Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рахман Рифә

Рифә Рахман (Рифә Фатхрахман кызы Харрасова-Сабирҗанова) 1962 елның 16 (док.:18) сентяб­рендә Татарстанның Кукмара районы Мәмәшир авылында мөгаллимнәр гаиләсендә дөньяга килә. Рифә, мәктәпкә кергәнче үк, әти-әнисеннән шак­тый белем ала, шигырьләр яза, рәсемнәр ясый. Аның, түбән сыйныфларда укыганда, вакытлы матбугатта беренче язмалары күренә башлый, ә инде җитмешенче елларда ул, «Ялкын», «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») уздырган конкурсларда катнашып, приз­лы урыннар ала. Бу чорда ул Кукмара район газетасы тирәсендә оешкан «Са­лават күпере» исемле яшь иҗатчылар түгәрәгенә йөри. Үз авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Рифә Сабирҗанова Арча педагогия учи­лищесында укый, татар әдәби мохитенә тагын да якыная, вакытлы матбу­гатта ешрак басыла һәм әдәби җәмәгатьчелектә шактый танылып та өлгерә. Арча педучилищесы булачак шагыйрәгә Казан дәүләт университетның филология факульте­тына юллама бирә. Югары белемгә иялеге турында диплом алгач, ул татар әдәбияты кафедрасына аспирантурага калдырыла.

Р. Харрасова стдуентлык елларында ук фәннең төрле проблемалары белән кызыксына башлый, гыйльми эзләнүләрендә остазлары И.З. Нуруллин һәм Р.К. Ганиеваларның тарихи-филологик карашларына таяна. Ул туксанынчы елларда Г. Исхакый иҗатын өйрәнү, әсәрләрен туплау, гарәп язуыннан кириллицага күчерү, аларны халыкка кайтару гамәлләре белән шөгыльнә, ә 2002 елда «Әдәби бәйләнешләр җирлегендә Гаяз Исхакыйның башлангыч чор прозасы (1895-1905)» дип исемләнгән кандидатлык диссертациясе яклый. Гыйльми эшчәнлекне хезмәт юлы итеп сайлаган Р.Ф. Харрасова тәүдә – КДУның (КФУ) «Татар әдәбияты тарихы» кафедрасында ассистент, соңрак доцент вазыйфаларын башкара һәм доцентлык дәрәҗәсен ала. Бер үк вакытта ул Рәсәйнең башка югары уку йортларында да белем бирә, берара «Мәгърифәт» газетасында журанлист һәм баш мөхәррир ярдәмчесе булып та эшли.

Рифә Рахман, бервакытта да иҗат итүеннән туктамаса да, туксанынчы еллар уртасына кадәр язганнарын сакламый һәм бастырмый диярлек, әмма 1994 елдан ул әдәби эшчәнлеккә карата фикерләрен үзгәртә. Нәтиҗәдә, 1995 елда беренче «Шук алма, моңсу алма» дип исемләнгән поэтик җыентыгы дөнья күрә. Әлеге китап (1997) һәм «Төнге кояш» (1999) тупланмасы «Ел китабы» бәйгеләрендә III дәрәҗә дипломга лаек була. Каләм иясенең поэтик иҗаты С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк (2008) белән билгеләнде. 2023 елда Р. Рахман мирасханәсендә унөченче шигъри җыентыгы урын алды.

Рифә Рахман, интим поэзияне заман рухында, гаять үзенчәлекле тудырып, эчтәлегенә билгеле бер күләмдә тормыш прозасы кушып, шул сәбәпле дә яңа әдәби детальләр һәм образлар белән баетып, үтә тормышчан, укылышлы итте һәм халыкта арасында мәхәббәт шагыйрәсе сыйфатында танылды. Шул ук вакытта аның поэтик каләме иҗтимагый-фәлсәфи лирикадан да читләшмәде, милли вәзгыять таләп иткән шартларда публицистик яңгырашлы әсәрләр дә иҗат иткәләде.

«Татар шигъриятендә Мәхәббәткә шулай табынган, аны төрле яклап, төрле интим балкышлары белән сурәтләгән тагын берәр шагыйрь бар микән? Белмим. Китаптан китапка күчеп, бу татлы, газаплы моң дә­вам итә…  «Шук алма, моңсу алма» җыентыгына карата … түбәндәгеләрне әйткәнмен. Ә бу фи­кер­ләрем бүген дә шул ук килеш кала…: «Мондый шигъриятне стандартчылар, гадәти шигърият түгел бу, дияргә мөмкиннәр. Дөрес уйлыйлар. Ә минемчә, шигырь технологиясендә «җан биргән» адәм бу­ларак әйтәм, бәям: тапталган сукмак түгел бу. Рифәнең рухи атмосферасы, күңел дул­кыннары — үзенеке, бу яктан аның почер­кының үтә индивидуальлеген аерымларга мөмкин»[1],– дип язган иде Роберт Әхмәтҗанов Рифә Рахман поэзиясе хакында.

Рифә Рахман шигъриятенең лексик кыры бик бай, ул телебездеән төшеп кала барган төшенчәләрне активлаштырырга, үз сүзләребезгә әйләнгән көнчыгыш алынмаларын, күп очракта инде милли вариантлары юкка чыкканнарын алга таба да яшәтергә тырыша. Аның әсәрләрендә һәм Көнчыгыш әдәбиятларының тәэсирен, һәм Көнбатыш поэзиясенең уңышларын ачык күрергә мөмкин, икенче яктан, мәхәббәт, яшьлек темаларын еш кына башка темалар белән синтезлау да күзгә ташлана.

Рифә Рахманның чәчмә мирасы шулай ук оригиналь, актуаль яңгырашлы, тематик киңкырлы. Әдибәнең аеруча яшьләр тормышын үзәккә куйган «Айлы күлдәвекләр» (2006) ХХΙ гасыр укучысының яраткан китабына әверелгән һәм аны прозаик буларак нык популярлаштырган иде. Шуннан соң ул «Онытырмын димә», «Йоллдызлар төстән язганда», «Таулар һаман ерак» дип үзенчәлекле һәм уйландырырлык исемнәр белән аталган яңа тупланмалар чыгарды.  Аның күпсанлы конкурсларда урыннар алган «Сөннәтче әби», «Бер микъдар былбыл», «Судан тапкан йөземнәр», «Сары шарф», “Карга карынын кем белгән?” һ.б. әсәрләре – соңгы чор татар әдәбиятының йөзек кашы булырлык үрнәкләр.

Рифә Рахманның төрле яшьтәге укучыларга адресланган бай прозасы яшәешебезне җиңел тел белән табигый тасвирлау, көтелмәгән сюжетлар, үзенчәлекле чишелешкә ия конфликт­лар һәм катлаулы шәхесара мөнәсәбәтләр тарихы белән истә кала. Әдибә татар тормышын, бигрәк тә гыйбрәтле узганын заман күзлегеннән, актуаль милли иҗтимагый фикер яссылыгыннан торып ача. Ул узган гасырда илебез узган барлык иҗтимагый-сәяси этапларны – колхозлашу елларын чагылдыруга да, Бөек Ватан сугышы чорын, Торгынлык эпохасын яктыртуга да зур игътибар бирә. Рифә Рахманның прозабызны үстерүгә, аның милли рухын, тел сафлыгын саклауга керткән өлеше Ф.Хөсни (2012), Г.Исхаки (2014) премияләре белән бәяләнде.

Галимә Ә.Р. Мотыйгуллинаның Р. Рахман прозасы үзеннчәлекләрен билгеләгән язмасында шушындый фикерләр әйтте: «Күпләребезгә таныш проблемаларны күтәреп чыкса да, әдибә безне тормышыбызда көн дә очрап торган күренешләр эчендә йөртми, кеше язмышындагы онытылмаслык вакыйгаларга алып керә. /…/ Рифә Рахман иҗат иткән уңай геройлар гамәлләре, үзләрен тотышлары белән бар дөньяны яктыртырга омтылалар, һич көтмәгән-теләмәгән, әмма тормышның реаль шартлары белән тудырылган конфликтларга тарыйлар, үкенеч ки, килеп туган каршылыкларны күпчелек очракта үз файдаларына чишә алмыйлар.

Рифә Рахман әсәрләре безгә кешене гомере буена югалту арту югалту көтә, сынаулар сагалый дип искәртә.  Әлеге дә баягы югалтулар яшәешнең даими агышта икәнлеген сөйлиләр, рухыбызга якын кыйммәтләрнең кадерен белергә чакыралар. Автор милли гореф-гадәтләрнең кеше әхлагына турыдан-туры тәэсирен, уңай сыйфатлар тәрбияләргә сәләтлелеген исбатлый, кешенең көтелмәгән ситуацияләрдә теге яки бу сыйфаты белән ачылып китүен күрсәтә».[2]

Соңгы елларда Р.Рахман прозаның күләмле формаларында активрак иҗат итә башлады. 2021 елда аның берничә кисәктән торачак дип фаразланган “Татар кызы” хезмәте “Казан утлары” журналында дөнья күрде, һәм ул әдәби-гыйльми җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәя алды. Галимә Г. Гайнуллина әлеге әсәр хакында болай дип язды: “Нәсел тарихы аша Р.Рахман «Татар кызы» романында ХХ йөздәге милли-иҗтимагый барышның иң четерекле проблемаларына, чорның җанөшеткеч вакыйгаларына бәя бирә. /…/ Гаяз Исхакый мотивларын хикәяләрендә яңгыраткан язучы романда татар хатын-кызының архетипик моделен сакральләштерә. Романда гыйлемле, көчле ире янәшәсендә үзен гаярь итеп тойган, тырыш, хезмәт сөюче, хыялый һәм нечкә күңелле, тирән кичерешле хатын-кыз идеаллаштырыла. Татар әдәбиятында Рифә Рахман прозасында актуальләшкән сөннәтче әби образы романда инде мифологема төсендә тәкъдим ителә”[3].

Язучы драматургия өлкәсендә дә эзләнә. Хәзергә кадәр иҗат ителгән пьесалары арасыннан «Сайласаң, сайламасаң да…» драмасын заманның актуаль проблемаларын яктырткан һәм эчке конфликт алгы планга чыгарылган үзенчәлекле әсәр буларак билгеләргә мөмкин.

Р. Рахман әдәби эшчәнлеген фәнни-методик хезмәтләр язу белән янәшә алып бара. Ул озак еллар дәвамында Казан дәүләт университеты­ның татар филологиясе һәм тарихы факультетында, соңрак Казан дәүләт федераль университетында жрналистиканың, әдәбият белеменең төрле тармакларына караган курслардан белем бирде, яшь тәнкыйтьчеләр һәм әдәби мөхәррирләр хәзерләүгә күп көч куйды. Татар язучыларының әдәби мирасына таянып, яшьләрне камил иҗат итүгә өйрәтүне күздә тоткан «Әдәби тәнкыйть буенча практикум», «Әдәби тәнкыйть тео­риясе», «Иҗат лабораториясе», «Әдәби редакцияләү», «Текст теориясе», «Текстка филологик анализ» һ.б. программалар төзеде, шул юнәлештә берничә китап чыгарды. Рифә Рахманга яшь буынга белем-тәрбия бирүдәге уңышлары өчен 2013 елда Рәсәй Федерациясе Мәгариф министрлыгының мактау грамотасы тапшырылды, ә татар тәнкыйтен үстерүгә керткән хезмәте өчен ул 2018 елда Җамал Вәлиди премиясе белән бүләкләнде.

Рифә Рахман татар укучысына журналист буларак та билгеле. Бигрәк тә «Мәгърифәт» газетасында эшләү елларында ул тормышыбызның һәр өлкәсенә караган актуаль проблемалы мәкаләләр бастырды. Шулай да әлеге язма­лар аны беренче чиратта милли әхлакның асыл сыйфатларын саклау, яшь буынны тәрбияләү, әдәбиятыбызның үсеш-үзгәреше, әдәби тәнкыйть торышы мәсьәләләре борчуын күрсәтә. Соңгы елларда ул «Идел», «Казан утлары» журналлары битләрендә актив чыгыш ясый, татар узганын һәм бүгенгесен янәшә куеп анализлаган материаллар бастыра, Тукай иҗатын пропагандалау белән шөгыльләнә. Шагыйрь мирасының асылы, талант иясенең әдәби зәвыгы, тирәлеге, мәдәни-рухи бәйләнешләре, иҗатының үзеннән соңгы каләм ияләренә тәэсире һәм башка күпсанлы сораулар – Рифә Рахманның тукайчы сыйфатында алып барган эзләнүләр юнәлешен формалаштыра. Галимә соңгы елларда ТФАның Тел, Әдәбият һәм Сәнгать институтында да эшләде һәм «Татар әдәбияты тарихы», «Тукай энциклопедиясе» хезмәтләрен хәзерләүгә зур көч куйды.

Әдибәнең фикер сөреше сәяси коньюктура стереотипларыннан да, аңа карата җәмәгатьчелектә туачак фикердән дә, популяр авторитетларның карашларыннан да бәйле түгел, шул сәбәпле аңа һәм укучыда, һәм әдәби җәмәгатьчелектә хөрмәт зур. Бай эрудицияле, төрле фәнни өлкәләр белән кызыксынган, гуманитар гыйлемнең күпсанлы фундаменталь мәсьәләләрен яхшы күзалллаган, бүгенге әдәби концепцияләргә үз мөнәсәбәтен булдырган, гыйльми һәм нәфис иҗатта таяныр нигезләр тапкан, моның өчен кирәкле белемнәр туплаган, күпсанлы китап һәм рисаләләр авторы Рифә Рахманга 2017 елда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде.

Рифә Рахман — 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Бибилиография

Шигъри җыентыклар (Поэтические сборники):

 

1.Шук алма, моңсу алма. – Казан: Таң-Заря, 1995. –76 б.

2.Күзләрең төймәләнсә. – Казан: Таң-Заря, 1995-152 б.

3.Көзге төн күбәләге. – Казан: Дело,1996. –127 б.

4.Төнге кояш. – Казан: Мәгариф,1999. – 159 б.

5.Керфекле тәрәзәләр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2002. –191 б.

6.Коела йолдыз. – Казан: Гарт, 2002. – 152 б.

7.Болытка ятып йокласаң. – Казань: Отечество, 2003. – 160б.

8.Мине генә уйла (Роберт Әхмәтҗанның кереш сүзе белән). – Казан: Мәгариф, 2003. – 127    б.

9.Сиңа! – Казан: Мәгариф, 2003. – 160 б.

10.Сине сөям, дисең…– Казан: Татар. кит. нәшр., 2019. – 335 б.

11.Синең җанга узсам. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2022. – 287 б.

12.Төннәр кочагында. – Казан: Отечество, 2022. – 224 б.

13.Кызратада таң ата. Казан: Отечество, 2023. – 48 б.

 

Проза тупланмалары (Прозаические сборники)

1.Айлы күлдәвекләр: Хикәяләр һәм кыйсса. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2006. – 190 б.

2.Онытырмын димә. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2010. – 239 б.

3.Йолдызлар төстән язганда– Казан: Татар. кит.нәшр., 2013. –  б.

4.Таулар һаман ерак– Казан: Татар. кит.нәшр., 2016. –  335б.

