Язучы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама (элекке Ширәмәт) районы Ташлык авылында туа. Сигез балалы ишле гаиләдә олы малай булганга, Разил бәләкәй чагыннан ук йорт тирәсендәге эшкә катнашып, ир-ат һөнәренә өйрәнеп үсә. Дәү әтисе аны балта тотарга, тегермән тартырга, яргыч ярырга өйрәтсә, җәйге каникул вакытларында ул шофер ярдәмчесе сыйфатында эшли, комбайнчы ярдәмчесе булып иген ура, кулына чалгы тотып, болында ирләр белән беррәттән печән чаба.
Башлангыч белемне туган авылында, сигезьеллыкны күрше авыллары Шәңгәлчедә алып, аннары 1965 елда яңа ачылган Түбән Кама урта мәктәбен тәмамлагач, Р.Вәлиев, Казанга килеп, ике ел университетның журналистика факультетында укый, аннары, Татарстан Язучылар берлеге тәкъдиме белән Мәскәүгә барып, М.Горький исемендәге Әдәбият институтында югары белем ала.
Укуын тәмамлап Казанга кайткач, Р.Вәлиев 1972–1981 елларда республика балалар журналы «Ялкын» редакциясендә башта әдәби хезмәткәр, аннары әдәби бүлек мөдире, соңыннан журналның җаваплы сәркятибе вазифаларын башкара. 1981–1984 елларда ул Чаллы Язучылар оешмасының җитәкчесе, 1984–1986 елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе урынбасары, 1986–2000 елларда исә Татарстан Республикасының Милли китапханә директоры хезмәтендә була.
Язучы буларак, Р.Вәлиев әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре – шигырьләре һәм журналистик язмалары узган гасырның алтмышынчы елларында район газетасында басылалар. Соңга таба аның шигъри әсәрләре республика газета-журналларында һәм үзәк матбугатта («Молодая гвардия», «Смена», «Новый мир» һ.б. журналларда), күмәк җыентыкларда («Беренче карлыгачлар», Казан, 1968) күренә башлый, 1971 елда исә Татарстан китап нәшриятында «Зәңгәр кабырчыклар» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы басылып чыга. Шуннан соңгы елларда янә егермеләп шигъри китабы – кече яшьтәге балалар өчен «Хыялый Мияубикә» (1976), «Без – кояш балалары» (1981), «Кайтаваз кайда яши?» (1994), лирик шигырьләре һәм җырлары тупланган «Яшен тамыры» (1977), «Ядкарь» (1987), «Бер алманы бишкә бүләек» (1992) җыентыклары, 1994 елда «Шигырь китапханәсе» сериясендә сайланма поэтик әсәрләрен үз эченә алган «Кышкы учак» исемле зур бертомлыгы, ә 1996 елда «Сүзләрдән дисбе», 2022 елда “Язмышым кайтавазы” исемле юбилей җыентыклары һ.б. дөнья күрә.
Р.Вәлиев – нигездә традицион метрика калыбындагы, җитди эчтәлекле, яшәү мәгънәсе һәм тормыш фәлсәфәсенә кагылышлы уй-фикерләр белән сугарылган романтик рухлы лирик поэзия тарафдары. Туган җир, аның күрке булган табигать, халык-милләт язмышы турында борчылулы фикер-тойгылар Р.Вәлиев шигъри иҗатының төп идея эчтәлеген тәшкил итә. Мәхәббәт һәм яшьлек темасы да шагыйрьнең иҗатында төп урыннарның берсен били. Аның традицион халык җырлары рухында язылган бик күп шигырьләре музыкага салынган һәм халык көйләренә җырланып йөри.
