татарстан язучылар берлеген җитәкләгән легендар партизан, Белоруссия партизаннар отрядының разведка командиры буларак туган илебезне яклап утка-суга кергән Бөек Ватан сугышы каһарманы Зәки Нурига багышлана.

Китап Татарстан язучыларының Бөек Җиңүнең 80 еллыгына керткән чираттагы җитди өлеше булып тора.

Әлмәттә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алып шигъри чара узды

Бүген, 25 августта, Әлмәттә, каһарман шагыйрьнең һәйкәле янында Советлар Союзы герое, татар халкының бөек улы Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алып әдәби-шигъри чара уздырылды. Аны нефть башкаласы администрациясе ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге катнашында оештырды.

Мероприятиедә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәнис Мортазин, «Сугышчан туганлык» («Боевое братство») иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Юрий Максимов, районның мәгариф идарәсе башлыгының милли белем бирү буенча урынбасары, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Сиринә Җиһаншина, ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр чыгыш ясадылар.

Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше батырлыгы хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде. Аннары чарада катнашучылар герой шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге язучылары Миңзифа Әхмәтшина, Рәмзия Габделхакова, Гүзәлия Галләмова, Зинаида Захарова үз шигырьләрен яңгыраттылар. Илүсә Нәбиуллина исә Муса Җәлилгә куелган һәйкәлгә аның көрәштәшләре исемнәрен дә язып куярга кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты. Очрашуда шулай ук язучы Лилия Фәрхетдинова да катнашты.

Микрофон янына килеп язучылар гына түгел, журналистлар, ветераннар, балалар бакчаларыннан килгән нәниләр һәм аларның тәрбиячеләре, мәктәп укучылары һәм укытучылары, китапханәчеләр шигырь укыдылар. Әлмәттә туып үскән, хәзерге вакытта Мәскәүнең әдәбият институтында белем алучы Рамазан Рәхиҗановның чыгышын тамашачылар аеруча яратып кабул иттеләр.

Иван Ткаченко фотолары

 

«Иделем акчарлагы» бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Быел «Иделем акчарлагы» бәйгесе 25нче тапкыр узачак. «Юбилей елы уңаеннан эшләрне кабул итүне гадәттәгедән иртәрәк башларга булдык», дип хәбәр итә оештыручылар.

Бәйге ике яшь категориясендә: 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр һәм 19 яшьтән алып 35 яшькә кадәр үткәрелә.

Бәйгегә эшләр түбәндәге номинацияләрдә кабул ителә: поэзия, проза, драма.

Ватанны Саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан әлеге темаларга багышлап язылган поэзия, проза яки драма номинацияләрендә иң яхшы әсәр авторына бер махсус бүләк тапшырылачак.

Гаризалар һәм әдәби әсәрләрне idelem.akcharlagi@gmail.com электрон адресына 2025 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә.

tatar-inform.tatar/news

Заманча татар пьесалары электрон банкы булдырылачак

Татар драматурглары һәм режиссёрлары күбрәк аралашсын өчен якын арада махсус виртуаль мәйданчык булдырылачак. Моңардан тыш, яңа заманча пьесаларны бер урынга җыеп сәхнә әсәрләренең электрон китапханәсен (банкын) ясау да күзалдында тотыла.

Бу турыда сүз 21 августта Әлмәт татар дәүләт драма театрында Татарстан театрларының директорлары һәм режиссёрлары катнашында узган Түгәрәк өстәлдә барды. Яңа сезон башланыр алдыннан Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә, Әтнәдән килгән җитәкчеләр барысы өчен дә хас булган сорау-проблемаларны уртага салып сөйләштеләр. Сүз алмаш гастрольләр, яңа спектакльләр чыгару өчен финанслар юнәтү, дәүләт йөкләмәсен үтәү, «Пушкин картасын» куллану мөмкинлекләре, фестивальләрдә катнашу, заманча пьесалар кытлыгы һ.б. турында барды.

Фикер алышуда Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, драматург Равил Сабыр да катнашты. Ул үз чыгышында еллар буена хәл ителми кала торган мәсьәләне күтәрде: ул да булса драматурглар белән режиссёрларның, театр директорларының аз аралашуы.

«Миңа Туфан абый Миңнуллин әйтә торган иде, күбрәк театрда булырга тырыш, артистлар, режиссёрлар белән ешрак аралаш, шунсыз драматург була алмыйсың, җүнле пьеса да яза алмаячаксың, дия торган иде. Ул чыннан да шулай. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, пьесаның беренче вариантын язгач, мин аны күп еллар хезмәттәшлек иткән режиссёрларга укытам, алар үз фикерләрен, тәкъдимнәрен әйтәләр. Кайчакта без пәрмә-пәр килеп бәхәсләшәбез дә, тик болар барысы да сәхнә әсәре сыйфатын яхшырта торган әйберләр», — диде Равил Сабыр.

Интернет заманы икәнен истә тотып, ул драматурглар һәм режиссёрларны бер виртуаль мәйданчыкка тупларга тәкъдим итте. Әйтик, әле пьеса яза башлаганчы ук автор шул мәйданчыкка бер битлек кенә текст җибәрә. Анда булачак пьесаның синопсисы, темасы, идеясе, күтәрелгән проблематикасы һәм персонажлар исемлеге булырга тиеш.

«Әгәрдә синопсис берәр режиссёрга ошаса, алар пьесаны драматург белән бергәләп яза алыр иде һәм бу очракта нәкъ менә шушы театрга кирәкле сыйфатлы сәхнә әсәре барлыкка килү мөмкинлеге бермә-бер артыр иде», — дип саный Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе.

Режиссёрлар бу идеяне кызыклы дип таптылар һәм шулай ук татар драматурглары иҗат иткән пьесаларның электрон китапханәсен дә булдырырга кирәк, дигән тәкъдим ясадылар.

Аннары чарада катнашучылар Равил Сабыр пьесасы буенча Әлмәт театрының баш режиссёры Сардар Таһировски куйган «Йорт» иммерсив спектаклен карадылар.

Татарстан язучылары Мәскәүдә Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

20 август көнне Татарстан Мәдәнияте көннәре кысаларында Мәскәүдә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды.  Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Дания Нәгыйм, шагыйрьләр Булат Ибраһим, Ленар Шәех, язучылар Фирдүс Гыймалтдинов, Гөлүсә Закирова, шулай ук Мәскәүдәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм Автономия активистлары катнашты.

Чаллыда Кол Галиның «Кыйссаи Йосыф» поэмасына багышланган кичә үтте

20 август көнне Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсендә, Кол Галиның “Кыйссаи Йосыф” поэмасына багышланган “Мәңгелек мәхәббәт тарихы” исемле кичә үтте. Кичәдә Чаллы язучылары: Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары  – Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, Әнвәр Шәрипов, Рәзинә Мөхияр, Лилия Гыйбадуллина, Айрат Суфиянов, Мансур Сафин, Рәкит Аллабирде, Зөләйха Минһаҗева, Айрат Шәйхетдинов катнаштылар, һәркем өчен иң изге, иң кадерле булган хис – мәхәббәткә багышланган шигырьләрен укыдылар.

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре кандидаты Факил Сафин; әдәбият галиме Әнвәр Шәрипов; филология фәннәре кандидаты, педагог Лилия Хөснетдинова; галимә Рәзинә Мөхияр татар әдәбиятының борынгы ядкяре, Идел буе Болгары дәүләтеннән калган бердәнбер әдәби әсәр тарихына караган мәгълүматлар белән таныштырдылар;  поэмада күтәрелгән әхлакый, фәлсәфи һәм әдәби мәсьәләләрнең киң яктыртылуын ассызыклап үттеләр.

Кичәне ямьләп килгән, Чаллы язучылар бүлеге каршында эшләп килүче әдәби берләшмә әгъзалары – Чаллыдан “Ләйсән”, Түбән Камадан “Кама таңнары”, Алабугадан “Чулман”, һәм шулай ук Сарман, Менделеевск, Зәй кунаклары  мәхәббәткә дан җырлаган шигырьләрен сөйләделәр.

