Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мостафин Камил

Шагыйрь Камил Әхмәди улы Мостафин 1932 елның 26 ноябрендә Татарстанның Зеленодольск шәһәрендә финанс хезмәткәре гаиләсендә туган. Татарстанның Саба районы үзәгендә — башлангыч, хәзерге Арча районының Яңа Чүриле авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1951 —1956 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының физика-математика факультетында математика белгечлеге буенча югары белем ала. 1956 елдан 1957 елга кадәр Мәскәүдә, 1957 елдан бирле Уралда яши һәм эшли. 1970 елдан бирле ул — Чиләбе шәһәре фәнни-тикшеренү институтында үз белгечлеге буенча өлкән гыйльми хезмәткәр. 1966 елдан КПСС члены.
Камил Мостафинның «Вокзалда» исемле беренче шигыре 1956 елда «Татарстан яшьләре» газетасында басылып чыга. Шул вакыттан бирле оригиналь шигырьләре һәм русчадан шигъри тәрҗемәләре белән Татарстан көндәлек матбугатында даими катнашып килә, 1966 елда «Җыр сафка чакыра» исемле мөстәкыйль җыентыгын бастыра. Хәзер аның татар телендә һәм рус теленә тәрҗемәдә дөнья күргән дистәгә якын китабы бар. Моннан тыш, К. Мостафинның шигырьләре төрле елларда татар һәм рус телләрендә Казан, Чиләбе, Мәскәү, Донецк нәшриятларында чыккан күмәк җыентыкларда, альманахларда, антологияләрдә һәм «Огонек», «Юность», «Смена», «Совет-ский воин», «Урал» кебек журналларда урын алган.
1984 елда шагыйрьнең Татарстан китап нәшриятында «Хыял кошы» исемле яңа китабы дөнья күрде.
К. Мостафин шигърияттә фикер һәм хиснең, эчтәлек һәм форманың гармоник төгәллегенә, җыйнаклыгына, сөйләм интонациясенең табигыйлегеңә омтылучы шагыйрь. Аның әсәрләрендә заман темалары бүгенге техник интеллигенция вәкиленең үзенчәлекле шигъри фикерләве аша ачыла.
Хезмәт һәм фән өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен К. Мостафин Хезмәт Кызыл Байрагы (1981), «Почет Билгесе» (1976) орденнары һәм ике медаль белән бүләкләнгән.
Камил Мостафин—1981 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Җыр сафка чакыра: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1966.—45 б. 4000.
Һәркемнең үз йолдызы: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1968.—59 б.
Горур ташлар: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1972.—88 б. 3000,
Урман баласы: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1975.—22 б. 9000.
Ключ: Стихи /Пер. с татар. Л. Смирнова. [Вступ. статья Р. Мустафина]. Челябинск: Южн.-Урал. кн. изд-во, 1971.— 87 с., портр. 5000. Рец.: Воловик А. Свой ключ.—Урал, 1972, № 12, с. 159—161; Мустафин Р. Жаром сердца.— В мире книг, 1972, № 9, с. 31.
Июньские ночи: Стихи /Пер. с татар. Л. Смирнова.— Челябинск: Южн.-Урал. кн. изд-во, 1975.—95 с., ил. 5000.
Сто первое чудо: Стихи /Пер. с татар. Л. Смирнова.— М.: Современник, 1976.—78 с. 10000.— (Новинки «Современника»). Рец.: Мостафин Р.—Казан утлары, 1977, № 4, 173—175 б.

Аның турында

Мустафин Р. Сто первое чудо. (Камиль Мустафин).— В кн.: Мустафин Р. Образ времени. Казань, 1981, с. 288—293.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин