АВТОРДАН КЕРЕШ СҮЗ
Мин бер яңалык та ачмам, мөгаен. Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы елларның тылдагы авырлыгы, шул авырлыкны үз җилкәсендә татыган татар хатын-кызларының язмышы турында татар әдәбиятында язылмады түгел. Кайберәүләр, бәлки, әлеге чор тулы фаҗигаләргә гаҗәпләнүдән дә туктагандыр. Тик һәрбер язмыш үзенчә, кабатланмас. Бүген якты дөнья белән саубуллашып бетә язган буын тарихы белән танышканда, кеше психологиясенең сугыш ачып җибәргән саф, самими яклары белән бергә, хөсетлек, шәфкатьсезлек, азгынлык кебек сыйфатларның күплеген күреп шаккатасың. Алар бит дошманнарга карата түгел, үзенекеләргә карата күрсәтелгән: илдәшеңә, авылдашыңа, милләттәшеңә һәм, ниһаять, туганыңа, хәтта балаңа. Андыйларга каршы торырдай сабырлык, миһербанлылык, рәхим-шәфкать хисләре халкыбыз күңелендә гел табылып торган, шөкер. (далее…)
Халык. Халык шактый җыелган иде. Әхтәм уйлаганча, дөресрәге, Әхтәм теләгәнчә үк булмаса да, шактый. Әнә, койма тирәсендәге агач күләгәсендә төркем-төркем авыл кешеләре җыелып тора. Әнә, Гафиятнең йорты каршында туктаган автобус күләгәсенә Казаннан кайткан сәнгать әһелләре чүмәшкән. Шунда ук ишекләрен ачып куйган берничә җиңел машина да бар. Әхтәмгә, мөгаен, аларга кушылырга кирәктер инде. Тик… ул тирәдәге беркемне дә күрәсе, сөйләшәсе килми. Аларның нәрсә сөйләгәннәрен болай да чамалый. Һәркем Гафият белән никадәр якын булуын, аның аңа биргән бәясен күпертеп-күпертеп сөйлидер. Гадәттә, танылган шәхесне озатканда шулай була. «Ул миңа болай диде…», «Ул мине югары бәяләде», «Без аның белән…» (далее…)
Янып китә алмый пыскып кына яткан чи утыннан иске агач өйнең караңгы бүлмәсенә борыннарны әчеттереп төтен исе таралды. Гомер-гомергә өйнең җаны булган мичтәге учак аша күңелләргә дә үрләүче, өй һәм гаилә рәхәте, тәмле сый вәгъдә итүче ис түгел иде бу. Әйтерсең лә өйнең бүрәнәләре мәрткә киткән дә, синең яккан учагыңа да, хуҗаның әле чыра, әле кәгазь артыннан өйалды белән мич арасында дөп-дөп басып атлап йөрүенә дә исе китми. Ир исә көндәлек эш булган учакны һаман тергезә алмавына үртәлә, үзалдына ямьсез итеп сүгенеп куя, вакыт-вакыт утын пүләннәрен типкәләп ала иде. (далее…)
Бүлмә кысан иде.
Күкрәк тутырып сулыш алсаң, бушлык калдырмыйча, дүрт як диварга терәлерсең кебек. Җилкәләр түшәмне ышкып тора. Сыңар тәрәзә өсте-өстенә бизәлеп, чуарланып,челтәрләнеп беткән. Аның аркылы сүрән генә яктылык сирпелә.
Шәкерт акшарланган дивардагы уемтыктан уймак кадәр пыяла савыт чыгарды. Көнгә таба борылып, каш турысына күтәрде. Төбәлеп бакты.
Риваяти Фәрһаднең йөрәк суты сыман кырмызы буяу! (далее…)
– Йөз сум акча биреп тор әле!
Энгель агай салам түбәсе бер якка авышкан абзар кыегына космос аша телевизор карый торган тәлинкә кагып маташа иде, күрше малаеның гозерен ишетмәмешкә сабышты, үтеп китәр дип уйлады. Ләкин гозерле Ирис ашыкмады. (далее…)