Шагыйрь, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Әбелмәних Каргалый (Әбелмәних Әбелфәез улы Габдессәләмов) 1782 елда Оренбург Каргалысында (Сәгыйд бистәсе) ахун гаиләсендә туа. Бабасы Габдессәләм Казан өязе Олы Мәңгәр авылыннан, Ташкичү һәм Ябәш авылларында имам-мөдәррис булып тора, шигырьләр дә яза. 1745 елда ул яңа гына төзелгән Каргалыга барып урнаша, шунда ахун дәрәҗәсенә күтәрелә. Азатлык хәрәкәтенә дә якыннан катнаша. Әбелмәних башта туган төбәгендә, аннан Бохарага китеп укый, 1816 елларда Бохара әмире исеменнән күндерелгән илчелек әгъзасы сыйфатында Истанбулга бара, аннан Каһирә, Мәккә шәһәрләрендә дә була.
Ә.Каргалый – суфи шагыйрь. Аның суфичылык фәлсәфәсе рухында язылган берничә шигырен, мәдхия, мөнәҗәтләрен, дини-әхлакый эчтәлектәге тәрҗемә хикәяләрен, риваятьләрен һәм юлъязмаларын эченә алган «Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әл-Бистәви әл-Сәгыйди» исемле 51 битлек мәҗмугасы 1845 елны Казанда басылып чыга. Аерым шигырьләре шулай ук 1884, 1898, 1906 елларда Казанда нәшер ителгән «Өмми Камал» дигән җыентыкта һәм Ризаэтдин бине Фәхретдиннең «Асәр»ендә дә (4 нче китап) дөнья күрәләр.