Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әхәт Гаффар: күпкырлы шәхес

Әхәт Гаффарның әсәрләрен ял итү өчен укыйм димә: алар табышмак кебек эзләндерә, йокыны качыра, күңел тынычлыгын ала. Әдипнең әсәрләрендә тирәнлекне табу, метафорик фикерләрнең очына чыгу, асмәгънәлелекләргә төшенү өчен әзерлекле укучы булуың кирәк.

Әдәбият мәйданына узган гасырның җитмешенче елларында «Әҗәт» хикәясе белән килеп керә ул. Килеп керә дә үзенең тынгысыз каләме белән гомере буе иҗатка тугрылыкка булып кала:укучыларын күп санлы хикәя-повестьлар, романнар, шигъри үрнәкләр һәм дистәдән артык пьесалары белән сөендерә.

Олпат язучылар, галимнәр күңелендә дә Әхәт Гаффарга беренче әсәрләреннән соң ук ышаныч туа. Әлеге ышанычны аклап, язма әдәбиятыбыз мирасханәсен берсеннән-берсе саллы, тирән фикерле, җәмгыятьнең проблема-үзенчәлекләрен, эстетик карашын, мәдәни традицияләрен һәм тарихын чагылдырган әсәрләре белән баета ул.
Әсәрләрендә фикерен үтемле, хәл-күренешләрне ышандыргыч, кызыклы итеп оештыра белүе олпат язучыларны да битараф калдырмый. «Әхәт Гаффарны Язучылар берлегенә ничек кабул итүебезне яхшы хәтерлим. Ул вакытта аңа 25 яшь кенә иде әле. Ләкин шул чакта да ул үзен иҗатындагы җан шигъриятен эпик тасвирлау белән кушкан талантлы прозаик итеп танытып өлгерде. Аның әсәрләрендәге детальләр балкып тора, тирән мәгънәле, хәтердә кала», – дип бәя бирә аңа Сибгат Хәким үз вакытында.

Моңа шаккатырлык та түгел: Әхәт Гаффар тумышы белән иҗат әһелләрен мулдан биргән Балык Бистәсе төбәгеннән бит. Идел буе Болгар дәүләте чорындагы иң борынгы авылларның берсе булган, сигез гасырлык тарихи Олы Әшнәк авылыннан ул. Димәк, әдипнең иҗади яктан формалашуына шан тарихлы авыл, гаиләдә алган тәрбия, ул елларда Солтан-Әшнәк авылларындагы талантлы чордашлары уңдырышлы җирлек барлыкка китергән, дисәк тә хата булмастыр. Үзе дә туган җиренә әҗәтле булып калмый Гаффаров – әсәрләрендә авылдашларын, авылның тарихын, бүгенге яшәешен мулдан сурәтләп, туган авылына әдәби һәйкәл куя… Тәрбиясе, затлылыгы белән аерылып торган чордашларын үзәккә алып тасвирлау, аларның рухи дөньяларын мөмкин кадәр тирәнрәк һәм нечкәрәк күрсәтеп бирү Әхәт Гаффар әсәрләренең бер үзенчәлеге булып тора.

Җитмешенче елларда Ә.Гаффар үзен актив иҗат итүче каләм әһеле буларак күрсәтеп, повестьлар да иҗат итә. «Яра» (1973), «Гозер» (1975), «Кашан җыры» (1977), «Су астындагы чишмә» (1980), «Бишек» (1981), «Яшиселәр алда әле» (1984), «Дәрья башы» (1986) һәм башка повестьлары дөнья күреп, аны тирән эчтәлекле, сәнгать алымнарына бай әсәрләр иҗат итүче язучы буларак таныта.

Сиксәненче еллар башында әдип, прозаның катлаулы төренә мөрәҗәгать итеп, Россиянең тоташ тарихы көчле вакыйгаларында татар авылы кичергән драматик хәлләрне гәүдәләндергән «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы» (1983), «Олы юлның тузаны» (1989), «Богау» (1998) исемле күләмле романнарын яза.

Әдәби эшчәнлегенең беренче чорларыннан ук сәхнә әдәбияты – драматургия жанрында да нәтиҗәле эшли һәм үзенчәлекле пьесалары белән тамашачы күңеленә үтеп керә. Пьесалары Татар драма һәм комедия театрында, Минзәлә, Чаллы, Эстәрлетамак, Оренбург театрларында куела. «Язлар моңы» пьесасына үз чорының танылган театр белгечләре Дания Гыймранова тарафыннан югары бәя бирелә, һәм ул А.Әхмәдуллинның драма үсешен яктырткан хезмәтләрендә, күзәтү характерындагы язмаларында да уңай яктан телгә алына. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әлеге әсәр бүгенгә кадәр үзешчән театрлар тарафыннан яратып сәхнәләштерелеп килә.

Ә.Гаффарның, замандашлары образларын чагылдырудан тыш, күренекле тарихи шәхесләргә пьесалар язарга алынырга да җөрьәт итүен һәм әлеге эшне югары кимәлдә башкарып чыгуын үз вакытында тәнкыйть күтәреп ала. Әлеге төр пьесалар арасында Мулланур Вахитовның тормышыннан «Сызылып таңнар атканда» (1984), Муса Җәлилгә багышланган «Хөкем» (1981), Габдулла Тукай турында «Соңгы сәгать» (1986) драмалары бар.

Татар әдәбияты һәм сәнгате турындагы публицистик һәм әдәби-тәнкыйть мәкаләләре, татар мәдәниятенең күренекле шәхесләре турында очеркларын гына исәпкә алсаң да, чыннан да Ә.Гаффарның тынгысыз каләме армый-талмый милләт, әдәбиятка хезмәт иткәнлегенә төшенәсең.

Әхәт Гаффарның тагы бер иҗади юнәлешенә – балалар өчен язылган әкият-хикәяләренә игътибар итми мөмкин түгел. Мөгаен, нәниләр белән «уртак тел таба алуына» заманында «Яшь ленинчы» газетасында (хәзерге «Сабантуй» журналы) эшләп алуы да йогынты ясагандыр. «Сызламык теш», «Төкле Тура», «Туңгак балык», «Нәфрәт белән Мәкерне җиңгән Шагыйрь» һәм башка әсәрләре балаларны җәлеп итеп кенә калмый, аларны да иҗат дөньясына әйди. Үткән елда гына үзе белән Балык Бистәсе районы укучылары арасында «Гаффар дәвамчылары» дигән бәйге үткәреп, иҗат итүче талантлы укучыларны барлап килгәч, мин моңа тагы бер тапкыр инандым. Райондагы балалар арасында да Әхәт абыйларын кабатлау, үзгә фикер йөртү, әдәби мәйданга яңалык алып килү омтылышы бар. Моны күреп алган Әхәт Гаффарның кичәдән соң сүзе бер генә булды: «Әлеге яшьләргә үсеш өчен мохит тудырырга, әсәрләреннән җыентык чыгарырга, бәйгене дәвам иттерергә кирәк!»

Гаффаровлар гаиләсенең татар-төрки дөньясы өчен үзләре үк ун егеткә торырлык кызлар тәрбияләп бирүен дә билгеләп үтәргә кирәктер. Кече кызы Сөмбел, әтисе салган сукмакны дәвам итеп, бүген проза-драматургия юнәлешендә ныклы адымнар ясый: Камал театрында пьесаларын сәхнәләштерәләр, балалар өчен мавыктыргыч әсәрләре белән сөендереп тора, матбугатта публицистик язмалары даими басыла. Каләм әһеленең таланты балаларында дәвам итүе әдәбият өчен икеләтә табыш һәм моңа һәркем дә ирешә алмый.

Соңгы вакытта әдәби әсәрне ике төргә бүлеп укый башладым: берләре – бар мәшәкатьне читкә куеп ял итү өчен, икенчеләре – уйлану, фикерләү, күңелдә йоклап яткан хисләр өермәсен уяту өчен… Әхәт Гаффарның әсәрләрен ял итү өчен укыйм димә: алар табышмак кебек эзләндерә, йокыны качыра, күңел тынычлыгын ала… Татар филологиясе факультетында укыган чорда да язучының әсәрләрен еш сүтеп җыя идек. Дөресрәге, бергәләшеп сүтәбез, һәркем үзенә якын булган мәгънә, фикер, серләр ачып җыя. Моңа шаккатырлык та түгел, әдипнең әсәрләрендә тирәнлекне табу, метафорик фикерләрнең очына чыгу, асмәгънәлелекләргә төшенү өчен әзерлекле укучы булуың кирәк. Кайта-кайта укылган әсәрләре бер яктан укучының үзен ачса, икенче яктан Әхәт Гаффар иҗатының кыя тауларын якынайта, әдәби мәйданда әле дә тиешенчә бәяләнеп бетмәгән күпкырлы шәхеснең талантына сокланырга мәҗбүр итә…

(“Шәһри Казан”, Алинә Бикмуллина)


Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева