Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Фәйзи Әхмәт

       XX гасыр татар әдәбиятының күренекле вәкиле, шагыйрь, прозаик, драматург, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм публицист Әхмәт Фәйзи (Әхмәт Әхмәтсафа улы Фәйзуллин) 1903 елның 11 мартында Уфа шәһәрендә вак һөнәрче (итек тегүче) гаиләсендә дөньяга килә. Аның әтисе үз заманы өчен шактый алдынгы карашлы кеше була: өенә газета-журналлар алдыра, китаплар укырга ярата. Улы Әхмәтне дә укымышлы кеше итәргә тырыша.

          Әхмәт әүвәл мәдрәсәдә (1911–1915) укый, аннары Уфадагы рус-татар мәктәбендә (1915–1917) һәм инкыйлабтан соң, 1917–1921 елларда, татар гимназиясендә (урта мәктәптә) белем ала. Гимназиядә укыган елларында үзенең беренче өйрәнчек шигырьләрен һәм пьесаларын яза. Шундый пьесаларыннан берсе – «Матурлык дөньясында» исемле романтик рухтагы бер пәрдәлек комедиясе (1920) – Уфа, Оренбург сәхнәләрендә куелып, матбугатта яшь авторны дәртләндерерлек уңай бәя ала һәм соңыннан әдипнең сайланма әсәрләре томнарына да кертелә.

          Урта мәктәпне тәмамлагач, Ә.Фәйзине Оренбургтагы Шәрык педагогия институтына укырга җибәрәләр. Шунда ул яшь татар язучылары түгәрәгендә актив катнаша, беренче тапкыр М.Җәлил белән очраша һәм дуслаша. Ләкин 1921–1922 еллардагы ачлык афәте Ә.Фәйзигә институтны тәмамларга мөмкинлек бирми: 1922 елның декабрендә ул, укуын ташларга мәҗбүр булып, Урта Азиягә китә һәм 1924 елга кадәр Төрекмәнстан кышлакларында һәм шәһәрләрендә укытучы, һәвәскәр театр артисты булып эшли. 1924 елда яңадан Уфага кайтып, уку-һөнәр мәктәбендә (патронатта) елга якын тәрбияче һәм укыту бүлеге мөдире вазифаларын башкара.

          1924 елның ахырларыннан башлап Ә.Фәйзи берничә ел Донбасста татар шахтерлары арасында мәдәни-агарту эшләре алып бара. Шунда армиягә алынып, берьеллык хәрби курсларда укый, аннары сәламәтлеге какшау сәбәпле гаскәри хезмәттән бөтенләй азат ителә.

          1928–1930 еллар арасында Ә.Фәйзи Мәскәү, Казан шәһәрләрендә, Татарстанның Арча төбәгендә матбугат һәм мәгариф оешмаларында эшли, ә 1931 елда Мәскәүгә күчеп, шуннан соңгы гомеренең күп өлешен профессионал язучы сыйфатында уздыра.

          Ватан сугышы башлангач, Ә.Фәйзи үзе теләп фронтка китә һәм Волхов, Карелия, Дүртенче Украина фронтларында чыккан газеталарда хәрби хәбәрче булып хезмәт итә.

          Әдәби иҗатын 1916 елда Г.Тукай, М.Гафури поэзиясе тәэсирендә шигырьләр язудан башлаган Ә.Фәйзи сугышка кадәрге чорда ук үзен матур әдәбиятның төрле жанрларында актив эшләүче күпкырлы талант иясе итеп таныта. Аның ул еллардагы иҗат уңышлары беренче нәүбәттә поэзия жанры белән бәйле. Ә.Фәйзи – татар поэзиясендә интеллектуаль шигырь традицияләрен үстерүгә һәм баетуга күп хезмәт куйган шагыйрь. Халык язмышы белән даими янып яшәү, тормыш-көнкүрештәге социаль үзгәрешләрнең, яңалыкларның эчке мәгънәсен, фәлсәфи юнәлешен нечкә сиземләү шагыйрьгә үз заманының рухын, аның төп иҗтимагый һәм әхлакый проблемаларын дөрес тотып алырга һәм аларны үз әсәрләрендә заманга хас яңгырашлы итеп тасвирларга мөмкинлек бирә. «Чор турында җыр» (1932), «Флейталар» (1934), «Эзләр» (1939), «Давыл җыры» (1943), «Дулкыннар ни сөйлиләр» (1945) исемле җыентыкларындагы лирик һәм публицистик шигырьләрендә, «Өермәләр» (1925), «Миллион Зиннәт» (1927), «Флейталар» (1933), «Дала һәм Кеше» (1933), «Кара таш ник дәшми?» (1940), «Туу сулышы» (1943) кебек поэмалары һәм балладаларында бу поэтик сыйфатлар бик ачык төсмерләнәләр. Лирик геройның монологы рәвешендә язылып, тамырыннан үзгәртеп корылган чынбарлык шартларында кеше шәхесендәге каршылыклы эволюцияне, хис-фикерләр тарткалашын фәлсәфи яссылыкта гәүдәләндергән «Флейталар» поэмасы, гомумән, совет чоры татар шигъриятенең үзенчәлекле казанышларыннан берсе булып исәпләнә.

          Ә.Фәйзи иҗатында юмор-сатира да зур урын били. Мондый төр поэтик әсәрләрендә ул карикатура, пародия, шарж, эпиграмма кебек сатирик типиклаштыру алымнарыннан оста файдалана. Әдип шулай ук күп кенә сатирик хикәяләр («Каен себеркесе», 1958), сатирик пьесалар («Төтен», «Түрәкәй») авторы буларак та заманында киң популярлык казана.

          Драматург буларак Ә.Фәйзи иҗатының башлангыч чорында, нигездә, кече күләмле, тормышның агымдагы актуаль мәсьәләләренә багышланган, көн кадагына суккан, агитацион характердагы пьесалар язу белән мавыга. Әдипнең иҗат мирасында ике дистәдән артык шундый пьеса билгеле. Үз вакытында алар Уфа, Оренбург, Мәскәү һәм Донбасстагы клуб сәхнәләрендә уйналганнар һәм халыкны советча рухта тәрбияләү эшендә күпмедер дәрәҗәдә йогынтылы сәнгать чарасы булып хезмәт иткәннәр.

          Утызынчы еллардан башлап Ә.Фәйзинең драматургия өлкәсендәге иҗат эшчәнлеге тематик һәм жанр ягыннан тагын да төрлеләнә. Ул күп кенә комедияләр («Каеннар яфрак ярганда», «Беренче елмаю», «Шәмгун Тавысов» һ.б.), сатирик пьесалар, тарихи-биографик драмалар («Тукай», «Пугачев Казанда») иҗат итә, театр сәнгатенең синтетик жанрларын (музыкаль комедия, опера һәм балет өчен либреттолар) үзләштерү юлында уңышлы адымнар ясый. 1939 елда Татар дәүләт опера һәм балет театры үзенең беренче сезонын Н.Җиһановның Ә.Фәйзи либреттосына язылган «Качкын» операсы белән ачып җибәрә. Н.Җиһановның «Җәлил», М.Мозаффаровның «Зөлхәбирә» опералары, Р.Гобәйдуллинның «Кисекбаш» балеты шулай ук Ә.Фәйзи либреттоларына таянып иҗат ителгәннәр. Ватан сугышы чорында әдип белән композитор Җәүдәт Фәйзи үзара иҗади берлектә «Акчарлаклар» исемле музыкаль комедиянең беренче вариантын тәмамлыйлар, 1947 елда исә аны сәхнәгә кую өчен яңабаштан үзгәртеп эшлиләр.

          Сугыштан соңгы елларда Ә.Фәйзи, драматургия өлкәсендәге эзләнүләрен дәвам итеп, әхлакый мәсьәләләргә багышланган «Отышлы кияү» (1947), «Күршеләр» (1951), «Сәйдә апа» (1955) комедияләрен һәм «Рәүфә» исемле психологик драмасын (1957) яза.

          Театр сәнгате өлкәсендәге иҗади казанышлары өчен Ә.Фәйзи 1953 елда – Татарстанның, 1957 елда «Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек була.

          Аның әдәби мирасында «Тукай» романы үзенә аерым урын били. Ике китап итеп уйланылган бу эпопеяны әдип 1947 елда яза башлый һәм беренче китабын 1950 елда тәмамлый. Шул ук елны роман «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында, ә 1952 елны Татарстан китап нәшриятында аерым басма булып чыга. 1956 елда әсәрнең автор тарафыннан тулыландырылган икенче басмасы дөнья күрә. Тиз арада ул русчага тәрҗемә ителеп, берничә тапкыр рус телендә, аннары казакъ, үзбәк һәм болгар телләрендә дә нәшер ителә. Халык шагыйре бөек Тукайның балалык һәм Җаек чоры биографиясен татар милләтенең язмышы белән тыгыз бәйләп, олы тарихи вакыйгалар фонында тасвирлаган бу романы өчен Ә.Фәйзи 1958 елда язучылардан беренче буларак Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

          Ул – әдәбият белеме, әдәби тәнкыйть, публицистика өлкәләрендә бай мирас калдырган язучыларның берсе («Әдипнең эрудициясе», 1973). Язучы шулай ук киносценарийлар («Тукай», «Тарих рычагы», «Пәйгамбәр Әйүб һәм итекче Сафа», «Совет Татарстаны» һ.б.), балалар өчен тезмә һәм чәчмә әсәрләр («Бал корты», «Ак аю», «Тискәре Ишми», «Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте» һ.б.), әдәби тәрҗемәләр авторы буларак та билгеле. Аерым алганда, әдип А.Пушкинның «Борис Годунов» трагедиясен (1937), «Братья разбойники» («Юлбасар туганнар», 1937) поэмасын, Н.Гогольнең «Тарас Бульба» повестен (1953), Т.Шевченко, В.Маяковский, А.Барто һәм башка шагыйрьләрнең күп кенә әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

          Ул 1958 елның 11 августында вафат була.

          Ә.Фәйзи – 1934 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тукай: тарихи драма. – Казан: Татгосиздат, 1943. – 136 б. – 3070 д.

Бал корты: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1948. – 16 б. – 1000 д.

Пугачев Казанда: тарихи драма. – Казан: Татгосиздат, 1951. – 63 б. – 5065 д.

Күтәрелә кояш: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 526 б. – 8000 д.

Тукай: роман. – Төз. 2 басма. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 522 б. – 10000 д.

Кечкенә Апуш: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1957. – 232 б. – 10000 д.

Каен себеркесе: сатирик әсәрләр җыентыгы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 120 б. – 7000 д.

Әсәрләр: 3 томда / төз. З.Фәйзи, Ә.Еники. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964–1966.

1 т.: роман / кереш сүз авт. С.Хәким. – 1964. – 636 б. – 10000 д.

2 т.: шигырьләр һәм поэмалар. – 1964. – 347 б. – 4000 д.

3 т.: либреттолар һәм пьесалар / төз. З.Фәйзи, Н.Юзиев. – 1966. – 463 б. – 7000 д.

Әдипнең эрудициясе: публицистика, әдәби тәнкыйть, истәлекләр, хатлар / төз. З.Фәйзиева; кереш сүз авт. Н.Юзиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 336 б. – 1500 д.

Флейталар: шигырьләр, җырлар, поэмалар, балладалар / төз. З.Фәйзиева; кереш сүз авт. Н.Юзиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 320 б. – 4000 д.

Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 219 б. – 9000 д.

Әсәрләр: 5 томда / төз. Н.Юзиев, М.Шабаев. . Казан: Татар. кит. нәшр., 1983–1987.

1 т.: шигырьләр һәм поэмалар. – 1983. – 400 б. – 10000 д.

2 т.: роман. – 1984. – 544 б. – 10000 д.

3 т.: драмалар һәм комедияләр. – 1985. – 512 б. – 10000 д.

4 т.: либреттолар, проза әсәрләре. – 1985. – 560 б. – 8000 д.

5 т.: мәкаләләр, очерклар, истәлекләр, хатлар. – 1987. – 456 б. – 7000 д.

Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 80 б. – 50000 д.

Кечкенә Апуш: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 252 б. – 40000 д.

Сайланма әсәрләр / төз. Р.Корбан. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 431 б. – 3000 д.

Тукай: роман / кыскартылган вариант. – Казан: ТаРИХ, 2004. – 480 б. – 20000 д.

* * *

О чем говорят волны: избр. стихи / пер. с татар. В.Бугаевского, А.Гатина, А.Глоба и др. – М.: Сов. писатель, 1947. – 86 с. – 10000 экз.

Тукай: роман / пер. с татар. А.Садовского. – 4-ое изд. – М.: Сов. Россия, 1977. – 528 с. – 50000 экз.

Вам, друзья: стихи и поэмы / вступит. статья И.Ахунзянова / пер. с татар. – М.: Сов. писатель, 1961. – 194 с. – 25000 экз.

В стране смельчаков: сказка / пер. с татар. А.Бадюгиной. – 2-ое изд. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1980. – 62 с. – 300000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Х ә к и м С. Шагыйрьләр юлы // С.Хәким. Үз тавышың белән. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 167–176 б.


Язучылар