Шагыйрь һәм прозаик Нияз Акмал (Нияз Рәшит улы Акмалов) 1954 елның 14 февралендә Татарстанның Сарман районы Каташ-Каран авылында укытучылар гаиләсендә туа. Нияз башлангыч мәктәптә укыганда ук каләм тибрәтә башлый, аның беренче шигырьләре район газетасында, алтмышынчы еллар уртасыннан республиканың үзәк матбугатында – «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында, «Ялкын» журналында һәм яшь язучыларның күмәк җыентыкларында басылып чыга. Ул шулай ук повесть, поэма кебек катлаулырак жанрларда да каләмен сынап карый, бер үк вакытта район газетасының иң актив язышкан хәбәрчеләреннән берсе булып таныла.
1971 елда туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, Н.Акмал Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга килә. Студент елларында Казанның әдәби тормышына актив кушылып, шигырьләре, хикәяләре, публицистик язмалары белән «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газеталарында, «Идел» альманахында, «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналында даими катнашып килә.
1976 елда университетны тәмамлагач, Н.Акмал берникадәр вакыт Балык Бистәсе район радиосында җирле тапшырулар мөхәррире булып эшли. 1976 елның көзендә Татарстан Язучылар берлеге оештырган яшь иҗатчылар семинарында аның шигырьләре һәм хикәяләре уңай бәя ала, һәм иҗат мөмкинлекләрен киңәйтү максатыннан, өлкән әдипләр аңа Казанга күчеп килергә киңәш итәләр. Нәтиҗәдә 1977 елның көзеннән Н.Акмал Казан шәһәрендә төпләнеп яши. Ул әүвәл Татарстан китап сөючеләр җәмгыятендә инструктор-методист булып эшли. 1979 елда «Яшь ленинчы» газетасына эшкә күчә.
1986 елда Н.Акмалның лирик һәм публицистик шигырьләре тупланган «Учак» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы басылып чыга.
1987 елның декабреннән Н.Акмал «Казан утлары» журналының проза бүлеге мөхәррире хезмәтендә. Бик күп татар язучыларының проза әсәрләре, шул җөмләдән Әмирхан Еникинең атаклы «Соңгы китабы», Мөхәммәт Мәһдиевнең «Бәхилләшү», «Ачы тәҗрибә авазы» повестьлары укучыларга беренче тапкыр журнал басмасында Н.Акмалның турыдан-туры катнашы белән барып ирешәләр. Танылган каләм осталарының иҗаты белән якыннан танышу, иҗат эшенең серләренә тирәнрәк керү яшь әдипнең үз иҗатына да уңай йогынты ясый. 1988 елда Татарстан китап нәшриятында аның балалар өчен язылган «Серле кайтаваз» исемле фантастик, «Үз урамым» һәм «Тәнзиләкәй-гөлкәй» исемле реалистик-лирик повестьлары тупланган «Үз урамым» җыентыгы басылып чыга. Җыентык Татарстан Милли китапханәсе ел саен уздыра торган конкурста «Иң күп укылышлы китаплар» исемлегендә урын ала.
Проза һәм шигърият жанрында берьюлы эшләп, журналистикадан аерылмаган хәлдә, Н.Акмал 1989 елда «Килер бер көн» исемле шигырьләр җыентыгы, 1991 елда «Күгәрчен сөте» исемле проза китабы, 1999 елда «Бохара мачысы» исемле детектив сюжетлы повесть һәм кыйссалар җыентыгы бастырып чыгара.
Нияз Акмал 19911994 елларда «Татарстан хәбәрләре» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли, 1995 елдан ул «Мәдәни җомга» газетасының әдәбият бүлеген җитәкли, татар әдәбиятын үстерүгә, татар әдипләренең иҗатын, әдәби мирасны халыкка җиткерү эшенә үзеннән өлеш кертә. «Мәдәни җомга» газетасында ул шулай ук юмор-сатира сәхифәсен алып бара, тәрҗемә өлкәсендә дә тәҗрибәләр ясый.
Н.Акмалның күп кенә лирик шигырьләренә («Тәрәзәңдә утың бар», «Күзләремнең төсе үзгәрмәде», «Казан каласында кар ява», «Соңгы кар», «Яшьлек болыны» һ.б.) композиторлар тарафыннан музыка языла.
Ул 2007 елның 11 августында вафат була, туган авылы Каташ-Каран авылында җирләнә.
Н.Акмал – 1988 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.