Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мөлекев Сөләйман

Сөләйман Мифтах улы Мөлекев – сугыш алды елларында әдәбият мәйданына чыгып, газета-журнал битләрендә, күмәк җыентыкларда әдәби әсәрләре белән күренә башлаган, әмма сугыш фаҗигасе аркасында үз тавышларын ныклап ишеттерә алмыйча, гомерләре бик иртә өзелгән яшь каләм тибрәтүчеләрнең берсе. Ул 1920 елның 5 гыйнварында хәзерге Татарстан Республикасының Балтач районы Пыжмара авылында туып үсә. Җидееллык мәктәпне һәм Алабуга китапханә техникумындагы курсларны тәмамлаганнан соң, 1940 елга кадәр Татарстан авылларында китапханәче һәм укытучы булып эшли. 1940 елның февралендә гаскәри хезмәткә алына һәм Ватан сугышын Көнбатыш Украинада чик сакчысы булып каршылый. Сугышның беренче сәгатьләреннән үк ул алгы сызыкта була һәм 1941 елның сентябрендә Киев өчен барган сугышларның берсендә батырларча һәлак була.

Сөләйман Мөлекев авыл табигатенең гүзәллеген җырлаган һәм романтик яшьлекнең хис-тойгыларын гәүдәләндергән бер төркем лирик шигырьләре белән билгеле. Ул шигырьләрдән яшь шагыйрьнең образлы фикердәге зәвыгының шактый югары икәнлеген чамаларга мөмкин.

С.Мөлекевнең зур булмаган шигъри иҗатыннан аерым үрнәкләр сугыштан соң «Алар сафта» (1961), «Татар поэзиясе антологиясе» (1956), «Илең турында» (2000) исемле китапларда урын ала.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Сөләйман Мөлеков / төз. С.Шакир. Алар сафта. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 254–255 б.

Ш а к и р С. Егет эзсез югалмады // Татарстан яшьләре. – 1961. – 23 апр.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин