Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мәҗитов Фидаил

Фидаил (Фидаил Васил улы Мәҗитов) 1984 елның 24 маенда Татарстанның Актаныш районы Кыркаентүбә авылында туа. Туган авылында башлангыч, Иске Кормаш авылында урта мәктәпне тәмамлый. 2001 елда Яр Чаллы дәүләт педагогия институтының филология факультетына укырга керә. 2006 елның июль аенда кызыл дипломга тәмамлый. Аспирантурада “Россия Федерациясе халыклары әдәбияты (татар әдәбияты)” белгечлеге буенча белем ала.

Фидаил Мәҗитов Чаллыда узган «Туган телем – Тукай теле», Муса Җәлилнең 100 еллыгына карата үткәрелгән «Татарстанның шигъри бәйләме», «Студентлар язы» конкурсларында, Әлмәт шәһәрендә узган С. Сөләйманова исемендәге «Тормыш, исәнме!» республикакүләм фестивалендә шигърият буенча беренче урыннарга лаек була. Әсәрләре һәм мәкаләләре «Шәһри Чаллы», «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Юлдаш», «Яңарыш» (Ижау), «Кызыл таң», “Башкортостан” газеталарында һәм «Казан утлары»,«Мәйдан», «Идел», «Тулпар» журналларында басыла. «Сагышлар да алтын була икән…» (2006) исемле шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы авторы. Институтны тәмамлагач, Фидаил «Мәйдан» әдәби-нәфис, иҗтимагый журналына бүлек редакторы итеп эшкә чакырыла. “Күңел” радиосында кичке тапшырулар алып бара. Соңрак журналның җаваплы секретаре – баш редактор урынбасары булып эшли. Бүгенге көндә “Мәйдан” журналының баш редакторы.

Татарстан, Россия Журналистлар берлекләре, Халыкара Журналистлар Ассоциациясе (IFJ) әгъзасы.

Ф.Мәҗитов – 2014 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

1. Фидаил. Сагышлар да алтын була икән… Шигырьләр һәм поэмалар. – 176 б. Чаллы басмаханәсе, 2006 ел. Тиражы – 1000 данә.

Күмәк җыентыкларда

1. Фидаил. [Биография. Шигырьләр. Библиография] / Әдәби Чаллы: Чаллы төбәге язучылары турында җыентык. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 487 б. – Б. 437-439.

2. Фидаил Мәҗитов. Замана чибәркәенә [Шигырь] / Яңа базар: “Казан утлары”нда дөнья күргән сатирик әсәрләр, күмәк җыентык. – Казан: Идел-Пресс, 2012 ел. – 351 б. – Б. 204.

3. Фидаил. Шигырьләр. “Ләйсән – моңлы бишегебез: Чаллы Язучылар оешмасы каршында эшләүче “Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсенең күмәк җыентыгы. Яр Чаллы басмаханәсе, 2009 ел. – Б. 203-204.

4. Фидаил. Шигырьләр. Ак юл: яшь шагыйрьләр иҗаты, күмәк җыентык. – Казан: Идел-Пресс, 2012 ел. – 271 б. – Б. 124-133.

5. Фидаил. Шигырьләр. Моң дулкынында: Чаллы Язучылар оешмасы каршында эшләүче “Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсенең күмәк җыентыгы. Чаллы: Иман нуры, – 2011 ел. – 232 б. – Б 103-114.


Язучылар