Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Җәләл Вакыйф

1908–1917 еллар дәвамында «Садаи милләт», «Сәгадә моңнары», «Кара тормыш», «Күз нурларым», «Күңел чәчәкләре», «Күңел ялкыннары», «В.Җәләл шигырьләре», «Яңа Гөлстан», «Шигырьләр» исемле дистәгә якын китабы басыла. Язу стилендә Шәрекъ назымчылык тарафдары. Совет чорында матбугатта исеме күренми диярлек.

Әсәрләрендә шул заманның каршылыклары яктыртыла. Шигырьләре пессимистик рух белән сугарылган. 1920 еллар башында Урта Азия якларына укытырга китә. Шунда 1922 елда фаҗигале рәвештә һәлак була.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

М ә р д а н о в Р. Вакыйф Җәләл һәм аның шигыре // Шәһри Казан. – 1991. – 8 окт.

Әдәби мирас. – 2 китап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 75–90 б.

Г ы й л а җ и е в а Р. Хикмәтле каләм иясе // Шәһри Казан. – 1992. – 7 февр.

Ә х м ә т җ а н о в М. Шагыйрь Вакыйф Җәләл эзләреннән // Мирас. – 1994. – № 9. – 76–77 б.


Язучылар