Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гыймранова Дания

Театр белгече һәм тәнкыйтьчесе Дания Әхәт кызы Гыймранова 1937 елның 23 октябрендә Казан шәһәрендә туа. 1962 елда Мәскәүдә А.В.Луначарский исемендәге Театр сәнгате дәүләт институтының (ГИТИС) театр белгечлеге факультетын тәмамлап Казанга кайткач, ике ел Татарстан радиосында режиссер булып эшли, аннары, фәнни максатларны күздә тотып, 1964 елда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына эшкә күчә. Анда әүвәл фольклор, аннары сәнгать бүлегендә лаборант вазифаларын башкара, бер үк вакытта читтән торып укып театр белгечлеге буенча аспирантура тәмамлый һәм, диссертация яклап, сәнгать бүлегендә фәнни хезмәткәр, 1992 елдан өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли.

Д.Гыймранова, татар театр сәнгатен өйрәнүче белгеч буларак, институт планындагы Мәскәү татар эшче театры, «Татар театрының елъязмасы», «Революциягә кадәрге татар театрында актерлык сәнгате», «Республикада колхоз-совхоз театрлары тарихы» кебек темаларга гыйльми хезмәтләр язуда катнаша, көндәлек матбугат битләрендә, аерым җыентыкларда, энциклопедик басмаларда дистәләгән фәнни хезмәтләрен, фәнни-популяр жанрдагы язмаларын бастыра. Д.Гыймранова – аерым басма рәвешендә дөнья күргән «Гөлсем Болгарская» (1981) һәм «Габдулла Шамуков» (1985) исемле монографияләр авторы. Ул шулай ук Татарстан радиосында һәм телевидениесендә яңгыраган һәм тамашага куелган күпсанлы тапшыруларның авторы, режиссеры һәм алып баручысы буларак та билгеле.

Дания Гыймранова, гомумән, республикадагы барлык татар театрлары (Казан, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама) белән иҗади элемтәдә торып, аларның репертуарлары, иҗат эшчәнлекләре турында матбугатта тирән эчтәлекле мәкаләләре белән чыгышлар ясавын дәвам итә. Театр сәнгатен өйрәнү өлкәсендәге фидакарь хезмәте өчен аңа 1997 елда «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

Ул 2014 елның 29 октябрендә Казан шәһәрендә вафат була. Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнгән.

Д.Гыймранова – 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Гөлсем Болгарская: иҗат портреты. ­– Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 103 б. – 2000 д.

Габдулла Шамуков: иҗат портреты. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 140 б. – 3000 д.

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 279 б. – 2000 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Дуслар җыелган җирдә: Ф.Әхмәтов, Н.Ихсани, Т.Миңнуллин һәм башкаларның фикер-бәяләмәләре // Шәһри Казан. – 1997. – 19 дек.

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин