Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гариф Мирсәй

Мирсәй Гариф (Марсель Мөхәммәтша улы Гарипов) 1946 елның 1 маенда Татарстанның Азнакай районы Зур Сүкаеш авылында туа.

Ютазы районы Кызылъяр мәктәбендә башлангыч сыйныфларда белем алгач, укуын Баулы урта мәктәбендә дәвам итә. 1965-1970 елларда Томск төзүче инженерлар институтында укый һәм архитектура кафедрасында эшкә кала. Анда ассистент, фәнни хезмәткәр булып эшли. 1976 елда «Томскреставрация остаханә»сенә өлкән архитектор эшенә күчә. 1977-1980 елларда Новосибирск төзүче-инженерлар институтында аспирантурада укый. Яңадан «Томскреставрация» остаханәсенә кайтып фәнни-тикшеренү бүлеген җитәкли. «Спецпроектреставрация» институты оешкач, өлкән сәнгать белгече булып эшкә күчерелә. 1983-1987 елларда Томск дәүләт университетында өлкән фәнни хезмәткәр вазифасын башкара. 1987 елдан Башкортстанда Октябрьск шәһәренең баш архитекторы булып эшли.

1989 елда республикада беренчеләрдән булып татар-башкорт иҗтимагый үзәген оештыра. 1992 елдан Бөтентатар милли мәҗлесе (өченче чакырылыш) депутаты итеп сайлана. 1990 еллардан башлап «Экология» фәнни-техник үзәгендә өлкән фәнни-хезмәткәр вазифасын башкарып, Ык елгасы бассейнында 17 экологик экспедицияләр оештыра. Ул – халыкара социаль-экологик союзның региональ бүлеге рәисе.

1970 еллардан бирле публицистик әсәрләре Томск, Кемерово, Новосибирск, Омск өлкә матбугатында басылып килә. «Красное знамя» газетасында штаттан тыш хәбәрче булып тора.

1990 еллардан «Ыкны саклау комитеты» оештырып, елганың экологик хәленә багышланган очерклары район, республика газеталарында басыла, һәм «Тымызык кына Ык ага» китабы дөнья күрә.

Якташы, каһарман язучы Мөҗәһит Хәйретдиновның тормыш юлын, иҗатын тикшереп, «Патриот шагыйрь Хәйретдин Мөҗәй» (1997) китабын чыгара. Октябрьск шәһәренең истәлекле урыннары буенча брошюрасы ике мәртәбә нәшер ителә. Шәһәрдәше, хатын-кызлардан беренче нефтьче «Социалистик Хезмәт Герое» исеменә лаек булган Ләйлә Мәрдәншина турындагы китабы Башкортстан китап нәшриятында чыга (2004).

2006 елда Татарстан китап нәшриятында Мирсәй Гарифның Габдулла Тукай белән Зәйтүнә Мәүлүдова мөнәсәбәтләренә багышланган «Мәңгелек мәхәббәт» китабы дөнья күрә.

Соңгы елларда Ык буе авыллары турында фәнни-популяр тарихи очерклары төбәк газеталарында басылып килә.

Ул – 2002 елдан «Ык таңнары» региональ әдәби берләшмә җитәкчесе.

М.Гариф – 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин