Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Нурмөхәммәтов Таһир

      Таһир Мирзагалләм улы Нурмөхәммәтов 1930 елның 14 апрелендә Казакъстанның Иртеш елгасы буендагы Семипалатинск шәһәрендә, 1921 елгы ачлык вакытында Казан арты төбәгеннән күчеп килгән авыл тегүчесе гаиләсендә туа. Утызынчы еллар башында, тормыш хәлләре бераз рәтләнә төшкәч, Таһирның әти-әниләре яңадан туган якларына кайталар һәм Казан шәһәрендә төпләнеп яши башлыйлар. Шунда Таһир 12 нче номерлы ир балалар мәктәбендә укып урта белем ала, 1949–1953 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Аны тәмамлагач, Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә мөхәррир булып эшли башлый. 1966–1990 елларда ул нәшриятның яшьләр-балалар әдәбияты бүлегендә өлкән мөхәррир һәм бүлек мөдире, 1991–1999 елларда исә, вафатына чаклы, «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара.

           Т.Нурмөхәммәтов – язучылык сәләтен әдәби тәрҗемә жанрына багышлаган автор. Аның беренче тәрҗемә китабы – рус әдәбияты классигы А.Купринның балалар өчен язган хикәяләрен үз эченә алган «Сыерчык» («Скворцы») исемле җыентык – 1955 елда дөнья күрә. Шуннан бирле ул үзен башка тугандаш халыклар әдәбиятларыннан, чит ил язучылары әдәби мирасыннан ике дистәгә якын әсәрне татарча яңгыраткан тәҗрибәле, профессиональ тәрҗемә остасы итеп таныта. Аның тарафыннан тәрҗемә ителгән рус язучысы А.Рыбаковның «Хәнҗәр», «Бакыр кош» («Кортик», «Бронзовая птица») повестьлары (1961), Ю.Томинның «Алмаз сукмаклар» («Алмазные тропы») исемле хикәяләр җыентыгы (1965), гарәп язучысы Сәхип Җамалның «Кара чәчәкләр» (1967), төрек язучысы Ришад Нури Гюнтекинның «Чалы кошы» (1970) романнары, Р.Фраерманның «Кыргый эт, яки Беренче мәхәббәт турында хикәят» («Дикая собака Динго, или Повесть о первой любви»), Г.Троепольскийның «Акбай Караколак» («Белый Бим Черное Ухо») исемле повестьлары (1964, 1973), К.Паустовскийның повесть һәм хикәяләре (1977), Э.Сетон-Томпсонның «Хайваннар турында хикәяләр»е (1978) татар укучыларының, бигрәк тә яшүсмерләрнең һәм балаларның яратып укый торган китапларына әвереләләр.

           Т.Нурмөхәммәтовның тәрҗемәче буларак осталыгы аеруча табигатькә, кош-корт, хайван-җәнлекләр дөньясына бәйле һәм лирик эчтәлекле әсәрләрне тәрҗемә итүдә ныграк чагыла. Аның бу төр әдәбияттан тәрҗемәләре тигез-ипле яңгырыйлар, оригиналның эчке рухына тәңгәл киләләр.

           Узган гасырның сиксәненче елларыннан башлап Т.Нурмөхәммәтов заман әдәбияты яңалыкларын, тормышның яңа үзенчәлекләрен чагылдырган әсәрләрне тәрҗемә итү юнәлешендә актив эшли. Аны бигрәк тә рус прозасының күренекле вәкиле В.Астафьев иҗаты кызыксындыра. Ул бу язучының дүрт әсәрен – «Бәхилләшү» («Последний поклон»), «Талау» («Кража»), «Сүнмәс йолдызлар» («Звездопад») һәм «Патша-балык» («Царь-рыба») повестьларын тәрҗемә итеп, татар укучылары хөкеменә тапшыра.

           Т.Нурмөхәммәтов тәрҗемә әдәбияты проблемаларына багышланган мәкаләләр, рецензияләр авторы буларак та билгеле. Ул шулай ук Татарстан Язучылар берлеге каршындагы тәрҗемәчеләр секциясе эшендә актив катнаша, 1974–1979 елларда бу секциягә җитәкчелек итә.

           Т.Нурмөхәммәтов Татарстан китап нәшриятында утыз биш елдан артык мөхәррир булып эшли. Бу вакыт эчендә ул йөзләрчә әдәби әсәрләргә фатиха бирә, күп язучыларның ярдәмчесе була. Бу эшчәнлеге белән дә ул татар әдәбиятының үсешенә, аны пропагандалауга үзеннән зур өлеш кертә. Матбугат өлкәсендәге күпьеллык хезмәтләре өчен 1980 елда аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

           Ул 1999 елның 25 сентябрендә Казанда вафат була, Буа районының Норлат авылы зиратында җирләнә.

           Т.Нурмөхәммәтов – 1973 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП ТӘРҖЕМӘ КИТАПЛАРЫ

Р ы б а к о в А. Хәнҗәр. Бакыр кош: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 520 б. – 10000 д. («Кортик», «Бронзовая птица»)

Җ а м а л С. Кара чәчәкләр: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 255 б. – 15000 д. («Черные розы»)

Г ю н т е к и н Р. Чалы кошы: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 403 б. – 15000 д. («Птичка певчая»)

Р ы б а к о в А. Хәнҗәр: повесть. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 254 б. – 13000 д. («Кортик»)

Ф р а е р м а н Р. Кыргый эт, яки Беренче мәхәббәт турында хикәят. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 178 б. – 13000 д. («Дикая собака Динго, или Повесть о первой любви»)

Т р о е п о л ь с к и й Г. Акбай Караколак: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 224 б. – 10000 д. («Белый Бим Черное Ухо»)

П а у с т о в с к и й К. Урман турында хикәят: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 244 б. – 10000 д. («Повесть о лесах»)

С е т о н – Т о м п с о н Э. Хайваннар турында хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 224 б. – 25000 д. («Рассказы о животных»)

А с т а ф ь е в В. Бәхилләшү: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 349 б. – 15000 д. («Последний поклон»)

А с т а ф ь е в В. Талау. Сүнмәс йолдызлар: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 352 б. – 15000 д. («Кража». «Звездопад»)

А с т а ф ь е в В. Патша-балык: хикәяләрдән торган роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 479 б. – 15000 д. («Царь-рыба»)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

А х у н җ а н о в Г. Үз теле, үз өлкәсе // Казан утлары. – 1971. – № 11. – 170–174 б.

Х ә к и м С. Андый кешенең урыны җәннәттә була // Шәһри Казан. – 1999. – 1 окт.

Ф ә й з р а х м а н о в Ә. Дускай // Шәһри Казан. – 2000. – 14 апр.

С а д ә Г. Хөрмәт җыела бөртекләп // Шәһри Казан. – 2000. – 19 май.

Б ә ш ә р Р. Якты кешене сагыну // Шәһри Казан. – 2001. – 21 сент.

Х ә м и д у л л и н Л. Күпләрнең остазы булды // Л.Хәмидуллин. Ак төннәр хәтере. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 162–166 б.


Язучылар