Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сөләйманова Саҗидә

Танылган шагыйрә Саҗидә Гаделша кызы Сөләйманова 1926 елның 3 октябрендә хәзерге Башкортстанның Яңавыл районы Яңавыл авылында туа.

Саҗидәнең балалык һәм үсмер еллары ул чакта Яңавыл районына караган Урады, Сарашты, Аксәет, Тәтешле авылларында уза. 1944 елда Тәтешле урта мәктәбен тәмамлагач, ул ике ел авылда укытучы булып эшли. С.Сөләйманова 1946–1950 елларда Уфада Башкорт педагогика институтының тарих-филология факультетында белем алганнан соң, башта Башкортстанның Әбҗәлил районында, аннары Татарстанның Минзәлә шәһәрендә урта мәктәптә тарих фәне укыта. 1955 елда Әлмәт шәһәренә күчеп килә һәм 1973 елга кадәр Әлмәт нефть техникумында тарих укытучысы, КПССның Әлмәт шәһәр комитетында лектор һәм шәһәр радиоүзәгендә радиотапшырулар мөхәррире булып эшли. 1973 елның августында С.Сөләйманова профессионал язучылык хезмәтенә күчеп, гомеренең соңгы көннәренә кадәр, нигездә, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

С.Сөләйманованың исеме әдәбият мәйданында узган гасырның илленче еллары урталарында күренә башлый. Шуннан соң үткән чирек гасыр эчендә ул, иҗат активлыгын һәм әдәби осталыгын үстергәннән-үстерә барып, алтмышынчы-җитмешенче еллар татар поэзиясендә үз шигъри дөньясы, үз аһәңе-моңы булган үзенчәлекле шагыйрәләрнең берсе булып таныла.

С.Сөләйманова – нигездә, лирик шагыйрә. Аның шигырьләрендә заман темалары, олы социаль күренешләр авторның үз шәхси биографиясе, кичерешләре белән тыгыз бәйләнештә биреләләр. Аларда яшьлекләре сугыш чоры һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән бөтен бер буынның – авыл мохитендә туып үскән гади крәстиян кызларының һәм егетләренең – олы да, катлаулы да язмышлары мәгънәле шигъри юллар, тәэсирле сүзләр һәм таушалмаган сурәт-образлар аша тасвирлана. Шагыйрә иҗатында зур урын тоткан мәхәббәт лирикасы да хис-тойгыларның тирәнлеге, ихласлыгы һәм халык җырларына хас интонацияләре белән күңелне җәлеп итә. Саҗидә Сөләйманова тормыш турында әхлакый-фәлсәфи мәсьәләләрне шигъри образларда чагылдырган «Җир-су» (1967), «Фал китабы» (1972), «Мәңгелек ут» (1974), «Ак чәчәкле болын» (1976), «Сузган ике кулым» (1977) кебек үзенчәлекле поэмалар һәм «Гүзәлия җыры» (М.Имашев музыкасы), «Күңелем язлар көтә» (К.Хөснуллин музыкасы), «Саубуллашу вальсы» (М.Имашев музыкасы) кебек популяр җыр текстлары авторы буларак та киң танылу ала. Ул шулай ук проза әсәрләре дә яза («Мәхәббәт сынавы», «Гөлбадран», «Бер сәяхәт хакында хикәят» җыентыклары).

С.Сөләйманованың үзе исән чагында Мәскәүдә һәм Казанда русча тәрҗемәдә өч җыентыгы басылып чыга. Аерым шигырьләре украин, үзбәк, әзәрбайҗан һ.б. милли телләргә дә тәрҗемә ителә.

«Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналы редколлегиясе әгъзасы һәм Әлмәт әдәбият берләшмәсе җитәкчесе буларак, С.Сөләйманова яшь авторларны, бигрәк тә хатын-кыз язучыларны эзләп табу һәм тәрбияләүгә күп көч сала. Әдәбият һәм матбугат өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен 1980 елда аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Ул озакка сузылган каты авырудан соң 1980 елның 10 маенда Әлмәт шәһәрендә вафат була.

С.Сөләйманова – 1963 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кыр казлары: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 51 б. – 10000 д.

Кем уяткан Ләйләне: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 15 б. –

26000 д.

Бәхетне үзем табам: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 63 б. – 7000 д.

Юллар, уйлар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 63 б. – 4000 д.

Яшәү хакы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 79 б. – 3000 д.

Фал китабы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 62 б. – 6000 д.

Мәхәббәт сынавы: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 174 б. – 13000 д.

Кызыл каурыйлар: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 144 б. – 4500 д.

Гөлбадран: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 188 б. – 15000 д.

Сабыр канатлары: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. Н.Юзиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 384 б. – 2700 д.

Гөлбадран: повесть, хикәяләр, юлъязмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 368 б. – 14000 д.

Бер сәяхәт хакында хикәят: повесть, хикәяләр, очерклар, мәкаләләр, юлъязмалар / төз. Ә.Маликов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 319 б. – 3000 д.

Тормыш, исәнме!: шигырьләр, поэмалар / төз. һәм кереш сүз авт. Ә.Маликов. – Казан: Рухият, 1998. – 511 б. – 3000 д.

* * *

Голубое небо: стихи, поэма / пер. с татар. Г.Глазова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1973. – 109 с. – 2000 экз.

Предсказание: стихи, поэмы / пер. с татар. Л.Щипахиной. – М.: Сов. писатель, 1977. – 118 с. – 10000 экз.

Красные перья: стихи / пер. с татар. Л.Щипахиной. – М.: Современник, 1978. – 77 с. – 10000 экз.

Дикая рябина: повесть и рассказы / пер. с татар. М.Шилова. – М.: Современник, 1986. – 191 с. – 50000 экз.

Со звездами наедине: стихи / сост. А.Маликов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2006. – 240 с. – 2000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Г ә р ә й Р. Җырлап үтик еллар аркылы // Казан утлары. – 1967. – № 3. – 146–147 б.

Х ә й р у л л и н Х. «Мәхәббәт сынавы» үтә // Казан утлары. – 1976. – № 1. – 157–160 б.

С а ф и н Ф. Кайнар хисләр // Соц. Татарстан. – 1976. – 19 дек.

А к м а л о в Н. Олы язмыш // Соц. Татарстан. – 1980. – 18 июль.

Ә г ъ л ә м о в М. Сахраларга чыккан // Соц. Татарстан. – 1980. – 18 июль.

Ю з и е в Н. Ач, шигърият, серләреңне! / Н.Юзиев. Шигърият дөньясы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 271–284 б.

Х а р и с о в Ә. Саҗидә йолдызы // Әлмәт таңнары. – 1997. – 22 март.

А к м а л Н. Кеше барыбер кошлар нәселеннән // Мәдәни җомга. – 1997. – 16 май.

Ю н ы с о в а А. Шагыйрәгә һәйкәл // Ватаным Татарстан. – 1997. – 12 нояб.

С ә й ф у л л и н а Ф. Тирән мәгънәле, бай хиссиятле мирас // Мәгариф. – 1997. – № 12. – 16–19 б.

Ф ә т х и Ә. Тормыш, исәнме! // Әлмәт таңнары. – 1999. – 23 март.

М и ң л е б а е в К. «…Ахматова түгел мин, бүтән» // Мәдәни җомга. – 2000. – 16 июнь.

А й м ә т Р. Шигъриятнең олы тукталышы // Шәһри Казан. – 2001. – 5 окт.

С ә л а х Ә. Күкрәүләре һаман яңгырый // Мәйдан. – 2003. – № 7. – 95–99 б.

М а н н а п о в Ш. Шагыйрә мәктүбләре // Мәдәни җомга. – 2004. – 22 окт.

А к м а л Н. Шагыйрьлеккә хөкем ителгән зат // Мәдәни җомга. – 2006. – 15 сент.

Б ә й р ә м о в а Г. Җырланмаган җырлар ни сөйли? // Казан утлары. – 2006. – № 10. – 176–178 б.

* * *

А в д е е в А. Дума сердца // Сов. Татария. – 1973. – 26 авг.

М у с т а ф и н Р. Подснежник и магнолия // Лит. обозрение. – 1978. – № 7. С. 67–69.

Ю н у с о в а А. Она живет в стихах // Респ. Татарстан. – 1997. – 19 марта.


Язучылар