Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Газизова Лилия

Лилия Ривкать кызы Газизова 1967 елның 6 июнендә Казан шәһәрендә тарихчы-публицист гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1990 елда Казан медицина институтында һәм 1996 елда Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтында белем ала. 1990–1996 елларда Казан шәһәрендә балалар табибы булып эшли. Ли­лия Газизова әдәби эшчәнлеген 1986 елда башлый, «Республика Татар­стан» газетасында аның беренче шигырьләре басыла. 1987 елда ВЛКСМ өлкә комитеты оештырган шагыйрьләрнең республика турнирында «На­дежда» исемле төп призларның берсенә лаек була.

Лилия Газизова әсәрләре «Юность», «Дружба народов», «Знамя» (Мәскәү), «Простор» (Алма-Ата), «Татарстан», «Идел», «Сөембикә»,«Ка­зан» (Казан), «Ялав» (Чебоксар) журналларында, «Истоки» (Мәскәү) аль­манахында һ.б. басыла. Аның шигырьләре «Казан студентлары шигырьлә­ре» (Казан, 1991, төзүчесе Н.Беляев), «Средиземье» (Кельн, 2003) күмәк җыентыкларга кертелә.

1995 елда Татарстан китап нәшриятында беренче тапкыр шагыйрәнең «Черный жемчуг» исемле шигырьләр җыентыгы басыла.

Формасы һәм эчтәлегеннән яңалык бөркелгән 2001 елда аерым китап итеп басылган «Поэма беременности» китабы укучылар игътибарын тиз арада җәлеп итә. 2002 елда әлеге поэма Илсөяр Иксанова тәрҗемәсендә «Сөембикә» журналында татар телендә басыла.

Шул ук елда Лилия Газизованың «Лирическая поза» дип аталган өчен­че китабы чыга.

2002 елда аның «Зимние арабески» дип аталган дүртенче китабы дөнья күрә. Китап чыгу республиканың әдәби мохитенә зур тәэсир ясый. Автор үзен өлгереп җиткән шагыйрь итеп күрсәтә. Бу җыентык өчен Л.Газизова Державин исемендәге Әдәби премия белән бүләкләнә.

Лилия Газизова йөздән артык әдәби-тәнкыйть мәкаләсе язып, аларны «Литературная газета», «Российский писатель», «Литературная Россия» (Мәскәү), «Республика Татарстан», «Казанские ведомости», «Молодежь Татарстана» һәм башка газета-журналларда бастыра. Ул татар поэзиясен рус теленә тәрҗемә итүче буларак та билгеле. Дердемәнд, Саҗидә Сөләйма-нова, Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов, Зин­нур Мансуров, Рәдиф Гаташ, Илсөяр Иксанова, Луиза Янсуар, Фирдәвес Әһлия кебек билгеле шагыйрьләрнең күп кенә әсәрләре үзенчәлеген ул рус телле укучыга илтеп җиткерә алды.

Лилия Газизова һәрдаим үзенең әсәрләрен укучыларга җиткерү фор­маларын эзли. Ул Татарстанда беренче булып «Я была почти инфантой» дигән поэзия компакт-дискы чыгара, шигырьләрен музыка астында үзе укый (Казан, «Себер тракты» студиясе, 2001). 2001 елда Мәскәүдә «Дома Ростовых» конференц-залында үткәрелгән шагыйрьнең иҗат кичәсендә Лилия Газизова башкаланың әдәби җәмәгатьчелегенә үзенең CD-альбомын тәкъдим итә.

«Татарстан» телеканалларында берничә тапкыр күрсәтелгән «Княж­на» шигыренә беренче поэтик видеоклип («777» студиясе, режиссеры Вла­димир Сафронов, 2002) Лилия Газизова сценариесы буенча Мәскәүдә төше­релә. Моңа кадәр хәзерге заман шагыйрьләре арасында үз шигырьләрен халыкка җиткерүнең мондый ысулын кулланганнары булмый әле.

Лилия Газизова – Казанда һәм Мәскәүдә үткәрелгән күп кенә әдәби-музыкаль кичәләрне, республикада традициягә әйләнгән Поэзия бәйрәме, «Поэзиянең көзге балы»н оештыручы.

Ул – 2002 елдан Татарстан Язучылар идарәсе әгъзасы, рус әдәбияты секциясе җитәкчесе (2003).

Л.Газизова – 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар