Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сафин Гыймран

Гыймран Вәлиәхмәт улы Сафин 1943 елның 23 октябрендә Татарстанның Тукай районы Мус-Завод авылында крәстиян гаиләсендә дөньяга килә.

Г.Сафин 1962–1963 елларда үз авылларында слесарь булып эшли, Казанга килеп, заводка токарь булып урнаша, Казан авиация институтында белем алып, аны 1969 елда тәмамлый. 1969 елдан ул Ижауда радиозаводта инженер булып хезмәт итә.

Удмуртия татарларының милли бәйсезлек көрәше дулкынында барлыкка килгән «Яңарыш» газетасы нәшер ителә башлаган туксанынчы елларда аның көн кадагына суккан проблемалы публицистик мәкаләләре күренә башлый. Күп тә үтми, укучыларга шигъри әсәрләре тәкъдим ителә.

Аларда туган як табигате, халкыбызның үткән һәм бүгенге язмышы турындагы борчылу-уйланулары, яшәү турындагы уй-фикерләре урын ала.

Авторның шигырьләренә көйләр дә языла. Ул поэмалар жанрында да каләмен сынап карый.

Г.Сафин – 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Язлар көтә күңел: шигырьләр. – Ижау, 2003.

Гомер бер генә: шигырьләр. – Ижау, 2005.


Язучылар