Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Кәлимуллин Илгиз

Шагыйрь Илгиз Нурулла улы Кәлимуллин 1929 елның 20 мартында Татарстанның Апас районы Болын-Балыкчы авылында эшче гаиләсендә туа.

Илгиз Кәлимуллин балачактан ук каты авыруга дучар булып, аяклары йөрмәс була. Шулай булуга карамастан ул читтән торып Казандагы урта мәктәпне тәмамлый (1948), аннан соң да белем дәрәҗәсен һәм табигый сәләтен даими үстерә.

И.Кәлимуллин рус телендә яза. Аның беренче иҗат тәҗрибәләре – шигырьләре – узган гасырның илленче еллары башында Татарстанның яшьләр газетасы «Комсомолец Татарии» битләрендә, аннан соң үзәк матбугатта («Комсомольская правда» газетасында, «Смена», «Юность» журналларында һ.б.) басылып чыга. 1956 елны исә Татарстан китап нәшриятында «Сафта» («В строю») исемле тәүге җыентыгы дөнья күрә. 1959–1989 еллар арасында аның шигырьләре, поэмалары тупланган тагын унөч китабы басылып чыга. Шуларның берсе – татар теленә тәрҗемәдә.

И.Кәлимуллин поэзиясе иң беренче чиратта югары гражданлык пафосы белән аерылып тора. Ул үзенең шигырьләрендә туган илне, җирне, табигатьне олылый, үз замандашларының фидакарь эшләре, патриотик уй-хисләре, идеаллары турында горурланып яза, өлкән буыннардан – В.Корчагин, А.Матросов, М.Җәлилләрдән килгән ватандарлык традицияләрен дәвам иттереп, заман төзелешләрендә илһамланып эшләүче яшьләргә дан җырлый, аларның омтылышлы тормышын, ашкынулы мәхәббәтләрен, хезмәт героикасын романтик күтәренкелек белән гәүдәләндерергә омтыла. Шагыйрьнең иң уңышлы поэтик әсәрләре аның 1979 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Стихи и поэмы» исемле җыентыгында урын ала. 1977 елда шагыйрьнең татар теленә тәрҗемәдә «Җиргә мәдхия» исемле аерым китабы да басылып чыга. Шулай ук ул үзе дә татар шагыйрьләрен рус теленә тәрҗемә итү өлкәсендә тырышып эшли.

Матур әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен һәм илле яшь тулу уңае белән И.Кәлимуллин 1979 елда «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Ул 1989 елның 1 июлендә Казанда вафат була.

И.Кәлимуллин – 1957 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар