Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хәйруллин Хәниф

(1931–1998)

Хәниф Гыйздулла улы Хәйруллин 1931 елның 12 сентябрендә Татарстанның Сарман районы Сарман авылында туа. 1950 елда туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, бер ел шул ук районның Азалак авылында укыта. 1951–1956 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аннары утыз елга якын район газеталарында (Сарманда – «Югары уңыш өчен», «Ленинчы», Буада – «Байрак») хатлар бүлеге мөдире, редактор һәм җаваплы секретарь вазифаларын башкара. Х.Хәйруллин – әдәбиятка журналистикадан килгән язучы. Аның беренче очерклары, колхоз авылы тормышының төрле мәсьәләләренә багышланган публицистик мәкаләләре көндәлек матбугатта илленче елларда күренә башлый. Озак вакытлар авыл мохитендә яшәү һәм газета редакциясендә эшләү аңа колхоз тормышы, хезмәт кешеләре, аларның эш-гамәлләре, борчу-шатлыклары, уй-хыяллары белән якыннан танышырга мөмкинлек бирә. Бер үк вакытта ул туган төбәгенең революцион үткәнен, Гражданнар сугышы һәм колхозлашу чорында анда барган социаль үзгәрешләрне, катлаулы вакыйгаларны җентекләп өйрәнә. Шул конкрет тормыш материалы нигезендә X.Хәйруллин алтмышынчы еллар дәвамында документаль повесть характерындагы «Бакыр базының серләре», «Алмаз ихтыяр», «Канлы еллар, авыр еллар», «Хуҗида үскән батыр» кебек очеркларын һәм балалар өчен «Тылсымлы таяк табышы» исемле маҗаралы повестен иҗат итә.

Шулай да X.Хәйруллинны язучы итеп таныткан әсәр – «Канатлар талмасын» повесте, бу әсәрне укучылар да, әдәби тәнкыйть тә авторның җитди уңышы итеп кабул итәләр. Әсәрдә автор алтмышынчы еллар колхоз тормышында барган үзгәрешләр, яңалыклар җирлегендә хуҗалык белән идарә итү, җитәкче кешенең (колхоз председателенең) хезмәтне яңача оештырудагы роле кебек актуаль мәсьәләләрне күтәрә, бу өлкәдәге уңышлы яклар белән бергә кимчелекле моментларны күрсәтә һәм заман өчен характерлы булган каршылыкларны ача.

X.Хәйруллин шулай ук авыл тормышына багышланган һәм кеше характерын әхлак нормалары күзлегеннән, фәлсәфи-психологик планда ачарга тырышкан «Картлык – кемгә шатлык…» исемле повесть авторы буларак та укучыларга билгеле.

Язучы 1998 елның 25 июнендә вафат була.

Х.Хәйруллин – 1974 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Канлы еллар, авыр юллар: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 114 б. – 4000 д.

Хуҗида үскән батыр: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 128 б. – 3000 д.

Канатлар талмасын: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 223 б. – 13000 д.

Фатыйманың бәхете: докум. повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 88 б. – 5000 д.

Картлык – кемгә шатлык…: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 1000 б. – 15000 д.

Повестьлар / кереш сүз авт. Ф.Мусин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 386 б. – 10000 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Х ә б и б у л л и н М. Канатлар гына талмасын // Татарстан яшьләре. – 1973. – 30 окт.

С а р ь я н X. Беренче лауреатлар // Соц. Татарстан. – 1974. – 13 февр.

Г ы й з з ә т у л л и н Р. Илһам чыганагы – тормыш // Татарстан яшьләре. – 1978. – 9 февр.

Г а б и д и Ә. Канатлар талмасын // Татарстан яшьләре. – 1981. – 17 сент.

Г а н и е в а Ф. Хәниф Хәйруллинга 50 яшь // Казан утлары. – 1981. – № 9. – 188–189 б.

* * *

П е т р о в А. Писатели – лауреаты колхоза // Сов. Татария. – 1974. – 12 февр.

Язучылар