Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Кутуй Рөстәм

Шагыйрь-прозаик Рөстәм Кутуй (Рөстәм Гаделша улы Кутуев) 1936 елның 11 ноябрендә Казан шәһәрендә язучы Гадел Кутуй гаиләсендә туа. 1955–1960 елларда Казан дәүләт университетының рус филологиясе факультетында укый, аннары берникадәр вакыт Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә (1960–1961) һәм Казан телестудиясенең әдәби-драматик тапшырулар редакциясендә мөхәррир булып эшли. 1964 елдан ул профессионал язучы, әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. Хәзерге вакытта «Казань» журналы редакциясендә эшли.

Р.Кутуй рус телендә иҗат итә. Аның әдәбияттагы беренче мөстәкыйль адымнары узган гасырның илленче еллары ахырына туры килә. 1961 елда Татарстан китап нәшриятында хикәяләре тупланган «Мальчишки» исемле беренче китабы, ә тагын бер елдан шигырьләр җыентыгы («Я иду по земле») дөнья күрә. Моннан соң да аның иҗатында проза һәм поэзия жанрлары бергә үрелеп бара: 1961–1983 елларда Казан һәм Мәскәү нәшриятларында язучының унбер проза китабы һәм унбиш шигъри җыентыгы (шулардан алтысы – балалар өчен шигырьләр) басылып чыга.

Язучы буларак Р.Кутуйга дөньяны, яшәешне әхлакый-этик яктылыкта, эмоциональ хисләр аша, образлы кабул итү хас. Поэзия жанрында да, прозада да ул үзе кичергән, бигрәк тә бала, үсмер чагында күңеленә сеңеп калган нәрсәләр турында яза. Аның әсәрләрендә Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән буынның хис-тойгылары, тормыш тәҗрибәсе чагыла, шул җирлектә ул үзенең дөньяга, тормышка булган актив мөнәсәбәтен белдерә, гаделсезлеккә каршы көрәшә, кешедәге яхшылык, намуслылык башлангычларына, интернациональ дуслык хисләренә дан җырлый.

Р.Кутуйның язу стиле шигъри бизәкләргә, символик образларга бай булуы белән аерылып тора. Аның күпчелек хикәяләре шигъри прозаны хәтерләтәләр. Бу шигърилек, музыкальлек, ритмик төзеклек язучының «Годовые кольца», «Дождь будет», «Митрич», «Ласточка – птица деревенская» кебек лирик повестьларына да хас.

Р.Кутуй татар әдипләренең әсәрләрен русчага тәрҗемә итүдә актив эшли. С.Хәким, С.Баттал, Н.Арсланов, Р.Фәйзуллин, Р.Әхмәтҗанов, М.Әгъләмовлар Р.Кутуйның шигъри тәрҗемә өлкәсендәге даими авторларыннан санала. Проза әсәрләреннән исә аның тәрҗемәсендә Г.Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» (1964), Ә.Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе» (1978), В.Нуруллинның «Яшьнәп үткән яшьлек» (1980), М.Насыйбуллинның «Яшерен касса» (1982) кебек роман һәм повестьлары басылып чыга. Язучының аерым әсәрләре чит илләрдә (Польша, Чехословакия һ.б.) дөнья күрә.

Ул – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Горький исемендәге премия лауреаты (2005).

Р.Кутуй – 1962 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар