Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Разов Мирһади

   Шагыйрь Мирһади Мирзаян улы Разов 1960 елның 22 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Аеш авылында туа. Үз авылларында сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, Актанышта урта белем ала. Мәктәптә укыганда ук әдәби иҗат эше белән кызыксына, шигырьләр яза, язганнарының кайберләре район газетасында һәм Казанда «Ялкын» журналы битләрендә дә басылып чыгалар.

           1979 елда Мирһади Разов Чаллы шәһәренә килеп урнаша һәм КамАЗда эшли башлый. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач та ул шунда эшләвен дәвам иттерә. Бер үк вакытта читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укый, газета-журналларда языша. Чаллыда «Нур» газетасы чыга башлагач, яшь журналистны бирегә эшкә чакырып алалар, бу газетаның ул әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли.

           1988 елда М.Разовның бер бәйләм шигырьләре Татарстан китап нәшриятында чыккан «Беренче карлыгачлар» күмәк җыентыгына кертелә, 1993 елда исә КамАЗ нәшриятында «Моңлы биләү» исемле беренче мөстәкыйль китабы дөнья күрә.

           Узган гасырның туксанынчы еллары урталарыннан Мирһади Разов Чаллы телевидениесендә «Кыйбла», «Әйлән-бәйлән», «Чаллы утлары», «Шигъри дулкын» кебек дини-мәдәни һәм әдәби темаларны яктырткан тапшырулар алып бара. Хәзерге вакытта ул Чаллы шәһәр телерадио үзәгенең әдәби-музыкаль телетапшырулар редакциясендә өлкән мөхәррир хезмәтендә.

           М.Разов шигъриятнең лирика һәм җыр жанрларында иҗат итә. Аның күп кенә лирик шигырьләренә үзешчән һәм профессионал композиторлар тарафыннан музыка языла («Җиләкле җәй» җыентыгы). 1997 елда исә «Бизнес-Рекордс» студиясе «Чаллы сиреньнәре» исеме белән аның җырлары тупланган аерым аудиокассетасын чыгара.

           М.Разов – 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Моңлы биләү: шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 1993. – 128 б. – 2500 д.

Җиләкле җәй: җырлар (ноталары белән). – Чаллы: КамАЗ, 2003. – 48 б. – 1000 д.


Язучылар