Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әхтәмова Җәмилә

Җәмилә Рәфхәт кызы Әхтәмова 1967 елның 6 маенда Татарстанның Зәй районы Кадер авылында дөньяга килә. Бала чагы Тукай районының Иштирәк авылында үтә. Урта белемне Түбән Кама шәһәренең 5 нче урта мәктәбендә (хәзер 1 нче татар гимназиясе) ала. Мәктәптә укыган елларында Түбән Камада Рахмай Хисмәтуллин җитәкләгән «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөри, анда танылган әдипләр белән аралаша, язган шигырьләренә даими тәнкыйть күзе белән карау зарурилыгын шунда үзләштерә.
1984 елда Җ.Әхтәмова Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга килә һәм биш ел буе М.Мәһдиев, А.Яхин, А.Әхмәдуллин, Р.Ганиева, Х.Миңнегулов кебек остазлары хозурында укып үзенең филологик белемен арттыра.
Университетны тәмамлагач, Җ.Әхтәмова Татарстан Мәгариф министрлыгы юлламасы белән бер ел Лаеш районының Ташкирмән авылы мәктәбендә укытучы булып эшли, аннары, янә Казанга килеп, шәһәрдә татар гимназияләре ачу хәрәкәте эшләренә якыннан торып катнаша, ахырда шуларның берсендә – 3 нче гимназиядә (хәзер 16 нчы татар гимназиясе) ике ел балаларга татар теле һәм әдәбияты укыта. 1992–1993 елларда ул Казан Татар яшьләр театрында әдәби бүлек мөдире, «Мәгърифәт» газетасы редакциясендә хатлар бүлеге җитәкчесе булып эшли. Аннары, Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә Н.Юзиев җитәкчелегендә аспирантура тәмамлап, «Йолдыз» газетасында әдәби тәнкыйть (1906–1918)» дигән темага кандидатлык диссертациясе яза. Бүгенге көндә – профессионал язучы, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Җ.Әхтәмова – 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар