Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Миңнуллин Туфан

(1935–2012)

Татарстанның халык язучысы, күренекле драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында игенче гаиләсендә туа. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта туган төбәгендәге Олы Кариле һәм Кама Тамагы авылларында – хисапчы, аннары, Казанда бухгалтерлар әзерләү курсларын тәмамлагач, комсомол юлламасы белән чирәм җирләргә китеп, Казакъстанның Кустанай өлкәсендәге бер совхоз кооперациясендә баш бухгалтер булып эшли. 1956–1961 елларда Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге Театр училищесында укый. Училищены тәмамлап кайткач, берникадәр вакыт Минзәлә драма театрында, аннары Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер хезмәтендә була. 1964–1967 елларда Казан телестудиясендә өлкән мөхәррир һәм «Чаян» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире вазифаларын башкара. 1968 елдан ул профессионал язучылык хезмәтенә күчә. 1975–1977 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда укып кайта.

Т.Миңнуллин әдәбиятка узган гасырның алтмышынчы еллары башында юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре белән килә. Соңрак драматургия жанрының олырак формаларында да көчен сынарга керешә. 1962 елны яшь авторның «Безнең авыл кешеләре» исемле өч пәрдәле комедиясе – Минзәлә драма театры, балалар өчен язылган өч пәрдәлек «Азат» исемле пьеса-әкияте Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела һәм тамашачыларның игътибарын җәлеп итә. 1967–1969 елларда Татарстанның Әлмәт дәүләт театрында – «Күрше кызы», Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында – «Миләүшәнең туган көне», ә Татарстан республика Күчмә театры (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) сәхнәсендә «Нигез ташлары» һәм «Йөрәк янар өчен бирелгән» исемле яңа пьесалары куелгач, Т.Миңнуллин әдәби тәнкыйтьтә өлгергән драматург буларак телгә алына башлый.

Узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларын Туфан Миңнуллинның драматург буларак иҗади йөзе тәмам формалашып, табигый талантының гамәли ачылып җиткән чоры дияргә мөмкин. Форма һәм эчтәлек өлкәсендәге эзләнүләрен тагын да тирәнәйтә төшеп, драматург тормыш чынбарлыгын, үзен кызыксындырган, борчыган иҗтимагый һәм әхлакый проблемаларны сәнгатьчә хәл итү, замандашларының, туган халкының рухи дөньясын, уй-хисләрен, яшәеш фәлсәфәсен укучыга, тамашачыга үтемлерәк, тулырак илтеп җиткерү өчен сәхнә әдәбиятының төрле жанрларына һәм алымнарына мөрәҗәгать итә, иҗтимагый тормышның төрле-төрле катлаулы темаларын кыю рәвештә сәхнәгә менгерә. Бүгенге көндә ул – татар сәхнә әдәбиятының алгы сафында атлап, аны әйдәп баручы, аның төп үсеш тенденцияләрен иҗатында чагылдыручы драматург буларак билгеле. Аның оста каләме белән илледән артык исемдә драма һәм комедияләр, балалар өчен дистәләрчә әкият-пьесалар иҗат ителгән. 1963–1999 еллар арасында бер Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә генә дә Т.Миңнуллинның егерме алты пьесасы буенча спектакль уйнала. Боларның һәммәсе диярлек тамашачыда зур кызыксыну уяткан һәм күп еллар буе сәхнәдән төшмичә, кайта-кайта уйнала килгән озын гомерле спектакльләр. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Татарстанның Әлмәт, Минзәлә, Чаллы профессионал театрлары репертуарында да Т.Миңнуллин әсәрләре төп урынны биләп тора.

Драматургның аерым әсәрләре, бигрәк тә «Әлдермештән Әлмәндәр» фәлсәфи комедиясе, «Ай булмаса, йолдыз бар» драмасы, музыкалы-биюле «Диләфрүзгә дүрт кияү» водевиле Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия, Бурятия, Калмыкия, Дагъстан, Осетия, Ичкерия, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан милли театрлары, Россиянең Омск, Воронеж, Әстерхан, Мичурин, Мурманск, Түбән Новгород, Новокузнецк шәһәрләре рус театрлары сәхнәләрендә дә уңыш казана.

