Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Фәрхетдинова Лилия

Лилия Фәрхетдинова (Фәрхетдинова Лилия Нәсыйх кызы-Фархутдинова Лилия Насиховна) 1971 нче елның 4енче августында Татарстан Республикасының Әлмәт каласында туа. Туган шәһәрендә 2 нче урта мәктәпне, аннары Бөгелмә педагогия училищесын, Алабуга дәүләт педагогия институтының татар филология факультетын тәмамлый. Бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә мәктәптә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли.

Л.Фәрхетдинова иҗатка мәктәптә укыган чагыннан ук тартыла. Башта Әлмәт районында дөнья күргән газеталарда, аннары республика һәм Россия матбугатында ( “Идел”, “Сөембикә”, ”Сабантуй”, “Ялкын”, ”Салават күпере”, ”Күчтәнәч”, ”Татарстан яшьләре”, “Мәгърифәт”, ”Ачык дәрес”, ”Көмеш кыңгырау”, “Тылсымлы куллар”, “Чаян”, “Мәйдан”, “Учительская газета”, “Добрая дорога детства” һ.б.) хикәяләре, мәзәкләре, мавыктыргыч әкиятләре, мәкаләләре басыла. Әкиятләре “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында баручы “Күчтәнәч” тапшыруларында даими тапшырыла, ГТРК “Татарстан радиосы”нда “Язучылар-балаларга” тапшыруында яңгырый.

Лилия Фәрхетдинова иҗаты аша укучыларын авырлыкларга бирешмәскә өйрәтә , балаларны китап укырга өнди. Ул республика мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, китапханәләрдә  еш кунак була. Очрашуларда китапларын  бүләк итә. Хәйрия эше белән актив шөгыльләнә. Сеңлесе белән берлектә  мәктәп яшендәге балалар өчен Балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар исемендәге премияләрен булдырдылар.

Лилия Фәрхетдинова китаплары:

1. «Илһам чишмәләре / Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешуга 50ел.-Родники вдохновения / Альметьевскому отделению Союза писателей РТ 50 лет.», «Рухият»,2013год.

2. «Барабанчы Куян»-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2015.

3. «Тылсымлы бүрек»-Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2015.

4. «Әкиятләр»-Казан: «Илһам» нәшрияты, 2016.

5. «Дуслык »-Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2017.

6. “Җылы сүз. Доброе слово. A kind word” –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2018.

7. “Өч алма”-Казан: “Рухият”, 2019.

Лилия Фәрхетдинова -Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2018), Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты (2018),  Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе тәкъдиме буенча Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман”мәгълүмати проекты катнашучысы,   ”Туган яктан илһам алып” әдәби конкурс призёры (2 урын,2019 ел), “Россия Федерациясенең иң яхшы укытучылары”  Россиякүләм конкурс җиңүчесе һәм Президент Гранты иясе (2006), Татарстан укытучылары арасында узган “Безнең иң яхшы укытучыбыз” конкурс җиңүчесе (2011). Ул Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамотасы (2015) һәм “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе (2018),  Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы (2021) , Татарстан язучылар берлгегенең рәхмәт хаты (2019), Татарстан мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы (2022) белән бүләкләнгән.


Язучылар