Мәскәүдә Разил Вәлиевне искә алу кичәсе узды

Мәскәүдә танылган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, XII чакырылыш Югары Советы һәм I-V чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев истәлегенә багышланган музыкаль-шигъри кичә узды. Чара Россия башкаласында Татарстан көннәре кысаларында үтте. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Рәисе, республика парламенты һәм Хөкүмәте исеменнән кунакларны һәм чарада катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

«Без Разил Вәлиевкә рәхмәтле. Ул бик иртә китте, әмма аның зур мирасы калды. – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Разил Исмәгыйлович гомере буе безнең күпмилләтле Россия һәм Татарстан файдасына эшләде».

Парламент башлыгы үзе дә татар телен күп дәрәҗәдә Разил Вәлиев китаплары буенча өйрәнгәнен искәртте. «Ул мине туган татар телендә сөйләшергә өйрәтте, һәм мин моның өчен аңа чын күңелдән рәхмәтлемен», – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы хәтер кичәсендә катнашучыларга да рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Сезнең бу залда булуыгыз әдәниятебезне һәм традицияләребезне хөрмәт итүегезне, туган телебезне сакларга һәм бу байлыкны киләчәк буыннарга җиткерергә тырышуыгызны аңлата. Моның өчен сезгә рәхмәт. Разил Вәлиев кебек Татарстан Республикасында яшәп иҗат иткән күренекле шәхесләрне искә алу бик мөһим», – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин залга.

Музыкаль-шигъри кичәдә Разил Вәлиевнең шигырьләре һәм җырлары яңгырады, язучылар, шагыйрьләр, җәмәгать эшлеклеләре, үз вакытында Разил Вәлиев белән тыгыз элемтәдә эшләүчеләр халык шагыйре турында истәлекләре белән уртаклашты. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Республика мәдәният министры Ирада Әюпова, шагыйрьнең туганнары һәм якыннары катнашты.

Иҗат кичәсе Рәшит Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте фонды әзерләгән концерт программасы белән дәвам итте.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/maskauda-razil-valievne-iska-alu-kicase-uzdy-5909569

Әлмәттә драматургия интенсив семинарының икенче туры узды

16-17 августта, нефтьчеләр башкаласында заманча драматургия интенсив семинарның 2нче туры үтте. Оештыручылары — Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге, «Татнефть» хәйрия фонды, Әлмәт татар дәүләт драма театры.

Экспертлар сыйфатында чарада Мәскәүдән Павел Руднев (сәнгать фәннәре кандидаты, арт-менеджер, театр тәнкыйтьчесе), Родион Белецкий (язучы һәм сценарист, Россия һәм чит ил театрларында куелган 100дән артык спектакль авторы), Санкт-Петербургтан Искәндәр Сакаев (режиссёр, драматург, сценограф, Вс. Э. Мейерхольд биомеханикасы мөгаллиме) катнаштылар. Семинар Уфадан Зиннур Сөләймәнов (режиссёр, Багшкортостанның заманча драматургия һәм режиссура үзәге сәнгать җитәкчесе) авторлык методикасы нигезендә уздырыла.

Исегезгә төшереп узабыз, 1нче турда Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләреннән 14 кеше катнашкан иде. Нәтиҗәдә шуларның 10сы пьеса язды. 2нче турда экспертлар шушы сәхнә әсәрләрен ике көн дәвамында тикшереп, уңай һәм җитешмәгән якларын күрсәтеп, аңлатып бирделәр. Фикер алышуда шулай ук драматург Мансур Гыйләҗев (Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Казан) катнашты. Семинар-интенсив шәкертләре шулай ук заманча драматургия буенча лекцияләр тыңлады, экспертлар белән практикумнар уздылар.

2нче тур нәтиҗәләре буенча, башлап язучыларга әсәрләрен камилләштерү өчен тагын ике ай вакыт бирелде. Аннары пьесалар Татарстан һәм Башкортостан театрларына тәкъдим ителәчәк. 2026 елның башында 3нче тур узар дип көтелә. Анда театрлар яңа язылган пьесалар нигезендә эскизлар (спектакльдән 20-30 минутлык өзек) күрсәтәчәк. Шуларны карагач, дәрәҗәле белгечләрдән торган жюри нәтиҗәләрне игълан итеп 1нче, 2нче, 3нче урыннарны алган авторларны бүләкләячәк.

Олы Әтнәнең «Туган ягым» паркында шагыйрь Гөлүсә Батталова авторлык проектын тәкъдим итте

Габдулла Тукайның әлегәчә киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган эзләре барланды, интеллектуаль уеннар уйналды, Тукай иҗатын яхшы белгән “Тукай-Батыр”лар ачыкланды, бүгенге заман шагыйрьләре иҗаты белән Тукай шигырьләре арасында шигъри көрәш оештырылды. Иң актив катнашучыларга Гөлүсә Батталованың шәхси бүләкләре бирелде.

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә «Бал бәйрәме» узды

Бүген, сафәр аеның 18 нче көнендә (12 август), Казанда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсендә ел саен узучы “Бал бәйрәме” булды. Анда шәкертләр үзләренең умарталыкта эшләү осталыгын күрсәттеләр. Мондый гамәл мәдрәсәдә шәкертләрне умарта үрчетергә һәм умартачылык продуктлары алырга өйрәтергә мөмкинлек бирә. Бу киләчәктә яшь имамнарга өстәмә керем китерерлек ярдәмче күнекмә булып тора.

“Бал бәйрәме” мәртәбәле кунакларны – Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинны, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевны, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаевны, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллинны, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинны, шулай ук танылган язучыларны, җәмәгать эшлеклеләрен, мөгаллимнәрне, мәдрәсә иганәчеләрен һәм башкаларны җыйды. Алар җәен шәкертләрне умартачы һөнәренә өйрәтү барышы белән таныштылар.

Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин кунакларга мәдрәсәнең хуҗалык мәйданнарын: умарталыкны, яшелчә үстерү өчен теплицаларны, алма бакчасын күрсәтте. Егерме умартадан торган умартачылык комплексы уку йорты территориясендә урнашкан. Биредә мәдрәсә шәкертләре өчен ел саен бал, җитештерелеп, кышлыкка әзерләп куела. Әмма төп игътибар умарта кортларын карарга өйрәтүгә юнәлдерелә. Шәһәр шартларында бер умартадан якынча 10 кг бал алырга мөмкин. Кунаклар егетләрнең бал суыртып алуларын үз күзләре белән күрделәр. Бүген мәдрәсә территориясендә шулай ук умартачылык продукциясе, монда ук үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимеш күргәзмәсе узды. Кунакларга шулай ук шәкертләрнең үз умарталыкларындагы балавыздан махсус хәрби операция солдатлары өчен блиндаж (окоп) шәмнәре ясавын да күрсәттеләр. Ачык гамәли дәрес шифалы бал белән чәй эчү белән тәмамланды.

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре умартачы һөнәрен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы биргән лицензия нигезендә үзләштерәләр һәм таныклык алалар. Умартачылык буенча гамәли дәресләрне Хәлиулла хаҗи Мәгъсүмов алып бара, ә кыш көне умартачы Тимур хәзрәт Ибраһимов теоретик белемнәр бирә.

Чыганак: https://dumrt.ru/news/news_32238.html

 

Әгерҗе районы Исәнбай авылында шагыйрә Әлфирә Низамованың яңа китабы тәкъдим ителде

8 нче август көнне, Әгерҗе районы Исәнбай авылында Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Әлфирә Низамованың яңа китабы басылып чыгу уңаеннан, “Бер уч яктылык” дип исемләнгән китап бәйрәмендә Татарстан Язучылар берлеге рәисенең урынбасары – Чаллы язучылар берлеге җитәкчесе, күренекле әдип Факил Сафин; шагыйрә Лилия Гыйбадуллина; язучы Әлфия Ситдыйкова катнашты. Факил Сафин каләмдәшебезне Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты, Халык шагыйре Ркаил Зәйдулла һәм барлык язучылар исеменнән  яңа китабы белән котлап, аңа Рәхмәт хаты тапшырды.

Мөхәммәт Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» повесте төрек телендә басылып чыкты

Төркиянең Әнкара шәһәрендәге «Бәнгү» нәшриятында күренекле татар язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» повесте төрек телендә басылып чыкты. Тәрҗемәчесе – галимә һәм шагыйрә Чулпан Зарипова-Четин.

Шәмсия Җиһангирова Төркиядә «Шигъри ахшамнар» фестивалендә катнашты

Бу елның 1-4 август көннәрендә Төркиянең Төньяк Кипр Республикасында төрки дөньяның “Шигъри ахшамнар” дигән 1-нче фестивале булып узды. Бу дөньякүләм дәрәҗәле бәйрәмдә Татарстан Республикасыннан күренекле шагыйрә, язучы, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова катнашып, милләтебезне танытып кайтты. Данлыклы “Кыйбла барлау” шигырен төрек һәм ана телебездә укып, егермедән артык илләрдән килгән каләмдәшләренә ирештерде. Автобуста тарихи урыннарга сәяхәт вакытында юлдашларын милли моңнарыбыз белән дә рухландырды. Әлеге чарада Төркиянең Төньяк Кипр Республикасы Президенты Эрсин Татар шәхсән үзе катнашуы, шагыйрьләргә бүләкләрне үз кулы белән ирештерүе нур өстенә нур булды.

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре узачак

15 августта Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре «Әниләр һәм бәбиләр» фильм-премьерасы белән ачыла. Ул күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм язучы Туфан Миңнуллинның 90 елллыгына багышланган. Бу хакта Мәскәү татарлары мохтарияте хәбәр итә.

Кинолар 16 августтан 19 августка кадәр дәвам итә. Фильмнар Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.

19 августта 19.00 сәгатьтә Милли ашлар көне була.

Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә «Татар ашлары сере» иммерсив спектакле күрсәтелә, анда татар халык ашларыннан авыз итәргә мөмкин булачак. Спектакльне шеф-повар, өйдә татар ашлары пешерү буенча курс булдыручы Ринат Галиәкбәров тәкъдим итә.

20 августта узачак:

15.30 сәгатьтә язучылар һәм китап яңалыклары авторлары очрашуы форматында Татар китабы көне;

18.30 сәгатьтә татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы;

19.00 сәгатьтә язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев истәлегенә багышланган музыкаль-шигъри кичә.

21 августта Халыкара музыка йортында Татарстан Республикасы сәнгать осталары катнашында тантаналы кичә була.

Татарстан мәдәнияте көннәрен Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, ТР Мәдәният министрлыгы оештыра. Чара «Татаркино» һәм Мәскәү татарлары мохтарияте катнашында уза.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Зәйдә Сөббух Рәфыйков исемендәге премия тапшырылды

25 июльдә Зәйдә Сөббух Рәфыйков исемендәге премия тапшырылды.  Ул язучының тууына 112 ел тулу уңаеннан  Зәй шәһәренең Сөббух Рәфыйков исемендәге  Үзәк китапханәсендә  узды.  Чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары –  Чаллы Язучылар бүлеге җитәкчесе, язучы Факил Сафин һәм язучы Әлфия Ситдыйкова  катнашты.

Премиягә лаек булган музыка мәктәбе коллективының музыкаль чыгышлары белән үрелеп барган бәйрәм чарасында “Сөббух Рәфыйков әсәрләре геройлары” дип исемләнгән әдәби бәйгегә дә йомгак ясалды. Эссе авторларына дипломнар һәм сертификатларны район башлыгы Разиф Кәримов үзе тапшырды.

Азнакайда «Татарстанда җәй» программасы кысаларында бәйрәм чарасы узды

«Татарстанда Җәй» республика проекты кысаларында Азнакай шәһәрендә зур бәйрәм оештырылды. Чарада эшлекле сәфәр белән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе хозурындагы Татар телен һәм Татарстан республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та булды.

Каләмдәшләребез Гөлчәчәк Садретдинова, Резедә Шәрипова һәм «Гөлстан» әдәби берләшмә әгьзалары да бәйрәмдә катнашып, үз иҗат җимешләре белән сөендерделәр.

Кунакларга матур концерт программасы тәкьдим ителде. Татар эстрадасы җырчысы Чулпан Йосыпова һәм район үзешчәннәре чыгышлары һәркемнең күңеленә хуш килде

Ишкәев паркындагы зур мәйданчыкта кул эшләреннән күргәзмәләр эшләде. Башка учреждениеләр белән бергә район үзәк китапханәсе бәйрәмгә бай китап күргәзмәсен алып чыкты.

Нәни катнашучылар өчен дә күңел ачу мастер-класслары үткәрелде. Балалар бик теләп үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

Әлмәт язучылары хастаханәләрдә дәваланучыларга китаплар бүләк итте

Табиблар тәнне дәвалый, китаплар — җанны. Шундый шигар белән 29 июльдә Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге һәм «Татнефть» хәйрия фонды Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарындагы хастаханәләрдә дәваланучыларга китаплар бүләк иттеләр. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге хәбәр итә.

Авырып китеп хастаханәдә бер мәртәбә булса да ятып чыккан кешеләр белә: анда вакыт күп, шул исәптән китап укырга да җитәрлек. Шуңа күрә күпләр үзләре белән яңа китаплар алып киләләр, ә аларны укып чыккач, башкаларга да аларның эчтәлеге белән танышырга мөмкинлек булсын өчен махсус урынга (гадәттә шкаф киштәсенә) куялар. Дәваланучылар шул рәвешле бер-берсе белән китап алышалар. Мондый урыннарны көнбатышта букроссинг дип атыйлар.

Авыруларның сайлап алу мөмкинлекләре күбрәк булсын өчен Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр нефть башкаласы үзәк район хастаханәсендә (биредә 400ләп авыру берьюлы ятып дәвалана ала) китапларны баш табиб Илдар Рәхимуллинга тапшырды. Әлмәтнең районара күп профильле хастаханәсендә, элеккеге «Татнефть» медсанчастендә (428 пациентны тәүлек буена дәвалауга исәпләнгән), бүләкләрне сырхауханәнең гомуми табиблык практикасы бүлеге мөдире Руслан Дәүләтшин, Лениногорск үзәк район хастаханәсендә (175 пациентка исәпләнгән) — баш табиб Равил Шаһиев, Азнакай үзәк район хастаханәсендә (211 пациентка исәпләнгән) — баш табиб Илдар Шиһапов кабул итеп алдылар.

Татар һәм рус телләрендә барлыгы 17 атамадагы китап тапшырылды. Кайсыдыр бер экземплярда, кайсыдыр — икешәр, хәтта өчешәр экземплярлы җыентыклар да бар иде. Тапшырылган барлык китаплар да «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы буенча нәшер ителгән.

2025 ел – Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы. Шул уңайдан күп кенә басмалар патриотик темага багышланган. Мәсәлән, «Адиб Маликов — записки солдата эпохи» китабы Әлмәт бүлеге җитәкчеләренең берсе, күренекле язучы һәм публицист, фронтовик Әдип Маликовның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйли. Басмада аның үз әсәрләре дә урын алган.

Хәниф Хәйруллинның «Улларым, сез кайда?» китабында колхозлашу чорлары, авыл кешеләренең сугыш китергән афәтләрне бергәләшеп күтәрүләре, уллары яу кырында калган ананың ачы язмышка дучар булуы, адәм балаларының нинди генә хәлләрдә дә кешелек сыйфатларын югалтмыйча яши алу үрнәкләре, татар авылы кешеләренең намуслы тырыш хезмәтләре аша сурәтләнә.

«Соңгы һөҗүм» җыентыгында Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегенә караган сигез фронтовик язучының (Ю. Әминов, Ә. Габиди, И. Зарипов, С. Кальметов, Х. Камалов, Ә. Маликов, Ү. Саттаров, Р. Төхфәтуллин) иҗатлары туплап бирелгән.

К. Алтайскийның «Батырлык» китабында Бөек Ватан сугышы геройларының берсе, татар халкы улы, якташыбыз Барый Абдулла улы Йосыпов — легендар «Катюша» дивизионының беренче командирының тормыш юлы тасвирлана. Александр Маловның «Из глубин памяти» китабында авторның фронттагы яшьлеге һәм аның журналистлык эшчәнлеге турында сөйләүче очерклар укучыны XX гасырның икенче яртысы атмосферасына алып кайта.

Бүләкләр арасында тагын шулай ук Ризаэддин Фәхреддиннең «Мәшһүр хатыннар», Бакый Урманче, Рәшит Әхмәтҗановларга багышланган басмалар, Фоат Садриевның «Көлке көлә килә», Ленар Шәехның «Бар бездә берәү», Рәмзия Габделхакованың «Кышлар үткәч кайтырмын» китаплары, нефть төбәгендә яшәп иҗат итүче язучы һәм шагыйрьләрнең күмәк җыентыклары да бар.

Табиблар, рәхмәтләрен белдереп, бүләкләрнең бөтенләй көтелмәгән булуын әйттеләр, мондый акциядә беренче мәртәбә катнашабыз, диделәр.

Равил Сабыр үз чиратында аларга авыр, ләкин мактаулы эшләрендә уңышлар, ә авыруларга китап уку рухи дәва булыр һәм алар тизрәк терелер, дигән өмет белдерде.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar

 

Чулпан Зарипова-Четин Бохарада халыкара симпозиумда катнашкан

Төркиянең Карс шәһәрендә урнашкан Кавказ университетының Чордаш төрки телләр һәм әдәбиятлар кафедрасында эшләүче галимә, филология фәннәре докторы, профессор Чулпан Зарипова-Четин 16-18 майда Ибн Сина Бухара дәүләт медицина институты (Үзбәкстан), Сәламәтлек фәннәре университеты (Төркия) һәм Төркия хезмәттәшлеге һәм координация агентлыгы (TİKA) тарафыннан үткәрелгән «Сәламәтлек өлкәсендә тел һәм әдәбиятның әһәмияте» исемле халыкара симпозиумда катнашкан.

Чыгыш өчен әсәрләре аша татар халкының рухын, милли һәм мәдәни кыйммәтләрен бөтен дөньяга танытуны максат итеп алган, барлык әсәрләре туган җирен һәм гади, акыллы, юмарт, алтын куллы якташларын сагыну белән сугарылган олуг әдип, якташы Мөхәммәт Мәһдиевнең  «Торналар төшкән җирдә» повестен сайлаган галимә симпозиум өчен нәкъ менә бу повестькә мөрәҗәгать итүен болай аңлата:

«Мин аның бу әсәренә күптәннән, студент елларымнан бирле гашыйк. Чөнки үзем дә Казан артында, бәрәкәтле Арча җирендә туып үстем. Мөхәммәт Мәһдиевнең якташларының урып чәчкән, торналар төшкән Масра басуы – әниемнең туган авылы, минем дә балачакта еш кына җәй көннәрендә әби белән бабай янына кунакка кайтып йөргән Масра авылы басуы. Әдипнең туып үскән Гөберчек авылы исә әниемнең апайсы килен булып төшкән һәм безне хәл белергә кайткан саен тәмле сыйлар белән кунак иткән, әсәрдә дә еш телгә алынган Сикертән авылына бик якын. Шуңа күрә бу повестьтә тасвирланган яшәү рәвеше, милли кыйммәтләр һәм авырган вакытта әбиләребезнең безне дәвалау өчен кулланган ысуллар миңа кечкенәдән таныш, үзем күреп беләм. Әсәрдә телгән алынган халык медицинасына карата мәгълүматларның күбесен тикшеренү процессында Үзбәкстанның Бухара шәһәрендә эшләгән галимнәрнең хезмәтләрендә табуым да аеруча кызыклы булды».

Чулпан Зарипова-Четинның «Мөхәммәт Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» повестендә халык медицинасы (фитотерапия) исемле чыгышы үзбәк, төрек, казак һ.б. илләрдән килгән галимнәрдә зур кысыксыну уяткан.

 

Бер төркем каләм әһелләре Аксубайда Хәсән Туфан музей-йортында булып кайтты

11 июльдә Татарстан Язучылар берлегеннән бер төркем каләм әһелләре – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык язучылары Марсель Галиев, Рәдиф Гаташ, Нәбирә Гыйматдинова, Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы шәһәре бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, яшь язучылар Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Алинә Бикмуллина, Гөлназ Нуриевадан торган делегация Татарстанның Аксубай районы Иске Кармәт авылында урнашкан Хәсән Туфан музей-йортына кайтты.

Кунакларны музей директоры Тәгъзимә Низамова, Иске Кармәт авылы җитәкчесе башлыгы Парфенов Андрей Владимирович, Аксубай районындагы Туган якны өйрәнү музее директоры Наталья Геннадьевна Куштукова, Аксубай районы Башкарма комитетының Мәдәният бүлеге җитәкчесе Тимирясев Алексей Сергеевич күмәч-чәкчәкләр белән каршы алдылар.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла быел Хәсән Туфанның рус теленә тәрҗемә ителгән шигырьләрен, аның турында истәлекләрне, хатларыннан өзекләрне чыгарабыз дип билгеләп үтте: “Без үзебезнең бөекләребезне онытмаска тиеш. Әлеге музейга кайтып, кадерле истәлекләр белән таныштык, үзебез дә яңаларын алып кайттык. Шагыйрьнең иҗаты онытылмаска тиеш, шул ук вакытта музеенда да, чишмәдә дә төзекләндерү эшләре сорала. Юбилей кичәсен дә зур итеп үткәрербез, мәктәпләрдә дә Хәсән Туфан турында дәресләр узарга тиеш. Туган ягында гына түгел, бөтен республикада һәм татарлар тупланып яшәгән җирләрдә иҗатына игътибар булыр дип уйлыйм”.

Музей директоры Тәгъзимә Низамова килгән кунакларга музей буенча экскурсия үткәрде, һәрбер экспонатның тарихы белән таныштырды, музей эшчәнлеге турында җиткерде. “Быел Туфан абыйның 125 еллык юбилее, шул уңайдан районыбызда да Туфан елы дип игълан ителде. Күңелемдә күптән бер теләк яши иде – язучыларны һәм районыбызның җитәкчеләрен чакырып, Хәсән абый рухына дога укытасы, бергәләшеп матур өстәл артында җыйналасы килде”, – дип билгеләп үтте Тәгъзимә ханым.

Әлеге очрашуны оештыруда шулай ук үзеннән саллы өлеш керткән Г.Тукай дәүләт премиясе лауреаты, халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова да якташы Хәсән Туфан белән бәйле истәлекләрне җиткерде: “1979 елда, мине Язучылар берлегенә кабул иткәндә, идарә утырышында Хәсән абый да бар иде. Минем Аксубайдан икәнне белгәч, шулкадәр шатланды. Якын итеп миңа “канәт” дия торган иде. Хәсән абыйның зурлыгын, бөеклеген беләсең килсә, Мәскәү шагыйрьләренең сүзенә генә колак салырга кирәктер, алар һәрвакытта да: “Берегите Туфана” дип әйткәннәр”.

Соңыннан Яңа Дума авылы имамы Фәнис хәзрәт Низамов музейда азан әйтте һәм шагыйрь рухына багышлап Коръән укыды. Коръән мәҗлесендә район җитәкчесе Алмаз Миңвазыйхович Мингулов, район башлыгының урынбасары Илшат Минсабирович Заһидуллин, музейның беренче директоры Рушания ханым Минханова, Яңа Дума авылыннан балалар язучысы Раушания Низамова да катнашты. Өстәл артында район җитәкчелеге белән язучылар музейның бүгенге эшчәнлеге, юбилей елында районда Хәсән Туфанга багышлап узачак чаралар турында фикер алыштылар.

Аксубай районы җитәкчесе Алмаз Мингулов әлеге очрашуның зур бәйрәм булуын, районда ел башыннан Хәсән Туфанга багышланган төрледән-төрле чаралар даими үткәрелеп килүен билгеләп үтте.

Марсель Галиев музейның ачылган елларын искә алды: “Бер йөзләгән машина кайткандыр, кыш көне булды ул. Шуннан бирле күп нәрсә үзгәргән, музей баеган. Без яшь язучы булып килгән чорда Хәсән ага аксакал иде. Беренче мәртәбә мин аны Азнакай мәктәбендә очрашуда күрдем. Тоныграк тавыш белән, йодрыгын төйнәп, куе чәчләрен төшереп, “Кайсыгызның кулы җылы?” шигырен сөйләп торганы бүгенгедәй хәтердә. Сәхнәдә тулы залларда чыгыш ясаганын да күргәнем булды, аңа һәрвакытта да көчле итеп кул чабалар иде. Себердә, Урал якларында сөргендә булуы да тәэсир иткәндер инде”.

Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ та Хәсән Туфанның олуг бер зат булуын билгеләп үтте: “Матур бер пәйгамбәрләр, әүлияләр затыннан булган, гаҗәеп бер күктән иңгән шәхес булып кереп калды Хәсән ага безнең күңелгә. Аның шигырьләрендә халыкның язмышы, халыкның рухы чагыла. Ул үз гомерендә искиткеч зур иҗади тормыш калдырды, бөеклек калдырды, биеклек калдырды. Мостай Кәримнең шундый сүзләре бар: “Татар – Тукай, татар – Такташ, татар – Туфан”.

“Хәсән Туфан – татар халкы өчен, шагыйрьләр өчен бигрәк тә, юл билгеләүче, дөм караңгы төндә юл саплаучы йолдызларның берсе. Шагыйрьнең кендек каны тамган туган җирендә, шигъри иман иңгән туфракта булу безнең өчен олы вакыйга, бик дулкынланып килдек бирегә”, – дип билгеләп үтте шагыйрә Лилия Гыйбадуллина.

Бәйрәм табыныннан соң каләм әһелләре авыл читендәге Туфан чишмәсендә дә булдылар.

Алинә Бикмуллина

 

«Язучы» нәшриятында Тамара Искәндәриянең шигырьләр җыентыгы басылып чыкты

Татарстан Язучылар берлегенең «Язучы» нәшриятында Тамара Искәндәриянең «Иң озын төннең иртәсе» дип исемләнгән китабы басылып чыкты.

Күренекле шагыйрә,  Ш.Бабич исемендәге әдәби премия иясе Тамара Искәндәрия иҗаты – хәзерге башкорт шигъриятенең асыл өлгеләреннән берсе. Аның әсәрләрендә заманның фәлсәфи сынланышы да, тарихны гамьле-уйлы йөрәк белән иңләп сурәтләү маһирлыгы да чагылыш таба. Шагыйрәнең иҗаты җир-суыбызга тормышка, сөйгән ярына тирән мәхәббәт белән сугарылган.

Язучылар «Ура, авылга!» балаларына осталык дәресләре уздырачак

Бүген, 1 июльдә, ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге язучылары «Ура, авылга!» проекты буенча Азнакай районында оештырылган җәйге татар аланнарында (лагерьларында) ял итүче балалар белән очрашты. Бүлекнең җитәкчесе Равил Сабыр һәм Гөлчәчәк Садретдинова Тымытык авылында, Мирсәй Гариф һәм «Гөлстан» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы Халидә Галимова Әгерҗе авылында балалар белән аралаштылар.

«Ура, авылга!» проекты Татарстанда 23 июньдә старт алды. Бер атналык бушлай көндезге аланнарны «Алдынгылар хәрәкәте» оештырды. Узган ел 15 торак пунктында 700дән артык бала җыелган булса, бу җәйдә география ике тапкырга киңәйде. Ун районның 30 авылында 7дән алып 17 яшькә кадәр 2000нән артык бала һәм яшүсмер тупланды. Проектның максаты — туган телләрне заманча интерактив форматта өйрәнүне дәвам итү.

Тымытыктагы лагерьга 60 бала йөри. Алар арасында биредәге мәктәптә укучылар гына түгел, авылга җәйге каникулга кунакка кайткан шәһәр балалары да бар. Шул рәвешле алар әби-бабайдан өйрәнгән татар телен лагерьда тагын да ныгыта.

«Бөтен чаралар татар теленә, халык уеннарына, милли гореф-гадәтләргә багышланган. Мәсәлән, кичә бездә түшлек ясау, аны милли орнаментлар белән бизәү буенча мастер-класс узды. Икенче дәрестә балаларны пластик тасмалардан кәрзин үрергә өйрәттек. Тагын әле агачтан телефон куяр өчен терәк — подставка була инде русчасы — ясарга өйрәнәчәкбез. Аны да агачны яндырып милли бизәкләр белән матурландыру каралган. Ә иң күңеллесе мөгаен татарның иң яраткан бәйрәме Сабантуй уздырган көн булыр. Балаларны күп төрле милли уеннар, җиңгән өчен күпсанлы бүләкләр көтә», — дип сөйләде оештыручы педагог Гүзәл Гарипова.

Равил Сабыр һәм Гөлчәчәк Садертдинова балаларга үзләренең кечкенә чакта шулай ук лагерьга йөргәннәре, әдәбият, иҗат белән ничек кызыксынып киткәннәре, беренче әсәрләре кайчан басылуы, китап укуның ни өчен телефоннан видео карауга файдалырак икәне һ.б. турында сөйләделәр. Шулай ук Равил Сабыр Габдулла Тукайның балалар өчен язылган шигырьләрен укыды, балаларга аларның икенчел мәгънәсенә төшенергә булышты. Гөлчәчәк Садертдинова үзенең шигырьләрен укып күрсәтте, җыр ничек барлыкка килүе, аның сүзләренә язылган җырларның кайсы популяр артистлар җырлавы турында сөйләде.

«Мин үзем өчен Гөлчәчәк Садертдинова исемле шагыйрәне әле күптән түгел генә ачтым. Аның сүзләренә язылган бик күп җырларны яратып тыңласам да, мин аларның авторын белми идем, чөнки без бит гадәттә җырчыга гына игътибар итәбез. Ә бит шушы күңелгә үтеп керердәй сүзләрне язган шагыйрь дә, җаннарны айкап ала торган көен язган композитор да бар. Бик зур рәхмәт сезгә, Гөлчәчәк ханым, иҗатыгыз өчен!» — диде инглиз теле укытучысы Резедә Сабирова.

Килгән кунаклар Тымытык авылы мәктәбе китапханәсенә күпсанлы китаплар бүләк итеп калдырды. Алар арасында нефть төбәгендә яшәп иҗат иткән язучылар турында да, мондагы авторларның әсәрләре тупланган җыентыклар да, Бөек Ватан сугышы геройлары турындагы басмалар да, бүгенге проза китаплары да һәм әлбәттә инде балалар өчен махсус чыгарылган матур рәсемле китапчыклар да бар иде.

Әгерҗе авылындагы аланда исә бүген, 1 июльдә, ачылу көне иде. Шунлыктан нигездә алдагы көннәрдә нинди чаралар узачагы турында сүз барды.

«Мин балаларга үзебезнең Әгерҗе турындагы китапларны күрсәттем. Ник дигәндә, монда тарих та бар, туган якның матурлыклары да, Рейхстагка барып җиткән кешеләребез турында да, һ.б. Бәйгеләрдә җиңгән балаларга без бу басмаларны автограф куеп бүләк итәчәкбез. Төп игътибар иҗатка юнәлтеләчәк инде. Биш көн эчендә үсеп килүче буынга үзебез белгәннең бер өлешен генә булса да өйрәтеп калдырасы килә», — диде Мирсәй Гариф.

Аның сүзләре буенча, Халидә Галимова татар түбәтәйләрен бик шәп ясый, шуның буенча балалар өчен осталык дәресләре уздырачак. Шулай ук ул юморескалар язу һәм аларны сәхнәгә кую остасы да.

«Мин дә спектакльләрдә уйныйм, җырлыйм да әле. Туган ягыбыз тарихы остаханәсен да уздырырга дип торабыз. Бүген без балаларның кайсы нигә сәләтле икәнен ачыклый башладык. Сабантуенда һәркайсының талантын ачарбыз дип ышанасы килә. Иң төп бурыч — авылда да урысча сөйләшеп йөргән балаларда татар теленә игътибар булдыру. Мин инде әйттем бүген: «Татар телен белсәгез, 14 илгә барып андагы кешеләр белән рәхәтләнеп аралаша аласыз!» — дидем.

Язучыларның «Ура, авылга!» проектында катнашуы дәвам итәр дип көтелә. 8 июльгә Урманай авылы татар аланында очрашу уздыру планга кертелгән.

Резеда Шәмсуллина.

Фотоларны Тымытык һәм Әгерҗе укытучылары җибәрде.

 

Державин премиясенә дәгъва итүче эшләр исемлеге билгеле

Державин исемендәге республика премиясенә тәкъдим ителгән эшләр арасында татар шагыйрьләре әсәрләренең рус теленә тәрҗемәләре дә бар. Галина Булатова Туфан Миңнуллин, Лена Шагыйрьҗан, Нур Әхмәдиев, Роберт Миңнуллин, Ләбиб Лерон, Илсөяр Иксанова һәм башкаларның шигырьләрен тәрҗемә иткән.

