Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Коләхмәтов Гафур

Язучы, драматург, публицист һәм революционер Гафур Коләхметев (Габделгафур Юныс улы Коләхмәтев) 1881 елның 22 апрелендә (яңа стиль белән 5 майда) Пенза шәһәрендә сабын-шәм заводы хуҗасы гаиләсендә туа. Гафурга җиде яшь чагында Юныс Коләхмәтевнең завод эшләре бөтенләй таркала, һәм ул, гаиләсе белән Саратов губернасына күченеп, 1897 елга кадәр алпавыт утарларында идарәче, бакчачы кебек эшләрдә эшләп йөри, соңыннан, Казанга килеп, Үтәмишевләрнең сабын заводына баш мастер булып урнаша.

Гафур башта Пенза губернасының Түбән Ломов өязе Ятмис авылындагы мәдрәсәдә белем ала, аннары Казан шәһәрендәге Учительская школада укый. Мәктәптә укыган елларында (1898–1902) марксистик яшерен түгәрәккә йөреп, революцион әдәбият белән таныша, беренче татар большевигы Х.Ямашев, социал-демократ Г.Сәйфетдинов кебек революционерлар белән якыннан аралаша.

1902 елда Учительская школаны тәмамлаганнан соң, Г.Коләхметевне Казанның Пороховой бистәсендәге өч сыйныфлы рус-татар училищесына мөдир һәм укытучы итеп билгелиләр. Анда ул 1911 елның җәенә кадәр эшли. 1911 елның сентябрендә Казандагы «Касыймия» (Апанай) мәдрәсәсе каршында оештырылган рус классларына укытучы һәм мөдир булып күчә.

Бу хезмәтен ул 1916 елның ноябренә кадәр дәвам иттерә.

Мәктәптә укыту белән бергә Г.Коләхмәтев халык арасында күптөрле иҗтимагый, мәдәни-агарту һәм революцион пропаганда эшләре алып бара.

1905 елгы беренче буржуаз-демократик революциягә кадәр үк ул сәяси әзерлекле, марксизм теориясе белән таныш һәм аны эшчеләр арасында актив пропагандалаучы партия агитаторы буларак таныла. 1905 елның тарихи октябрь көннәрендә, кулына корал тотып, Казан урамнарында патша гаскәрләренә, карагруһчыларга каршы сугыша һәм шуның өчен төрмәдә утырып чыга.

Даими полиция күзәтүе астында яшәүгә карамастан, Г.Коләхмәтев реакция чорында да революцион эшчәнлеген киметми, бөтен легаль һәм яшерен мөмкинлекләрдән файдаланып, халык арасында марксизм идеяләрен пропагандалау буенча армый-талмый эшли: революцион прокламацияләр тәрҗемә итә, яшерен түгәрәкләрдә рефератлар, докладлар белән чыгышлар ясый, Пороховой бистәсе эшчеләре арасында «Урал» газетасын таратуда, татарча спектакльләр куюны оештыруда актив катнаша, публицистик мәкаләләр, русча басма материалларга таянып, тарих, хокук һәм политэкономия фәннәре буенча брошюралар, мәкаләләр яза. 1909 елда аның үткәнне марксизм тәгълиматы позицияләреннән торып яктырткан «Тарих сәхифәләре» исемле өч кисәктән торган китабы нәшер ителә. Ул шулай ук арифметика укыту алымнарына өйрәткән «Ысулы тәгълиме хисап» исемле методик кулланма китабы (1911) бастырып чыгара.

Г.Коләхмәтев, язучы-драматург буларак, «Ике фикер» һәм «Яшь гомер» драмалары белән данлыклы. «Ике фикер» пьесасы үз вакытында матбугатта басылмыйча кала, шулай ук сәхнәдә дә куелмый. Беренче мәртәбә ул 1925 елда Ф.Агиев төзеп чыгарган «Г.Коләхмәтев мәҗмугасы»нда дөнья күрә.

Г.Коләхмәтевнең 1907 елда язылып, 1908 елда аерым китап булып басылган икенче сәхнә әсәре – «Яшьләр» драмасы исә татар әдәбияты тарихында эшче образларын һәм пролетариат идеяләрен сәнгатьчә гәүдәләндерүнең беренче уңышлы үрнәге буларак әһәмиятле.

Г.Коләхмәтевнең 1902–1912 еллар арасында иҗат иткән кайбер әдәби әсәрләре – дүрт пәрдәле «Әбүҗәһел» исемле тарихи һәм биш пәрдәле «Кем гаепле?» дип аталган драмалары, татар һөнәрчеләре тормышыннан алып язылган «Талак» исемле хикәясе, шигъри әсәрләре – вакытында матбугатта басылмау сәбәпле, сакланып калмаган. Ләкин «Ике фикер», «Яшь гомер» драмалары белән генә дә әдип татар әдәбияты тарихында мөхтәрәм урыннарның берсен били. Аның бу ике әсәре, әдәби иҗади яңа бер юнәлеш ярып, большевиклар инкыйлабыннан соңгы татар әдәбиятының советча нигездә формалашуына зур уңай йогынты ясый.

Озак еллар үпкә авыруыннан җәфаланган Гафур Коләхмәтев Октябрь революциясе көннәрендә бөтенләй аяктан егыла һәм 1918 елның 1 апрелендә Пенза губернасындагы Краснослободск өязе хастаханәсендә вафат була. Аның җәсәде хәзерге Мордва Республикасының Торбеево районы Юнә авылы зиратына күмелә.


Язучылар