Балалар язучысы һәм мәгариф эшлеклесе Госман Фәтхулла улы Бакиров 1896 елның 12 мартында хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы Югары Курса авылында урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Җиде яшендә аны туган авылындагы җәдит мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Күренекле татар мәгърифәтчесе Габденнасыйр Курсави (1776–1812) салдырган һәм тирә-якта алдынгы уку йортларыннан саналган бу сигезьеллык мәдрәсәне тәмамлагач, уналты яшьлек Госман үзенең мөгаллимлек хезмәтен башлап җибәрә: башта күршедәге Симет, аннары Сарай Чокырча авылларында өч ел буе башлангыч мәктәптә балалар укыта. 1915 елда аны солдат хезмәтенә алып, фронтка – ут эченә озаталар. Ул Украинада Австрия-Венгрия гаскәрләренә каршы сугышларда, аерым алганда, Тернополь шәһәрен азат итүдә катнаша, ләкин 1916 елда, үзе хезмәт иткән хәрби берәмлек белән чолганышта калып, дошман кулына әсир төшә һәм 1918 елга кадәр Австриядәге Дебрецен шәһәрендә хәрби тоткын булып яши.
Ватанына кире әйләнеп кайткач, инде большевиклар хакимияте тудырган яңа шартларда, Г.Бакиров яңадан үзенең яраткан эшен – укытучылык хезмәтен дәвам иттерә: 1918–1922 елларда Сарай Чокырча һәм туган авылы Югары Курсада яңача үзгәртеп корылган совет мәктәпләрендә укыта. Ләкин яңача укыту өчен элекке мөгаллимлек тәҗрибәсе генә җитмәвен сизеп, белемен арттыру нияте белән ул 1923 елда Казанга килә һәм Г.Тукай исемендәге балалар йортына укытучы-тәрбияче булып эшкә урнаша, бер үк вакытта кичке Җир төзү техникумында укый. Шул елларда ул ныклап торып әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый, балалар өчен тәрбияви характердагы хикәяләрен яза, Казанда пионерлар оешмасы төзү һәм аларның матбугат басмасы «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасын оештыру эшләрендә якыннан катнаша, шул газета битләрендә үзенең беренче хикәяләрен, очеркларын, мәкаләләрен бастыра.
1924 елда Г.Бакиров Көнчыгыш педагогия институтының кичке бүлегендә укый башлый. 1927–1929 елларда Татарстан Мәгариф комиссариатында инспектор, ә 1929 елдан 1935 елга кадәр «Мәгариф» журналының җаваплы сәркәтибе булып эшли. Бу елларда аның журналистик һәм әдәби иҗат эше дә бермә-бер активлаша: балалар сәхнәсе өчен «Беренче җиңү» (1928), «Яшәсен яшьләр» (1934), «Безнең рапорт» (1935), «Сафа балалары» (1936) исемле пьесалары языла, «Урак өсте» (1930) дигән хикәяләр җыентыгы басылып чыга, көндәлек матбугатта мәктәп һәм педагогикага кагылышлы дистәләрчә очерклары, мәкаләләре дөнья күрә; Татарстан дәүләт нәшриятында дәреслек китаплары һәм методик кулланмаларның кулъязмаларын басмага әзерләүдә якыннан катнаша.
1942 елда Г.Бакиров үзе теләп фронтка китә, башта орудие командиры сыйфатында, аннары «Ватан намусы өчен» исемле фронт газетасының хәбәрчесе буларак, сугышның ахырынача алгы сызыкта була. Украина, Польша, Чехословакия җирләрен, шул җөмләдән үз гомерендә икенче тапкыр (Беренче бөтендөнья сугышы вакытында һәм хәзер бу сугышта) Украинадагы Тернополь шәһәрен азат итүдә, Берлинны алу операцияләрендә катнаша; сугыш кырында күрсәткән батырлыклары һәм хәрби хезмәт нәтиҗәләре өчен Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан соң Г.Бакиров – яңадан Татарстан китап нәшриятында: 1945 елдан алып 1956 елга хәтле нәшриятның дәреслекләр бастыру редакциясенә мөдирлек итә. Әдәби иҗаты да тематик яктан баеп, сәнгатьчәлек юнәлешендә үсә бара. Аның «Партизан малай» (1952), «Классташлар» (1954), «Укытучым» (1963), «Утлы тегермән» (1965), «Бормалы юллар» (1982) повестьлары , «Мыеклы бикә», «Кадерле бүләк» кебек мәктәпкәчә яшьтәге балаларга адресланган китаплары сугыштан соңгы татар балалар әдәбияты хәзинәсендә лаеклы урын алып тора.
Госман Бакиров гомеренең соңгы көннәренә кадәр (ул 1982 елның 12 мартында Казанда вафат була) актив иҗат итә һәм җәмәгать тормышы белән яши. 1966 елда, җитмеш яше тулу уңае белән, аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
Г.Бакиров – 1955 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.