Шагыйрь Аитзәк Аитов 1908 елның декабрендә хәзерге Саратов өлкәсенең Дергач районы Алтата авылында крәстиян гаиләсендә туа. Сабый чакта ук әтисез калып, җиде яшеннән үз көнен үзе күреп үсә: көтү көтә, ялчылыкта йөри. Октябрь инкыйлабыннан соң, хакимият вәгъдә иткән яңа тормыш кору идеяләре белән рухланып, авылда беренчеләрдән булып комсомолга языла. 1928 елда район комсомол комитеты яшь егетне Мәскәүгә кыска мөддәтле курсларга укырга җибәрә. Укуын тәмамлап кайтканнан соң, А. Аитов туган төбәгендә төрле җаваплы урыннарда эшли, утызынчы еллар башында берникадәр вакыт авыл советы рәисе булып та тора. Аннары Донбасска китеп, шахтер хезмәтен башкара. Шушы елларда ул бик мавыгып әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый: шигырьләр, очерклар, мәкаләләр яза. Алар шул елларда (1930–1937) Донбасста (Сталино шәһәрендә) татар шахтерлары өчен чыгып килгән «Пролетар» газетасында даими басылып торалар.
Ватан сугышы башлануга, А.Аитов – фронтның алгы сызыгында. 1941 елның 23 октябрендә Смоленск өлкәсендәге Демидов шәһәре өчен барган сугышларның берсендә ул дошман пулясынннан һәлак була.
Аитзәк Аитовның зур булмаган шигьри иҗатында шул чор өчен характерлы темалар – авылны күмәкләштерү, илне саклау, комсомол яшьләр тормышы, хезмәт темалары яктыртыла. Шагыйрь иҗат мирасыннан аерым үрнәкләр 1961 һәм 1985 елларда Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган «Алар сафта» исемле күмәк җыентыкларда урын ала.