Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әлфәт Закирҗанов: Әдәбиятны белмәгән кеше татар әдәбияты бармы дип сорый

 Гадәттә, татар әдәбияты бармы дип әдәбият белән якыннан таныш булмаган кеше сорый. Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов «Татар әдәбияты тарихы» хезмәтенең җиденче томын тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясендә шундый фикерен әйтте.

«Язучы иҗатын алдагы буын төгәлрәк бәяли. „Бүген иҗат иткән авторлар 15-20 елдан укучы өчен кызык булырмы?“ дигән сорау туа. Гадәттә, „Татар әдәбияты бармы?“ — дип әдәбият белән якыннан таныш булмаган кеше сорый. Әдәби бәйгеләрдә йөзләгән кеше катнаша. Дөрес, татар мәктәпләренең саны кимүе әдәбиятның кысылуына китерә. Әмма мин татар әдәбиятының киләчәгенә өмет белән карыйм», — ди Әлфәт Закирҗанов.

Филология фәннәре докторы сүзләренчә, татар журналларында яшь авторларның иҗатына киңрәк урын бирергә кирәк.

«Акыллы, әзерлекле укучыларыбыз, шәхесләребез бар. Алар, әдәбиятка килеп, үзләренең беренче хикәяләрен, шигырьләрен иҗат итә», — ди Әлфәт Закирҗанов.

(«Татар-информ», Алинә Айдарова)


Язучылар

Туган көннәр

Апр
18
Сб
Фирдүс Гыймалтдинов
Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева