Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Закир Локман

Язучы-прозаик һәм публицист Локман Закир (Локман Фатих улы Закиров) 1928 елның 19 февралендә Татарстанның Мамадыш районы Түбән Ушма авылында тимерче гаиләсендә дөньяга килә. Туган авылындагы җидееллык мәктәпне, аннары Мамадыш педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, 1945–1948 елларда мәктәптә балалар укыта. Гаскәри хезмәткә алынгач, хәрби училищеда укып офицер дәрәҗәсенә ирешә һәм хәрби пенсия яшенә җиткәнче авиациядә хезмәт итә. Бер үк вакытта читтән торып укып Киев авиация институтында югары техник белем ала.

Локман Закир татар һәм рус телләрендә яза. Ул – чагыштырмача шактый соң, үткән гасырның сиксәненче еллары ахырында гына кулына каләм алган язучы. СССР таркалып, илдә демократик үзгәрешләр башланган чорда Казандагы рус газеталарында һәм бигрәк тә Мәскәүдә чыккан демократик юнәлешле «Огонек», «Новое время», «Столица» журналлары, «Новая газета», «Литературная газета» кебек абруйлы матбугат битләрендә ул үзенең кайнар йөрәк белән язылган, җәмгыять тормышындагы актуаль проблемаларны кыю күтәргән, үткен-тыгыз фикерле күпсанлы публицистик мәкаләләрен, язмаларын бастыра. Аның басма материалларыннан, мәгълүматларыннан үзенең рус телендәге тапшыруларында хәтта Кельндагы (Германия) «Азатлык» радиосы да еш файдалана торган була. Публицистика өлкәсендә бик актив эшли. Әдипнең сайланма публицистикасы 2002 елда Казанда русча нәшер ителгән «Гнездо кукушки» исемле җыентыгында туплана.

Язучы бу елларда публицистикадан тыш сәнгатьле проза жанрында да актив эшли. Ул – «Абитуриенты», «Рассказы и стихи», «Летная книжка», «Мустафа», «Вынужденная посадка», «Гергри» исемле хикәя һәм повестьлары тупланган җыентыклар һәм «Размышления» дигән афоризмнар китабы авторы.

Л.Закир – 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Абитуриенты: рассказы. – Казань: Таң-Заря, 1993. – 90 с. – 1000 экз.

Рассказы и стихи. – Казань: Таң-Заря, 1994. – 87 с. – 500 экз.

Мустафа: повести и рассказы. – Казань: Таң-Заря, 1995. – 226 с. – 500 экз.

Летная книжка: повесть. – Казань: Таң-Заря, 1994. – 51 с. – 1000 экз.

Вынужденная посадка: повесть. – Казань: Таң-Заря, 1994. – 64 с. – 500 экз.

Гергри: повесть. – Наб. Челны: Аргамак, 1994. – 200 с. – 1000 экз.

Размышления. – Казань: Таң-Заря, 1994. – 40 с. – 2000 экз.

Гнездо кукушки: публицистика. – Казань: Мастер-Лайн, 2002. – 400 с. – 1000 экз.

Гнездо кукушки: публицистика. – Казань: Дом печати, 2003. – 437 с. – 1000 экз.

Гнездо кукушки: публицистика. – Казань: Дом печати, 2004. – 465 с. – 1000 экз.

Вершина айсберга: повести, рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2008. – 303 с. – 1000 экз.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

З а к и р Л. Мин ничек террорчы булдым // Шәһри Казан. – 2002. – 19 июль.

Н у р г а л и е в а Р. «Кәккүк оясы»нда ниләр бар? // Шәһри Казан. – 2003. – 21 гыйнв.

Ә х м ә т җ а н о в М. Ялкынлы публицистның «утлы күмер»ләре // Шәһри Казан. – 2003. – 21 нояб.

Г а л и В. Кинәт кабынган йолдыз // Нократ. – 2003. – 13 сент.

* * *

Г а л и В. Зажглась ярким светом звезда // Вятка. – 2003. – 30 авг.


Язучылар