 

Тәрҗемәләр (Переводы):

1.Ахматова А. Сайланма әсәрләр (Избранные произведения) / Коллектив тәрҗемәчеләрнең берсе (Сопереводчик). – Казан: Магариф-Вакыт, 2013. – Б.93-101.

2.ГЕРМАНО́ А.В. Мирикля (повесть с цыганского) // Повесть һәм хикәятләр (тәрҗ.: Рифә Рахман. – Казан: Мәгариф–Вакыт, 2017. – 95 б.

3.Гашыйклар җыры (Песня влюбленных: переводы стихов восточных поэтов) (тәрҗ.: Рифә Рахман). – Казан: Мәгариф–Вакыт, 2019. – 120 б.

 

Научные и методические материалы, книги

Фәнни-методик материаллар, китаплар

1.Бармакларны уйнатыйк, туган телне өйрәник. – Казан: Хәтер, 1997. – 32 б.

2.Әдәби бәйләнешләр яктылыгында. – Казан: Гарт, 2002. – 261 с.

3.Татар телендә 100 сочинение. –Казан: Раннур, 2001. –193 б.

4.Һәр сыйныфта–сочинение. –Казан: Раннур, 2003. – 176 б.

5.Дәреслектәге темалар һәм биремнәр буенча сочинениеләр. – Казан: Раннур, 2004. – 208 б.

6.Практикум по литературной критике (Әдәби тәнкыйть буенча практикум): Программа спецкурса: на тат. и рус. яз. Казань: ГАРТ, 2004. – 19 с.

7.Иҗат лабораториясе. Беренче кисәк: Язучы иҗатының гомуми кануннары. – Казан: ГАРТ, 2004. – 136 б.

8.Иҗат лабораториясе. Икенче кисәк: Поэтик иҗат. – Казан: КДУ нәшрият үзәге, 2004. – 228 б.

9.Әдәби редакцияләү: учебная программа (Литературное редактирование)– Казань, Изд-во КГУ, 2007. – 54 с.

10.Әдәби тәнкыйть теориясе: учебная программа (Теория литературной критики). – Казань, Изд-во КГУ, 2007. – 32 с.

11.Диплом язучыга ярдәмгә: Методик ярдәмлек (Соавтор). – Казан: Школа, 2007. – 236 б.

12.Югары сыйныфлар өчен иншалар. – Казан: Раннур, 2008. – 220 б.

13.Яшь редактор киңәшләре (Соавтор). – Казань: РИЦ “Школа”, 2009. – 236 с.

14.Фәрваз Миңнуллин (В соавторстве с Т. Набиуллиным и др.)– Казань: РИЦ «Школа», 2010. – 44 с.

15.Остаз кадерен оста белер (С любовью о наставниках) (Соавтор). – Казань: РИЦ «Школа», 2011. –218.

16.Заит Мазитович Мазитов. – Казань: РИЦ «Школа», 2010. – 36 с.

17.Татар матбугаты: бүген һәм иртәгә (Татарская пресса: сегодня и завтра). – Казань: РИЦ «Школа», 2010. – 258 с.

18.Харрасова һәм студентлары. Ибраһим Нуруллин – галим, тәнкыйтьче һәм язучы. – Казан: РИЦ, 2012. – 172 с.

19.Безнең мәктәптә бәйрәм. – Раннур, 2012. – 240 б.

20.Рухи яңарыш баскычларында: ХYIII – ХХ йөз башы. – Казан: РИЦ, 2013. – 312 б.

21.Татар әдипләре: М.Мәһдиев. – Казан: РИЦ “Школа”. – 2013. – 176 б.

22.Тәнкыйть – кирәксез шәйдер. – Казан: Бриг, 2016. – 76 б.

23.Уйлар Тукайга илтә. – Казан, 2016. – 248 с.

24.Әдәби тәнкыйть нигезләре. – Казан: ТәһСИ, 2017. – 312 б.