Узган гасырның җитмешенче елларының ахырларыннан башлап Р.Вәлиев проза һәм драматургия жанрларында да актив иҗат итә. «Эт кояшы» (1968) исемле язу стиле белән гаять үзенчәлекле беренче повестеннан соң ул «Яшисе килә» һәм тормышта үз юлыңны табу, заман яшьләре арасындагы мораль-әхлак мәсьәләләрен үзәккә алган «Иске сәгать дөрес йөри» дигән повестьларын, КамАЗ төзелеше белән бәйле вакыйгаларга нисбәтән «Мирас» романын тәмамлый, театр сәхнәләрендә уңыш белән барган «Әйдә барыйк, кызлар карыйк!», «И машина, машина, җитте минем башыма», «Куркыныч уен», «Мәңгелек иман» кебек комедия һәм драмаларын иҗат итә. Хәрби хезмәт вазифаларын башкарганда, менә-менә шартларга торган гранатаны үз гәүдәсе белән каплап, иптәшләрен үлемнән коткарып калган Рифкат Миргазизов истәлегенә багышланган «Яшисе килә» повесте һәм популяр җырлары өчен 1982 елда Р.Вәлиевкә М.Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясе бирелә.
Р.Вәлиевнең чәчмә әсәрләрендәге кеше образлары психологик планда тасвирлануы белән үзенчәлекле, әдипнең геройлары, аның үз сүзләре белән әйткәндә, «үз күңелләрендә, үз эчләрендә казыналар, тормыш мәгънәсен аңларга тырышалар, җәмгыятьтә, дөньяда үз урыннарын табарга омтылалар, шуның өчен көрәшәләр».
Аның әдәби тәрҗемә һәм публицистика өлкәсендәге иҗади эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Ул татар балалары арасында яратып укыла торган инглиз язучылары К.Дойльның «Баскервильләр эте» (1975) һәм Р.Киплингның «Маугли» (1980), француз язучысы А.Сент-Экзюперинең «Нәни принц» (1978) повестьларын, дөнья халыклары фольклорыннан өч йөздән артык әкият һәм төрле ил шагыйрьләре иҗатыннан күпсанлы шигырьләр тәрҗемә итә.
Р.Вәлиев – танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, оста оештыручы. Татарстан Республикасының Милли китапханәсе директоры булгач, бу китапханәне ул татар китабын туплап-өйрәнеп һәм пропагандалап тора торган гыйльми оешмага, мәдәният һәм мәгълүмат үзәгенә әверелдерде, аның дөньяның иң атаклы китапханәләре белән хезмәттәшлек итүенә, даими рәвештә үзара мәгълүматлар һәм матбугат басмалары алышып торуына киң юл ачты. 1990 елдан 2019 елга кадәр Р.Вәлиев Татарстан Республикасы парламенты депутаты, аның Президиум әгъзасы, Татарстан Дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр даими комиссиясе(соңрак-Комитеты) җитәкчесе була. Депутат буларак, халык мәнфәгатьләрен яклау, Татарстанның дәүләтчелеген ныгыту, татар теленең дәүләти дәрәҗәсен үстерү, абруен күтәрү юнәлешендә көрәш алып бара. Татарстанның авторитетлы вәкиле сыйфатында ул чит илләрдә – АКШ, Канада, Англия, Кытай, Төркия, Польша, Израиль, Испания, Мексика һ.б. мәмләкәтләрдә уздырылган фәнни-иҗади һәм мәдәни форумнарда катнаша. АКШның һәм Англиянең Биографик үзәкләре Р.Вәлиевне үзләренең идарә әгъзалары итеп сайлыйлар, дөньякүләм танылган «Кем ул кем?» дигән энциклопедиядә аның биографиясен бастырып чыгаралар, биш ел рәттән (1991–1995) аны дөньяның иң атаклы шәхесләре исемлегенә кертәләр. Ул «Планетада цивилизацияне, яшәешне һәм мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән хезмәтләре өчен» халыкара көмеш медаль белән бүләкләнә.
Р.Вәлиев – Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре (1990, 1997), Татарстан Фәннәр академиясенең һәм Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы (1997), Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары, Халыкара язучылар оешмасы ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге президенты, җитмештән артык шигырь, проза һәм тәрҗемә китаплары авторы, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
Р.Вәлиев – 1979 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.