Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мәхмүдов Әмир

Әдәбият галиме, шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Әмир Гобәйдулла улы Мәхмүдов 1947 елның 28 июнендә Башкортстанның Әлшәй районы Әбдрәшит дигән татар авылында дөньяга килә. Туган авылында – сигезьеллык, район үзәге Раевкада урта мәктәпне тәмамлагач, 1965–1969 елларда Башкортстанның Бөре шәһәрендәге педагогия институтының рус филологиясе бүлегендә белем ала. Институтта укыганда, студентларның «Яшьлек» исемле әдәби иҗат түгәрәген җитәкли, Уфадан килгән күренекле язучылар белән очрашулар оештыра.

          Н.Нәҗми, Г.Әмири, Ә.Атнабаев, Р.Сафин, М.Кәримов кебек зур язучылар белән якыннан аралашу әдәби-эстетик карашларының төпле нигездә формалашуына ярдәм итә.

          1969 елның көзендә Ә.Мәхмүдов конкурс тәртибендә Мәскәүнең Н.К.Крупская исемендәге педагогия институтының эстетика һәм эстетик тәрбия факультеты каршындагы аспирантурага кабул ителә. Ләкин шул ук елның ноябрь аенда аны армиягә алалар. 1970 елда гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, Ә.Мәхмүдов аспирантурада укуын дәвам иттерә һәм Муса Җәлил иҗатының идея-эстетик үзенчәлекләре турында фәнни хезмәтен язып тәмамлый (кандидатлык диссертациясен ул соңрак – 1980 елда Казанда яклый).

          Аспирантурада уку елларында Ә.Мәхмүдов, диссертация язу белән бергә, иҗат эше белән дә шөгыльләнә – шигырьләр, мәкаләләр яза. Аның шигырьләре Башкортстан һәм Татарстан көндәлек матбугат битләрендә әледән-әле күренә тора, М.Җәлил иҗатына, татар-башкорт язучыларыннан М.Кәрим, С.Хәким, Г.Ахунов, И.Юзеев, Р.Мостафин, Ә.Хәкимов, рус шагыйрьләреннән Л.Мартынов, К.Симонов, Е.Евтушенко иҗатларына багышланган мәкаләләре һәм әдәби процесска караган башка язмалары «Советская Россия», «Литературная Россия», «Литературная газета» кебек газеталарда басыла, «Шәрекъ йолдызы», «Сибирские огни», «Смена», «Звезда Востока» журналларында дөнья күрә.

          Ә.Мәхмүдов, аспирантураны тәмамлап Казанга кайткач, берникадәр вакыт «Татарстан коммунисты» журналы редакциясендә һәм телевидениедә, 1975–1981 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының иҗтимагый фикер тарихы бүлегендә фәнни хезмәткәр булып эшли. 1980 елда яшь галимнең рус телендә Муса Җәлилнең эстетик карашларын, эстетик идеалын анализлауга багышланган монографиясе («Эстетический идеал в творчестве Мусы Джалиля») басылып чыга. Китап республика һәм үзәк газета-журналларында уңай бәяләнә, «Известия», «Литературная Россия», «Вечерняя Казань» һ.б. газеталарда китап турында фәнни анализга корылган җитди рецензияләр басыла.

          Институтта эшләү дәверендә Ә.Мәхмүдов «ХIХ гасыр ахыры – ХХ йөз башында татар халкының алдынгы эстетик карашлары» исемле фәнни хезмәтен язып тәмамлый. Хезмәт, шактый вакыт узганнан соң, 1989 елда «Торжество прекрасного» исеме белән Татарстан китап нәшриятында басылып чыга. Тагын да соңрак, 1999 елның язында, шул хезмәт-монография нигезендә Ә.Мәхмүдов Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гыйльми советы каршында докторлык диссертациясе яклап, филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә ала.

          1981 елда Ә.Мәхмүдов Казан дәүләт педагогия институтының татар әдәбияты кафедрасына укытучы булып күчә. 1985 елда доцент дәрәҗәсе ала. Студентларга әдәбият фәне һәм эстетикадан лекцияләр уку вазифасыннан тыш ул студентларның «Илһам» исемле әдәби иҗат берләшмәсенә җитәкчелек итә, кызыклы фәнни диспутлар, әдәбият-сәнгать кичәләре, күренекле язучылар белән очрашулар оештыру чараларына якыннан торып катнаша, гомумән, студентларның эстетик зәвыгын үстерү өчен көч-куәтен һәм вакытын кызганмый.

          Шигърият өлкәсенә килгәндә, Ә.Мәхмүдовның беренче шигырьләре әле мәктәптә укыганда ук Әлшәй район газетасында басыла башлый. Тугызынчы сыйныфта чагында «Башкортстан пионеры» газетасы оештырган яшь каләмнәр конкурсында аның шигырьләре беренче урынны яулый.

          Шул вакытлардан бирле ул шигъри әсәрләре белән Башкортстан һәм Татарстанның республика матбугатында, соңга таба русча тәрҗемәдә үзәктәге газета-журналларда даими басыла килә. 1983 елда С.Хәким язган кереш сүз белән «Матурлык тантанасы» исемле беренче шигъри җыентыгы, тагын дүрт елдан «Мәңгелек моң» дигән икенче китабы дөнья күрә. Үз вакытында китапларның икесе турында да көндәлек матбугат битләрендә уңай фикерле рецензияләр чыга.

          Башлангыч иҗат чорында Ә.Мәхмүдовка Дәрдемәнд, Һ.Такташ, М.Кәрим, Н.Нәҗми, Ш.Анак, Е.Евтушенко кебек шагыйрьләрнең тәэсире көчле була. Иҗатында ара-тирә модернистик шигырьләр очравын да ул шуның белән аңлата.

          Узган гасырның туксанынчы елларында Ә.Мәхмүдовның – актив җәмәгать эшлеклесе һәм принципиаль карашлы көрәшче, сәясәтче сыйфатларына ия булуы ачыклана. Татарстанда мөстәкыйльлек һәм милли дәүләтчелек өчен көрәш җәелгән чорда ул, милли азатлык хәрәкәтенең радикал лидерларыннан берсе буларак, үзенең публицистик мәкаләләре, митинглардагы кайнар чыгышлары белән милли рухлы киң җәмәгатьчелек алдында зур абруй казана. 1990 елның ахырыннан алып 1998 елга кадәр Ә.Мәхмүдов Татарстанның мөстәкыйльлеген саклау һәм гамәлгә ашыру максаты белән оештырылган «Суверенитет» комитетын җитәкли һәм аның татар, рус телләрендә нәшер ителгән матбугат басмалары – «Суверенитет», «Независимость» («Бәйсезлек»), «Коммерсант Татарстана» газеталары, «Бәйсез Ватан» журналы аша Татарстан халкының үзаңын уяту вә тәрбияләү юнәлешендә шактый игелекле һәм нәтиҗәле эшләр башкара.

          Ә.Мәхмүдов – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Матурлык тантанасы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 79 б. – 4200 д.

Мәңгелек моң: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 87 б. – 1800 д.

Әмир иле мең шигырь. – Казан: Идел-Пресс, 2007. – 575 б. – 1000 д.

* * *

Эстетический идеал в творчестве Мусы Джалиля: монография. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1980. – 109 с. – 10000 экз.

Торжество прекрасного: монография. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1989. – 158 с. – 3000 экз.

Линии соприкосновения: литературно-критические статьи. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. – 241 с. – 3000 экз.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

М о с т а ф и н Р. Камиллек һәм тирәнлек // Казан утлары. – 1981. – № 9. – 177–180 б.

Б а д ы й к о в Х. Хакыйкатькә тугрылык // Соц. Татарстан. – 1988. – 3 сент.

Х и с а м о в Н. Олы гамь белән // Н.Хисамов. Бәрәкәтле чишмәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 113–117 б.

С ә х а п о в Ә. Гүзәллеккә тугрылык // Ә.Сәхапов. Алтын тамырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 155–159 б.

Х а н з а ф а р о в Н. Эстетик мирасыбызга сәяхәт // Соц. Татарстан. – 1990. – 27 февр.

Г а д е л Ә. Урал бөркете // Татарстан хәбәрләре. – 2002. – № 43.

С а д ә Г. Сәламли йөгерек каләм // Мәгърифәт. – 2002. – 2 нояб.

* * *

М и ш и н Ю. Книга о бессмертии поэта // Известия. – 1981. – 12 сент.

К а ю м Ф. Когда книга сближает народы // Независимость. – 1993. – № 3. – С. 10.


Язучылар