Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Баттал Салих

Шагыйрь, прозаик һәм драматург Салих Баттал (Салихҗан Вазыйх улы Батталов) 1905 елның 5 августында элекке Казан губернасы Спас өязе (хәзерге Татарстанның Алексеевск районы) Зур Тигәнәле авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. Алты яшендә үзлегеннән укырга-язарга өйрәнә, соңыннан күрше Урта Тигәнәле авылы мәдрәсәсендә һәм гражданнар сугышы чорында бер кыш Чистай шәһәрендәге Шиһап хәзрәт мәдрәсәсендә укый. 1921 елгы кытлык вакытында урта хәлле крәстиян хуҗалыгы тәмам бөлеп, хәлсезләнеп калгач, уналты яшьлек Салих, апасы һәм җизнәсенә ияреп, Мәскәү өлкәсенә үз көнен үзе күрергә чыгып китә. Ул төрле көнлекче эшләрдә эшли: совхоз һәм хосусый хуҗалыкларда икмәк, яшелчә җыеша, вагоннардан утын, күмер, торф бушатыша, җир казый, көтү көтә һ.б. 1924 елда, Мәскәү өлкәсендәге Соболево-Щелково туку фабрикасында эшләгәндә, фабрика янындагы татар клубы стена газетасында яшь егетнең В.И.Ленин үлеменә багышланган беренче шигыре дөнья күрә. Тиздән шигырьне Мәскәүдә татар телендә чыга торган «Эшче» газетасына да күчереп басалар. С.Батталның әдәби иҗат юлына аяк басуы әнә шулай башлана.
1924–1926 елларда С.Баттал татар-башкорт эшче яшьләренең Мәскәүдәге ике еллык гомуми белем курсларында укый. Бер үк вакытта шигырьләр язуын да дәвам иттерә. Алар шул замандагы Мәскәү татар көндәлек матбугатында даими басылалар. Курсларны тәмамлагач, С.Баттал Мәскәү өлкәсендәге Вербилка фарфор фабрикасында эшли башлый, төп хезмәте белән бергә татар эшчеләре арасында мәгариф-агарту эшләрен оештыручы вазифасын да үти. Бераз соңрак (1928) фабрикада эшләгәндә алган тәэсирләр нигезендә С.Батталның беренче сәхнә әсәре.
«Организатор» исемле комедиясе языла. Комедия 1928–1929 елларда Мәскәү Үзәк татар эшче театры сәхнәсендә күп мәртәбәләр уйнала. Ул шулай ук башка театрларда да уңыш белән бара.
1927 елда С.Баттал комсомол путевкасы белән эшче-крәстиян Кызыл Армиясе Хәрби һава көчләренең Ленинградтагы хәрби теория мәктәбенә укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач, укуын Оренбург очу мәктәбендә дәвам иттерә (1928–1929), аннан өч елдан артык Брянск һәм Казан шәһәрләрендә очучы булып эшли. Бу чорда язучының әдәби иҗаты да активлаша. 1929 елда СССР халыкларының Үзәк нәшриятында әдипнең «Еллар җыры» исемле беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга, ә колхозлашу чоры авылындагы сыйнфый көрәшне калку итеп сурәтләгән «Язучы яулык» (1930–1931) драмасы Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела.
1933 елның языннан 1934 елның ахырынача С.Баттал Һава көчләренең махсус конструкторлык бюросы янындагы сынау отрядында хезмәт итә. 1935 елда исә, хәрби хезмәттән китеп, Бөек Ватан сугышы башланганга кадәр, нигездә, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Бу елларда аның эшчеләр, крәстияннәр, Кызыл Армия һәм очучылар тормышына бәйле күпсанлы шигырьләре, поэмалары («Кешелек һәм күселек», 1933; «Очучылар турында баллада», 1935; «Авиамарш», 1940 һ.б.), проза әсәрләре («Очучылар» романы, 1935) һәм «Сынау» (1938) исемле пьесасы языла.
Соңгысы 1939 елда Татар дәүләт академия театрында куелып, әдәби тәнкыйтьнең уңай бәясен ала. Ул шулай ук аерым китап булып та басылып чыга.
Ватан сугышы чорында Салих Баттал Хәрби һава көчләренең Тын океан флотында хәрби очучы булып хезмәт итә (1941–1945), япон империалистларына каршы сугышларда катнаша, шәхси батырлыклары өчен сугышчан медальләр белән бүләкләнә. Сугыш елларында әдип патриотик рухтагы шигырьләр һәм «Капитан Гастелло» (1942) исемле поэмасын яза.
Салих Батталның сугыштан соңгы эшчәнлеге күләмле поэтик әсәрләре белән характерлы. Алар арасында «Олы юл буйлап» («Газзә», 1953) шигъри повесте язучы иҗатының гына түгел, гомумән, илленче еллардагы татар совет поэзиясенең күренекле әсәрләреннән саналырга хаклы. Сугыштан соңгы авыл тормышын драматик ситуацияләрдә яктырткан бу повесть шул ук елны рус теленә тәрҗемә ителә һәм «Новый мир» журналында басылып чыга. Шагыйрьнең күләмле эпик әсәре – «Чирмешән якларында» (1934–1970) шигъри романы да игътибарга лаек. Халык җырларының форма үзенчәлекләреннән оста файдаланып язылган, шигъри детальләргә, үзенчәлекле күренешләргә, отышлы драматик ситуацияләргә бай булган бу әсәр 1905–1921 еллар арасындагы татар авылының катлаулы тормышын, кискен сыйнфый каршылыкларын, халык массаларының азатлык өчен көрәшә-көрәшә Октябрь революциясенә килүләрен сурәтли.
Сугыштан соңгы чорда әдип драматургия һәм проза жанрларында нәтиҗәле эшли. Аның драматик әсәрләреннән әхлак-этика мәсьәләләренә багышланган «Бер карар тирәсендә» (1950), «Киртә» (1959), «Яңа өйгә күчкәч» (1959), «Үтеп барышлый» (1960), «Бәрәкәтле чәй» (1969) кебек пьесаларын күрсәтеп үтәргә мөмкин. Проза жанрында С.Баттал үзенең балаларга атап язылган «Очучы язмалары» (1951) китабы һәм «Сигезенчесе кем?» (1965), «Баштан үткәннәр» (1972) исемле повестьлары белән билгеле.
С.Баттал әдәби тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә. Ул А.Пушкинның күп кенә шигырьләрен, «Поп һәм хезмәтче Балда турында әкият»ен, В.Маяковскийның «Владимир Ильич Ленин» поэмасын, шулай ук рус совет язучысы Н.Никитинның «Төньяк Аврора» исемле күләмле романын тәрҗемә итә.
Әдәбиятны үстерүдәге хезмәтләре өчен ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә (1957).
Ул 1995 елда Казан шәһәрендә фаҗигале рәвештә вафат була.
С.Баттал – 1934 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар

Туган көннәр