Т.Миңнуллин пьесалары буенча куелган спектакльләрнең абруе, уңышы, иң беренче нәүбәттә аларда сурәтләнгән вакыйгаларның, драматик коллизияләрнең, кеше характерларының тормышчан чынлыгы, реалистик нигезе белән аңлатыла. Язучы тормышны, аның үзгәрүчән сикәлтәле агышын нечкә сиземли, анда әледән-әле туып тора торган әхлакый, иҗтимагый проблемаларны, көнкүрештәге мөһим яңалыкларны оста тотып алып, аларны конкрет материал җирлегендә заманча яңгырашлы, сәнгатьчә тәэсирле-гыйбрәтле итеп сурәтли белә. Күпчелек әсәрләрендә автор олы фәлсәфи категорияләр турында – кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе, аның җәмгыять һәм үз шәхесе алдындагы гражданлык бурычы һәм җаваплылыгы, әхлакый сафлыгы, намуслылыгы, туган җиренә, туган теленә, туган халкына, аның милли мәнфәгатьләренә тугрылыгы, үткәненә ихтирамы һәм киләчәк язмышына ышанычы турында сүз алып бара. Болар өстенә Т.Миңнуллин драматургиясе жанр, форма төрлелеге, пьесаларының халыкчан образлы, җор телдә язылуы, диалогларының тормыштагыча җанлы, табигый яңгыравы, композицион яктан җыйнак-төгәл, сәхнәгә кую өчен уңай булуы белән дә җәлеп итә. Язучы үз әсәрләрендә кеше характерының реалистик бөтенлегенә, табигыйлегенә ирешү өчен традицион сәхнә кануннарыннан, тел-сурәтләү чараларыннан оста файдалана, әйтәсе сүзен-фикерен тамашачыга үтемлерәк җиткерү өчен еш кына шартлы алымнарга да мөрәҗәгать итә.

Т.Миңнуллин – татар балалар драматургиясе үсешенә үзеннән зур өлеш керткән язучы. Аның «Азат», «Гафият турында әкият», «Айга сәяхәт», «Айбулат», «Авыл эте Акбай», «Акбай һәм Сарык малае», «Акбайның яңа маҗаралары», «Акбай һәм Кыш бабай», «Акбай нигә күңелсез?», «Бик бүлтәймә, Бультерьер» исемле бөтен бер серия әкият-пьесалары, «Иптәш командир!», «Кайда хаклык, кайда дөреслек?» кебек комедияләре республиканың курчак һәм драма театрлары, шул исәптән Татар дәүләт академия театры репертуарында тотрыклы урын биләп торган әсәрләрдән саналалар.

Т.Миңнуллин – җор телле хикәяче, туры сүзле публицист һәм тәнкыйтьче дә. Аның җәмгыятьтә, кешеләр тормышында булып тора торган төрле хәлләрне, гыйбрәтле вакыйгаларны бәян иткән һәм «Кызыл тышлы дәфтәр»дән яки «Утырып уйлар уйладым» дигән гомуми баш астында матбугат битләрендә, бигрәк тә «Татарстан яшьләре» газетасында даими басыла килгән көндәлек язмалары һәм сатирик «Минһаҗ маҗаралары» хикәяте серияләре укучылар арасында аеруча зур популярлык казана.

Т.Миңнуллин «Нигез ташлары» комедиясе һәм «Үзебез сайлаган язмыш» драматик хикәясе өчен 1974 елда Республика яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге премиясенә, «Ай булмаса, йолдыз бар» әсәре буенча Әлмәт драма театрында куелган спектакль өчен 1979 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә һәм Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле өчен, режиссеры М.Сәлимҗанов һәм баш рольне башкаручы Ш.Биктимеров белән берлектә, 1979 елда Россиянең К.Станиславский исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. Татар театр сәнгатен үстерүдәге аеруча хезмәтләре өчен аңа 1978 елда Татарстанның һәм 1984 елда «Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе», 2005 елда «Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелә. 1984 елда ул «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә. 2005 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән Т.Миңнуллин «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән шәрәфле исемгә лаек була һәм шул УК елда «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» дигән орден белән бүләкләнә.

Җәмәгать эшлеклесе буларак, Т.Миңнуллин 1984–1989 елларда Татарстан Язучылар берлеген җитәкли, 1997.2008 елларда ул Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге рәисе вазифаларын башкара. 1984–1989 елларда Т.Миңнуллин Татарстан Югары Советы депутаты һәм 1989–1991 елларда элеккеге СССР Югары Советының Татарстаннан сайланган депутаты булып эшли. 1995 елдан ул – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

Ул 2012 елның 1 маенда Казан шәһәрендә вафат була. Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнгән.