«Бүген Казанда Державин исемендәге республика премиясенә тәкъдим ителгән эшләр турында фикер алышыначак. Очрашуда премиягә дәгъва итүчеләр катнашачак», – дип хәбәр итә Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

Державин премиясенә дәгъва итүчеләр: Екатерина Аничкина («Кролик на луне»), Галина Булатова (татар шагыйрьләренең тәрҗемәләре, «Сильнее меня», «На своем языке» тәрҗемә китаплары), Евгений Сухов («Скитания Чудотворной» трилогиясе), Дмитрий Сивков («Дубровский. Дело князя Верейского» романы), Светлана Минһаҗева («В хрупком сумраке утра…»), Людмила Уфимцева («Писатель Геннадий Паушкин»), Эдуард Учаров («Каменев идет умирать…»), Вера Хәмидуллина («Риски памяти»), Рауза Хуҗахмәтова («Цвета радуги»).

  • Премия лауреатлары Державин премиясе комитеты утырышында ябык тавыш бирү юлы белән сайлана. Комитет рәисе – Татарстан Республикасы Премьер-министры Ләйлә Фазлыева.
  • Державин исемендәге премия Лаеш шәһәрендә Гавриил Державинның туган көн чаралары кысаларында тапшырыла.

 

https://tatar-inform.tatar/Рузилә Мөхәммәтова

 

Тукай клубында күренекле шагыйрә Гөлшат Зәйнашева истәлегенә багышланган концерт узды

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында күренекле шагыйрә Гөлшат Зәйнәшева истәлегенә багышланган концерт узды. Кичә дәвамында Гөлшат ханымның халыкчан җырлары яңгырады, тамашачылар аның катлаулы язмыш битләре белән танышты, җаннарына рәхәт алды. Кичәгә язучының кызы да килгән иде.

Концерт программасын Гөлназ Рәшитова алып барды. Гөлшат Зәйнашева образында «Әкият» курчак театры актрисасы Ләйсән Миннәхмәтова чыгыш ясады. Сәхнәне яшьләр — Казан консерваториясе һәм Казан музыка көллияте студентлары тотты. Алар «Яшь гомер», «Аерылмагыз», «Җәйге урман», «Күл буена килсәң иде» һәм башка җырларны башкарды. Кичә Гөлшат Зәйнәшева һәм Рөстәм Яхинның уртак иҗат җимеше — «Китмә, сандугач» әсәре белән тәмамланды.

Гөлшат Зәйнәшева – үзенчәлекле, талантлы кеше, шаян холыклы, шат күңелле, үзеннән дусларча көлгәннәргә ачу сакламый, үзе турында сөйләнгән мәзәкне ишеткәч, кара көйми, башкаларга кушылып, үзе дә рәхәтләнеп көлә торган шәхес иде.

Якутиядә Ркаил Зәйдулланың балалар өчен язылган «Сабантуй» китабы тәкъдим ителде

Саха (Якутия) Республикасының Милли китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулланың балалар өчен язылган «Сабантуй» китабын тәкъдим итү булды.

Китап борынгы татар бәйрәме Сабантуйга һәм аның традицияләренә, милли уеннарга багышланган.

Тантанада республиканың халык депутатлары, Якутия Язучылар берлеге әгъзалары, татар диаспорасы вәкилләре, Якутия халыклары Ассамблеясе активистлары катнашты.

Тукай клубында «Әдәби галәм» лекцияләр циклы кысаларында чираттагы очрашу узды

Комиксның хәзерге заманда урыны һәм татар әдәбиятына бәйләнеше турында Рәдиф Кашапов сөйләде.

Әлеге жанр ярдәмендә кыска хикәяләр дә, зур график романнар да, маҗаралар да, хис-кичерешләргә багышланган кыйссалар да, социаль проблемаларны, тарихи вакыйгаларны тасвирлаучы бәяннәр дә бастырыла. Шулай ук комикслар татар телен популярлаштыру өчен менә дигән ысул булып тора.

Язучы Азат Вахитов Берлекнең шәрәфле әгъзасы итеп кабул ителде

Ульяновск өлкә татар язучылары берләшмәсе әгъзасы, Татарстанның Чүпрәле районында яшәп иҗат итүче Азат Вахитов Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы итеп кабул ителде. Берлек рәисе Ркаил Зәйдулла Азат Вахитовка тантаналы рәвештә таныклык тапшырды. Азат Мөхәррәм улын чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа иҗат уңышлары телибез.

Казанда «Геройлар янәшә» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Татарстан Милли китапханәсендә «Геройлар янәшә» – «Герои рядом» ачык әдәби-патриотик конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Конкурста Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары да актив катнаштылар һәм призлы урыннар алдылар.

«Повесть» номинациясендә 1 урын – Гөлүсә Закирова «Энекәш», 2 урын – Илдус Диндаров «Хәрби исеме – Такташ», 3 урын – Рәҗәп Бәдретдинов «Томан тозагында», ll дәрәҗә кызыксындыру дипломы– Зиннур Хөснияр «Какул»; «Хикәя» номинациясендә 1 урын – Факил Сафин «Рәсемле хат», 2 урын – Галимҗан Гыйльманов «Китәр өчен кайту»; «Поэма һәм шигырьләр циклында» номинациясендә 1 урын – Рәфкат Шаһиев «Язлар сары түгел… » шигырьләр циклы, кызыксындыру дипломы – Сирень Якупова «Хәбәрсез югалган – үлмәгән…» шигырьләр циклы; «Повесть» номинациясендә (рус телендә) 1 урын – Александр Аввакумов «Обратной дороги нет» .

Каләмдәшләрне ихлас күңелдән котлыйбыз!

«Әдәбият аша Татарстан Республикасында патриотик тәрбиягә өлеш кертү» номинациясендә бердәнбер җиңүче Татарстан Язучылар берлеге булды.

Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Чаллы үзәк китапханәсендә шагыйрә Фәүзия Солтан белән очрашу булды

Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә китап укучылар  шагыйрә, тәнкыйтьче, популяр җырлар авторы, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы Фәүзия Солтан белән очрашуда булды.  Шулай ук  очрашуда Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь Айрат Шәйхетдинов, тәрҗемәче, шагыйрь Мансур Сафин, танылан язучы Зифа Кадыйрова,  Алабуга пединститутында эшләгән галимнәр, «Ләйсән» әдәби берләшмәсенә керүче шагыйрәләр катнашты.  Чара «Укырга вакыт!» китап фестивале кысаларында үтте.  Шагыйрә үзенең шигырьләрен сөйләде, истәлекләр белән уртаклашты.

Ркаил Зәйдулла Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган халыкара фәнни форумда катнашты

19-20 июнь көннәрендә  күренекле мәгърифәтче һәм әдип Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан Татарстан Фәннәр академиясендә «Мәгърифәтчелек һәм мәдәниятара багланышлар: заманча тикшеренүләр контекстында Каюм Насыйри мирасы» дигән халыкара фәнни форум үтә. Аның ачылышында форумда катнашучы галимнәрне сәламләү сүзе белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла чыгыш ясады.

Язучылар Арчада күренекле шәхесләребезнең каберләрен зиярәт кылды

18 июньдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык язучысы Ринат Мөхәммәдиев, Татарстанның халык шагыйре Наил Касыймов, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин Арчада күренекле шәхесләребезнең каберләрен зиярәт кылды, алар рухына дога кылды. Алар шулай ук Арчадагы әдәбият-сәнгать музеенда, Гөберчәктәге М.Мәһдиев, Ташкичүдәге Ш.Мәрҗани музейларында әдәбият сөючеләр белән очрашты.

Төрек журналының яңа санында татар язучыларының әсәрләре басылды

Анкара шәһәрендә нәшер ителә торган “Кардәш каләмнәр” журналының июнь саны дөнья күрде. Мәгълүм булганча, журнал һәр санында хәзерге заман татар әдәбиятыннан үрнәкләр биреп бара. Бу санында Марат Кәбировның Төркиядә яшәүче каләмдәшебез Чулпан Зариф-Четин тәрҗемәсендә  “Канатлы кеше” хикәясе басылып чыккан. Быелгы Тукай премиясенә ия булган шагыйребез Рәниф Шәриповның тормышы һәм иҗаты турында Чулпан Зариф-Четинның үз мәкаләсе дә журнал битләрендә урын алган. Шулай ук шагыйрьнең шигырьләре дә төрек укучысына тәкъдим ителгән.

