Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әмирханова Лиана

Татар шигъриятенең яшь буын вәкиле Лиана Рәсим кызы Әмирханова 1980 елның 11 мартында Казан шәһәрендә туа. Казанның 72 нче номерлы немец телле мәктәбен тәмамлагач, 1997 елда Казан дәүләт педагогия университетының чит телләр факультетына укырга керә. 2001–2002 елларда укуын стажировка тәртибендә Алманиядә дәвам итә. Хәзерге вакытта Л.Әмирханова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Яшьләр һәм спорт эшләре министрлыгында әйдәп баручы белгеч булып эшли.
Лиананың әдәби сәләте бала чагыннан ук ачыла, сигез-тугыз яшьләрендә инде аның исеме балалар матбугаты битләрендә күренә башлый, туксанынчы елларда «Салават күпере» журналы һәм «Сабантуй» газетасы һәм башка матбугат басмалары оештырган иҗади конкурсларда катнашып, беренче урыннарны яулый. Эчкерсез-ихлас, садә, милли моң чаткылары сизелеп торган шигырьләре «Ялкын», «Салават күпере», «Сабыйга», «Сөембикә» журналларында, «Сабантуй», «Мәгърифәт», «Татарстан яшьләре» газеталарында еш басыла, төрле нәшриятлар тарафыннан нәшер ителгән «Сабантуй» (1993), «Күгәрченем, син дә гөрлә» (1994), «Тургай» (1994–2002), «Сине сөйдем, гүзәлем» (2002), «Балалар бакчалары өчен җырлар» (2003), «Зонтик» (Төмән, 2006) кебек күмәк шигырь һәм җыр китапларына кертелә. 1998 елда «Мәгариф» нәшрияты инглиз телендә чыгарган «Tatar Literature today» («Татар әдәбияты бүген») җыентыгына да яшь каләмнең шигъри иҗатыннан үрнәкләр урнаштырыла. «Күңелемдә гел изгелек» дигән шигырьләр циклы өчен шагыйрә 1995 елда Башкортстанның Ф.Кәрим исемендәге әдәби бүләккә лаек була.
Л.Әмирханованың өч дистәдән артык шигыре үзешчән һәм профессиональ композиторлар тарафыннан көйгә салына. Аның «Чулпы җыры», «Изге сүз» (И.Сафин музыкасы), «Үсәсем килә» (М.Имашев музыкасы), «Бабамның медальләре» (Т.Вәлиев музыкасы), «Изге җирем, бөек Болгарым» (Г.Сабирова музыкасы) кебек җырлары балалар башкаруында Татарстан радиосы фондында саклана.
Туксанынчы елларда Л.Әмирханова Татарстан радиосы белән тыгыз хезмәттәшлектә балалар өчен радиодан тапшырулар алып бара, яшүсмерләргә багышланган күп кенә радиотапшыру программаларын төзүче буларак та үзенең оештыру сәләтен күрсәтә.
Л.Әмирханова – ике китап авторы. Иҗат өчен аңа киң мәйдан ачылган, татар шигърияте аңардан әле зур әдәби казанышлар өмет итә.
Л.Әмирханова – 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар