Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ясәви Әхмәд

Әхмәд Ясәви (Хуҗа Әхмәд, Кол Әхмәд) XI гасырның икенче яртысында Яса (Яссый) дигән төбәктә туа.Азия төрки шагыйре Әхмәд Ясәви 1105–1166 елларда Бохара һәм Төркестан шәһәрендә яшәп иҗат итә. Төрки халыклар арасында Алла гыйшкына мәдхия җырлаган суфи шагыйрьләрнең иң танылганы. Әсәре безнең якларда басмадан элек тә кулъязма нөсхәләрдә тарала. Бездәге суфи шагыйрьләргә (М.Колый, Һ.Салихов, Ш.Зәки һ.б.) көчле йогынты ясый. «Диване хикмәт» («Хикмәтләр тупланмасы») исемле шигырьләр җыентыгы Ә.Ясәвинең 149 хикмәте керә. «Диван»ның беренче басмасы 1877.1878 елларда Казанда басыла. 1887, 1893, 1896 һәм 1904 елларда кабат басмалары чыга. Китапның басма күләме 125–177 битләр чамасы.

Әхмәд Ясәви 1166 елда вафат була.

 ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Диване хикмәт. – Казан (?), 1878.

 ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Татар поэзиясе антологиясе. 2 китапта: 1 китап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 51–53 б.

Бакырган китабы: XII–XVIII йөз төрки-татар шагыйрьләре әсәрләре / текстны әзерләүче, искәрмәләр авт. Ф.Яхин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 21–27 б.

Я х и н Ф. Мистик шагыйрь Әхмәт Ясәви // Ф.Яхин. Урта гасырлар әдәбияты. – Казан: Раннур, 2003. – 45–96 б.


Язучылар