Казанда Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салдылар

6 июньдә Рус теле көне һәм бөек рус шагыйре Александр Пушкинның туган көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры янында Пушкин һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы узды.

Тантана башланыр алдыннан җыелган халык һәм Казан кунаклары өчен Пушкин шигырьләре, шәһәрнең иҗат коллективларыннан вокаль композицияләр һәм рус классикларының музыкаль әсәрләре яңгырады.

Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм башка рәсми затлар катнашты.

Татар язучылары Мәскәүдә Россия халыкларының милли әдәбияты фестивалендә катнаша

Мәскәүдә 4-8 июньдә «Кызыл мәйдан» китап фестивале һәм Россия халыкларының милли әдәбияты фестивале үтә. Фестивальдә Татарстаннан шагыйрь, язучы Илсөяр Иксанова, шагыйрь, язучы, М. Горький исемендәге Әдәбият институты укытучысы Алёна Кәримова катнаша.

Бүген, 5 июньдә, Мәскәүнең ОГИ нәшриятында дөнья күргән “Төрки-монгол әдәбиятлары антологиясе”н тәкъдир итү булды. А.Кәримова һәм И.Иксанова анда чыгыш ясадылар. Иртәгә, 6 июньдә, Пушкин мәйданында бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның туган көненә багышланган Шигырь бәйрәмендә Илсөяр Иксанова шагыйрьнең тәрҗемәсен татар телендә укыячак.

Шагыйрь Роберт Сәлахиев вафат

Кайгылы хәбәр. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Роберт Сәлахиев вафат.

Роберт Сәлахиев 1951 елның 18 февралендә Актаныш районы Татар Суыксуы авылында туа. Урта мәктәп, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Озак еллар агроном булып эшли. Шигырьләрендә дә туган туфракка, табигатькә, дөньяга мәхәббәт чагыла иде.

Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмнең гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын.

Язучылар берлеге бакчасында «Балалар һәм иҗат» дип исемләнгән бәйрәм узды

3 июнь көнне Татарстан Язучылар берлеге бакчасында «Балалар һәм иҗат» дип исемләнгән бәйрәм узды. Аны, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, ТР Язучылар берлеге «Сөембикә» журналы редакциясе каршында эшләп килгән «Әниләр клубы» проекты белән бергә оештырды.

Балаларның җәйге ялы күп төрле бәйрәм чаралары белән башланып китте. Гомумән, җәй айлары берсеннән-берсе күңелле вакыйгаларга бай. Бу матур чара да балалар күңелендә озак сакланыр.

«Балалар тавышы берлегебездә һәрвакыт яңгырап торсын иде. Бүгенге чара дәвамлы проектларыбызның башлангычы булыр дип ышанабыз. Киләчәктә шушы балалар арасыннан да язучылар, шагыйрьләр үсеп чыксын иде дип телибез», – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча урынбасары Дания Нәгыйм.

Балалар Казан үзәген яңгыратып, матур шигырьләр сөйләде, җырлады, рәхәтләнеп күңел ачты. Шулай ук бәйрәмне балалар шагыйрәсе, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Абдулла Алиш һәм Саҗидә Сөләйманова премияләре лауреаты Йолдыз Шәрәпова, шагыйрә, Муса Җәлил премиясе лауреаты Дания Нәгыйм балалар өчен язган шигырьләрен укыды. «Салават күпере» баш мөхәррире Гөлнара Хәйдәрова да үзе иҗат иткән әкиятне укып сөендерде.

«Әниләр клубы» проекты эшли башлаганга июнь аенда ике ел була. Бүгенге чараны әниләргә түгел, ә балаларга багышладык. Балаларыбыз да үзара туган телдә аралашсын, чын язучы-шагыйрьләрне, журналистларны күрсен дип уйладык. Шул ук вакытта әдипләребез дә балалар сөйләвендә шигырьләрен ишетсен дип, нәни дусларга үз сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеген тудырдык. Хәзер балалар өчен нинди генә чаралар узмый. Аларның игътибарын тотып тору, нәрсә беләндер кызыксындыру авыр. Ләкин без куелган максатка ирештек. Балалар 2 сәгать кенә булса да телефонсыз күңел ачты. Матур татар сөйләмен үз яшьтәшләре авызыннан ишетте», – дип фикерләрен җиткерде «Әниләр клубы» проекты авторы, журналист Динара Әхмәт. Шушындый зур чара уздыру мөмкинлеге биргән, балалар өчен «Язучы» нәшриятында чыккан китаплар, тәмле күчтәнәчләр бүләк иткән Язучылар берлегенә, шулай ук бәйрәмне тагын да ямьләндереп, балаларга бүләкләр әзерләгән, аквагрим ясаган, «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакцияләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Әниләр дә буш кул белән кайтып китмәде – аларга «Сөембикә» журналы таратылды.

Дөрестән дә, оештыручыларның куйган максатка ирешкәнен балаларның гына түгел, ә әниләрнең дә таралышырга ашыкмавы тагын бер кат дәлилләде.

Динара Әхмәт

Якутиядә Ркаил Зәйдулланың «Сабантуй» дигән әсәре китап булып басылып чыкты

Якутия-Саха Республикасының «Айар» нәшриятында Федераль Сабантуй уңаеннан Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулланың балалар өчен  «Сабантуй» дигән әсәре китап булып басылып чыкты. Ул борынгы татар  бәйрәме Сабантуйга һәм аның традицияләренә, милли уеннарга багышланган.

 

«Язучы» нәшриятында Фирдүс Гыймалтдиновның «Үлемнән бер адым алдарак» повесте басылып чыкты

Татарстан Язучылар берлегенең «Язучы» нәшриятында танылган язучы Фирдүс Гыймалтдиновның «Үлемнән бер адым алдарак» повесте китап булып басылып чыкты.

Әлеге әсәр «Тимер» батальоны яугире, яу кырыннан йөзләгән яралыларны алып чыгып, зур каһарманлык үрнәге күрсәткән якташыбыз Илнур Хәертдиновка багышлана. Әмма автор искәрткәнчә, бу повесть сугыш турында түгел. Ул – үлем тантана иткән мәхшәрдә дә яшәргә омтылу хакында. Яшәү хакын саклап калу теләгенең нәфрәттән өстенрәк торуы турында.

Ркаил Зәйдулла Чувашиянең Шыгырдан авылында узган Сабантуйда катнашты

Татар дөньясында беренчеләрдән булып Шыгырданда (хәзерге Чувашиягә керә) Сабантуй булып узды. Анда, якташ буларак, Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла катнашты һәм тантаналы ачылышта чыгыш ясады.

Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең «Еллар, юллар, җырлар» дип исемләнгән басмасы тәкъдим ителде

30 майда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә татар җәмәгатьчелегенә Татарстан республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең “Еллар, юллар, җырлар” дип исемләнгән басмасы тәкъдим ителде.

Мәгълүм булганча, быел ансамбль 25 еллыгын билгеләп үтте. 2002 елдан, легендар җырчы Илһам Шакиров тәкъдиме белән коллективны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкли. Ансамбль чирек гасыр эчендә кабатланмас репертуарын, үз иҗади йөзен һәм юлын булдырды. Әлеге басмада аның үткән юлы, уңышлары тасвирлана.

Чарада Татарстанның халык шагыйрьләре Равил Фәйзуллин, Газинур Морат та катнашты. Олпатларыбыз бу җыентык һәр татар зыялысының өстәлендә булырга тиеш дигән фикерен җиткерде, бу – безнең рухи дөньябызның энциклопедиясе дигән бәя бирде.

Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин исә, фольклор музыкасы дәүләт ансамбле – олы мәктәп һәм аны үткән җырчы сәнгатьтә һичшиксез үз урынын табачак, диде.

Әлеге басма Татарстан Рәисе ярдәмендә дөнья күрде.

Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте

Әлмәттә җәйне шигъри бәйрәм уздырып каршы алдылар

29 майда, «Әдәби атнакич» мәдәни проекты Әлмәтнең Татарстан нефтенең 60 еллыгы исм. шәһәр паркында чираттагы кунакларын кабул итте. Чараның төп геройлары — шагыйрьләр. Людмила Аланлы, Рәмзия Габделхакова, Рәфкать Шаһиев, Гүзәлия Галләмова, Зинаида Захарова, Нәфисә Сабирҗанова, Резеда Хәертдинова, Екатерина Аничкина һәм шулай ук «Кызыл каурыйлар» әдәби иҗат берләшмәсе вәкилләре.

