Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гайсин Нур

Нур Гайсин (Нурулла Әхьяр улы Гайсин) 1914 елның 2 ноябрендә хәзерге Башкортстан АССРның Чакмагыш районы Әхмәт авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Җиде яшеннән ул әти-әнисез кала һәм чит кеше кулында тәрбияләнә. Авылда совет власте урнашып, яңа мәктәпләр ачылгач кына, укырга кереп, башлангыч белем ала һәм 1930 елда Уфадагы телеграфистлар курсына китә. Аны тәмамлагач, ике ел Башкорстанның Баймак районында телеграфист һәм Зилаир орлыкчылык совхозында элемтә бүлеге мөдире булып эшли. 1933 елда Башкортстан Үзәк Башкарма Комитеты тәкъдиме белән аны Татарстанның Зөя шәһәренә төзелеш институты рабфагына укырга җибәрәләр. Шунда укыганда Н. Гайсин әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый. 1934 елда, әдәбият дөньясына якынрак булу өчен, ул башта Казандагы су юлы инженерлары әзерли торган институт рабфагында, аннары Казан педагогия институтының хәзерлек курсларында укый. Педагогия институтында укыган елларында яшь шагыйрьнең «Ватаным өчен», «Яшьлек таңы» исемле беренче шигырь җыентыклары басылып чыга.

1940—1941 елларда Н. Гайсин Татарстанның Ютазы районы Кәрәкәшле урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Бөек Ватан сугышы башлангач, армиягә алынып, башта зенитчы артиллеристлар курсында укый, ә 1942 елның апреленнән сугыш беткәнчегә кадәр һава оборонасы гаскәрләрендә взвод һәм батарея командиры булып хезмәт итә. Фронтта чакта, 1944 елның сентябрендә, ул КПСС сафларына член итеп алына.

1945 елның декабрендә армиядән кайткач, Н. Гайсин бераз вакыт Уфада «Кызыл таң» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, 1946—1952 елларда Казан татар театр училищесында директор урынбасары булып эшли. 1952— 1953 елларда яңадан Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1955 елдан язучылык эше белән генә шөгыльләнә.

Илле елга якын иҗат хезмәте дәверендә Н. Гайсинның ике дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары басылып чыга. Нигездә мәктәп һәм балалар тормышыннан алып язылган бу китапларда язучы күмәк хезмәт, дуслык, туган җирне ярату кебек олы төшенчәләрне әдәби образлар аша яшь буынга сеңдерергә, аларны патриотик рухта тәрбияләргә омтыла. Әдипнең яшьләргә багышланган «Давыллы көннәрдә» (1947) «Айсылуның мәхәббәте» (1947), «Юл ачык» (1950), пионер сәхнәләре өчен «Гаилә киңәшмәсе» (1952), «Ялгышу» (1968), «Югалган макет» (1967) кебек драма әсәрләрe дә бар. Аларның һәммәсе дә диярлек заманында колхоз-совхоз театрларында яки пионер сәхнәләрендә куелган яисә җыентыкларда басылып чыккай-1981 елда Н. Гайсинның автобиографик материалга нигезләп язган проза әсәре — «Кызыл ыштанлы малай» исемле документаль повесте дөнья күрде Н. Гайсин— 1950 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Ватаным өчен: Шигырьләр.— Казан: Татгосиздат, 1937.— 38 6. 5000.

Зәңгәр күктә: [Шигырь].—Казан: Татгосиздат, 1938.—8 б. 10 000.

Яшьлек таңы: [Шигырьләр].—Казан: Татгосиздат, 1938.—32 б. 6000.

Түтәлләр: [Шигырьләр].—Казан: Татгосиздат, 1948.—19 б. 5000.

Безнең мәктәп: (Шигырьләр).—Казан: Татгосиздат, 1950.—64 6. 3000.

Минем әнием: (Шигырьләр).— Казан: Татгосиздат, 1951.—40 б. 5065.

Безнең дуслар: Шигырьләр.— Казан: Татгосиздат, 1952.— 47 6. 10 037.

Тайгада очрашу: Ерак Көнчыгыш турында шигырьләр.— Казан: Таткнигоиздат, 1956.—59 б. 5000.

Таза Мортаза. [Шигырьләр].—Казан: Таткитнәшр., 1958.—16 б. 13 000.

Айлы кичтә: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1958.— 116 б. портр. 5000.

Хәерле иртә: (Шигырьләр).—Казан: Таткитнәшр., 1962.—24 б. ил. 15000.

Шигырьләр. Поэмалар,—Казан: Таткитнәшр., 1964.—95 6. 4000.

Җир чәчәктә: Шигырьләр, мәсәлләр.— Казан: Таткитнәшр., 1966.— 56 б. 3000.

Дуслык бакчасы: Шигырьләр, мәсәлләр һәм әкиятләр.— Казан: Таткитнәшр., 1967.—52 6., ил. 8000.

Яна өйгә күчкәч: Сайл. шигырьләр, әкиятләр һәм поэмалар.— Казан: Таткитнәшр., 1969.— 183 6. 7000.

Мәктәптә яз: [Саил. әсәрләр]. Җ. Тәрҗеманов кереш сүзе.—Казан: Таткитнәшр., 1974.—271 6., 10000.

Җирдәге кояш: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1979.—48 6., ил. 7000.

Кызыл штанлы малай. (Мин ничек дүрт үлемнән исән калдым): Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1981.— 144 6. 10 000.

Өмет тулы хыялым: Шигырьләр.— Казан:, Таткитнәшр., 1983.—72 6.4000.

Наша школа: Стихи/Пер. с татар. А. Мелуеникова.— Казань: Татгосиздат, 1953.—36 с 10 000.

Аның турында

Маннур Ш. Нур Гайсин иҗаты турында.—Сов. әдәбияты, 1938, № И/12, 149—150 б.

Нур Гайсинга 60 яшь.—Ялкын, 1974, № 11, 6 б.

Гыйниятуллина А. Иҗат дәрте.—Соц. Татарстан, 1974, 3 нояб.


©”Совет Татарстаны язучылары” китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986



Язучылар