25.Әдәби редакцияләү нигезләре. – Казан: ТӘһСИ, 2018. – 316 б.

26.Сөю илтәм сиңа! Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ. – Казань: Отечество, 2020. – 196 с.

27.Җырлап торам торган җирем тар булса да // Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты. – Казан: 2018. – С. 111-167.

 

О жизни и творчестве

ТОРМЫШЫ һәм ИҖАТЫ ТУРЫНДА

 

  1. Зөлфәт. «Язмыштан узмыш юк» // Сөембикә. – 1992. – № 6. – 15–16 б.
  2. Аймәт Р. Рифә Рахман: Мин шигырьдә генә яшим // Шәһри Казан. – – 8 март.
  3. Зөлфәт. Гади дөньяга чакырмыйм // Төнге кояш. Рифә Рахман. – Казан: Мәгариф, 1999. – Б.3-4.
  4. Әхмәтҗан Р. Алманың да ниндие! // Шәһри Казан. – 1995. – 7 июль.
  5. Хисамов Н. Тамырлар // Мәгърифәт. – 1996. – 29 март.
  6. Сочинение язу җиңелме? // Мәгърифәт, 2001. – 11 май.
  7. Идрисова А. Каләменнән шигырь тама // Хезмәт даны. – 2003 ел, 15 октябрь.
  8. Әхмәтҗанов Р. Кузгалу ноктасы // Мине генә уйла. Рифә Рахман. – Казан: Мәгариф, 2003. – Б.3-6.
  9. Галимуллин Ф. Ел йомгагын сүтү җиңел түгел бугай // Мәдәни җомга. – – 26 март.
  10. Күктән йолдыз өзәм үрелеп // Ватаным Татарстан. – – 28 октябрь.
  11. Әхмәтҗанова Н. Каләм әһеле гадел тәнкыйтькә мохтаҗ // Мәдәни җомга. – 2005. – 18 март.
  12. Җәлилова Э. Хыянәт ялгыз гына йөрми // Татарстан яшьләре. – – 20 гыйнвар.
  13. Закирова С. Болытка ятып йокласаң // Мәгърифәт. – – 25 май.
  14. Райондашыбызның яңа китабы // Хезмәт даны. – – 23 сентябрь.
  15. Җиһаншина З. Якташ язучылар иҗатында фольклор элементлары // Татар халык иҗаты: фәнни эзләнүләр һәм фольклор үрнәкләре. – Казан: Фолиант, 2006. – 137–142 б.
  16. Җәлилова Г. Яратып китә белергә кирәк // Шәһри Казан. – – 20 октябрь.
  17. Бәшир Ф. Сагышлы гомер кайтавазы // Мәдәни җомга. – 2007. – 9 февр.
  18. Минһаҗева Л. Шигъриятебездә Истанбул образы // Казан утлары. – 2008. – № 11. – 140–162 б.
  19. Хөснуллина Айгөл. «Чын бәхетне узып киттем бугай» // Акчарлак, 2008 ел. – 21 август. – Б.2-3.
  20. Бактачы Мәүлетдин. Үзәрендә яшен уйнаган диңгез // Кукмара. – – Б.9.
  21. Афанасьева Е.Р., Ценностные аспекты в современной литературе Урало-Поволжья // Урал—Алтай: через века в будущее: Материалы IV Всероссийской научной конференции, посвященной III Всемирному курултаю башкир. Уфа, 2010. – С.45-46.
  22. Гомәрев И. Күңеле байдан хис йогар // Онытырмын, димә… Рифә Рахман. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2010. – Б.3-4.
  23. Җиһаншина З. «Безнең кыңгырау апабыз» // Мәгърифәт. – – 14 сентябрь.
  24. Бәйрәмова Г. Күңелләрнең көзге балкышы // Мәдәни җомга. – – 14 сент.
  25. Афәрин, Рифә! // Мәгърифәт. – 2012. – 14 сентябрь.
  26. Рифә яктылыгы // Мәгърифәт. – 2012 ел, 16 ноябрь.
  27. Сәлах Р. «Мин усал түгелдер инде» // Дәрелфөнүн, 2012 ел. – 20 сентябрь.
  28. Раянова Регина. Шигырь тулы гомер! // Дәрелфөнүн, 2012. – 22 ноябрь.
  29. Юсупов Азат. Сүнмәс мәхәббәткә өметләнәм // Шәһри Казан. – 2012. – 13 сентябрь.
  30. Мостафина Ф. «Рифәсез бик авыр булыр иде» // Шәһри Казан. – 2012 ел. – 20 ноябрь.
  31. Низамов И. Тукайчы әдибебез // Мәдәни җомга. – 2013 ел. – 29 март.
  32. Мотыйгуллина Ә. Милли идеаллар сагындагы сүз // Йолдызлар төстән язганда. Рифә Рахман. – Казан: Тат. кит. нәшр, 2013. – Б.5-8.
  33. Гөлзия Зиннәтова. Якташыбыз – горурлыгыбыз // Хезмәт даны, 2012. – 11 сентябрь.
  34. Нотфуллина Н. Әйдә, халыкка хезмәткә // Мәйдан. – 2012. – №9. – Б.64-68.
  35. Галиуллин Р. Рифә апа // Мәйдан. – 2012. – №9. – Б.69-72.
  36. Гәрәева Г. Каләм гомер озайта // Мәйдан. – 2012. – Б.73-77.
  37. Җиһаншина З. Якташым турында берничә сүз // Мәйдан. –2012. – №9. – Б.77-78.
  38. Җиһаншина З. Якташ язучылар иҗатында фольклор элементлары // Мәйдан. –2012. – №9. – Б.78-84.
  39. Арикеева Илүсә. Рифә Рахман: нон стоп режимында // Ялкын. – 2012. – №8. – Б.20-21.
  40. Шамсутдинова Сания Вагизовна Әдәбият дәресләрендә якташ әдипләр иҗаты // Инфо-урок. 15.09.2015
  41. Шәрәфиев Р. Халык хәтереннән туган китап // Мәдәни җомга. – 2015. – 6 февраль.
  42. Баһавиева А. Замана татар матбугаты сагында: Рифә Рахман // Идел сайты. – 2016. –14 дек.
  43. Хисамиева Ф. Таулар якыная төште: Соң сүз // Таулар һаман ерак. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2016 . – Б.290-291.
  44. Мортазина Т.Л. Рахман Рифә (Харрасова Рифә Фатхрахмановна) // Габдулла Тукай. Энциклопедия. – Казан, –535 б.
  45. Хабибуллина Лилия Гаптенуровна // Рифә Рахман тормышы һәм иҗаты буенча презентация // Социальная сеть работников образования nsportal.ru. – 2017.01.16.
  46. Шәмсетдинова С.В.: Әдәбият дәресләрендә Р.Рахман иҗатын өйрәнүФәнни-методик фикер үсеше: казанышлар, проблемалар. Киләчәккә фаразлар: 1У Республика фәнни-методик конференциясе кысаларында үткән материаллар җыелмасы, 2016: Отечество, С. 272– 278.
  47. Миңнемуллина Ландыш, Камалеева Сирена. Рифә Рахманның “Югалту ачысы” кыйссасында геройлар һәм прототиплар // Сборник тезисов материалов медународной научно-практической конференции учащихся и студентов “Наука и культура: новый взгляд”. Казань, 2016. – С.162.
  48. Мухаметшин З. Рифә Рахман прозасына бер караш // Казан утлары. – 2017. – №9.
  49. Илзия Харисова: “Рифә Рахманның иҗат кичәсе студент елларыма алып кайтты” //  Хезмәт даны, ноябрь, 11. 2021.
  50. Әлфия Төхфәтуллина. Арча педагогика көллиятендә Рифә Рахманның иҗат кичәсе узды // в ЯңалыкларСлайдерМилли тормышМәдәниятҖәмгыять, 11.2017 0 177
  51. Әдәбият дәресләрендә якташ әдипләр иҗаты. Инфоурок. 2021.
  52. Миңнегулов Х.Ю. Шагыйрь турында шагыйрә // Мәдәни җомга. 15.05.2020.
  53. Миңнегулов Х.Ю. Шагыйрь турында шагыйрә //Гомерләр уза икән ул. – Казан: Ихлас, 2020. – 430–434.
  54. Ганиева Резеда. Заключение научного руководителя Р.К. Ганиевой на кандидутскую диссертацию Р.Ф. Харрасовой “Начальная проза Гаяза Исхаки в контексте литературных связей (1895-1902”) // О литературе и литературоведах (отзывы и рецензии). – Казань: Фэн, 2021. – с. 309– 311.
  55. Закирзянов А. Җылылыкка сусау: Р. рахманның тууына 60 яшҗ тулу уңаеннан // Мәйдан. – 2022. – 9 сан.
  56. Гайнуллина Г. Чорлар туа үз җырчысы белән // Казан утлары. – 2022. – 9 сан.
  57. Халыкка хезмәт иткән талант: Рифә Рахман (Төзүчесе: Касыймова Р.Х.). – Казан: Отечество, 2022 ел. – 164 б.

һ.б.

 

Чит телләрдә

  1. Mingazova L.I ÇAĞDAŞ TATAR ŞİİRİNDE İSTANBUL KONUSU // АNKARA: Kardes kalemler. Aylik avrasya edebiyat dergisi. – YIL 3 /SAYI 28. NISAN 2009/ YEDITL. – C. 57-62.
  2. Mingazova L.I Çulpan ZARİF ve Rife RAHMAN Şiirlerinde İstanbul konusu/ Kardes kalemler. Aylik avrasya edebiyat dergisi. – YIL 3 /SAYI 28. 2014 / YEDITL.
  3. Mingazova L.I Cagas tatar siirende Istanbul konusui/ Tyrki dyhutci: pyxaни мүра җәне byringi mәдениет. Астана, 2014. 30 Казан.

Насибуллова Г.Р. (Казан). Г. Исхакый һәм Рифә Рахман әсәрләре арасында интертекстуаль диалог // ХАЛЫКАРА КОНФЕРЕНЦИЯ МАТЕРИАЛЛАРЫ 2018 ел, 6–7 сентябрь. Казан шәһәре ГАЯЗ ИСХАКИ И НАЦИОНАЛЬНОЕ ВОЗРОЖДЕНИЕ ТАТАР В НАЧАЛЕ ХХ ВЕКА МАТЕРИАЛЫ МЕЖДУНАРОДНОЙ КОНФЕРЕНЦИИ 6–7 сентября 2018 года, город Казань GHAYAZ ISHAKI AND NATIONAL RENAISSANCE OF THE TATARS AT THE BEGINNING OF THE 20th CENTURY PROCEEDINGS OF THE INTERNATIONAL SCIENTIFIC CONFERENCE 6–7 September, 2018, Kazan КАЗАНЬ 2018. – 285-288 б.

 

[1] Әхмәтҗанов Р. Кузгалу ноктасы // Мине генә уйла. Рифә Рахман. – Казан: Мәгариф, 2003. – Б.3-6.

[2] Мотыйгуллина Ә. Милли идеаллар сагындагы сүз // Йолдызлар төстән язганда. Рифә Рахман. – Казан: Тат. кит. нәшр, 2013.– Б.5-8.

[3] Гайнуллина Г. Чорлар туа үз җырчысы белән // Халыкка хезмәт иткән талант: Рифә Рахман (Төзүчесе: Касыймова Р.Х.). – Казан: Отечество, 2022 ел. – 3-11б.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин