Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әширов Идият

Идият Мокыйм улы Әширов 1947 елның 9 декабрендә Пермь өлкәсенең Барда районы Сөҗән авылында сигез балалы ишле гаиләдә дөньяга килә. Башлангыч белемне – туган авылында, урта белемне күрше Солтанай һәм Сараш мәктәпләрендә ала. 1967–1972 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.
Университетны тәмамлагач, туган якларына кайтып, Төнгүк авылы урта мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы, Яңавыл мәктәбендә директор булып эшли. Өч елдан аны Яңавыл авыл советы рәисе итеп сайлап куялар. Бу мәшәкатьле йөкне ул тугыз ел буе тарта. 1987 елның җәеннән башлап И.Әшировның хезмәт эшчәнлеге Барда районы хакимияте белән бәйле – ул анда менә дистә еллар инде җаваплы хезмәткәр-җитәкче вазифаларын башкара.
Идият Әширов – шигърияткә гашыйк кеше, гомере буе шигырь яза, Барда районында чыгып килгән төбәк газетасы «Таң»ның ул күптәнге даими авторы. Аның шигырьләре шулай ук «Ислам нуры» (Чаллы), «Халык чишмәсе» (Пермь), «Яшьлек» (Башкортстан), «Мәдәни җомга» (Казан) газеталарында еш басыла. 1999 елда Барда газета-журнал нәшрияты шагыйрьнең «Гомер юллары», 2005 елда «Әманәт» дип исемләнгән сайланма шигырь җыентыкларын бастырып чыгара. 2002 елда дөнья күргән Чулман буе әдипләре иҗаты җыентыгы «Моңнар туа күңелләрдә» дигән китапка да аның ике дистәгә якын шигыре урнаштырылган.
И.Әширов – 2002 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар