Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Нотфуллина Нурзидә

Нурзидә Камил кызы Нотфуллина (әдәби тәхәллүсе – Нурзилә) 1970 елның 8 ноябрендә Татарстанның Кукмара районы Түбән Өскебаш авылында туа. Беренче әкият-шигырьләре башлангыч классларда укыганда ук «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында, «Ялкын» журналында басыла. Туган авылы мәктәбендә сигез классны тәмамлагач, Нурзидә Арча педагогия училищесында укый. Аннан соң үзе белем алган мәктәпкә кайтып, башлангыч классларны укыта, өлкән сыйныфларда татар теле мөгаллимәсе була. Шул ук вакытта Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. Инде менә дистә елдан артык Нурзидә «Мәгариф» нәшриятында мәктәп-вуз дәреслекләре һәм балалар китабы мөхәррире булып эшли. Нурзидә – әдәбият сөючеләр өчен яхшы ук таныш исем. Аның хикәяләре «Мәдәни җомга», «Мәйдан», «Идел», «Казан утлары» кебек газета-журналларда дөнья күрә. Ул – «Мәгариф» нәшриятында «Кашлы балдак» исемле хикәяләр тупланмасы да чыгарган автор. Н.Нотфуллина – 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Кашлы балдак: хикәяләр. – Казан: Мәгариф, 2002. – 80 б. – 400 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА Сверигин Р. Нурзидә новеллалары // Казан утлары. – 2003. – 174–176 б.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин