Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Баттал Ринат

Шагыйрь һәм хикәяче Ринат Гыймазетдин улы Батталов (әдәби тәхәллүсе – Ринат Баттал) 1948 елның 17 июнендә Татарстанның Әгерҗе районы Ырыс авылында колхозчы гаиләсендә туа. Удмуртиянең Алнаш районы Гөлширмә авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, армия хезмәтендә булып кайта. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында, соңрак Ижевск университетында һөнәри белем ала. Хезмәт шөгыльләре: тракторчы, почтальон, авыл советы сәркәтибе, төбәк газетасында әдәби хезмәткәр, район оешмаларында инженер һәм профсоюз хезмәткәре. Мәктәптә уку елларында ук шигырьләр язгаласа да, әдәби иҗат эше белән чынлап торып шөгыльләнүе узган гасырның туксанынчы еллар урталарыннан башлана. Ул хәзер шигырьләре һәм хикәяләре тупланган өч китап авторы. 2002 елда басылып чыккан шигырьләр җыентыгы турында яшь каләмнең якташы, тәнкыйтьче Мансур Вәли-Барҗылы болай дип язган иде: «Ринат белән без туып үскән Иж буйлары, Әгерҗе яклары табигате белән генә түгел, кешеләре белән дә бик кызыклы, ә су басу, авыллар күченү белән бәйле хәлләр иҗат кешесе өчен бик күп фаҗигале вакыйгалар да китереп чыгарды. Ринат Батталның «Агымсуда – акчарлак» исемле китабында ул хис-тойгылар бик ачык чагыла».
Р.Баттал – 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар