Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шакир Самат

Описание

      (19241998)

Самат Шакир (Самат Фәтхерахман улы Шакиров) 1924 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасының Арча районы Күәм авылында туа. Җиде сыйныф белем алгач, өч ел Арча педагогика училищесында укый, аннары Носы авылы мәктәбендә – укытучы, Әтнә район газетасы редакциясендә – әдәби хезмәткәр һәм 1942–1943 елларда Яңавыл башлангыч мәктәбендә янәдән укытучы һәм мәктәп мөдире булып эшли.

1943–1945 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, бераз вакыт «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, аннан соң, 1946–1949 елларда, Дөбъяз районы газетасының җаваплы секретаре була.

1951 елда С.Шакир Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Бер елдан читтән торып уку бүлегенә күчеп, ул вакыттагы Чүриле районы Сикертән авылы мәктәбенә укытучы булып китә. 1954 елда Татарстан Мәгариф министрлыгы аны Кайбыч районы Мөрәле мәктәбенә директор итеп җибәрә. 1957 елда читтән торып университетны тәмамлый. 1958–1962 елларда С.Шакир – Татарстан китап нәшриятында редактор хезмәтендә.

С.Шакир әдәби иҗат эшчәнлеген шигырь язудан башлый. 1939 елда «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналында аның «Урман» дигән беренче шигыре басылып чыга. Шуннан бирле мәктәп тормышы, туган табигать, Гражданнар сугышы, Ватан сугышы темаларына багышланган һәм, нигездә, мәктәп балаларына атап язылган күпләгән шигырьләре көндәлек матбугатта да, аерым җыентыклар булып та еш басыла. Ул – уннан артык поэтик китап авторы.

Шулай да Самат Шакирның иҗади йөзен поэзиядән бигрәк проза әсәрләре-очерклары, документаль повестьлары билгели. Аның яраткан темасы – Бөек Ватан сугышы. Ул дәһшәтле сугыш булган урыннарга сәяхәтләр ясый, архивларда казына, сугыш ватераннары – карт солдатлар, элекке партизаннар, хәрби командирлар белән очрашып сөйләшә. Әнә шулай үзенең хәрби-патриотик темага багышланган әсәрләре өчен документаль материаллар җыя. Аның 1965 елда басылып чыккан «Легенда егетләре» исемле беренче документаль повесте укучылар тарафыннан җылы каршы алына. Сталинград өчен сугышларда батырларча һәлак булган өч егет – испан егете – капитан Рубен Ибаррури Руис, рус егете – очучы-майор Владимир Каменщиков, татар егете артиллерист-капитан Хафиз Фәттахетдинов турындагы бу китап соңыннан рус, казакъ, төрекмән, чуаш, мари телләренә тәрҗемә итеп басыла. Язучының легендар панфиловчылар турындагы «Үлемсезләр» китабы (1964), бер төркем Советлар Союзы Геройларына багышланган «Һәйкәлләр итәгендә чәчәкләр» документаль повесте («Казан утлары», 1976, № 10), «Ташлардагы язулар» (1975), «Үлемне җиңгән батыр» (1978), «Исемнәре мәрмәрдә» (1982) кебек очерк китаплары да укучылар һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан уңай каршы алына.

Язучы Ватан сугышы вакыйгаларына кагылышлы документаль материалларны эзләп табу, аларны матбугатка әзерләп чыгару буенча да нәтиҗәле эшли. Ул татар шагыйре, Совет Армиясе полковнигы, фашист тоткынлыгында батырларча һәлак булган Хәйретдин Мөҗәйнең фронт көндәлекләрен һәм шигырьләрен эзләп табып, аерым китап итеп бастырып чыгара, язучының тормышы һәм иҗаты турында очерк яза. Шулай ук әдип «Сугыш язмалары» (1967), «Солдат хатлары» (1968), Ватан сугышы кырларында һәлак булган егерме тугыз татар язучысының сайланма әсәрләрен, биографик белешмәләрен үз эченә алган «Алар сафта» (1961, 1985) җыентыкларының авторы-төзүчесе була.

С.Шакирның кайбер шигырьләре рус, украин, белорус, үзбәк, төрекмән, якут, каракалпак, мари, бурят, чуаш, таҗик, башкорт, казакъ, әрмән, уйгур, әзәрбайҗан, грузин, кыргыз, латыш, коми, удмурт, мордва телләренә (барысы 22 телдә) тәрҗемә ителеп басылып чыгалар.

Җәмәгать һәм язучылык эшчәнлеге өчен С.Шакирга 1984 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Шагыйрь 1998 елның 28 октябрендә Казанда вафат була.

С.Шакир – 1962 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Бәхетле көнем: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1951. – 32 б. – 5065 д.

Алтын йолдызлы кыз: очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 28 б. – 3000 д.

Минем шатлыгым: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. – 60 б. – 6000 д.

Легенда егетләре: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 216 б. – 7000 д.

Утлы өермә: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 212 б. – 2000 д.

Үлемнән көчлерәк: очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 112 б. – 10000 д.

Абдулла Алиш: тормышы һәм иҗат юлы турында очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 119 б. – 4000 д.

Гөслә тавышы: сайланма шигырьләр / кереш сүз авт. Г.Кашшаф. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 176 б. – 4000 д.

Ташлардагы язулар: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 119 б. – 9000 д.

Үлемне җиңгән батыр: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 176 б. – 7500 д.

Исемнәре мәрмәрдә: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 144 б. – 8000 д.

Яраннар чәчәк аткан: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 160 б. – 2200 д.

Мәңгелек исемлектә: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 108 б. – 7000 д.

Кыңгырау чәчәкләр: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 48 б. – 10000 д.

Төнбоеклы күл буенда: шигырьләр, поэма / кереш сүз авт. З.Шакирова-Нуриева. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 351 б. – 1000 д.

* * *

Алар сафта: Бөек Ватан сугышында һәлак булган татар совет язучыларының әсәрләре / төз. һәм биогр. белешмәләр авт. С.Шакир. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 260 б. – 5000 д.

Алар сафта. – Төз. 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 216 б. – 8000 д.

* * *

Линарияга хатлар / төз. һәм кереш сүз авт. С.Шакир. – Өфө: Китап, 1984. – 152 б. – 6000 д. (Башкорт телендә.)

Һәйкәлдәге чәчәкләр: Советлар Союзы Геройлары турында очерк. – Өфө: Китап, 1986. – 56 б. – 15000 д. (Башкорт телендә.)

Сугыш язмалары: шагыйрь һәм полк командиры Хәйретдин Мөҗәйнең сугыш язмалары, очерклары, хикәя һәм шигъри әсәрләре / төз. һәм кереш сүз авт. С.Шакир. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 336 б. – 13000 д.

* * *

Парни из легенды: повесть / пер. с татар. Э.Вагапова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1978. – 160 с. – 50000 экз.

Летопись войны / предисл. С.Шакира; пер. с татар. А.Бадюгиной. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1978. – 176 с. – 50000 экз.

Цветы у памятника. – Уфа: Башкир. кн. изд-во, 1987. – 56 с. – 50000 экз.

* * *

Парни из легенды: повесть / тәрҗ. В.Кыдырханов. – Алма-Ата: Казакъ «Җалын» нәшр., 1985. – 184 б. – 8000 д. (Казакъ телендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

С ә й ф е т д и н о в Г. Тоташа гасырларга // Соц. Татарстан. – 1962. – 14 окт.

Х ә й б у л л и н И. Йөрәккә күчкән язулар // Казан утлары. – 1977. – № 7. – 188 б.

К о р б а н о в Б. Ил батырлары // Татарстан яшьләре. – 1978. – 2 сент.

Ш а к и р о в Г. Каһарманлыкка дан җырлаучы // Соц. Татарстан. – 1980. – 10 сент.

* * *

Ф е д о р о в В. Всегда в поиске // Сов. Татария. – 1979. – 27 янв.

Язучылар