Исегезгә төшерик, проектның оештыручылары — Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге һәм «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы. Ул былтыр ноябрь аенда старт алды һәм «Нефтьче» мәдәният сараеның «БиблиоНефть» мәданчыгында уздырылып килде. Көннәр матураю белән, җәйне каршылап бу чара паркка күчте.

Бүгенге бәйрәмне иҗади җанлы, сәнгать кешеләренә һәрдаим ярдәм кулы сузучы, үзе дә республика күләм «Ел хатын-кызы» бәйгесе җиңүчесе булган, «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова ачып җибәрде. Чыгышында ул «Татнефть» компаниясенең социаль проектларга зур әһәмият бирүен билгеләп үтте.

«1997 елдан алып «Рухият» 300 тирәсе исемдәге китап чыгарды, аларның тиражы 500 меңнән артып китә. Без бу басмаларны нефть төбәге китапханәләренә, мәктәпләренә бушлай тапшырабыз. Барлык районнар да аларны бик теләп кабул итә. Китаплар аша без тарихыбызның, җәмгыятьнең үсешен күрәбез, гореф-гадәтләребезне саклыйбыз», — диде ул. Моннан тыш Э. Газизова З. Захарованың юбилее уңаеннан аңа Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды.

Әдәби очрашу күңелнең кылларын тибрәтүче шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Кичәне Нәфисә Сабирҗанова һәм Равил Сабыр алып бардылар.

«Татнефть» акционерлык җәмгыятенең Хәйрия фонды һәм аның «Рухият» программасы иҗтимагый-мәдәни өлкәдә зур һәм бик күп проектларны тормышка ашыра. Инде 20 елдан артык «Рухият» белән талантлы оештыручы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флера Шәйхетдинова җитәкчелек итә. «Әдәби атнакич» проектында да аның роле бәяләп бетергесез.

«Бу очрашуларның максаты — шигырь, проза, гомумән әдәбитны яраткан кешеләргә ярдәм итү. Сезнең һәркайсыгыз минем өчен үзенчә кадерле, сезнең һәр чыккан китабыгыз да күңелебез аша үтте, сезне иң якты якларыгыздан күрсәтергә тырыштык. Проектка, Татарстан Язучылар берлегенә, аның Әлмәт бүлегенә, бөтен мәдәни җәмәгатьчелеккә чәчәк атуын телим. Барлык кешеләргә дә имин, тыныч тормыш насыйп булсын», — диде үз чыгышында Флера Шәйхетдинова.

Кичә барышында күптән түгел бакыйлыкка күчкән Татарстанның халык шагыйре Клара Булатова турында да җылы сүзләр яңгырады.

Иҗат сөючеләр белән очрашу Татарстанның рәсми булмаган гимн авторы, композитор, җырчы, баянчы Роберт Андреев башкаруында «Мин яратам сине, Татарстан!» җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

Резедә Шәмсуллина

Сабада Әбрар Кәримуллинның 100 еллыгы уңаеннан республикакүләм конференция узды

28 нче май көнне Саба үзәк китапханәсендә күренекле татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк лауреаты академик Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан Республикакүләм “Без тарихта эзлебез…” иҗади-эзләнү конференциясе үтте.

Әлеге чарада Әбрар ага Кәримуллинны, безнең Саба якларын хөрмәт итеп мөхтәрәм кунакларыбыз – Рабит Батулла, Марсель Галиев, Фоат Галимуллин, Газинур Морат, Рамил Мирзаһитов, Ирек Һадиев, Дания Нәгыйм, Айсылу Мансурова, Гөләйрәм Зимагорова, Илмира Гыймаева, Сөембикә Кашапова, Рәсимә Галиевалар да килде. Мөхтәрәм кунакларыбызны районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Фидәил улы Загидуллин, китапханәләр системасы директоры Ләйсән Ракыйп кызы Билалова каршы алды һәм озатып йөрде. Алар китап укучылар белән очраштылар, иҗади – эзләнү эшләренә бәя бирделәр, Әбрар Кәримуллин турындагы матур истәлекләре белән уртаклаштылар. Кунаклар иң элек Әбрар Кәримуллин исемен йөртүче китапханә, аның эшчәнлеге, Тукай паркы белән таныштылар. Әбрар Кәримуллинның балачагы, яшьлек еллары буенча әзерләнгән әдәби чара күренекле якташыбызның ятимлектә үткән сабый вакытын, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларын, туган ягына булган хисләрен аңларга ярдәм итте,

Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы район башлыгы исеменнән котлауларын җиткерде, конференциядә катнашучыларга уңышлар теләде.

Конференциядә катнашучылар ике юнәлештә чыгыш ясадылар. “Батырлар бит үлми, мәңге яши, Иле, теле, халкы барында” юнәлешендә Бөек Ватан сугышында катнашкан танылган ир-ат якташларыбыз батырлыгы турында сөйләнде. Балык бистәсе, Арча, Балтач, Зәй районнарыннан катнашучылар да бар иде.

Икенче юнәлеш “Милләтемнең югалмас хәзинәсе”. Китапханәләр тарихы, халык күңелендә тирән эз калдырган китапханәчеләрнең тормышы һәм эшчәнлеге яктыртылды. Әлеге юнәлештә 11 эш каралды.

Чыгышларга нәтиҗә ясап, җюри җиңүчеләргә диплом, акчалата бүләк тапшырды. “Тарихың зур, барыр юлың ерак, галиҗәнап Татар китабы” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү барыбыз өчен дә кызыклы һәм файдалы узды. Язучылар, китапханәчеләр бергәләп китапны укучыларга җиткерү юллары турында фикер алыштылар.

Нинди генә дәрәҗәләргә, биеклекләргә ирешсә дә, Әбрар Кәримуллин һәрвакыт Сабаныкы булып калды, туган җирен яратып, сагынып яшәде. Ул васыяте буенча туган авылы Чәбия -Чүрчидә җирләнде. Кунаклар Әбрар Кәримуллинның каберенә чәчәкләр салдылар, аның исемен мәңгеләштерү буенча Сабада зур эш алып барылуын билгеләп үттеләр, районыбыз җитәкчелегенә рәхмәт хисләрен җиткерделәр.

Килгән кунаклар танылган якташыбызның туган авылы Чәбия – Чүрчи авылында Сабантуена бирнә җыю йоласында катнаштылар. Авыл халкы белән бергәләп, җигүле атларга утырып, бирнә җыйдылар, Әбрар Кәримуллин турындагы иң җылы истәлекләрне кадерләп саклаучы авылдашлары белән аралаштылар.

Саба китапханәсенең өлкән методисты Рәзинә Дәминова

Түбән Камада шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән очрашу булды

27 майда китап сөюче түбәнкамалылар ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова, Һади Такташ исемендәге әдәби бүләкләр иясе, танылган шагыйрь, журналист Шәмсия Җиһангирова белән очрашты. Сагынган, һай, бик тә сагынган идек шул үзен! Апрель аена тәгаенләнгән очрашуыбыз билгесез вакытка кичектерелгәч, кәеф төшеп, күңелгә шом да кергән иде: кайчан килер, әллә бу теләк татлы хыял гына булып калырмы? Ә ул, әнә, форсатның шәбрәген көтеп торган, диярсең: Түбән Кама китапханәчеләрен Бөтенроссия китапханәләр көне белән котлады. Һөнәри бәйрәмебезгә, чын мәгънәсендә, зур бүләк булды бу!

Шәһәребезнең иң матур урыннарының берсе саналган Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркында, татар халкының сөекле улына куелган һәйкәл янында узган чара шигърият, җыр бәйрәменә әйләнде. Әйе, тамашачылар шагыйрәнең үзе һәм китапханәче кызлар укуында шигырьләр тыңлап хозурланды, истәлекләрен тыңлады.

Чара җыр-моң белән үрелеп барды. Күпләр Шәмсия Җиһангированы моң иясе буларак та ачкандыр: аның башкарудагы “Кызыл төлке” җыры ямь өстенә ямь булды.

Язучылар

Туган көннәр

Июл
21
Вт
Люция Әблиева
Июл
31
Пт
Лира Вәлиди
Авг
5
Ср
Мәдинә Маликова