Т.Миңнуллин – 1969 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Дуслык хакына: юмористик хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 53 б. – 8000 д.

Бәхетле кияү: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 136 б. – 2000 д.

Ир-егетләр: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 250 б. – 10000 д.

Китәр юлың еракмы: пьесалар / кереш сүз авт. А.Гыйләҗев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 374 б. – 10000 д.

Өмет: повесть, хикәяләр, юморескалар, уйланулар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 256 б. – 15000 д.

Без китәбез, сез каласыз: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 352 б. – 5000 д.

Ай булмаса, йолдыз бар: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 408 б. – 5000 д.

Минһаҗ маҗаралары. – Казан: Матбугат йорты, 1998. – 208 б. – 5000 д.

Авыл эте Акбай: балалар өчен пьесалар. – Казан: Мәгариф, 1999. – 352 б. – 2000 д.

Сайланма әсәрләр: 10 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.

1 т.: пьесалар. – 528 б. – 4000 д.

2 т.: пьесалар. – 464 б. – 4000 д.

3 т.: пьесалар. – 447 б. – 4000 д.

4 т.: пьесалар. – 415 б. – 4000 д.

5 т.: пьесалар һәм скетчлар. Балалар өчен пьесалар. – 399 б. – 4000 д.

6 т.: повесть, хикәяләр. – 480 б. – 4000 д.

7 т.: көндәлекләр (1980–1991). – 448 б. – 4000 д.

8 т.: көндәлекләр (1992–1998). – 479 б. – 4000 д.

9 т.: көндәлекләр (1999–2002). – 447 б. – 4000 д.

10 т.: әңгәмәләр, мәкаләләр. – 447 б. – 3000 д.

Утырып уйлар уйладым: көндәлекләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 383 б. – 5000 д.; 2001. – 351 б. – 3000 д.; 2005. – 367 б. – 2000 д.

Татарның бер баласы. – Казан: Рухият, 2003. – 408 б. – 2000 д.

Әлдермештән Әлмәндәр: фәлсәфи комедия. – Казан: Мәгариф, 2005. – 191 б. – 2000 д. (Инглиз, татар, рус телләрендә.)

* * *

Белая ворона (Альмандар из Альдермеша): комедия-притча / пер. с татар. – М.: ВААП, 1976. – 58 с. – 250 экз.

Судьбы, избранные нами: пьеса / пер. с татар. – М.: ВААП, 1976. – 70 с. – 300 экз.

Милые мои: рассказы / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1979. – 208 с. – 25000 экз.

У совести вариантов нет: пьесы / пер. с татар. – М.: Сов. писатель,1985. – 360 с. – 9000 экз.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

М ө х ә м м ә д и е в Р. Тормыш дәвам итә // Р.Мөхәммәдиев. Якутлар табыладыр вакыт белән. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 181–197 б.

…Яктылыкка, нурга илтә // Казан утлары. – 1985. – № 9. – 145–153 б.

Х ә б и б у л л и н М. Яшьнәп кенә калмады // Мирас. – 1995. – № 9. – 38–40 б.

Н у р у л л и н И. Кеше һәм драматург // Мирас. – 1995. – № 10. – 53–55 б.

Дуслар җыелган җирдә: Т.Миңнуллин турында замандашлары. – Казан: «Идел» журналы китапханәсе, 1995. – 160 б.

М и ң н у л л и н Р. Бәләкәй чагын сагынучы олы язучы // Р.Миңнуллин. Шагыйрь генә булып калалмадым. – Казан: Матбугат йорты, 1998. – 189–190 б.

Х а җ и е в а М. Утырып уйлар уйладым // Казан утлары. – 2000. – № 4. – 173–176 б.

С а ф и н а Н. Йөрәгемне Туфан чакты // Мәдәни җомга. – 2000. – 30 июнь.

Х а н з а ф а р о в Н. Драмаларда – күңел дөньябыз // Мәдәни җомга. – 2002. – 15 март.

И х с а н о в а Н. Давыллы ташкын сыман // Татар иле. – 2005. – № 32–33.

М и ң н у л л и н Т. «Үземә-үзем хуҗа булсам – шул җиткән» // Шәһри Казан. – 2005. – 19 авг.

Г а л и е в М. Туфан булып кара син! // Мәдәни җомга. – 2005. – 19 авг.

М и ң н у л л и н Т. Иң кадерле мизгелләр // Мәгъриф

 

Язучылар