Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әдәбият галиме: Фатих Әмирхан Тукай белән бер елда туса да, күләгәдә кала бирде

КФУ профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин 1917 елгы октябрь инкыйлабыннан соң татар язучысы Фатих Әмирханга карата карашлар үзгәреп, әдипнең иҗаты күләгәдә калды дип саный.

«Аңа либерал-буржуаз язучысы дигән мөһер тагалар һәм аның социализм төзелеше елларында әдәбият һәм җәмгыять өчен кирәге калмый. Яңадан әдәбиятка кайта башлавы 1960 елда булган “җепшеклек чорын”нан соң булды. Фатих Әмирхан Габдулла Тукай белән яшьтәш, аларның икесенең тууына быел 135 ел. Әмма Әмирхан күләгәдә кала бирде», — диде ул Әмирхан тууына 135 ел тулу уңаеннан Тукай әдәби музеенда узган кичәдә.

Галим әйтүенчә, Фатих Әмирхан шәхесе һәм иҗаты Казан дәүләт педагогика институтына якынрак булган. «1960- 1970 еллардан башлап институтта һәрвакыт фәнни конференцияләр уздырылды. 1972 елда татар галиме Абдулла Сайганов „Фатих Әмирхан эстетикасы“ дигән темага докторлык диссертациясе яклады. Шуннан алып Әмирханга мөнәсәбәт җылынып китте», — дип аңлатты ул.

Әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов Фатих Әмирханның Тукайга рухи йогынты ясавын, аны шагыйрь буларак үстерергә ярдәм итүен әйтте. «Фатих Әмирхан үз вакытында ук танылу ала. Әдәби тәнкыйтьчеләр дә аны югары бәяли. Сәбәбе –татар әдипләре арасында зыялылыгы белән аерылып торуы. Иҗатында татар дөньясын тәнкыйтьләү урын алса да, аны мәдәният, мәгариф төшенчәләрен кушып, үзара тыгыз бәйләнештә ача ала», — ди ул.

Галим Фатих Әмирханның иҗаты интеллектуаль ягы белән уңышлы дип саный. «Картайдым», «Сүнгәч», «Бер хәрабәдә», «Яшьләр», «Тигезсезләр» кебек пьесаларында сәнгатилек бар, әдәби әсәрнең тәмен белеп, геройларын татар дөньясын кешенең күңеленә эретеп салырлык итеп, җанына үтеп керерлек итеп язу осталыгы була. Андагы чагыштырулар, символлар күпләп кулланыла», — диде Әлфәт Закирҗанов.

Фатих Әмирхан тормышында фаҗига кичерә — 1907 елда паралич сугу нәтиҗәсендә, аякларыннан мәхрүм кала. Калган 19 ел гомерен кәнәфидә утырып эшләргә мәҗбүр була. «Әмма шундый халәттә дә аның иҗатында үз хәленнән сыкрануын күрмибез. Аның иҗатында үзенең фаҗигасе чагылыш тапмый», — дип аңлатты галим.

Әдәби-музыкаль кичәдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары Илнар Низамиев белән Илфат Гыйбадуллин Ренат Әюповның «Печән базары» әсәреннән өзек куйды, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Фәнис Җиһанша Фатих әмирханның «Хәят» әсәренең икенче өлешеннән өзек укыды.

«Без ядкярләрне экспозициягә генә куеп, аларны тик яткырмыйбыз, өйрәнергә дә омтылабыз. Шундый фәнни өйрәнүнең нәтиҗәсе — Фатих Әмирхан язган „Хәят“ повестенең икенче өлеше табылуы, аны Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре белән берлектә гарәп графикасыннан кирилл хәрефләренә күчереп, басылып чыгуы», — диде кичәдә Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова.

Искәртеп үтик, Габдулла Тукай әдәби музее Фатих Әмирхан тууына 135 ел тулу уңаеннан «Фатих Әмирхан атналыгы”н башлап җибәргән иде. Атналык бүген әдәби-музыкаль кичә белән тәмамланды.

( «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина)

Кәчәдән фоторепортаж  биредә: https://tatar-inform.tatar/photo_galleries/29-01-2021/fatih-mirhan-ist-legen-bagyshlangan-d-bi-muzykal-kich-d-n-fotoreportazh-5802618

 

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева